Бүген Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды.
Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең «Сөембикә» журналының элекке баш мөхәррире Фирая Бәдретдинова белән әңгәмәсенәнән балачак истәлекләре турында өземтәләр:
– Мин ишле гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Күп балалы гаиләләр Әнәк авылында (хәзерге Актаныш районы) бер безнеке генә түгел иде, әлбәттә. Миңа кадәр туган дүрт ир баланың дүртесе дә гомерле булмаган. Шуңа күрә әти-әни абый белән миңа, үзләренчә безгә исәнлек-иминлек теләптер инде, Хантимер һәм Минтимер исемнәре кушканнар. Без эшчән, кешеләргә мәрхәмәтле, ярдәмчел гаиләдә үстек. әти-әни гаҗәеп кешеләр иде. Әти егерме алты ел колхоз рәисе булып эшләде. Аны без өйдә күрми дә идек. Ул бөтен гомерен хезмәткә багышлады. Иң авыр елларда да халыкны ачлыктан, үлемнән алып калырлык тәвәккәллекләр күрсәтә иде. Шуның өчен эләгә дә торган иде үзенә. Безнең балачак сугыш чорларына туры килде. Аларның дәһшәте безгә дә нык кагылды. Миңа алабута ипие дә, коры солы катыш көрпә ипие дә таныш. Кечкенәдән әнинең кул астына кереп, аңа булышып үстек. Без, мәсәлән, көн саен абый белән терлек карыйбыз, тирес чыгарабыз, чишмәдән кышын чана, җәен арба белән су ташыйбыз. Утын яру, кар көрәү дә безнең карамакта иде. Боларның бөтенесен без мәктәпкә киткәнче эшләп китә торган идек. Гомумән, ишле гаиләдә бала тырыш, шәфкатьле, кече күңелле булып үсә. Оядагы – дөньяда, диләр бит. Җәмгыятебездә үрнәк булырлык сыйфатлар – шулар менә.
– Безнең якта әбекәй дип сөйләшәләр. Усы әбекәйне яд итүдән башлыйк, алайса, сүзне. Усы – әнкәйнең туган төбәге, безнең Әнәктән җиде-сигез чакрымдагы авыл. Усы әбекәй менә шул араны җилдәй җитез үтеп, җәяүләп килер иде. Килер көне алдан билгеле булыр. Без, бала-чага, аны каршысына ук чыгып каршы алыр идек. Ул күчтәнәчкә йомырка күмәче алып килер, әгәр инде өлгермәсә, бала санынча йомырка пешереп булса да салыр. Усы әбекәйнең килүе бәйрәм иде! Матур булып килер иде Усы әбекәй! Бала вакытта әле чибәрлеккә соклана белмисең. Ә безнең кечкенә генә әбекәебез бик чибәр иде. Олы яшьтә бит инде үзе. Чисталыгына-пөхтәлегенә исләрең китәрлек. Кунакка килгәндә ул ал камзолын кия. Тирә-якта андый камзол беркемдә юк. Башында бик тә затлы чуклы ал шәл. Соңыннан, туганнар бергә җыелышкан чакта, Усы әбекәйне сагынып сөйләшкәндә белдем: шул шәлен дүрткә бүлеп, кыз оныкларына өләшкән икән ул аннары. Баш яулыгы итеп ябып туздыргач, курчак төреп уйнаганнарын искә алганнар иде апалар.
…Мин инде дөньяда җитмеш ел яшәдем. Үкенерлек итеп яшәмәдем дип саныйм. Әнкәйнең вафатыннан соң барыбер бер әйбер күңелне тырнап тора. Тиеш булган кадәр игътибар биреп бетерә алмадым әнкәйгә дип офтанам. Тормышы бөтен, җитеш иде. Сүз ул турыда түгел. Авылда вакытта күзгә-күз карашып сөйләшергә вакыт та, әле аны аңларлык акыл да булмаган. Аннан укырга китү, башка районда эшләү, кабат Казанга күченү… Әнкәй кунакка килгәндә дә күңел булганчы аралашырга җай табылмаган. Ә әнкәйнең мине күрәсе, минем белән рәхәтләнеп гәпләшәсе килгән. Эштән кайтуыма ул яныма килеп утыра, сөйли, сөйли, сөйли иде. Әнкәң сөйләп утырсын, син йоклап кит инде… Менә шуларны искә төшерәм дә, үз-үземә урын таба алмыйм. Шуңа күрәдер, сагынып искә алганда гомере буе эштән бушамаган әнкәй ни беләндер мәшгуль халәтендә түгел, ә дикъкать белән күземә карап торган итеп күзаллана, ничектер шул карашы белән төсмерләнә.
Башлыча Казаннан читтә, Матюшинода яшибез без. Һәркемнеке кебек, минем дә арып кайткач ял итә торган почмагым, үз урыным бар. Шунда әткәй белән әнкәйнең фоторәсемнәре зурайтып куелган. Тормыш иткәндә аларның кеше күзендә янәшә утырып торганнары да булмады шикелле. Бервакыт, сабый чакта, мин бик каты авырып киткәнмен. Аңыма килеп, күземне ачкан чакларымда баш очымда утыручы әнкәй белән әткәйнең борчулы йөзләрен күрүдән, маңгаемдагы сулы чүпрәкне алмаш-тилмәш алыштырып торуларын тоюдан ниндидер татлы хис кичерүемне хәтерлим… Ни коры әткәй, соңгы сулышларында: “Әнкәгезне рәнҗетмәгез, кайгыртыгыз”, – дип васыять әйтте. Әткәй – әнкәйгә, әнкәй әткәйгә таяныч булып гомер иткәннәр икән. Мин аны хәзер, яшәгән гомерем тәҗрибәсе, акылым белән аңлыйм. Күңелем түрендә алар гел бергә. Әнәк зиратында каберләре янәшә, өемдәге сурәтләре янәшә. Шул сурәтләр астында гына зур ваза тора, ваза эченә чәчәк утыртып су салырлык конус урнаштырылган. Бервакыт, өч еллап бар инде аңа, шул конуска чәчәк бәйләме утырткан идем, әнкәй белән әткәйнең йөзләре ачылып киткәндәй булды. Күңелгә ярашлы бер эш эшләгәч, үзеңә шулай тоеладыр бәлки. Шуннан бирле вазаны чәчәктән өзгәнебез юк. Безнең халыкка хас түгел бу, дияр кайберәүләр. Мин үзем гореф-гадәт дигәнебез гамәлләрнең күркәмнәрен гадәт итүдән тупланадыр дип инанып яшим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк