Логотип
Язмыш

Бер олау хыял

(Тормыш язган хикәят)
 
Җәй уртасында авылның итәгенә ут капкан бер мәл була.
Бу вакытта төн белән көн тәмам кушылып бетә. Көтү кайтып, урамнарда таралган тузан катыш сөт исе эреп бетәргә дә өлгерми, юлда кабат тузан күтәрелә. Бу юлы урманга таба киткән юлдан авылга печән төягән олаулар кайта башлый. Инде авыл урамнары җиләкле, мәтрүшкәле-кәрешкәле, ак чәчәкле болын – хуш исле яшь печән исенә күмелә.

Шул чагында минем әнинең күңел халәтен аңлатып бетерә торган түгел. Капка төбенә чыгып баса да, каш өстенә кулын куеп, печән төягән олауларны ерактан ук күз карашы белән каршылап, кем ихатасына кереп киткәнен озатып тора. «Ихкайларым, берсе генә дә тәртәсен безнең турга бормый лабаса», – дип куюлары шуның! Мин студент – кайтам да китәм генә. Абый армиядә вакыт. Әти сугыш инвалиды. 
Чү! Олауларның берсе тәмам безгә турылады. «Гөләндәм апалармы бу?» – дип, тәгаенләп сорады да әле.
– Без булсак ни, шуннан ни? – дип җаваплады, тәмам аптырап калган әни.
– Шуннан ни, дип, печән китердем менә... Күчтәнәч. Казанда укый торган кызыңа...
– Әйләрем икән! Колхозга эшкә барганда поездда танышкан егет бит бу! Юл буе төрле кызык-мызык сөйләшеп, көлешеп кайткан идек. Безгә төшәр вакыт җиткәч кенә егетләребез Сәрия белән икебезнең чемоданнарны өске киштәгә алып аттылар: «Чибәркәйләр, адресыгызны, авылыгызны әйтми торып, поезддан төштем юк сезгә. Йә дөп-дөресен, бер ялгансыз әйтәсез, йә безнең белән китәсез. Ул чагында сезне кабат эзләп җәфаланасы да булмас». Еларга җитештек инде. Шунда Сәриям чыннан да дөп-дөресен – безнең авыл исемен әйтте дә бирде. Солдаттан кайтып килүче егетләр дә хәйләсез икән. Шундук ышандылар. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, бер ел офицер булып хезмәт итеп кайтып килүләре иде бит. Белмәссең, иртәгәдән колхоз рәисе булып эшли башлау­лары да бик мөмкин. 

Печән китергән егет Сәрияне ошаткан иде кебек ул. Адресларны бик сорагач, минем авылның исемен атаган идек. «Күрше авыл кызын эзли ул, – дигән булып, ашыга-кабалана, әнием алдында йөземне агартып азапланам. – Бер тирәдәрәк укыйбыз. Быел печән әзерләшергә кешебез юк әле дип, зарланган идем бугай шул».

Әнкәемнең йөзләре сөенечтән яктырып китте. Һич уйламаган җирдән ишек алдыңа кышын бәрәннәргә генә ашатырдай йомшак печән чүмәләсе килеп керсен әле! Печәнне урнаштыргач, Василне өйгә алып кердек, түр башына утырттык, әлбәттә. Әни дә, кунак янына торып чыккан әти дә тырышып-тырышып егетне сыйларга керештеләр. Мин исә ары-бире килеп, клубка җыенып йөрим. Васил ник килгән – белмим! Әнинең исемен каян белгән? Әни алдында бөтен «гаепне» Сәриягә япсартсам да, бу керәшен егетенең мине эзләп килгәнен күңелем сизә ләбаса! 

Поездда танышуларның, кызык итеп сөйләшүләрнең дәвамы булыр дип кем дә уйламый. Без – студентлар, алар – кичәге солдатлар. Алтын чәчле, зәңгәр күзле егет миңа ошап калган иде үзе. Тыйнак та, оялчан да күренгән иде. Әнә бит әле, тәвәккәл дә булып чыккан!
Әниләр Василне сыйлый калды, мин, Сәриягә шылтыратып киләм хәйләсе белән, чыгып сыздым. Минем уемча, егет тә, табын янында озак юанмыйча, кайтыр якка борылырга тиеш иде. Күршеләр капка төбендә шактый утырып, кабат өйгә керсәм, егетем өстәлгә башын салып йоклап киткән. «Таңга төнне ялгап кырда эшли икән, бахыр. Арыган!» – дип, әни бик кызганды үзен. Ә минем ачуым чыкты. Безнең өстәл башында йокларлык булгач, килмиләр аны! Клубка китеп бардым. Мин кайтканда ишек алдында җигүле ат та, егет тә юк иде инде. Бүтән печән китереп йөрүче дә булмады.
«Йолдызлык» җыр бәйгесенең Тәтеш районында узган финалында жюрида утырганда моннан егерме елдан артык булып узган шушы вакыйга кылт итеп исемә килеп төште. Башта мин моның сәбәбен аңлый алмый тордым. Сәхнәдәге озын сары толымлы кыз үземе, әллә җырымы уятты хәтеремнең бер сәхифәсен – белмим. Юк, нәрсә кайтарды соң мине үткәндә калган җәйгә? Борыным шул җәйдәге печәннең хуш исләрен тойды хәтта! Җиләк исен! Кинәт кенә иләсләндем, сикереп торып, кырлар-болыннар эзләп йөгерердәй булдым.
 
Поездда өзелеп калган сөйләшүләрне куштирәк ышыгындагы эскәмиягә утырып бүгенгегә ялгарга, якын­нанрак танышырга да була, янәсе.

Юкка гына мине ирем «хыялыем!» дип йөртми инде. Сәнгать кешесенә хыяллану табигый хәл, хәтта иҗат юлдашы ул. Ә менә сәнгать кешесе булып түгел, бәлки, хатын-кыз булып хыяллану – бүтән! Ул хыялда үкенүләр, ымсынулар, үзең өчен үзең корган бәллүр дөнья була. Беркайчан ирешелмәячәк, беркайчан чынга ашмаячак! 

Мин, әлбәттә, болыннарга чыгып йөгермәдем. Инде кинәт кенә алгысавымның да сәбәбен белә идем. Кызның фамилиясе иде бу сәбәп – Арефьева! Васил-Василийның да фамилиясе шулай иде. 
Жюри әгъзалары арадан бер җырчыга бүләк тапшырырга тиеш. Мин үз бүләгемне Алина Арефьевага тәгаенләдем. Кызны игълан иткәндә, мөгаен, атасының исемен дә әйтерләр.
Васильевна! 
Кызга бүләгемне тапшырганда әтисе чалымнарын эзләдем. Хәер, эзлисе дә юк. Шул ук сары чәчләр, зәңгәр күзләр! Моң дигәне кемнән күчкән мирас икән менә? Васил-Василий, йокы чүлмәге, җырчы да идең микәнни син?! Юл буе җырлап кайтканыма күрә миңа җаның тартылган иде микәнни соң синең? Ә мин, ә мин гомер буе арыш арасындагы зәңгәр чәчәкләрне яраттым.
– Сез Айсылу бит, әйеме?

Җырчы кызның әтисе дә безнең янга килеп баскан икән. Әнисе дә... Мин аларны талантлы кыз үстерүләре белән чын күңелдән тәбрик иттем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар