Логотип
Проза

Безнең кызлар шундый!

Сезнең игътибарга Чечен Республикасының халык язучысы Адиз Кусаевның чечен хатын-кызларының тапкырлыгын ачкан хикәясен тәкъдим итәбез.

Адиз КУСАЕВ

Хикәя

Белмим, кемгә ничектер, ә миңа чечен кызларының зирәк акылы һәм уйлап эш итә белүләре ошый. Белмим, кемне ничектер, мине аларның тапкырлыгы һәм һәрнәрсәне алдан ук хәстәрләп куюлары сокландыра. Белмим, кем ничектер, мин чечен кызларына гына хас үткерлеккә һәм теләсә кайсы кыен, беренче карашка, бөтенләй ерып чыккысыз тоелган хәлләрдән дә чыгу әмәлен таба алуларына ак көнләшү белән кызыгып карыйм. Оста, ышандырырлык, гади килеп чыга ул аларның. Максатларына ирешү өчен үҗәтлекләре дә, тәвәккәллекләре дә, үз сүзләрендә нык тора алулары да – барысы да чиктән ашкан, фантазияләре бетмәс-төкәнмәс аларның. Үзләре теләсә нинди хәйләгә осталар. Чечен кызлары баштанаяк гашыйк булсалармы?! Аларның чаялыгына таң калырлык! Ир-ат – күзләре белән, хатын-кыз колаклары белән ярата диюләре хак инде. Чечен кызларының тапкырлыгына, дилбегәне шундук үз кулларына алуларына, зирәклегенә дөнья кадәр мисал китереп була.

                                                                                                         1
  ...Ваха исемле егет һәм Яха исемле кыз бер-берсен шулкадәр яраталар, чишмә буендагы һәр очршу алар өчен онытылмас бәйрәмгә әйләнә. Көннәрдән бер көнне эш шуңа барып җитә ки, Яха, тугрылык һәм сөю билгесе итеп, Вахага чиккән кулъяулык бүләк итә һәм аның өенә ак габидан кәләш булып керәсе көнен билгели. Ваха белән Яха шул көн турында гына хыялланалар да инде. Ләкин Яханың әтисе, аеруча абыйлары –  легендалардыгыча, аз да түгел, күп тә түгел, төп-төгәл җидәү – Ваха белән туганлашырга һич теләми. Имеш, егет ярлы, нәселе дә әлләкем түгел, егет йомшак та, җитмәсә. Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр бит: абыйларыннан аермалы буларак, кыз ул кимчелекләрне күрми дә. Билгеләнгән көнне Яха иртәдән өй эшләре белән мәш килә. Абыйлары һәркайсы үз эшләренә таралган, ә әтисе  җиләс бүлмәдә һәр чечен өенең борынгы атрибуты булган агач топчанда төрле уйларга бирелеп ята. Ул әле онытылып черем итеп ала, әле ялыктыргыч әрсез чебеннәрнең безелдәвеннән уянып боргалана. Әнисе дә өйдә юк – авыл башында яшәүче апасына биләмгә киткән. Кыскасы, уйлаганны тормышка ашырырга – туган йорттан чыгып качарга менә дигән идеаль шарт!

Ишегалды себереп йөрүче кызының кыштырдауларын ишетеп: «Әйбәт кыз үсә миндә, – дип уйлый әтисе йокы аралаш. – Акыллы, тыныч, эшчән, сүз тыңлый торган. Әнисе йә минем рөхсәттән башка беркая бер адым атламас». 

Ә Яха бу вакытта билгеләнгән сәгатьне көткән арада, әтисендә шик уятмас өчен, аеруча тырышып ишегалдын себерә, тирә-юньне чистартып йөри. Үзе әледән-әле урам якка күз сала: сөйгәненең дуслары килүен күрми калмасын тагын! 

Сөйләшенгән вакытка алар килеп тә җитә, һәм берсе кая барырга икәнен ымлап аңлата. Тынын да чыгармый, урам буш икәненә, беркемнең дә күрмәсенә ышангач кына, кул изәп чакыра. Кыз әтисе янына керә һәм тыныч тавыш белән ваемсыз гына:
– Дада, башта иң кичектергесез эшне эшләп куйсам, ничек булыр икән? – дип сорый.  
– Бик яхшы булыр, кызым. Ничек кирәк тапсаң, шулай эшлә, – дип җавап бирә әтисе, бернидән дә шикләнмичә. – Артык шаулама гына...
– Бөтенләй дә шауламам, – дигән җаваптан әтисе салкынча бүлмәдә тагын тынычлап йоклап китә.

Кабат уянгач, сәер тынлыкка гаҗәпләнеп өйдән чыкса, ишегалды буп-буш, җан әсәре дә юк. Бөтен җирне күздән кичерә ата – Яха юк, җилләр искән Яхадан.

Кызы төп башына утыртканын аңлый әтисе.

Кичен абыйлары җыелып беткәч, сеңелләре юклыкны абайлап алалар. «Яха күренми әле. Кайда йөри икән соң ул?» – дип аптырашалар.
– Кияүгә китте, – ди әтиләре тыныч булырга тырышып.
– Ничек, безнең рөхсәттән башкамы? Ничек җөрьәт итте ул? – дип котырына ир туганнар. – Бу хәерче Ваханы тиз арада акылга утыртмый булмас! Аны әле бу дөньяга ник туганына үкенерлек итәсе бар! Ахмак үзбелдеклеге өчен Яханың да арт сабагын укытырга кирәк!
– Кызмагыз һәм юкка тавышланмагыз да, – дип суыта әти кеше бу кайнар башларны. – Беркемгә бернәрсә эшләмисез. Бөтенесенә үзем – сезнең әтиегез гаепле. Ул миннән рөхсәт сорап, ризалыгымны алып чыгып китте. Сезнең сеңлегез, яшь булуына карамастан, барыбыздан да акыллырак һәм хәйләкәррәк булып чыкты. «Һәр карт кеше – зирәк, һәр яшь кеше ахмак түгел», дип дөрес әйткәннәр шул.
– Ничек сине шулай хәйләли алган соң ул?
– Гади генә. Ишегалды җыештырып йөргән җирдән мин черем итеп яткан бүлмәгә керде дә гөнаһсыз кыяфәттә: «Дада, дада, иң кичектергесез эшне беренче итеп эшләсәм ярыймы?» – дип сорады. Ә мин бернинди этлек тоймыйча, син бик акыллы, ашыгыч эшкә беренче тотынып бик дөрес эшлисең, дидем. Ә кыз бала өчен иң кичектергесезе нәрсә соң? Дөрес, яраткан кешеңә вакытында кияүгә чыгу. Хәзер аның бәхетенә күләгә төшермик, иң яхшысы – баш кодаларны көтик. Мин ныклы ирләр сүзе әйттем. Кызымның акылына һәм тапкырлыгына шатланам гына, киләчәктә дә югалып калмас дип ышанам...
– Безнең борынгы бабаларыбыз, хатын-кыз акылы бака койрыгыннан кыскарак, дип әйтеп, хаклы булмаганмыни? Баканың койрыгы, белгәнебезчә, бөтенләй дә юк әле. Шулай булгач, хатын-кызның акылы да булмаска тиеш түгелме соң? – ди өлкән улы. 
– Алар ялгышкан булып чыга инде, – дип җавап бирә әтиләре. 

Кызы моны тормышы белән раслый. Баш кодалар да килә. Туйлар да уза. Ваха белән Яха тыныч, тигез тормышта балалар, оныклар үстереп, бәхет – байлыкта, дәрәҗәле туганнар булуда түгел, ә мәхәббәттә икәнен раслап, сокланырлык матур яшиләр. Исемнәре үк Ваха һәм Яха бит! Икесе дә чеченнарда «Яшә» дигән боерык фигыльне аңлата. 

