Логотип
Яңалыклар

​Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына сайлауда тавышын бирде

Сайлаганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин күзәтүчеләр белән сөйләшеп, аларга рәхмәтен белдерде.

18 сентябрь иртән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауда катнашты дип хәбәр итә Дәүләт советының матбугат хезмәте.

Парламент җитәкчесе Вахитов районындагы №116 лицейда урнашкан №43 сайлау участогына 8.30 да килде. Сайлаганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин күзәтүчеләр белән сөйләшеп, аларга рәхмәтен белдерде.



Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сайлау кампаниясенең сәяси партияләр һәм кандидатлар тарафыннан актив үтүен әйтте. Парламент җитәкчесе сайлау участокларына мөмкин кадәр күбрәк кеше килүенең мөһим булуын билгеләп үтте – чөнки бу Татарстанның федераль үзәктәге урынын билгели.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына сайлау белән бергә 38 муниципаль районда (185 торак пунктта) җирле депутатларны сайлау узуын әйтте.

№43 сайлау участогы сайлау комиссиясе рәисе Гөлсирин Мөхәммәтҗанова сәгать унга 20 процент сайлаучы тавыш бирүен хәбәр итте.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар