Логотип
Күңелеңә җыйма

Путинга рәхмәт әйтеп аша

Хөкүмәт түләгән пенсия сыерыма да үземә җитә. Малкаема ашарына биргән саен кабатлыйм: «Путинга рәхмәт әйтеп аша, ул биргән пенсия икебезгә дә җитә, бозауга да кала», – дип әйтәм. Акчаң булса, әзер азыкны ике еллык итеп китереп куялар.

Тимеркәй нәселеннән Мөкатдисә Батыршинаны якташлары бик яраталар, бик нык хөрмәт итәләр. «Безнең Мөкатдисә апа мал да тота, чаңгыда да сынатмый. Авылыбызның бәйрәм-чаралары да аннан башка узмый», – дип торалар. Яратмаслык та түгел, өздереп биегәнен күргән кеше бу ханым 83 яшьтә дип мәңге ышанмый. 

Мин килгәндә хуҗабикә тегермән тартып келәтеннән чыгып бара иде. Сыеры белән бозавына фураж әзерләп куйган. Үзе бертуктаусыз күршеләренә рәхмәт укый. Авылда су беткән чак. Вакытлыча гына җибәреп торалар. Шунда күршеләре су кертеп Мөкатдисә апаның бөтен савытларын тутырып калдырганнар. 

– Тегермән тартып ишетми дә калганмын, рәхмәт төшкерләре. Менә алар турында яз син, кызым, мине бии дип инде, – дип сөйләшә-сөйләшә өй эченә уздык. Ике яклы олы авыл йорты, түрдәге караватка элеккечә мендәрләр өелгән. Уртада мич. Хуҗабикә кызлар тизлеге белән чәй куярга йөгерә. Үзе ихлас борчылып: «Эх, киләсеңне алдан белеп торган булсам... Ник аны алдан кисәтмәдең», – дип табынга кунак өчен дигән сыйларын барлый. Безнең халык шундый бит ул. Үзе ипи катысы белән бер шикәр кабып куйса да канәгать. Әмма килгән кунакка булган бар байлыгын чыгара, күчтәнәчкә үзеннән өзеп иң яхшы сыен биреп җибәрә. Психология күзлегеннән бу әллә ни дөрес әйбер дә түгел үзе, әмма эчкерсезлек, ихласлык күрсәткече инде. 

Мөкатдисә апа сөйләгәннәр әле дә күңелдә. Кызыклы бер әсәр кебек аның тормышы.

– Мин гомер буе Сарапулда яшәдем, – дип башлады ул сүзен. – Без әнидә биш бала идек. Җидедән соң укый алмадым. Бер генә чирек Исәнбай авылына йөреп калдым. Абый да бар бит. Ипи биргәч, әни миңа үзе өлешемне абыйга бирергә куша. «Син, кызым, өйгә кайтып аш ашап кит», – ди. Авыллар арасы ерак, урман аша йөгерәсең, куркыныч. Укуны ташларга туры килде. Фермага бозау карарга төштем. Ике ел бозау карадым. Ә минем кеше арасында, бригада белән эшлисе килде. Ферманы ташлап болынга киттем. Күмәкләшеп тезелеп басып печән җыюлар, кукуруз алганда машина өстендә йөрүләр, ашлык эшкәртүләр күңелле иде. Янәдән фермага чакыргач, авылдан качып киттем. 

Кунакка шәһәрдән апа кайткан иде. «Мине үзең белән алып кит, эшкә урнашырга ярдәм ит», – дип ялынгач, риза булган иде. Иртә белән торсам, ападан җилләр искән. Капкадан юлга таба үкчә эзләре генә тезелеп тора. Шундый ачуым килде. Әнидән бер тәңкә акча сорап алдым да, Сарапулга барам дип чыктым да киттем. Ул вакытта әле аның попуткасы да юк диярлек. Абый Сарапулда булгач, барып җитсәм, табармын, дип ышанганмын инде.

Мөкатдисә апа яшьтән курку белмәс, эшкә нык кеше булган. «Чытырман кебек» дип хәзер көлгән була үзе. Нужаланып булса да, тәки Сарапулга барып җиткән бит үзе. Ул хәзер яхшы юлдан машинада бер сәгатьтә уза торган ара. Ә попуткага чыккан җәяүле өчен 50 километр шактый булгандыр инде. Әмма ул елларда күпләр шулай йөргән дә бит.

Мөкатдисә апа төзелешкә эшкә урнашкан, фатир арендалап яши башлаган. Аннары кияүгә чыккан. Бераздан күн эшкәртү заводына күчкән. Ул арада ирен хәрби хезмәткә алганнар. Ә карында бала. Завод кечкенә генә бүлмә биргән дә бит үзләренә. Анда гомер буе ничек яшисең?! Бөтен өмет баланың әтисендә. Ул сынатмый үзе. Армия сафларыннан кйту белән «самострой»га урнаша. Янә, төзелеш хезмәт хакы түләми, эшчеләр үзләре төзегән йорттан фатир гына бирә. 

– Ләкин ирем каты эчә иде, шуңа күрә безгә фатирны ике бүлмәлене генә бирделәр. Ул арада өченче бала туып өлгерде. Дүрт бүлмәле фатирга чиратка бастык, – дип үткәннәрен барлый Мөкатдисә апа. «Искегә кагылсаң, исең китәр» дигәндәй, аның сөйләгәннәрен хәйран калып тыңладым. Бигрәк тә йөзендәге елмаюын сагышлы карашы алыштыруын, уйчананып калуын игътибар белән күзәттем. Бичара хатын, дисәм, үпкәләрме инде... Үзе бик тырыш булган да бит, яныңда шундый ук терәгең булмагач, әллә кая китеп булмый шул. Ирен «эчмә, үләсең, сине эчертүчеләр калачак, ә син кара гүргә кереп ятачаксың” дип үгетләгәннәрен сөйләп, кулларын селтәп куюларында күпме әрнү аның. 
 
– Карчык, борчылма, Батыршин не пропадет, дип кенә әйтә иде. Шулай йөри торгач, 34 яшемдә өч бала белән тол калдырып китте, – ди Мөкатдисә апа. Кечкенә улларына – 6, зурысына 14 яшь булган. Уртанчысы кыз. Әмма йөрәккә иң тигәне дә ул түгел, ди әңгәмәдәшем.  

– Үзем эшләп торганда балаларга пенсия акчасын ашатмыйм әле, янга калсын, дидем. Үскәч, ул акчаны кулларына тоттырырмын, бераз «капитал» булыр дип уйладым. Книжкага салып бардым. Җиде меңләп җыелган иде – бер көнне янды бит теге акчалар! 

Шул акчаны җыябыз дип үзем дә интектем, балалар да көн-төн эшләделәр. Бер рәхәт күрмәгәнбез. Күн заводында ун ел эшләгәч ит комбинатына күчтем. Гомернең ун елы анда узды. Аннары фатир эшләргә дип бетон заводына урнаштым. 

Бик хәтәр еллар иде ул. Ирем алган квартирдан колак кактык. Олы улымны 31 яшендә үтерделәр. Хатыны, баласы калды. Баш җитә торган нәрсә түгел ул. Перестройка вакыты, бандитлар үрчегән еллар. Бетон заводында эшләп алган квартирны сатып авылдан йорт һәм Сарапулда бер бүлмә алдым. Мин авылга вакытлыча гына кайтам дип уйладым. Кире китәрмен дип йөргән идем. Китеп булмады. Шуннан бирле авыл тормышы белән яшәп ятам. Күңел өчен биим, кеше арасында йөрим. 
Биюгә мин бала вакыттан хәвәс. Әмма укырга мөмкинлек булмады. Мин хәрәкәтчән кеше, тик тора алмыйм, гомер буе ачлы-туклы яшәгәч җиңел сөякле, җиңел гәүдәле дә булдым. И, ул кыз баланың чынга ашмый калган хыяллары! Авыр хезмәттә эшләдем, грузчик булып та йөрдем. Авылга кайткач та 70 яшемә кадәр фермада эшләдем бит мин. Ферма бетмәсә, хәзер дә йөрер идем әле. Бетерделәр. Ә авыл клубында биюче юк. Клуб мөдире чакырып бер барган идем, шуннан бирле калдырмыйлар. Берәр чара булса, йөгереп киләләр дә: «Мөкатдисә апа, эш киемнәреңне салып ат, биергә кеше кирәк», – диләр. Барып татарча, башкортча биеп кайтам. Чегән биюе биим. Тагын күпме биергә язгандыр, беренче майда 83 яшь тулды, Аллага шөкер. 

Мөкатдисә апаның кызы белән улы Сарапулда яшиләр. Бер оныгы Испаниягә, икенчесе Израильгә киткән. Улының малае хәрби хезмәттә. «Юк-барга борчылып торырга яратмыйм.Тормыш ничек яшәсәң дә үтә ул. Сөйләп, зарланып йөрмәсәң, бер авырлыгы да сизелми», – ди Мөкатдисә апа. 

Теги: әңгәмә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар