Син кирәк миңа

Кулына кичә генә өлгергәнлек аттестаты алган 18 яшьлек кызның уенда уку иде. Университетка керү! Сирень чәчәк аткан бакчаларда сер сөйләшкәндә хәйләсез кыз бала егетенә күңелдәге уйларын, хыялларын ачмый каламыни инде?
Егет аны сабыр гына тыңлый торган иде. Үзе һаман уйлана...
Айсылу елап уянды.Егет аны сабыр гына тыңлый торган иде. Үзе һаман уйлана...
Рәсәф аны үзе белән алып китмәде. Югыйсә Айсылу инәлеп-инәлеп ялварды бит аңа төшендә: «Мин дә синең белән барам. Калмыйм синнән. Бер киткәч, кайтмыйсың син», – дип тезде генә. Рәсәф Айсылуга җавап бирмәде. Алып та китмәде. Фәкать моңсу елмаеп кына торды. Айсылу аның җитен төсендәге чәч дулкыннарын сыйпамакчы булып үрелгән генә иде, уянып китте. Елый икән.
Уянгач та әле озак үзенә урын таба алмады. Аерылу ачысына гарьләнү тойгысы кушылды. Аннары боларның бөтенесен үпкәләү кебек кызлар өчен аеруча хас булган самими кичерешләр алыштырды. Кырык ел узганнан соң үткәндәге мәхәббәтеңә нинди үпкәләү ди инде?! Айсылу да, Рәсәф төсле үк итеп, моңсу елмаеп куйды. Кара син аны, алып китмәде, ияртмәде бит! Себердәге алтын рудникларына китәргә җыенган Рәсәфкә ияреп китү югыйсә ул чакта да кызның уенда юк иде.
Айсылуның максатын яхшы белгән һәм бу максатка ирешү юлында аңа комачау итәргә теләмәгән Рәсәф үз ниятен кызга тагарга базмады да бугай. Нияте исә кинәт кенә беленде. Өйдә плащын салганда караса, кесәсеннән язу чыкты. Рәсәф аның белән шул язу ярдәмендә аңлаша икән. «Якутиягә китәм. Ә син укырга кер. Мин бер елдан кайтырмын. Иртәгә мине озатырга кил. Көтәм!» Язу русча иде. Чөнки бала вакыттан ятим калган Рәсәф Волгоградта ятимнәр йортында үскән. Шәһәр тәрбиясе алган. Авылдагы йорт нигезләре исән иде әле. Исән генә түгел, шул нигездә аның абзый тиешле кешесе гаиләсе белән яшәп ята.
Армияләрдә хезмәт иткән, олыгаеп баручы егеткә абый белән җиңги янында яшәү бик уңайлы булмагандыр инде. Үз оясын кору, үз нигезен булдыру турында хыяллангандыр Рәсәф. Айсылу менә хәзер – кырык елдан соң шулай акыллы итеп уйлый.
Ул чагында фәкать бертөсле генә уйлады: китә! Озатырга килде, әлбәттә. Автобус тукталышында торган кешеләрнең йөз күзе карап торган җирдә нинди озатышу ди инде ул! Куллар кысыштылар да – шул! Хат алышырбыз, диештеләр. Кыз егетнең маршрутын сорады. «Волгоград аша», – диде. Шушы: «Волгоград аша» дигән җөмләнең шул кадәр мөһим булырын ул чагында кем белгән?! Китте.
Элек тә кайтканы да, киткәне дә булган Рәсәфнең. Бер кайтуында Айсылуны – үсмер кызны хәтерләп тә калган икән. Егетнең үзен исенә төшерә алмаса да, вакыйгасын Айсылу да хәтерли. Район Сабан туена барырга җыенганнар иде. Авылга кечкенә автобус килгән булып чыкты – ярты халык сыймады. Айсылу да утыра алмый таптана. Шул вакыт кемнеңдер көчле куллары кызыкайны күтәрде дә ачык тәрәзәдән автобус эченә утыртып куйды. Менә шул куллар Рәсәфнеке булган икән. Менә шул куллар Айсылуга гомер буе җитмәде...
Җитмәгән нәрсәләр күп булган икән. Әйтик, Себергә китәргә җыенган Рәсәфкә, төшендә инәлгән кебек үк итеп булмаса да, бер сүз әйтү җитмәгән. Нибары бер сүз: «Китмә!» Нишләгән булыр иде икән? Югыйсә егет тә Казанга килеп укырга яки эшкә урнаша алган булыр иде. Иде, иде, иде... Булмый калган шул инде.
Айсылуның җәе хат көтеп үтте. Хат кышкы имтиханнар вакытында гына килде. Барып урнашканчы, «Адреслар өстәле» аша кызның адресын тапканчы ярты ел вакыт үтеп киткән. Ник китү белән язмаган хатны?
Ник авылдашын «Адреслар өстәле» аша эзләтеп вакыт әрәм иткән. Адрес юнәтүнең ансатрак юлы да бар бит югыйсә: дус кызлар, сыйныфташлар... Хәер, авыл кызы-ның оялчанлыгын аягандыр инде. Бервакыт кинога кергәндә егет, шәһәр гадәтенчә, икесенә дә билет алгач, кыз коелып төшкән иде. Янәсе, хәзер аларның серен бөтен кеше белә бит инде. Авылда кем кызының кем малае белән очрашып йөрүен белүдән дә кызык яңалык юк лабаса. Озатканда кул кысышудан уза алмауның да сәбәбе шул – авыл әдәбе.
Хат озын иде, әйбәт иде. Рәсәф Җир шарының иң салкын ноктасына барып эшкә урнашкан икән. «Сине үзем укытырмын. Акча җибәреп торырмын», дигән сүзләре хәзер булса, бик тә кирәкле, мәгънәле, өметле сүзләр кебек тоелыр иде. Әмма Айсылу университетта укыган елларда «акча мәсьәләсе», гомумән акча турында сүз куерту ваклык кебек тоела иде. Айсылуга нигә акча? Ул бит стипендия ала! Аның өчен мөһим мәсьәлә бүтән: Рәсәф Волгоград аша китте. Ә аның анда армиягә киткәнче очрашып йөргән Галинасы бар. Җавап хатында беренче мәхәббәте уңа төшкән Айсылу, кыюланып, Галинаны егетнең исенә төшерде.
Рәсәфнең икенче хаты да әйбәт иде. Әмма ул кызның шикләнүләрен раславы белән Себер белән Казан арасында йөрергә тиешле хатлар юлын кисеп куйды. Айсылу икенче хатын кыска тотты: «Егетем бар!» Югыйсә егете юк иде әле.
Инде менә кырык елдан соң төшендә күреп, елап уяна!
Көне буе алгысаган йөрәгенә урын таба алмады Айсылу. Еракта калган җәй үзәген өзеп сагындырды. Капка төбендәге эскәмиядә утырып таң каршылаганда икәү әкрен генә җырлаган җырларны исенә төшереп көйләп йөрде:
Җылы яклардан җилләр иссәләр,
Тәрәзәмне ачып куярмын.
Сагынмый ул, кайтмый дисәләр,
Мин җилләрне кире куармын...
Китте. Кайтмады. Җилләрне кире куганмындыр, күрәсең. Көне буе кинәт уянган хисләреннән иләсләнеп йөргән Айсылуның кинәт кенә зиһене яктырып китте. Рәсәф дөньяда юк ич инде!
«Рәсәф үлгән икән... Озак авырган». Моннан биш еллап элек Сабан туена кайткач ишетеп килгән хәбәр иде бу. Исән түгел ләбаса аның Рәсәфе. Димәк, төшендә Айсылуны үзе белән ияртмәве, «Син яшә әле!» – диюе. Ярый әле ияртмәгән. Оныклар үстереп яткан Айсылуга һич тә үләргә ярамый. Рәхмәт Рәсәфкә. Ияртмәгән, үзе белән китәргә чакырмаган өчен. Миһербанлы, бик тә юньле кеше иде шул. Айсылуның юлында очраган ир затлары арасында аны кадерли, саклый белгәне, ир-атларга тиешле сыйфатларга ия булганы ул иде.
Аның белән гомер кичергән хатын бәхетле булгандыр. Урыны оҗмахта була күрсен.
Сабан туйларына соңгы кайтуларда да Айсылу ханым яшьлектәге ахирәт дуслары белән дә Рәсәф хакында сүз кузгатмады. Өлкән яшьтә яшьлектәге мәхәббәтләрне сөйләшеп утыру килешми дә торгандыр инде ул.
Менә тагын авылына кайтып бара. Авылда тагын Сабан туе. Кайтучылар күп булыр. Менә янәшәсендә утырган кызыкай да Сабан туена дип кайтып киләдер. Юлдашларның сүзе тиз ялгана. Кем кызы икән бу? Күзләре бик тә таныш кебек. Авылга сирәк кайтылгач, шәһәрдә яши башлавына да күп еллар узгач, Айсылу авылдашларын танып бетерми. Ярый әле кызыкай сүзчән булып чыкты. Кем кызы, кем нәселе икәнлеге дә беленде. Рәсәфнең абзасының кече кызы икән бит бу инде ханым булган кызыкай.
Айсылу тәки сүз җаен тапты. Тегене-моны сораштырган булды. Абзаларының язмышын белеште. Һәм үзе өчен бөтенләй көтелмәгән яңа хәбәр ишетте. Алтын руднигында эшләүчеләр алтын бөртеге табылганда тәгаен шулай шатланалар булыр. Рәсәф үлмәгән икән бит! Сәламәт булмаса да, исән икән. Исән бит ул!
Исән генә була күрсен!
Күңел дәрьясы тагын чайпалды.
Биш кенә минутка булса да, бер күрешәсе иде.
Эх, исән икәнлеген теге төшне күргән вакытта ук белгән булсамы? Ун ел элек! Ун ел гомер бит ул. Ун ел буе дөньяда Рәсәф бар дип яшәгән булыр иде Айсылу.
Бер күрешеп сөйләшергә, хәл белешергә, бергә-бергә яшьлекне сагынырга инде соңмы?
Мөгаен, соңдыр. Аннары ул бит Волгоград аша киткән иде...
«Сөембикә», № 6, 2015.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.