Элек заманда халыкта хат язышу, хат алышу культурасы бар иде. Ул хатлар кадерле бер ядкарь булып саклана торган иде.
– Секретарьшасы белән ул да каядыр җыенадыр әле...
– Юктыр. Секретарь кызның нияте барып чыкмады аның. Хатлар табылу белән, ирем эштән җибәрде аны. Хәзер инде безнең шәһәрдән күчеп үк китте бугай. Серләремне иремнең сеңлесе дә белә. Мине бер дә гаеп итми: «Шул кирәк абыйга. Кадереңне белмәде», – ди. Ирем белән аерылышырга уйламадым да анысы. Оныклар сөябез бит инде. Үзе дә хәзер мут мачыдан назлы песигә әйләнде, миңа тагылып кына йөри.
Людмиланың бу тәүбәсен ишеткәч, хатыннарның яшьрәге кычкырып көлеп җибәрде: «Люда апакаем, минем язмышымны да хатлар пыран-заран китерде бит!» Сөйләми булдыра алмыйм. Югыйсә әнигә дә әйтмәгән идем. Әнием-бәгърем: «Кияү бик әйбәт кеше бит. Никләр генә бозылыштыгыз соң сез?» – дип сораштырып җелегемә үтте. «Минем насыйп ярым түгел ул», – дидем дә котылдым. Ә бу сүзләремдә хаклык бар иде. Чыннан да, насыйп ярым түгел иде ул минем. Безнең Зөбәер белән танышу да очраклы гына, уен арасында гына булды. Берзаман РКБда яттым мин. Нидәндер гемоглобиным төшкән иде. Шуның сәбәбен белә алмый аптырадылар. Ә болай үзем чирләмим кебек. Бөтен сәламәт кеше кебек мин дә хастаханә ишегалдында оешкан караоке җырлаучылар мәйданына чыгам. Активлар бөтен җирдә бар. Кемдер ду китереп биеп ала, кемдер гармун тарта. Мәйданның бер читендә мин басып торам да, икенче читендә аягы гипслы бер егет утырып тора.
Бер көнне теге егеткә өйләреннән гармун китерделәр. Хастаханәгә килеп эләккән авыл егете шул гармуны кулына килеп кергәч, кинәт кенә шаян-җор егеткә әйләнде дә куйды. Бер кичне әйтә бу: «Әнә теге зәңгәр күзле чибәр кыз җырламаса, гармун уйнамыйм!»
Әллә минем җырлаганымны әйтүче булдымы икән? Кинәт кенә минем үземнең дә җенем уянып китте.
«Ә нигә? Җырлыйбыз аны! Тик бу җырның көен уйный алырсың микән?» «Чияләр» дигән җырның чыккан гына чагы иде.
...Кояшка үрелеп, кызара чияләр:
Сез икәү, сез икәү
Бәхетле дияләр...
Җырны гармунсыз гына җырлап чыктым. Егет хәтта гармун белән кушылырга омтылмады да. Йотлыгып мине тыңлады. Яшермим, матур җырлыйм мин. Бер җырлашып утырырбыз әле, җае чыкса...
Шул кичтән соң дуслашып киттек Зөбәер белән.Күңелендә юшкын йөртә икән егет. Авылда яратышып йөргән кызы ул хастаханәдә дәваланган ай ярым вакыт эчендә бер дә килеп карамаган. Шуңа бик эче поша бугай. Үзе сер бирмәгән булып кылана: «Яратам дип йөргәнмен генә, ахрысы. Менә бит синең белән очрашкач, аның образы күз алдыннан томан кебек эреде дә бетте», – ди.
Зөбәернең инде гипсын алдылар. Иртәгә чыгаралар дигән көнне ярып салмасынмы бу: «Мин сине үзем белән алып китәм. Яратасыңмы дип тә сорамыйм». Ә мин ярата идем инде. Аны яратмаска мөмкин түгел иде. Кызлар, гомумән, ни теләгәннәрен белә, үз ихтыярына буйсындыра ала торган ир-атларны ярата.
Кыскасы – Казан янындагы авылга килен булып төштем мин. Дөресрәге, иярдем дә киттем. И-и, мин беркатлы, мәхәббәт яңартып алу өчен сәбәпче генә булганмын икән ләбаса! Тик моны соңрак кына аңладым. Мине һәр кич янына утыртып җырлату – Зөбәернең иң яраткан, иң рәхәт ялы иде. Ихластан бирелеп тыңлый да аннан мине назлый, иркәли, үбә башлый бу. Шулай матур гына, бәхетле генә яшәп киттек. Унсигезем генә тулган, тәҗрибәсез, садә чагым. Шуңа күрә бөтен эштә Зөбәергә таянам. Таянам гына түгел – сыенам.
Бәхетем Сабан туе көнне кителде.
Без дә чыктык Сабан туена. Зөбәернең мине халык алдында җырлатасы килде: «Минем Зөләрәмне җырлатыгыз!» – дип, үзе барып әйтте Сабантуйны оештыручыларга. Машина әрҗәсен сәхнә иткәннәр иде. Мине шунда күтәреп менгезде. Өстемдә алсу күлмәк иде. Буем зифа, үзем матур. Бәхетле кеше матур була бит ул! Бер менгәч, өч җыр җырладым. Авыл кешеләре дә яшь киленнең җырлавын яраттылар. Бүләк тә бирделәр әле. Шулай итеп, бу авылдагы беренче Сабан туеннан бүләк белән кайттым.
Машина әрҗәсенә миннән соң менеп җырлаган кызның миңа нинди бүләк әзерләгәнен белмәгәнмен әле мин.
Гөлзыя! Гөлзыя! – диделәр, пышын-пышын килделәр. Игътибар итмәдем. Әйтәм бит, яшь идем әле. Сизгерлегем юк иде. Югыйсә Гөлзыя җырлаганда Зөбәернең алмашынып китүен сизеп алган булыр идем. Гөлзыя да бик матур җырлый икән.
Ул җырлаган җырны мин дә элек ярата идем:
Китмә син йөрәкне яралап,
Барыбер әйләнеп кайтырсың...
Ул җырның шушы сүзләре гомерем буе колагымда яңгырый. Китте шул Зөбәер минем куенымнан, китте. Башта Сабан туй көнне йокларга яткач, төнлә аның янымда юклыгын абайладым. Озак кына керми торды бу. Икенче төнне дә югалды. Берсендә түзмәдем, әкрен генә артыннан чыктым. Нишли ул төнлә? Ишегалдыннан чыгып китмәде. Чормага менеп китте бу. Мин дә шыпырт кына баскычтан үрмәләдем. Куйган җиреннән фонарен чыгарды Зөбәер. Түбә кайчысы арасына кыстырган җирдән бер төргәк кәгазь табып алды. Җайлап утырып, укый башлады. Мин, тынычланып, төшеп киттем. Урыныма менеп яттым. Бераздан ирем дә әйләнеп керде. Урында бик озак көрсенеп ятты. Иремнең чормага йөрүләре тукталмады.
Бер көнне мин түзмәдем. Ирем эшкә китү белән чормага инде мин үрмәләдем. Ниткән төргәк икән ул? Ирем ни-нәрсә укып утыра икән анда? Теге төргәкне таптым. Хатлар! Мәхәббәт хатлары. Тугыз хат! Барысы да Гөлзыядан.
Ярату тулы ул хатларны мин дә укыдым. Гөлзыя белән Зөбәернең бөтен мәхәббәт тарихы узды күз алдымнан. Елый-елый укыдым. Гөлзыя, мөгаен, елый-елый язгандыр. Без бит романтик буын балалары. Ничекләр итеп мин иремнең олы мәхәббәте юлында аркылы ятыйм, ди.
Иремә бөтенесен елый-елый әйтеп бирдем дә әни янына кайтып киттем. Әни мине үгетләп караган иде дә, мин кайтып төшмәдем, ул чагында сәбәбен дә әйтмәдем. Аннары Зөбәернең авылда бер хатын янына йөргәнен кемнәндер ишеткән әни дә: «Яшьсең әле. Берүзеңә берне табарсың әле. Кеше якасын иснәгән ир мәңге ят булып кала инде ул», – дип, үзен дә, мине дә тынычландырды.
Тик Зөбәер нигәдер Чаллыга бик озак килеп йөрде. Хәтта анда эшкә дә урнашты. Әллә мине яратуы чын булган иде микән соң? Очрашу эзләп карады. Күрәсең, ул шулай югалтып табарга һәвәс булгандыр. Әмма мин инде ныгыган идем, кайтып төшмәдем. Аның бөгелеп төшеп, хат укып утырган сыны
күз алдымнан китмәде.
Зөбәер, бер-ике елдан авылына кайтып, шул Гөлзыясына өйләнде. Бәхетле булгандырмы-юкмы, ә мин менә үкенәм. Безне хатлар гына аерды. Ак тешләрен елтыратып, гармун уйнап һаман төшләремә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
...Кызганыч,мәһәббәт һәрвакыт өч яклы шул. Чиләгенә күрә капкачы дисәләр дә.
0
0