...Алты баласын, тормыш иптәшен, үз әнисен, бианасын тәрбияләп ашаткач, әнкәй үзе дә өстәл янына килеп утыра. Чәен ул чынаякка салып эчә. Әмма авырайган күз кабаклары йомыла да, әнкәй өстәл артында утырган килеш йокымсырап китә. Кайнар чәе өстенә түгелеп, пешә күрмәсен дип котым алына. Сак кына аның кулларына кагылам: ул уянып китә, миңа карап елмая...
Без бәләкәй чакта әнкәйнең «адресламый» гына сөйләгән сүзләре, еллар үткәч, торып-торып искә төшә, ярдәм итә.
Гади авыл хатынының нинди оста психолог, педагог булуына тагын бер кат гаҗәпләнәм. Шул вакыт бу киңәшләрне безгә төбәп сөйләсә, каршына утыртып нотык укыса, аларны тыңламаган да булыр идек әле. Ә менә әнкәй аларны безгә «сеңдерү» юлларын белгән!
– Тор, кызым, сыер саварга чыгам. Плитәгә шприцлар утырттым, кайнап чыккач сүндерерсең. Ак бабаең ныклап чирләп киткән, укол куеп кайтырбыз...
Шулай сөйләнә-сөйләнә әнкәй аркамнан сөя. Ә үзенең күзләре боек. Менә инде икенче ай урында ятучы Ак бабайны уйлыйдыр. Авылда башка кешедә шприцлар булмаганлыктан, без көн дә аңа укол куярга йөрибез. Иртәле-кичле. Әнкәйне бәләкәй чагында эт талаган, ул әле дә этләрдән курка, шуңа да үзе белән мине ияртә. Ә мине «эт бичәсе» диләр, шуларны күрсәм, һушым китә, авылның бөтен эте – дусларым! Әнкәй янына аларны якын да җибәрмим. Бер генә кычкырам – хәзер борылалар. Шуңа да, иртәнге йокы бик тәмле булып, йомшак юрганнан бер дә аерыласы килмәсә дә, торып, аш бүлмәсенә юнәләм – әнкәйнең йомышын үтәми булмый. Бер тапкыр вакытында карамыйча, суы бетеп, шприц шартлады инде. Әнкәй бик көйде анда, «ай аллакайгынам!» дип, өч-дүрт кабатлады. Әмма мине әрләмәде. Монысы соңгы шприц, сакларга кирәк. Тагын берәү бар барын, тик ул бик зур, аның энәсе дә зур, «болай да авырткан тәннәрен авырттырып», дип, әнкәй анысын үзе белән йөртми. Мин плитәне сүндерүгә, әнкәй дә кереп җитә. Ул салып биргән бер стакан җылы сөтне эчеп алгач, без авылның иң очында яшәүче Ак бабайларга китәбез. Авылда әнкәй укол куярга йөрмәгән берәр йорт калдымы икән? Ярдәм сорап килгән кешенең берсен дә кире какканы юк әнкәйнең. Махсус медицина белеме дә юк үзенең югыйсә. Җиде класстан соң авылларында фельдшер пункты ачылгач, авыл советы рәисе кушуы буенча шунда шәфкать туташы-санитарка булып эшли башлаган. Укол ясарга да, яраларны эшкәртергә дә – барысына да өйрәнгән. Шуңа, күзләренә чүп кадалса да, пешсәләр яки егылып имгәнсәләр дә әнкәйгә киләләр. Мин дә үскәч врач булырмын дип уйлыйм. Югыйсә әнкәй барысына да ярдәм итә, ә менә үзе авырып китсә, укол куючы юк – берсе дә белми. Әнкәй чирләсә, нигәдер, өй эче бик күңелсез булып кала, йортның төсе дә, яме дә бетә. Бернәрсә дә, хәтта әкиятләр тапшыруы, мультфильмнар да кызык түгел. Әйе, үскәч миңа, һичшиксез, табиб булырга кирәк. Ул чагында әнкәем бер тапкыр да чирләп карамас!
...Иртәгә Сабантуй. Бүген безнең өйдән көне буе кеше өзелми. Кемгәдер күлмәген тарайтырга, кемгәдер кыскартырга, кайсысына бөтенләй яңаны тегәргә кирәк. Әнкәй иске «Зингер» машинасы артыннан кузгалырга да җитешми. Менә-менә чәй эчәргә торыйм дисә: «Туганкаем, шушыны гына эшләп бир инде!» – дип, әле Сания апа, әле Нафкия апа килеп керә. Әнкәй киемнәрен кидереп карап, үлчәмен алып, «ярар-ярар, җитештерермен», дип, тагын үзенә эш алып кала. Әнкәйнең тегүче белеме юк, әмма ул искиткеч оста тегә. Без, алты бала, һәрвакыт аның куян тиресеннән теккән бүрек, туннарын киеп үстек. Авыл кешеләренә ул теккән күлмәкләрнең исәбе-хисабы юктыр! Кибетләргә әзер күлмәкләр кайтмый, туй-мазарга, юбилейга чакырсалар, кайдандыр юнәткән кадерле крепдешин, сатин, парча, ефәк тукымаларын күтәреп әнкәйгә киләләр. Ул – үзе дизайнер, үзе модельер, үзе кисүче, үзе тегүче. Рәхмәтләрен укый-укый күлмәкләрен алып чыгып киткәндә, теккән киемен ошатуларына әнкәй күлмәк хуҗасыннан да ныграк сөенә. Кайда анда берәрсеннән берәр сум акча сорау?! Аныңча, туган-тумачага, күрше-күләнгә һәркем булдыралганча булышырга тиеш. Менә әле дә, үзенең тормыш девизына тугры булып, кемгәдер күлмәк тегә.
Ә мин инде хафага төшәм. Чөнки әнкәй өч яшькә зуррак апам белән миңа да яңа күлмәк тегәрмен дигән иде бит. Күктә инде ай калыкты, йолдызлар чыкты, ә әнкәй һаман бушамаган. Бөтен күрше кызлары Сабантуйга өр-яңа киемнән булып, апам белән без генә искедән булырбыз микәнни?
– Ят, бәбкәм, ят. Иртәгә бәйрәм бит, ял итәргә кирәк. Ә күлмәк өчен көймә, менә Дарсина апаңның күлмәгенә сәдәфләрен генә тагасым калды, аннан сиңа тегәрмен. Ят, йокла, – дип, уйларымны белгәндәй тынычландыра әнкәй. Арыган күзләре елмаеп, назлап карый.
Тынычланып урыныма яту белән, әкрен генә текелдәгән машина тавышына йоклап китәм. Ә иртән торуыма – урындык аркасында апам белән миңа дип тегелгән, үтүкләп куелган күлмәкләр эленгән! Хәтта кесәләрен, якаларын чигеп, читләрен ызма белән бизәргә дә өлгергән әнкәй. Тик менә кайчан барысына да җитешкәндер, кайчан йоклагандыр – монысы гына миңа гомерлек сер булып кала... Шул иске «Зингер» тавышына йокыга талган чакларның исәбе юк, машина текелдәп тормаса, хәтта йоклап китә алмый азаплана идем. Ә әнкәй текте дә текте: дусларына, күршеләренә, туганнарына, балаларына, оныкларына, оныкачларына... Аның куллары тудырган искиткеч матур күлмәкләргә, зәвыклы итәк-костюмнарга, кешеләрнең шат йөзләренә карап минем дә тегүче буласым килде. Әйе, тегүче булачакмын, һичшиксез, матур-матур киемнәр тегеп кешеләрне сөендерәчәкмен!
...Әнкәй камыр баса. Онга баткан куллары шулкадәр җитез йөри ки, күзне алмый аның хәрәкәтләрен күзәтәм. Мичтә шартлап каен утыны яна, казанда аш кайный. Әнкәйнең тыштагы эшләрен бетереп, өйгә кергән чагын түземсезләнеп көтеп алам. Хәзер камырны формаларга тутырып, кабарырга куячакбыз, аннары ул миңа бушап калган чүпрә чиләген кырырга кушачак. Аны әнкәй кушканча матур, чиста итеп эшләргә тырышам. Шуннан соң бер-ике суган чистартып турап, мичнең иң алдында пешкән кечкенә икмәк эченә салачакбыз. Әй, тәмле дә була инде шул суганлы ипекәй! Гомумән, әнкәйнең күмәч-пәрәмәчләрен, шәңгә-коймакларын бик мактыйлар. Аеруча бәлешләре уңа. Әнкәй иттән дә, бәрәңгедән, кабактан да, баланнан да пешерә аларны. Бәлешләрне матур итеп ябарга өйрәтергә дә онытмый безне. Камырдан «үреп» күмәчләр ясаганда, вак бәлешләрнең өстен бизәгәндә «синеке бигрәк матур чыга, кулың килешле», дип мактап алса, түбәләр күккә тия! Мондый сүзләрдән соң тагын да тырышыбрак, дәртләнебрәк эшлисең. Эчтән генә: үскәч, пешекче булырмын, әнкәй кебек шундый тәмле-тәмле ризыклар пешерермен, дип уйлыйсың.
Бик күп еллар үткәч, бервакыт кибеттә «француз икмәге» дигән язуны күреп, кызыксынып якын килдем. Ныклабрак карасам, астына вак кына хәрефләр белән «суганлы ипи» дип язылган. Сатып алдым да, түземлегем җитмичә, тукталышта ук икмәкне сындырып кабып карадым. Нәкъ балачакта әнкәй салган икмәк тәме иде бу! Кырыктан узган хатынның үзалдына елмая-елмая тукталышта ләззәтләнеп икмәк ашавы бик сәер күренеш булгандыр анысы, әмма үземне азга гына булса да балачакка – әнкәй янына кайткандай хис иттем. Ә үзем: «Шулай французларча икмәк пешерергә кайдан өйрәнгән булган икән минем әнкәй?» – дип уйладым.
...Алты баласын, тормыш иптәшен, үз әнисен, бианасын тәрбияләп ашаткач, әнкәй үзе дә өстәл янына килеп утыра. Чәен ул чынаякка салып эчә. Әмма авырайган күз кабаклары йомыла да, әнкәй өстәл артында утырган килеш йокымсырап китә. Кайнар чәе өстенә түгелеп, пешә күрмәсен дип котым алына. Сак кына аның кулларына кагылам: ул уянып китә, миңа карап елмая. Ә инде чәен эчеп бетергәч, бөтен өй эче, бөтен авыл йокыга талганда, минем өчен иң бәхетле минутлар җитә. Әнкәй сары шкаф тартмасыннан таушалып беткән китаплар чыгара. Һәм без икәүләп серле әдәбият дөньясына чумабыз. Һади Такташ, Абдулла Алиш, Муса Җәлил китапларын әнкәй миңа кычкырып укый. Хәер, укымый, сөйли. Җиде класс белемле әнкәй аларның күбесен, хәтта озын-озын поэмаларны яттан белә һәм шундый тасвирлы итеп укый... Шигърияткә, гомумән, әдәбиятка мәхәббәт минем күңелдә шушы татлы минутларда яралгандыр. Йорттагы кайсы гына өстәлнең япмасын күтәреп карама – анда шигырьләр бастырылган газета битләренә тап буласың. Шигърияткә гашыйк әнкәй, соңыннан иркенләп укырмын әле, дип, аларны җыеп бара.
Газета битләре инде саргайган, шактый таушалган, әмма өй җыештырган саен, ул аларны ыргытмыйча, тагын кадерләп урыннарына кире салып куя. Тәмләп, иркенләп укырга вакыты гына әле һаман да җитми дә җитми...
Минем әнкәй – йөзләгән, меңләгән авыл апаларыннан берни белән дә аерылмый. Туктаусыз йөгерә: печәнен дә чаба, малын да карый, утынын да яра, сыерын да сава. Озын толымын ул элек матур итеп өеп йөртә иде, ә хәзер сирәк чәчләре җыйнак кына итеп үрелгән. Әнкәй әле дә аларны итәгенә ак яулык җәеп, башын аска иеп тарый да, коелган чәчләрен кулы белән җыеп, учакка яга. Башында һәрчак җыйнак кына матур яулык.
Интернетсыз чорда, китаплар укудан да мәхрүм булып, ачлыкта-ялангачлыкта үскән, өч-җиде сыйныф белеме булган шушы буын кешеләренең акылына, педагогик осталыгына, зирәклегенә сокланырсың! Ничек түземлеге җиткәндер, әмма әнкәй безне бер тапкыр да кычкырмыйча, тавышын күтәрмичә үстерде. Нотык укып утырмады. Хәер, моңа вакыты да булмагандыр. Аның яшәеше, тормыш рәвеше, эшләгән эшләре, сөйләшүе, киенүе, үз-үзен тотышы – безгә тере үрнәк иде. Бар кабатлаганы: «Кешеләргә әйбәт бул: таш белән атканга да аш белән ат», «Эштән курыкмагыз», дигән сүзләр иде.
Ул биргән дәресләрне санап кына бетерерлек түгел! Курчакларга бергәләп киемнәр теккәндә дә, көтү көткәндә, шомырт җыйганда, түтәлләр утаганда да, төрле хәлләр-вакыйгалар турында сөйләп, безгә акыл сеңдерә, дөньяның асылын төшендерергә тырыша иде. «Фәлән әбиегезгә чишмә суы кайтарып бирегез», «фәлән кешегә сөт илтегез, сыерын ташлаткан» дигән йомышлары белән безне мәрхәмәтлелеккә, игелеккә, ярдәмчеллеккә өйрәтте. Ул әле дә шундый. Урамда сату итеп йөргән бер генә кешене дә чәй өстәле артына утыртмыйча чыгармый. Ут караучы, почта таратучы, пенсия китерүче керсенме – һәрберсенә кайнар чәе, җылы ашы әзер. Балаларыннан кайту хәбәре алса, «салкын йортның коты булмый аның», дип, инде бакыйлыкка күчкән күршеләренең йортын ягып җылыта. Аның тәрәзә яңагына биш-алты йортның ачкычы эленгән: әнкәйне «менә нинди бай син – ничә йортың бар!» дип шаяртабыз, ә ул мәрхүм булган күршеләренең балалары кайтса, олы кунак килгәндәй сөенә, «кайттылар әле!» дип, шатлыгын уртаклашып, безгә шалтырата. Гает бәйрәменә йорты чистарсын дип, ялгыз яшәгән әбиләрнең тәрәзә чаршауларын, керләрен алып кайтып юа, мунча ягып кертә. Бер баласы да булмаган әби-бабайлар гүр иясе булгач, алар рухына корбан чалдыра. Кешеләрне ничек шулкадәр яратып була икән дип, кайчак мин аңа аптырыйм хәтта.
Мин сине гомер буе жәлләдем, әнкәй. Чөнки синең бар күргәнең – үзебезнең кечкенә авыл белән район үзәге арасы: балаларга кунакка барып кайтуыңны исәпләмәсәң, башкача дөньяга чыгып йөргәнең дә юк. Гомер буе эш тә эш: сыер, бакча, печән, утын... Җитмәсә, алты бала!
Бервакыт сиңа бу турыда әйттем дә әле. «Әнкәй, бер-ике генә бала табып үстереп, үзең өчен яшисең калган!
Болай үзеңә бөтенләй вакытың калмый», – дидем.
Ә син аптыравыңнан урындыкка утырдың.
– Ә мин сезне алтау гына дип азсынам. Җиде булсагыз – җиде шатлыгым, тугыз булсагыз – тугыз шатлыгым булыр иде! – дип җавапладың.
– Мин бик бәхетле, балакаем, кемдер өчен яшәү, көтеп алыр кешең булу – үзе бәхет ул, – дип тә өстәдең.
Әйе, көтәсең шул. Һәр ял, һәр бәйрәм саен, бәлки кайтырлар дип, ашыңны өлгертәсең, бәлешеңне саласың.
Ә инде кайтсак, бала-чагадай сөенәсең, оныкларыңны сөеп туя алмыйсың. Ярты төнгә кадәр сөйләшеп утырабыз... Ә иртән торсак... балачактагыча, киемнәрнең сәдәф-ләре ныгытылган, элгечләре тегелгән... Чырагачка тыгып, мичкә кибәргә куйган җылы оекбашларны кулга тоттырасың. Кайчан җитешкәнсең?! «Әнкәй, нигә юдың инде шуларны, син түгел, без сиңа ярдәм итәргә тиеш ләбаса!» – дип ачуланабыз. Ә син башкача булдыра алмыйсың, безне караудан-тәрбияләүдән үзеңә тәм табасың – безгә әнкәй кешенең үрнәген күрсәтәсең. Әлбәттә, синең кебек булуы искиткеч авыр. Балалар тыңламаган чакларында «өлеш» биреп аласы, кычкырасы, кайчак туктаусыз яңгыраган «ә нигә», «нилектән», «ни өчен»нәреннән колакны каплап торасы килә. Түземлек җитми, һәр сорауларына җавап бирергә, җентекләп аңлатырга сабырлык, вакыт кирәк.
Безнең әле абзар тулы мал да, унар сутый бәрәңге бакчасы да, кишер-чөгендер түтәлләре белән тулган алгы як бакча да юк. Суны да синең кебек әллә кайдагы чишмәдән ташымыйбыз – краннан ага, утын әзерлисе: кисәсе, ярасы, өясе, кочаклап ташыйсы түгел – батареялар һәрчак җылы. Шулкадәр мәшәкатьләрең белән син, әнкәй, безне тәрбияләргә ничек җитешкәнсеңдер?! Шуларны уйлый-уйлый хәйраннар калам. Шуңа да балалар бакчасын, төрле түгәрәкләрне (алар бездә булмады да, хәзер дә юк) алмаштырган авыл апалары алдында баш иясе килә. «Чын тормыш, чын матурлык авылда ул, балам. Гипермаркетларыгыз миңа кирәк тә түгел, монда – сәхрә, җәннәт», – дисең син. Шәһәрдә эшсез үскән балаларның синең белән бергәләп чебиләр ашатып йөрүен, тырыша-тырыша бакча утавын, җиләк җыюын күреп сокланам. Һаман да шулай бер үгет-нәсыйхәтсез, уен-көлке белән аларны эшкә җәлеп итә, өйрәтә беләсең. Һәр сүзеңдә – тирән мәгънә, акыл. Шуңадыр алар сиңа тартыла, сине бик ярата, яныңа кай-тырга ашкынып тора.
...Мин табиб та, пешекче дә, тегүче дә булмадым. Соңрак аңладым: хуҗабикә, әни булу болай да әлеге һөнәрләрне үз эченә ала икән. Әнкәй безне олы һөнәргә – хатын-кыз булырга өйрәткән, дөнья көтәргә әзерләгән. Чыршы бәйрәменә бер көн кала, кызым «Мальвина булам», дип хәбәр иткәч, тиз генә кулдан типчеп күлмәк теккәндә; яисә акча җитми торганда, үземнең иске тунны кыскартып, шуңардан улыма яңаны юнәткәндә; әнкәйнең «камырга берәр кашык бал салсаң, тиз күтәрелә», дип, үзалдына сөйләнгән киңәшләрен искә алып, кунакларга бәлеш салганда; кайчандыр әнкәй укыган шигырьләрне сәхнәдән сөйләп, алкышлар яулаганда, балачактан эшкә өйрәтүе, рухи дөньябызны баетуы өчен аңа чиксез рәхмәтлемен.
...Бервакыт уеннан тәмам арып, ахирәтләремнең идәнендә сузылып ял иткәндә, күзем матчага кыстырылып куйган бер агачка төште. Карале, дим, мондый әйбер безнең түшәмдә дә бар бит, нәрсәгә кирәк икән соң ул? «Бәй, белмисеңмени, ул бит акыл чыбыгы, шуның белән суктылармы – акыл керә! Шундук тыңлый башлыйсың», – дип аңлатырга ашыкты ахирәтем. Өйгә хәлем бетеп йөгереп кайтып кердем. Әнкәйдән нигә аларның безне әлеге агач ярдәмендә бер дә акыллы итәргә тырышмаулары турында сорадым, үпкә белдердем хәтта.
– Бу, чыннан да, акыл чыбыгы. Әмма аның шунда торуы да бик җиткән, сезгә акылны шуннан гына биреп тора, менә шундый могҗизалы таяк ул, – дип, чак көлеп җибәрмичә, аңлатырга, самими баласын юатырга ашыкты әнкәй.
Хәзер, еллар үткәч, шул чыбыкның бервакытта да сыртларыбызга кагылмавына, әнкәйнең таякны матчадан төшерми генә безне тәрбияли алуына, чиксез сабырлыгына, зирәклегенә сокланам. Шундый акыл чыбыкларыннан да акыллырак әниләргә чиксез рәхмәтлемен.
Башкортстан, Нефтекама шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк