Логотип
Актуаль тема

Акчага кем хуҗа?

Студент чагында Малмыҗ район газетасында эшләп алган идем. Шунда үземнән өлкән, тәҗрибәле апаларның үзара зарланышып сөйләшеп алганнары истә калган. Алар бигрәк тә корректор Закирә апаны кызгана торганнар иде. «Мескен , үзе эшләп торып, иннек тә сатып ала алмый бит инде. Күлмәк, кофта ише кием-салым турында әйтәсе дә юк. Сөйләшкәннәреннән аңлавымча, Закирә апа хезмәт хакын кайнанасына кайтарып бирә икән. Тиенен тиенгә! Ире дә шулай эшли. Ана-кайнана акчаны нәрсәгә, күпме тотасын тормыш барышын үз күз аллавыннан чыгып билгели. Такта кебек арык Закирә апага карап фикер йөрткәндә, тамак ягы да чутлы булырга охшаган. Мин яшь кызга кияүгә чыккач ихтимал булган мондый перспектива бер дә охшамаган иде. Акчаңны теләгәнеңә тотарлык булмагач, эшләп йөрисе дә юк, дип уйлаганым истә.Тормышның үз кануннары бардыр инде, күрәсең. Акчаны кем тотарга тиеш дигән темага тагын бер сюжет истә калган. Бер танылган язучыбыз хатынының хикәяте бу. Ул аны юмор кушып, кызык итеп сөйләде. «Картым мине кибеткә җибәрде. Ак буяу алып кайтырга. Акча санап бирде. Мин иремнән шактый яшьрәк. Яшьрәк тә, болай да яшь әле. Кулыма акча кергәч сөендем. Хуҗалык товарлары янына кергәнче, башта парфюмерия бүлегенә сугылдым. Бик ошатып, иннек сатып алдым. Иннектән калган акча  ак буяуга җитмәде. Ирем янына кайттым да иннекне күрсәттем. Ул, бәгърем, тиргәп бер сүз әйтмәде. Көрсенеп кенә куйды. Көзгә яңа өйгә күченербез дип әйткән идем. Акчаны болай тота торган булгач, күченә алмабыздыр инде, дип кенә әйтте. Үпкәләп тормадым. Калган гомер юлын аның шул сакчыллыгына җайлашып яшәргә өйрәндем. Нидер алдырасым килгәндә бик тәмле теллегә әйләнә торган идем. Тормышлар ныгып китеп, аякка баскач, ул үзе дә миннән берни дә жәлләмәде. Бөтен кешедән матур итеп йөртергә тырышты». Акча тоту мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмыйча, ике кесә белән яшәгән гаиләләр дә байтак. Андый гаиләләрдә үзара исәп-хисап бик алга киткән. Шулай ук кызык түгел болай яшәү. Үз акчасын үзе иркен тотып яшәгән бер өлкән яшьтәге ир, карт хатыныннан аерылды да, яшькә өйләнде һәм...капты. Хезмәт хакы күчә торган картасы да, пенсия күчә торган картасы да хатында. Бу ир кеше хәзер акчага бик аптырап яши.  Ир дә, хатын да үзләрен шәхес итеп тоя алсын, акча табарга стимул булсын өчен гаилә казнасы кем кулында булырга, яки кайсы тартмада торырга тиеш соң? Бу сорау бик күп яшь гаиләләрне борчый торгандыр. Иң дөресе ничек икән соң?

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аны борынгылар әйткән инде: ике ипиең булса, берсен иреңнән яшер, дигән. Үзең эшләп торып, аптырап яшәү эш түгел инде ул. Әллә нинди яшерен чыгымнарың булып куярга мөмкин. Бөтенесен дә иреңә әйтеп тормыйсың инде аның. Кем тормышны алып бара, акча шуның кулында булырга тиеш.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мәзәк диеп кабул итәсезме, тормыш чынбарлыгымы: ир тапкан акча – гаилә бюджеты, хатын тапкан акча – хатынныкы!))) Мондый очракта, әлбәттә, хатын-кыз бәхетле хис итә үзен. Тик болай булсын өчен ирең үзеңнән яхшырак хезмәт хакы алырга тиештер инде ул.

      Хәзер укыйлар