Юк, ишекләре «Ленин бакчасы» на чыга торган өр-яңа ресторанның исеме һич тә алай түгел. 13 гыйнвар да, җомга кичендә моңа кадәр банкет кунаклары өчен генә эшли торган алтын бизәкле, гөлле-чәчәкле Ак зал ишекләрен «Дворянское Гнездо» дигән купшы исем белән күңеле бәйрәм теләгән һәр кеше өчен ачып җибәрде.