                                                                                                          2
...Артык биек булмаган таулар куенындагы Нохчиймохка авылында гаҗәеп матур исемле егет – База һәм гүзәл исемгә ия кыз – Петамат яшәгән. Чибәр, зифа буй-сынлы булсыннар дип, аларга шундый исемнәр куйганнардыр, мөгаен. База – шундый агач исеменнән ясалган: чеченнар аны гомер-гомергә иң кыйммәтле, иң матур агач дип саный. Петамат – болын, тау итәкләре бизәге булган чәчәкләр сыман гүзәл була. Икесе дә яшь, төз гәүдәле, матур. Һәм бер-берсенә гашыйклар. Минутлык аерылышулар да алар өчен мәңгелек кебек тоела. Яратулары шулкадәр көчле була ки, аерым яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Гаилә кору турында хыялланалар. Көннәрдән бер көнне Петамат чишмә янында очрашканда Базаның шатлыктан һәм дулкынланудан калтыраган кулына әнисе бүләк иткән алтын йөзекне сала. Бу инде тугрылык, аның хатыны булырга ризалык билгесе була. База берара Петаматның әтисе янына барып, кызның кулын сорарга кыймый йөри. Алай да кышкы салкын кичтә тәвәккәлләп, иптәше белән сөйгән кызының әтисе янына килә һәм юаш кына сүз башлый: 
– Мин кызыгызны сорарга килдем. Аны җанымнан да артык яратам, ул да мине ярата, – ди.
– Аңлашылды, – дип куя әти кеше. –  Менә бу егет шаһит: мин сиңа кызымны бирәм. Әмма шартым бар: син бер сынауны узарга тиеш – кызымны ничек яратканыңны һәм өйләнгәч ни дәрәҗәдә аңа тугры буласыңны тикшереп карыйсым килә.
– Ә нинди сынау? – дип кызыксына База.
– Бик гади ул. Син бүген салкын төнне тауларда уздырырга тиеш буласың. Иртән исән-сау әйләнеп кайтсаң, Патемат – синеке, – дигән җавап яңгырый.
– Яхшы, – дип ризалаша егет һәм, иптәше белән саубуллашып, караңгы төн кочагына атлый. Яраткан кешең өчен ни генә эшләмәссең?! Җир читенә дә китәрсең, күктән иң якты йолдызны да алып төшәрсең, утлар-сулар да кичәрсең. 

Иртән туңудан калтыранган База сөйгән кызының әтисе каршына кереп баса. Егетнең исән калуын көтмәгән ата шакката һәм кире кагарлык сәбәп эзли башлый – кызын һич кенә дә аңа бирәсе килми. 
 – Исән-сау кайтуың әйбәт булган, – дип, юри шатланган кыяфәт чыгара, ә үзе егетне җиз иләктән үткәрә башлый:
 – Берәр яктылык күзеңә чалынмадымы? – дип төпченә.
– Безнең авылдагы бер йорт тәрәзәсеннән сүрән генә янган лампа яктысы шәйләнде, – ди беркатлы егет.
– Шул якты сине төн буе җылыткан инде, шуңа туңмагансың, – дип мәкерле елмая кызның атасы. – Сынауны уза алмадың. Минем кызымны бүтән күрмәссең. Күз алдымнан югал! – дип, егетне ишегалдыннан куып ук чыгара. 
 

Якты хисләре алданудан һәм кешеләргә ышанычы югалудан төшенкелеккә бирелгән База моңсу гына өенә кайтып керә. Ләкин өметсезлеккә бирелми, бәхетенә илтүче башка юлларны эзләү чарасына керешә. Әтисенең егетне кире кагуын белгән Петамет та бу четерекле хәлдән чыгуның төрле якларын уйлап, исәпләп карый. Аңарда зирәк хатын-кыз акылы уяна. Безнең тау кызлары чибәр генә булып калмыйча, акыллы да, зиһенле дә, көтелмәгән чишелешләр табарга да маһирлар шул! 

Менә бер көнне кызның әтисенә күрше авылдан кунаклар килеп төшә. Ата кеше кызына тиз генә ашарга әзерләргә әмер бирә дә, ирләр йомшак мендәрләргә сөялеп, чеченнарга хас булганча бер-берсен игътибар белән тыңлап, ашыкмыйча гына озаклап, тәмләп гәпләшеп утыралар. Шулай булмыйча – ярты еллап күрешкәннәре юк икән бит: берсе Сунжа шәһәрендә акча эшләп кайткан, икенчесе ерак тауларда көтү көткән, өченчесе Терек далаларында умарта тоткан. Тәэсирләр һәм яңалыклар һәркайсында бихисап, сөйләп кенә өлгер!Барысы да дусларын авызларына каратырга кыҗрап утыра. Бер, ике, өч сәгать шулай тын гына бер көйгә сөйләшәләр... Ниһаять, инде сөйләр сүзләр дә бетә, тамаклар да ача, сәгатькә дә карап-карап алалар, ә ашарга һаман чакырмыйлар да чакырмыйлар. Бик нык ачуы килгән хуҗа сикереп тора да, кунаклардан гафу үтенеп, бүлмәдән атылып чыга. Ярсып кызына ташлана: «Кайда синең ашларың?» – дип җикеренә. 
– Тиздән әзер булыр. Хәзер казан кайный... – дип җавап бирә кызы исе китмичә генә.
– Тукта-тукта, ә син аны кайда пешерәсең? Йә, күрсәт әле...
– Кайчакларда әни пешерә торган урында, өй артындагы җәйге кухняда, –  ди Петамат.

Гаилә башлыгы өй артына таба атлый һәм шок хәлендә кала – мондый хәлне беренче күрүе: биек агач ботагында сулы кәстрүл эленеп тора, аның астында җирдә пыскып кына учак яна. Шаккатып калган һәм ачудан шартлар хәлгә килгән ата тагын кызына акыра:
– Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә? Шулкадәр биеккә эленгән кәстрүлнең суы мондый утта ничек җылынсын да, кайчан кайнап чыксын?! Сыйламый җибәрсәк, кунаклар алдында мине оятка калдырасың бит син! Аннары әле күпме сүзе булачак... – дип өтәләнә. 
– Әйе шул, дада, – ди кыз тыныч кына. – Бу ут нишләп җылытмый, кәстрүлдәге су ник кайнап чыкмый икән соң? Кышкы салкын төндә ерак тауларда безнең авыл өе тәрәзәсеннән төшкән сүрән яктылык кешене җылыта алганны, дим.

Әтисе кызының зирәк акылына, үткен логикасына хәйран кала. Үзенең хаксыз булуын да аңлый. 
– Мин ул егет белән дөрес эшләмәдем. Ант итеп әйтәм: үзең сайлаган кешегә кияүгә бирәчәкмен. Тик мине кунаклар алдында гына оятка калдыра күрмә!

Аларны болай җибәрә алмыйм бит инде. Минем хакта ни уйларлар?.. – диде пошаманга калып. 
– Сыйламыйча җибәрмибез дә.  Ашарга күптән әзер инде минем. Син яраткан жижаг-галнашны киптерелгән ит һәм ысланган колбаса белән пешердем. Мичтә кайнар килеш тора әнә. Күз ачып йомганчы табынга чыгарам, – ди Петамат шатлыктан балкып һәм җитез генә мул табын да хәстәрли. Әтисе дә, кунаклар да ризыктан канәгать калып кузгалалар. 

Мәхәббәт һәм яраткан кешең хакына ниләр генә эшләмәссең! Абыйларың сүзенә дә колак саласың, әтиеңне дә хәйләлисең, җир читенә дә китеп барасың, шалаштан да җәннәт ясыйсың – сөйгән ярың гына яныңда булсын.   

                                                                             Эльмира ЗАКИРОВА тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар