Логотип
Яңалыклар

​«МОРЗАЛАР ОЯСЫ»

Юк,  ишекләре «Ленин бакчасы» на чыга торган өр-яңа ресторанның исеме һич тә алай түгел. 13 гыйнвар да, җомга кичендә моңа кадәр банкет кунаклары өчен генә эшли торган алтын бизәкле, гөлле-чәчәкле  Ак зал ишекләрен  «Дворянское Гнездо» дигән купшы исем белән күңеле бәйрәм теләгән һәр кеше өчен ачып җибәрде.
Яңа ресторанның хуҗасы үзе болай «иске» кеше. Ул кешеләрнең тамакларын туйдыру өлкәсендә 52 ел эшләгән Равилә Шамил кызы Шәйдуллина. Аны кем белмәсен, дисезме. Әйе шул, бигрәк тә Федераль университетта укып чыккан һәр дипломлы кеше – кичәге студент өчен таныш һәм якын бу исем. Чөнки Равилә ханымның «Кукан», пиццериясе күпләрне имтихан-дәресләргә туклыклы ризыгын ашатып озаткан.
Инде хәзер бүген дәү кеше, дәрәҗәле зат булып җиткән кичәге студентларын, гомумән дә Казан кунакларын, Равилә Шамил кызы  көндезләрен арзанлы бизнес-ланчка (нибары 350 сум), кичләрен затлы ресторанга чакыра. Ресторан бәясе нәфескә карап була торгандыр инде. Ризыкның, дөресрәге, ашның төрлесе тәкъдим ителәчәк. Мәскәүдәге француз ресторанында кул шомартып  кайткан шеф-повар Камалов европа  ашларын да, татар ризыкларын да, дөньякүләм танылган аш-су үрнәкләрен дә пешереп торачакбыз, ди. Ягъни Казанда яшәп яткан килеш тә диңгез ризыкларын да, француз тирамисуларын да авыз итү мөмкинлеге бар.
Ачылыш бәйрәменә килгән яшь-җилкенчәк, теле-газета  журналистларының  фуршетта тәкъдим ителгән тәм-том күплегеннән, аларның «дизайн»ыннан  күзләре уйнады, әмма башы әйләнмәде. Чөнки ризыклар тәмле, әмма  өстәлләр хәмерсез иде. Шулай да күңел ачу кадәресе, хәзерге яшьләр сленгы белән әйткәндә, «на все сто» булды. Атаклы һәм зур тавышлы тамада  әңгәмә кору, фикер алышу кебек вак-төякне кирәксез омтылышка әйләндерде. Бер концерттан икенчесенә узып барышлый сугылган Яромир, Марсель Вагыйзов кебек җырчылар каны уйнап торган кешеләрне  җырлап биеткәч, концерт өлеше русча дәвам итте. Ярый әле, Равилә ханымның җиде оныгының уртанчысы – Кәриме татарча җырлап сөендерде. Ну, без дә биедек инде, яшь бара дип тормадык. Биедек кенәме? Лотерея уйнадык, учак өстендә кыздырылган бәрән итеннән авыз иттек. Бернинди сүзләр, мактаулы нотыклар яңгырамаган менә шундый бәйрәм. Хәер, рухи азык җитмәгән дип уйлый күрмәгез. Булды андый азык. Анысын кунаклар үзләре белән өйләренә алып китте. Бу Равилә Шәйдуллина-Муратованың «Ак бүре» нәшриятында Яңа ел алдыннан гына басылып чыккан «Ялантауга ай кунган» дигән проза китабы иде. Җиденче китабы! 
Ярый, «Дворянское гнездо» да очрашканга кадәр сау булып торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар