Логотип
Проза

Бәхетле очрак-2

Повесть

Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bkhetle-ochrak

Повесть
(Дәвамы)

6 бүлек
Зөфәр кияү белән кәләш рольләрен җиренә җиткереп, ышандырырлык итеп уйнарга кирәклеген бик ачык аңлый иде, юкса җиңелүне көт тә тор.
«Үбешү репетициясе» дә уңышлы гына үтте», – дип куанды Зөфәр. Ул арада әтисе эш бүлмәсенә дәште.
– Ниһаять, дөрес сайлагансың, улым. Сиңа нәкъ Динә кебек кызлар кирәк иде дә инде, – дип хуплады әтисе.
Зөфәр бу сүзләрдән көлеп үк җибәрде.
– Сиңа Ләйлә нәрсәсе белән ошамады? Сиңа тиң түгел, дип кычкырган идең миңа, ә Динәне күргәнеңә биш минут та үтмәде, син инде мактау сүзләре яудырасың... – дип, беренче килгән уйларын әйтеп ташлады.
– Син әле бала икәнсең, улым, - дип авыр сулады әтисе. – Ләйләнең күз карашында ук бушлык иде, ә Динәнең күз карашы – тулы мәгънә. Әниең үлгәннән соң, син әллә тиң яр эзләп карамадым дип уйлыйсыңмы? Эзләдем, тик мәгънәле күзләр генә таба алмадым...
– Аңладым, әти. Динәне беренче күрүдә үк ошаттың, бар да яхшы булыр дип өметләнәм.
Әтисе тыныч кына тәмәке көйрәтә иде. Зөфәр беренче этапны яхшы  үтүенә куанып туя алмады. Ул арада әтисе кабат һөҗүмгә күчте:
– Улым, мин Динәнең бармагында балдак күрмәдем. Әллә син ул турыда оныттыңмы?
– Теге... ни... Өлгермәдем әле, әти...
– Сиңа кем комаучаулый? Марш кибеткә! Күпме сузарга була... 
Зөфәр бу сүзләрдән соң бөтенләй югалып калды. Әтисе белән сүз көрәштерүнең файдасыз икәнлеген бик яхшы белсә дә, Динәне үзен генә әтисе белән калдырырга ярамаганлыгын да аңлый иде, кирәкмәгән сүзләр ычкындырса – баш бетте! Шуңа күрә:
– Ярар, алырмын. Әйдә иртәнге ашны бергәләп ашыйк та, Динә белән  барып кайтырбыз, – дип әйтеп салды.
– Юк, үзең генә барасың. Киленгә сюрприз ясыйбыз!
«Инде нишләргә... Баш бетте... «Хыял» китте...» – дип борчылды Зөфәр.
Аш өстәле артында әтисе шаярды-көлде, Динә тыйнак кына елмаеп-көлеп утыра бирде. Зөфәр дә көлергә тырышты, ләкин күңеле тыныч түгел иде аның. «Ничек кенә Динәне кисәтергә икән?» – дип борчылды ул. 
Әтисе тәмәке тартырга чыгып китү белән, Динәне биленнән кочып, колагына пышылдады:
– Бар да яхшы. Син молодец! Ләкин бер проблема килеп чыкты. Миңа тиз генә китәргә кирәк...
– Кая җыендың инде син? – дип, Динә Зөфәрнең кулларын этте, ләкин  тегесе җибәрергә ашыкмады. – Җибәр әле мине, – дип чәбәләнде ул. – Нәкъ менә хәзер китәргә кирәкме? Беразга кичектерергә ярамыймы? Мин монда берүзем нишлим соң?
– Без бу турыда кичә сөйләштек бит инде. Берни булмагандай гадәттәгечә тот үзеңне, серне сакла, – Ул сүз куертмыйча сикереп торды да: «М-м-м, нинди тәмле өчпочмаклар!.. Әнием кебек тәмле итеп пешергәнсең!» – дип күз кысып чыгып та китте.
Зөфәр очып диярлек беренче очраган зәркән кибетенә барып керде дә еш-еш сулап:
– Миңа зәвыклы зәркән эшләнмәләре күрсәтегез әле! Туй балдагы кирәк иде... Тизрәк булса бик әйбәт булыр, вакытым чикле... – дип тезеп китте.
Биш минутта үтмәде, бер поднос зәркән эшләнмәләре белән сатучы әйләнеп тә килде. Зөфәрнең моңа кадәр беркемгә дә йөзек бүләк иткәне булмады, аны ничек сатып алуны уйлап та бирми яшәде ул. Кинәт Динәнең яшел күзләре күз алдына килеп басты.
– Зөбәрҗәт ташы белән бармы?
– Менә, – сатучы кыз зур яшел ташлы, тирәя-ягы бриллиантлар белән әйләндереп алынган балдакны күрсәтте. – Әлеге балдак бер генә данәдә эшләнгән, бүтән беркемдә дә күрмәячәксез, – дип өстәде. Зөфәргә әлеге балдак бик ошады. Матур тартмачыкны тиз генә кесәсенә салып, ул өенә ашыкты. Кайтып кергәндә, Динә белән әтисе бакчада гаилә альбомнары карап утыралар иде. 
– Син әниеңә охшагансың икән, – дип елмайды Зөфәр, – шундый чибәр ханым.
– Иде... – дип төзәтте Зөфәр. – Ул бик озак һәм каты авырды.
Динә югалып калды:
– Гафу ит...
Зөфәр сүзсез генә Динә янына барып утырды.
– Бик вакытлы кайттың, улым, – дип елмайды әтисе, – синең балачак альбомын карый гына башладык әле.
– Анда бер кызык әйбер дә юк, – дип куйды Зөфәр. 
Әтисе һаман Зөфәргә сораулы караш ташлап куйгалый, ә Зөфәр эшнең нидә икәнлеген әллә аңламый, әллә аңларга теләми. Инде менә кычкырып әйтәм дигәндә генә, ниһаять, Зөфәр кесәсеннән тартмачыкны чыгарды да:
– Кадерлем, миннән сиңа бүләк!
Динә яшел күзләрен зур итеп ачты, Зөфәр каушаудан егылып китә язса да, үзен кулда тотарга тырышты. Әлеге уенда һич кенә дә бирешергә ярамый иде.
– Динә, чык миңа кияүгә!
Каушаудан куллары калтырап, кыз тартмачыкны кулына алды, андагы йөзекне күреп «аһ» итте: «Нинди матур балдак!»
Зөфәр балдакны алып Динәнең каршына тезләнде дә, балдакны бармагына кидерде:
– Миңа да бик ошый. Синең күзләреңә охшатып алдым, – диде.
Ялган никах кына булса да, бу юлы алдашмавы белән горурланды Зөфәр.
7 бүлек
Динә үзенең яраткан зәңгәр күлмәген киеп, көзге каршында бөтерелде.
Зөфәрнең сүзләре әллә нишләтте аны. «Динә, чык миңа кияүгә!» – диде бит! Зөфәрдән мондый адымны көтмәгән иде ул. Килешүдә бу турыда бернинди дә сүз булмады бит. Туйны да артык шаусыз, якын дуслар белән генә үткәрергә дип сөйләшеп куйганнар иде. 
Зөфәр каршына тезләнгәч, Динә уен белән чынбарлыкны бутый ук башлаган иде шул. Шатлыктан башлары әйләнде. Җитмәсә Зөфәр: «Синең күзләреңә охшатып алдым», – дип өстәргә дә онытмады. Ул вакытта аның күзләрендә шатлык та, курку да бергә үрелде булса кирәк. Шундый ышандырып уйнаганда, Динә артык сүз әйтеп ташламагае дип борчылды ул.
Булачак кәләш... Озакламый – хатын...
Динә үзенең уйларыннан кычкырып көлеп үк җибәрде. Зөфәрнең шулай тырышып уйнавы Динә хакына түгел, ә булачак рестораннар өчен булуы көн кебек ачык иде.
Әтисе... Ул әлеге театрны бик игътибар белән күзәтте. Бер генә сүзне дә, хәрәкәтне дә болай гына уздырмады. Әтисен күндерер өчен Зөфәр барысына да риза иде.
Зөфәргә бары алтын тәхет кирәк, ә Динә – шул тәхеткә илтүче лоторея билеты. Динәнең йөрәге Зөфәрне күрүгә читлектән чыгардай типсә дә, монда үзара якын мөнәсәбәтләр булу мөмкин дә түгел. Бу уенда һәркемнең үз урыны, үз максаты икәнен Динә бик яхшы аңлый, әмма йөрәге аңа буйсынырга теләми. Әлеге вәзгыятьтән чыгу юлы бер генә – бары тик үз-үзеңне кулда тотасы.
Кемдер ишеккә кагуга Динә сискәнеп китте. Тиз генә көзгегә күз салды да: «Керегез!» – диде. Ишек катында ярдәмче кыз белән Зөфәрнең машина йөртүчесе күренде. Кулларында ниндидер пакетлар, коробкалар.
– Хәерле көн, Динә! Сезнең заказ әзер!
– Мин берни дә алып килергә кушмадым бит, – дип аптырады Динә.
– Кадерлем, бу сиңа миннән бүләк, – дип, Зөфәр дә күренде. Булышчыларына рәхмәт әйтеп, артларыннан ишек япкач:
– Монда сиңа бер атналык яңа кием-салым.
– Мин бит синнән кием сорамадым, – диде ачуы чыккан Динә.
Аның сүзләрен әллә Зөфәр ишетмәде, әллә ишетергә теләмәдеме, берни булмагандай шкафны ачып, кулына беренче эләккән күлмәкне алып:
– Моны син күлмәк дип атыйсыңмы инде? – дип төртелде.
– Күлмәк, күзең чыкканмы әллә?
– Авылда әбиләр дә мондыйны кими хәзер.
– Шуннан ни? Мин бит әлеге күлмәкне киеп, урам буйлап йөрергә җыенмыйм лабаса.
– Ни күлмәге, ни төсе миңа ошамый.
– Сиңа ошыймы-юкмы дип сорап торырга җыенмыйм. Миңа кайда нәрсә кияргә кирәклеген үзем дә бик яхшы беләм. Миңа өйрәтүчеләр кирәкми, – дип кызып киткәнен сизми дә калды Динә. – Без әле килешүгә дә кул куймадык, ә син инде мине яшәргә үк өйрәтә башладың.
– Мә, тот! Әлеге килешү белән танышырга сиңа ярты сәгать вакыт бирәм. Мин кергәндә кул куелган булсын.
Зөфәр чыгып китү белән Динә пакетларны бушатырга тотынды. Анда нәрсәләр барын бик тә беләсе килә иде. Иң беренче тартмада кып-кызыл бәрхәт халатны күргәч, сүзсез калды. Үзе дә сизмәстән Динәне кабат дулкынлану хисе биләп алды.
Әбәд вакыты бераз кичерелүгә карамастан, Зөфәр ачык верандада ашау тәкъдиме белән чыкты. Сүзенә каршы килүче булмады. Әлеге верандадан күл уч төбендә кебек күренсә дә, табигать белән хозурланырга Динәнең бер генә дә кәефе юк иде. Ул үзен утлы табада кебек хис итте. Ир-егетләр эш буенча сөйләшү сәбәпле, бүлдермичә тыңлый бирде. Ара-тирә йә Зөфәргә, йә әтисенә күз салгалап алды. 
Ниһаять сүз ашау хакында бара башлады. 
– Тәк-тәк, өстәлдә ниләр бар соң монда, – дип, әтисе аш салынган кәстрүлне ачты. – Ым-м-м, нинди тәмле ис. Хәзер авыз итеп карыйбыз, – дип тәлинкәсенә аш салды.
– Мөдәррис абый, әллә ниләр әзерләмәдем мин. Гап-гади токмачлы аш, менә өчпочмакларыннан авыз итегез, – дип, Динә дә телгә килде, – второй да булачак, анда бәрәңге белән кәтлитләр әзерләдем.
– Күптән мондый тәмле аш ашаган юк иде... Телне йотарлык...
Зөфәр дә әтисенең мактау сүзләреннән соң аштан авыз итте. Динә көрсенеп: «Аллага шөкер, әтисенә ярадым», – дип уйлап куйды.
– Ярар, пар күгәрченнәр, – дип, авызын салфетка белән сөртә-сөртә, әтисе сүзен дәвам итте: – Миңа кабат Мәскәүгә очарга вакыт. Озак ял итеп эш бармый ул. Туйга әзерләнегез! Озакка сузмагыз! Ике атна вакыт сезгә! – дип әмер бирде.
– Әти, ник шулай бик тиз җыенасың әле син. Бер-ике көн кунарсың дип уйлаган идек без, - салпы ягына салам кыстырган атлы булса да, эченнән генә бик нык сөенгәнен чак күрсәтми түзде Зөфәр. 
– Кәләштән уңгансың, улым, молодец! Динәне җил-яңгырдан сакла! – аннары Динәгә борылып, – Кызым, рәхмәт сиңа! Карт кешенең күңелен күрдең. Рәхмәтем билгесе итеп миннән сиңа бүләк булыр, яме.
Әлеге сүзләрдән Динә оялып китте: «Мин нишләгән инде шул кадәрле?! Бары тик ашарга гына әзерләдем», – дип уйлап куйды.
– Мөдәррис абый, миңа берни дә кирәкми! Бар әйберем дә бар! Үзегезне саклагыз! Тагын кунакка көтеп калабыз! – дип елмайды ул.
Әтисе киткәч, Зөфәр белән Динә озак кына сүзсез күлгә карап утырдылар. Тынлыкны Зөфәр бозды:
– Динә, син молодец!  Әтине ышандырдың. ЗАГСка барып кайтсак, эшләр хутка китә инде, – дип куанды.
Динә берни дә булмагандай:
– Ярар, бик яхшы! Синең проблемаңны чиштек дисәк тә була. Килешүгә кул куелган. Хәзер минем үтенечем турында да уйларга буладыр, – дип әйтеп куйды. 
Зөфәр моны көтмәгәндәй, өстәлгә бармаклары белән барабан какты да Динәгә якынрак күчеп утырып:
– Әйдә, кыюрак бул. Синең теләгең нинди: машина кирәкме, фатирмы? Барабыз да алабыз. 
Динәне кабат дулкынлану хисе биләп алды. Әлеге мөнәсәбәтләрнең ялган икәлеген аңласа да, йөрәге никтер буйсынырга теләмәде. «Миңа синнән берни дә кирәкми, шуның өчен килешүгә кул куймадым», – дип әйтергә авызын ачкач, туктап калды, аннары бераз фикерен тупларга тырышып:
– Зөфәр, син мине бик начар беләсең шул! – дип елмайды Динә. – Исеңдәме, беренче очрашканда мин нәрсә дигән идем? 
 Зөфәр югалып калды, әлбәттә. Ул һәр чәчби әйткән сүзне исендә калдырырга өйрәнмәгән бит. Алар – бер көнлек, алардан да мөһимрәк эшләре күп аның. 
 – Мин сине барлык туганнарыма һәм дусларыма ирем буларак таныштырырга тиеш, дигән идем мин.
– Һичшиксез шулай булыр! Әйдә, килешүгә кул куелу хөрмәтенә, минем ресторанга барып күңел ачып кайтабыз. Гел өйдә генә утырырга димәгән бит инде.
Динә ризалыгын белдереп башын какты.
8 бүлек
Динә белән Зөфәр «Хыял» күңел ачу үзәге янына килеп туктадылар.  Әлеге үзәкнең нәрсәсе генә юк: кунакханәсе дисеңме, ресторан һәм азартлы уеннар уйный торган бүлмәләре дисеңме. Килгән-киткән машиналарга күз салсаң, монда шәһәрнең «алтын» яшьләре җыелганын бик тиз аңларга була.
Ишектән керүгә үк Динәнең күзенә зур фонтан чалынды, озын коридорлар төрле-төрле гөлләр белән бизәлгән. Тиз арада гына әлеге үзәкнең администраторы килеп чыкты.:
– Зөфәр Мударисович, хәерле кич! Сезне монда күрүебезгә шат, – дип каршы алды ул.
Зөфәр Динәне баштанаяк карап чыккач: «Күлмәге ничек шәп утыра! Муенына гына зәркән эшләнмәсе җитми... Ялган кәләшкә болай да ярар, адым саен алтын алып булмас инде!» –  дип уйлап куйды да, кызны култыклап түргә узды.
– Кадерлем, сиңа әлеге шау-шуга күнегергә туры киләчәк! «Хыял» озакламый икенче өебезгә әйләнәчәк.
– Бигрәк күп кеше йөри икән монда! Бөтенесе артыннан ничек карап бетермәк кирәк, – дип гаҗәпләнде Динә.
– Монда бөтенесе өчен дә Руслан җаваплы, ул үз эшен җиренә җиткереп башкара.
Кая карасаң да байлык күзгә ташлана: күн кәнәфиләр, мәрмәр баскычлар, бәллүр яктырткычлар, ни генә юк... Һәр өстәл артында модель кыяфәтендәге кызлар каршы ала. Аларның ачык төстәге кыска  күлмәкләрен күргән егет халкы күз карашын ташламый үтмидер, мөгаен.
Әлеге залда тәрәзә һәм сәгать кебек әйберләр Динәнең күзенә чалынмады. Бу уен бүлмәсендәгеләр бары тик уен турында гына уйласыннар өчен эшләнгән, күрәсең.
Зөфәр иң беренче өстәл янында туктады да Динәгә күз салды. Беренче тапкыр зоопаркка килгән балага охшатты ул аны. 
– Ничек? Ошыймы?
– Мондый күңел ачу үзәкләрендә мин беренче тапкыр, берни әйтә алмыйм.
Зөфәр мондый җавапны көтмәгән иде. «Ачыклагач әйтерсең», – дип, кәефсез генә кашын җыерды.
– Минем рулетка уйнаганым юк, – дип уйнарга каршы килде Динә.
– Бүген рәхәтләнеп уйнау мөмкинлеге бар синең!
Ул арада Руслан йөгерә-атлый килеп:
– Зөфәр Мударисович, күңелсез хәл килеп чыкты, кемнәрдер өченче катта сугышканнар, – дип хәбәр итте.
– Мөртәтләр, кешечә ял да итә белмиләр! – дип җикеренде Зөфәр. – Руслан, син шунда бара тор, мин хәзер куып тотам.
– Бик күңелле икән монда. Еш шулай сугышалармы инде?
– Кайгырма, бар да яхшы, – дип тынычландырды Зөфәр. – син үзең генә уйный тор. Иң мөһиме – карага куярга онытма, яме!
– Нигә карага?
Динәне Зөфәр ишетмәде. Ул китәргә дә өлгермәде, өстәл янына Зөфәрнең сөяркәләренең берсе Ләйлә килеп утырды. Шуны күреп Зөфәр әйләнеп килде дә кызны култыклап чыгу ягына сөйрәде. 
– Әй, җибәр мине! Кулны авырттырасың! – дип чәрелдәде Ләйлә.
Зөфәр салкын караш ташлап: 
– Сиңа монда ни калган? – дип сүзләрен сөзеп чыгарды. 
– Сине эзләп килдем! Ник миннән качып йөрисең?
– Кайчаннан башлап әле мин синең алда отчет бирергә тиеш?
– Яңа чәчби таптыңмы?
– Нинди?
– Ә-ә-нә теге беренче өстәл артындагы кыз синең белән килде бит. Сарыга буялган чәчле...
– Буялган?! – дип үртәде Зөфәр. – Аның үз төсе ул.
– Әйедер инде, – дип каршы чыкты Ләйлә. – Ирләрне алдау бик җиңел ул! Син бигрәк кешегә ышанучан инде! Өстендәге күлмәге дә очсыз чүпрәк икәне күренеп тора...
«Белсә икән ул әлеге күлмәк миңа ничә сумга төшкәнен!» – дип уйлап, Зөфәр түзәлмичә кычкырып көлеп җибәрде. Аның әлеге кыланмышы Ләйләгә ошап бетмәде булса кирәк:
– Синең ул кыздан күзеңне дә алмый карап торганыңны күрдем!
– Ләйлә, мин синең ирең түгел! Син нәрсәнедер бутыйсың, ахры.
– Без инде ярты ел бергә! Бу берни турында да сөйләмиме?
– Ләйлә, мин үземә ошаганча гына яшим, аңлашылдымы? Һәрбер әйбернең ахыры булган кебек, безнең мөнәсәбәтләргә дә нокта куярга вакыт, – дип, Зөфәр якындагы сакчыны чакырып китерде.
– Әлеге кыз артыннан бик яхшылап күзәт. Залларга кермәсен. Чыгу ишеген тапмаса, күрсәтерсең.
– Әйткән сүзләрең өчен үкенәчәксең әле син, Зөфәр, ләкин соң булачак! – дип кычкырды Ләйлә. 
Зөфәр әйләнеп тә карамыйча юлында булды. Ләйләне бик каты үпкәләткәнен аңласа да, ул турыда уйламаска тырышты. Сугышучылар белән аңлашкач, Русланны бүлмәсенә чакырды.
– Менә нәрсә, Руслан. Бер-ике атна эчендә сакчы егетләрне алыштырырлык кешеләр табарга кирәк. Миңа калса, алар әтигә монда ни булганын сөйләп торалар. 
– Ярар, эшләрбез, – дип баш какты Руслан.
Ләйләнең өстәлдәге фотосурәтен чүп чиләгенә очыргач, сүзен дәвам итте:
– Озакламый әлеге үзәк минеке булачак.
– Сезне өйләнә дип ишеткән идем, котлыйм!
– Юк, котларга кирәкми. Үз теләгем белән түгел, әтинең кушуы буенча гына өйләнәм, – дип камераларга күз салды да сызгырып куйды. Руслан тагын сугышалармы инде дип уйларга да өлгермәде:
– Әллә джек-пот отарга җыена инде, – дип гаҗәпләнгән Зөфәрне күргәч:
– Кем? – дип сорыйсы итте.
– Минем кәләш!
– Әйе шул, бик оста уенчы икән. Шундый чибәр, акыллы кызны каян таптың соң син?
– Әйдә, телеңә салынма, эшеңдә бул! – дип Русланны чыгарып җибәргәч, кабат камераларга күз салды. Динә ике егет компаниясендә каядыр чыгып бара түгелме? Монысы инде тагын нинди күренеш дип ачуы чыкты, көнләшү утлары кабынды.
«Минем кәләш икәнен исеннән чыгарган булса кирәк, хәзер исенә төшерәм...»  – дип йөгерә-атлый ресторанга юнәлде.
9 бүлек
Динә Зөфәрне күз карашы белән озатып калды. Бик чибәр генә кызны култыклап чыгып киткәнен дә күрде.
«Әйдә, йөрсен. Миңа соң ни... Мин дә күңел ачу җаен табармын», – дип фикер йөртте.
Динәнең уң ягында ике чибәр генә егет утыра иде. Өсләрендә затлы эш костюмы, әллә кайдан француз парфюмы исе аңкып тора. Болар да Зөфәр кебек бай гаилә балаларына охшаганнар. Икесенең дә теләге – бүген җиңү яулау. Каршыларында тәҗрибәсез кыз утыруын сизгәннәр булса кирәк, киңәшләшеп уенга керештеләр:
– Ничек уйлыйсың, дустым, карамы, әллә акмы?
– Һичшиксез кызыл!
– Юк, алай ярамый, – дип каршы чыкты дусты.
– Нигә шулай уйлыйсың?
– Теге юлы кызыл булды бит, гел шулай булмас инде.
– Ә мин кызылга куям, - Динә телгә килгәч, егетләр сикереп куйды.
– Сез шулай дип уйлыйсызмы? – дип кызыксынды егетләрнең берсе, – Язмышыгызны сынап карамакчы буласызмы?
– Бу юлы каралар җиңәр дип уйламыйм! – дип, Динә урыныннан торды да, – мин хәзер... фишкалар гына алып киләм.
Динә Зөфәргә үч итеп карага куярга теләмәде. «Мине монда ташлады да, сөяркәсе белән себерелә! Минем дә үз фикерем бар!» – дип ачуы кабарды аның.
Динә әйләнеп килүгә, уен башланып та китте. Ул йөз процент ышаныч белән фишкаларын кызылга куйды, ә көндәшләре кара төсне сайлады.
Динә укны сихерләргә тырышкандай күзен алмый карап торды. Эченнән генә: «Әйдә кызылда тукта! Зөфәрнең борынына чиртер өчен генә булса да миңа уңыш елмайсын иде!» – дип теләде. Шар кызыл шакмакка төшү белән Динә сикереп торып:
– Мин җиңдем! Җиңдем! – дип кычкырды.
– Яңа уенчыларга гел уңыш елмая инде ул, – дип, борын астыннан гына канәгатьсезлеген белдерде егетләрнең берсе.
– Әлеге уенда беренче тапкыр уйнап җиңдем! – дип куанды Динә. Аңа куанырга озак вакыт бирмәделәр, икенче уен башланды. 
– Бәлки, кабат уңыш елмаер, – дип, Динә кабат кызылга куярга карар кылды. Һәм янә уңыш! Соңгы уенда бөтен фишкаларын да «бишле» санына куярга карар кылгач, егетләрнең берсе телгә килде:
– Ышанулы адымыгызмы? – дип сорыйсы итте.
– Әлбәттә! Эчке тоемлавым «бишле» дип әйтте.
Уенның ахырына шактый гына күзәтүчеләр җыелып өлгергән иде, барысы да дәррәү:
– Бишле! Бишле! – дип кычкырырга тотындылар.
«Мондый җанатарлар белән җиңмәсәм, оятын кая куярмын», – дип уйлады Динә.
Тәгәрмәч әйләнеп китүгә, аның өчен Җир шары тукталгандай булды ... Тын да алмыйча, бик дулкынланып уенның тәмамлануын көтте.
– Б-и-и-и-ш! – дип дәррәү кыкыргач, Динә үзенең уңышына ышана алмый торды.
– Менә ичмасам бу уңыш! – дип гаҗәпләнде көндәшләре.
Ничек керде, шулай чыгып китәр дип, алга таба да уенны дәвам итү теләге булса да, Динә шушы урында туктарга карар кылды. «Зөфәр кайда йөри икән инде?» – дип уйлап куйды. 
– Бик нык тамагым кипте. Кайда эчемлек табып була икән? – диюгә, көндәшләре, бүген ниндидер милли конкурслар була анда дип, ресторанга дәште.

Берүзе генә булмавына Динә куанып та куйды. Зөфәр юк дип борын салындырып утырасы килмәде аның.
– Монда бик тәмле туңдырма белән сыйлыйлар, – диде егетләрнең берсе.
– Мин фисташкалысын яратам, – дип елмайды Динә.
Аларны гына көткәннәр диярсең, сәхнәдә алып баручы пәйда булды.
– Хәерле кич, «Хыял» кунаклары! – дип сәламләде ул. – Белеүгезчә, бүгенге кичә милли конкурслар белән үрелеп барачак. Әйдәгез, кем Тукайның берәр шигырен сөйләп бирә ала?
Залда тынлык урнашты... «И шуны да сөйләмәскә»,  – дип, Динә кулын күтәрде. Күңеленә иң беренче булып, әлбәттә, «Туган тел» шигыре килде:

И туган тел! И матур тел!
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы...

     Дәррәү кул чаптылар. Ул арада бүләккә официант шампан шәрабы алып килде.
– Бөек Тукаебызны беләбез икән! Әфарин! Әйдәгез әле биремнәрне бераз катлауландырыйк, бүләкнең дә бәясе югарырак. Кем дә кем... Такташның шигырен искә төшерә алыр икән?
Залда кабат тынлык урнашты. Динә тагын кулын күтәрде:
– Рөхсәт итсәгез, бу юлы дүрт юллык кына түгел, ә бераз озынрак итеп сөйләрмен. Һади Такташның «Алсу» поэмасыннан өзек:
Урам ташларына карлар ява,Кар томалый чана юлларын,Карда шуа-шуа Алсу килә,Җиң эченә тыккан кулларын...Җилгә каршы җылы сулышларыТуңып бөдрә чәчен ак ясый,Юл буена аны тирги-тирги,Сүгнә-сүгнә кайта Газзәсе:«Алсу, тукта инде, акыллым,Абау,Тагын карга батырдың!.. » Ул үпкәләп читкә китә. АныАлсу тагын ялынып чакыра:«Кил, уйнамыйм, бетте...Кил инде!»Үзе – килсә, карга батыра.
Салкын карга басып Алсу килә,Үзе көлә,Үзе сөйкемле,Үзе усал,Үзе болай бер дәУсал түгел кебек шикелле...

Кабат дәррәү кул чаптылар.
– Әфарин! Безнең арада татар шигъриятен сөючеләр булу бик тә куандыра. Рәхмәт сезгә! Әйдәгез әле бераз биюгә дә күчик. Кем кыю? Кемнәр парлы бию башкарырга әзер?
Бөтенесе кабат Динәгә төбәлде. Кечкенәдән биюгә йөреп үскәнлектән, әлеге бирем аның өчен берни түгел. Ләкин менә тиешле парны каян табарга соң? Динә урындыктан торып басуга, ишектә Зөфәр пәйда булды да:
– Әлеге чибәркәйнең пары – мин! Без хәзер танго биибез, –  дип игълан итте.
Динә мондый борылышны һич кенә дә көтмәгән иде.
10 бүлек
Зөфәр тиз-тиз атлап Динә басып торган өстәл янына ашыкты:
– Күрәм, син вакытыңны бик күңелле үткәрәсең, – дип мәкереле елмайды.
– Син дә бик күңелле компаниядә идең бит, – дип канатларын җәйде Динә. – Син булмагач елап утырыр дигән идеңме?
 Динә белән Зөфәр сүз көрәштергән арада, халык: «Танго! Танго!» дип дәррәү кул чаба башлады.
– Без биибезме соң? Әллә инде бию теләге сүндеме?
– Минем танго өчен күлмәгем батмый, – дип пышылдады Динә. – Тангоны кара күлмәктән түгел, кызыл күлмәк киеп бииләр... 
Зөфәр аның сүзен дәвам итеп:
– Бүтән берни дә кирәкмиме? Булгач булгач, әйдә күлмәк янына туфли дә алыйк...
Динәнең күзләре ут кебек янды, бераз уйлап торганнан соң:
– Роза! Синең күлмәк кесәсеннән бик матур кызыл роза чәчәге күренеп торырга тиеш! – дип ярып салды.
Зөфәр баш кагып ризалашты да алып баручыны чакырып нидер пышылдады.
– Мөхтәрәм кунаклар! – дип залга дәште алып баручы. – Әзерләнегез! 10 минутлык тәнәфестән соң,  Зөфәр Латыйпов шәхсән үзе кәләше Динә белән с танго бииячәк! Бик эссе булачак, күрми калмагыз!
– Күлмәк тә була, туфли дә, Динәкәй, розаны да онытмадым, – дип пышылдады Зөфәр. – сәхнә артына бара тор, «ә» дигәнче күлмәкне дә китереп бирерләр.
Динә ни булганын аңламый да калды, күзләрен зур итеп ачып:
– Каян? – дип кенә сорый алды.
– Каян каян, кибеттән инде. Ресторан эчендә берсеннән-берсе матур күлмәкләр сата торган почмак бар, – дип елмайды Зөфәр. 
Динә күздән китеп югалгач та, Зөфәрнең күңелен мәчеләр тырнады: “Ничек инде мин үз күз алдымда Динәне башка егет кочагына бирим ди. Аннары аларның биюен читтән күзәтеп торыйммы... Оятка калсак, икебез отяка калырбыз», – дип үз-үзен тынычландыра төшеп, сәхнә артына юл тотты.
–Ну, ничек сиңа кызыл күлмәк?  Размеры туры килдеме? – дип кызыксынды Зөфәр.
– Зөфәр, син миннән көләсеңме соң? Мине фахишә дип белдеңме яки... – кызның сүзен дәвам итәргә Зөфәр ирек бирмәде.
– Динә, сине бөтенләй аңлый алмыйм мин, то монысы ошамый, то тегесе дөрес түгел. Минем түземлекне сынама, туктат бу кыланышларыңны. Синең көеңне көйләргә вакытым юк, биш минуттан башлыйбыз! Залда көтәм! – дип китеп тә югалды.
Халык инде көтеп арый башлаган булса кирәк. Кемнәрдер кул чабып куйгалый, кемнәрдер «танго! танго!» дип кычкыра. Кинәт зал шым булды: Зөфәр әтисенең якын  танышлары белән сөйләшеп торган җиреннән сәхнәдә кара сыланып торган күлмәктән басып торган Динәне күреп «аһ» итте: “Искиткеч! Сүз дә юк. Оста итеп салынган макияжлы теләсә нинди хатын-кыз искиткеч күренергә мөмкин, ә менә һәркем егетләрнең ушын алуга  ирешә алмый! Моның өчен чын хатын-кыз булып туарга кирәк. Хәзер минем каршымда шундыйларның берсе басып тора», – дип эчтән тантана итеп, горур адымнар белән сәхнәгә юнәлде.
Зөфәр Динәне кочуга, музыка уйный башлады.
– Бу безнең беренче танго! Ышан миңа! – дип, Зөфәр Динәнең күзләренә карады. Динә ризалыгын белдереп баш какты.
Бию башлануга, бөтен дөньяларын оныттылар. Әлеге мизгелдә, әйтерсең, алар икәүдән-икәү генә. Танго – тормыш биюе, хисләрне белдерү өчен менә дигән корал, ул беркайчан да ялганламый. Бу дәртле биюдә ир-ат һәрвакыт алда бара, ул темпны арттыра, ә хатын-кыз аңа ышанырга, партнеры белән бергә атларга тиеш. Өч минутлык биюдә Зөфәр Динә турында өч көн буе ачыклый алмаган әйберләрне ачыклый алды. Динә дә аның барлык хәрәкәтләрен тоеп, алардан ләззәт алды. Аның алдында көчле һәм ышанычлы, карарлар кабул итә ала торган ир-ат, ә ул – назлы хатын-кыз, үзен аңа таяна алуын тойды.
Моңа кадәр Зөфәрнең мондый шәп партнер белән биергә туры килгәне юк иде әле. Музыка тәмамлануга, Зөфәр Динәне кысып кочаклады да:
– Син искиткеч! – дип пышылдады.
Зал аягүрә басып дәррәү кул чапты. «Браво!», «Булдырдыгыз!» кебек сүзләр яңгырады. Зөфәр тизрәк Динәне сәхнә артына алып чыгып китте. Анда аларны шампан шәрабе белән тулган бокаллар белән әтисенең дусты каршы алды:
– Молодцы! Бик матур бию булды! Әйдәгез, сезнең киләчәк өчен күтәрик! 

11 бүлек
Динәнең күзенә йокы кермәде. Балконга чыгып тирән сулыш алды. Һава хуш исләргә төрелгән. «Эх, кичке күл  буйларын урап кайтасы иде хәзер», – дип уйлап куйды ул, – «Юк, хәзер урамда күренеп йөри торган вакыт түгел. Бәлки, Зөфәр дә йоклый алмыйча саф һава суларга чыккандыр», – дип тизрәк уйларыннан кайтты...
Кабат бүгенге кичне күз алдына китерде.  Никтер тамагына төер килеп тыгылды, ирексездән, иреннәрен чәйнәде. Зөфәр бүген кич белән якын хисләргә урын юк икәнлеген үзенең кыланышлары белән ассызыклады бит. Араларында булган салкынлык үскәннән-үсә барып, эретелмәслек боз катламына әйләнеп бара түгелме. Биюдән соң туры өйгә алып китүе бер хәл, юл буе бер сүз дә дәшмәве күп әйберләргә ачыклык кертә иде. 
Динә дә хисләрен йөгәнләргә тырышты, гашыйк була калса аннары нишләр соң ул? Динәнең күз алдына янәдән Зөфәрнең матур йөзе килеп басты, ирексездән, тәннәре чымырдап китте... Ул нидән баш тартканын  яхшы белә, үзен дөрес тотам дип уйлап начар уйларны җиңәргә тырышты. 
Әйе, Зөфәр – ул гаҗәп ир-ат... Ник Динә аның янында эреп китәргә әзер соң... Анда ир-атка хас бар нәрсә дә бар, мондый ир күпләрнең хыялы. Ләкин нинди генә идеал ир булмасын, ул Динәне  килешү төзергә мәҗбүр итте. 
Динә нишләргә дә белми диванга утырды да куллары белән йөзен каплады: «Бүген һичшиксез әйбәтләп йокларга кирәк. Иртәгә яңа көн, яңа сынаулар... Зөфәрнең кунакларыннан теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә әзер булырга кирәк...»
Төне буе күзенә йокы кермәде, әллә нинди төшләр күреп, төне буе Зөфәрне үзе янында хис итеп, тәмам саташып чыкты. Кояш күренүгә тиз генә сикереп торып, матур күлмәкләрдән бүлмәсеннән чыкты. Иртәнге ашны әзерләгәннән соң, су буеннда йөреп, бераз уйларын тәртипкә саласы килде аның. Аш бүлмәсенә кереп суыткычны ачуга, сэндвич, пиццалар күзенә чалынды.  “Димәк, Зөфәр мине өйгә керткәннән соң каядыр барган, бәлки, өйдә дә кунмагандыр... Хәер, анысы аның эше. Мин боларны ашарга җыенмыйм», – дип, бөтен үпкәләрен онытып иртәнге ашны әзерләргә тотынды. Ярты сәгать эчендә өстәлгә хуш исле омлет, кызарып пешкән коймаклар килде. Бары тик каһвә генә җитми иде. «Каһвәне Зөфәр генә тәмле пешерә... Кайда икән соң ул?» – дип уйлап, каһвә әзерли торган машинаның  ничек эшләвен аңларга тырышты. Ләкин кичәге төше башыннан чыкмыйча, уйларга ирек бирмәде: «Шундый матур төн иде, тәрәзәдән төшкән ай нурлары бүлмәне сүлпән генә яктырткан. Кинәт бүлмәдә кемнеңдер шәүләсе пәйда булды, Динәнең йөрәге жу итте. Карават башына килеп, Динәне куркытудан куркып булса кирәк, тыныч кына аның йоклавын күзәтте дә, чыгып китәргә ашыкмады. Аяк очына барып тын гына утыра бирде. Ул шәүләдән ниндидер рәхәт җылылык бөркелгәнен тойды Динә, әлеге төшенең беркайчан да тәмамланмавын теләде ул...»
– Матурым, сәлам!
Динә сискәнеп китте. Ни дип әйтергә дә белмичә:
– Ни... мин... мин иртәнге аш әзерләдем, – дип җавап кайтарды, бераз тынычлана төшеп. – Ашыйсыңмы?
Зөфәр салкын караш ташлап:
– Юк. Озакламый кунаклар килеп җитәчәк. Берәр матуррак күлмәк киеп килүеңне сорыйм, – диде.
– Ярар, – дип ризалашты Динә, сүз көрәштерергә бер генә дә кәефе юк иде.
– Бүген бүтән плитә янына киләсе булма. Хезмәтчеләр барысын да эшләячәк. Бәлки, кич белән кабат клубка да барырбыз әле.
– Миңа да анда барырга кирәк булачакмы?
– Ә син ничек уйлыйсың?
– Кемнәр килә соң анда? Миңа үземне ничек тотарга?
Динә җавап ишетмәде, Зөфәр каядыр чыгып киткән иде инде.
Динә ни уйларга да белмәде. Кичәге казинодагы хәлләр, төнге төш һәм иртәнге Зөфәр җир белән күк арасы иде. Бүлмә ишеген ачуга күзенә зур гына тартма чалынды. Динәнең йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып типте: «Димәк, Зөфәр миңа үпкәләмәгән, киресенчә, кунаклар алдынга матур булуымны тели, – дип елмайды. – Ә син, җүләр, начар уйларга бирелеп үз-үзеңне ашыйсың».
Тартманы ачуга, ут яктысында җем-җем итеп кара кызыл төстәге күлмәк күренде. Үзе гади, үзе бик матур күлмәкне күргәч, Динәнең кәефе күтәрелде, Зөфәрнең зәвыклы булуына куады. Тиз генә прическа, макияж ясап, бүгенге төшенең чынга ашуын теләп бүлмәдән чыгып китте. Динәнең йөрәге нидер сизенгәндәй зур дулкыналну белән типте. Әлеге мизгелдә могҗизаларга бик нык ышанасы килде аның. 
Урам якта ниндидер тавышлар, көчле музыка яңгырады. Бәйрәм башланган булса кирәк. Беренче катта Зөфәр күренмәгәч, Динә борчылып куйды. «Кайда йөри икән соң ул? Кунаклар белән кем мине таныштырыр...» – дип иреннәрен тешләде. Ул арада өйнең ишеге ачылды, һәм моңарчы күзгә чалынмаган ярым шәрә таныш түгел чибәркәй пәйда булды.
– Хәерле көн! – дип дәште Динә.
– Привет! – дип кулын селтәде әлеге кыз.
Ишек кабат ачылды:
– Лейчик, син кая качасың? Сине эзләмәгән җир калмады, – дип озын буйлы, кап-кара чәчле егет килеп керде. Күлмәге күзне чалгылдырырлык ап-ак иде, кап-кара чалбардан, ялтыравыклы туфлиләрдән... Егет Динә янында туктап:
– Ә сез, чибәркәй, кем буласыз? Кай яклардан монда килеп эләктегез? – дип киң итеп елмайды да Динәгә күз кысып, – Рөхсәт итегез сезнең белән танышырга. Мин – Юныс, – диде.
12 бүлек
Зөфәр бильярд өстәле янында, Марсның нидер сөйләгәнен тыңлар-тыңламас, чәчбикәләрнең бильярд уйнарга маташуын карап басып тора иде. Читтән караганда курчак кебек күренсәләр дә, бөтенесендә ясалма матурлык, хәтта күкрәкләре дә үзләренеке түгел. 
– Әй, Зөфәр, ник читтән генә карап торасың? Миңа булыш әле... – дип дәште кызларның берсе, исеме Миләүшә булса да, үзен Мила дип таныштыруны кулайрак күрде.
– Ни белән ярдәм итә алам?
Мила куштанлана төшеп:
– Бильярд уйнау серләренә өйрәнәсем килә. Сине бик яхшы уйный диделәр, – дип борганланды.
Зөфәр Мила янына басып:
– Беренче дәрестә дөрес итеп кий тотарга өйрәнербез, – дип җитди караш ташлады да, кызның артына чыгып, ничек дөрес тотарга күрсәтте. Мила өстәлгә иелеп кийны тотуга, Зөфәр кызны биленнән кочып:
– Бөтен игътибарыңны шарга юнәлт. Шарны әнә теге чокырга төшерергә кирәк, – дип өйрәтте.
– Хм, мин сезгә комаучауламыйммы? – дип дәште Динә.
Зөфәр, Миланы кулыннан ычкындырып, тавыш килгән якка борылды. Динәне күрүгә, тыны кысылды, йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Өстендәге кызыл күлмәге шундый килешеп торуы, чәчләренең матур итеп җыеп куелуы, макияжы дисеңме – бар да табигый иде. Динәдә бернинди дә ясалмалылык булмау аның күңеленә хуш килде.
Динәнең күзендә гаҗәпләнү һәм көнчелек утлары күренде. Ул үзенең дөрес юлдан баруына кабат инанды.
– Юк, комаучауламыйсың, кадерлем! – дип, Зөфәр Динә янына атлап, бөтенесе дә ишетерлек итеп кычкырды:
– Бу – минем кәләшем Динә!
Ул арада куак арасыннан Юныс күренде:
 – Ә без инде аның белән танышырга өлгердек, – дип елмайды. – Синең кәләшең бик тәмле каһвә әзерли икән! 
Зөфәр, үзалдына елмаеп: «Димәк, каһвә машинасы белән эшләргә өйрәнгән», – дип уйлап Динә файдасына күңел көндәлегенә тагын бер «плюс» билгесе куйды. 
– Каһвә әзерләү буенча Зөфәрне куып тотарга ерак әле миңа... – дип, Динә Юныска карап алды. – Мактау сүзләре ишетү һәрчак рәхәт, рәхмәт.
Зөфәргә әлеге сөйләшү ошап бетмәде. «Кара әле, ничек тиз компаниягә кереп китте, аралары якынаюга да күп сорамаслар. Кем белән бит әле?! Шәһәрдә кызларның башларын иң оста әйләндерүче белән!». Зөфәр Юнысны бик яхшы белә, аның караваты аша кемнәр генә үтмәде: сәркәтипләр, модельләр, дусларының хатыннары, Зөфәрнең кызлары....
– Әйдә бильярд уйныйбыз, – дип, Зөфәр Динәгә эшдәште, – русчасын яратмасаң, Американыкын уйныйбыз.
Динә чын күңелдән елмайды да:
– Минем бильярд уйнамаганны беләсең бит инде. Өстәвенә, сине укучың көтә.
Юныс шуны гына көткәндәй:
– Мин сиңа мини гольф уйнарга тәкъдим итәр идем, – дип елмайды.
– О, гольф минем күңелемә хуш килә, – дип, Динә Юныс белән китеп тә барды.
Зөфәр ачуыннан йодрыкларын йомарлады. «Ю-у-ук, Юныска Динә белән йокларга мин юл куймаячакмын! – дип, сәгатенә карап куйды. – Бернинди дә гольф булмаячак! Хәзер үк клубка юнәлергә кирәк. Юныс үзенә яңа уенчыкны шунда эзләсен!»
Клубта бүген бары тик үз кешеләре генә булырга тиеш иде. Юныс алдан ук таныш-белешләренә чакыру билетлары таратып өлгергән иде инде.
Клуб эчендә бик каты музыка уйный иде. Зөфәр бар өстәле янына килеп, шәраб эчә-эчә, ярым-шәрә озын аяклы кызларны күзәтте. Әлеге кичә Марсның йөргән кызы Лилиягә багышланган булу сәбәпле, озакламый Зөфәргә котлау өчен сүз биргәннәрен көтә иде ул. Ул арада Мила килеп Зөфәрне биергә чакырды:
– Юк, мин биемим, Юнысны чакыр, – дип каршы төште.
– Ул икенче катта синең кәләшең белән күңел ача, – дип мәкерле елмайды Мила.
Зөфәр, ирексездән, тешләрен кысты: «Динәгә ни җитми инде тагы! Гел үзенә маҗаралар эзли! Монда менә ничек күңелле, икенче катта ни тапкан инде ул!» Күрәсең, Юныс янә аның кәләшенә күз салган, димәк, моңа чик куярга вакыт! «Әгәр дә Динә Юныс белән акрын биюгә ризалашса... Ю-у-ук, мин моңа юл куймаячакмын!» – дип, Зөфәр йөгерә-атлый өскә юнәлде.
– Зөфәр, син кая чабасың? – дип Марс юлын бүлде. – Син бит әле Лилияне туган көне белән котламадың, озакламый сине сәхнәгә чакырачаклар. Онытмагансыңдыр бит?
– Гафу ит, бераз соңрак, яме.
Зөфәр өскә менеп җитү белән зал буйлап күзен йөртеп чыкты. Монда чыннан да кеше аз, талгын гына музыка уйный... Динә кайсы почмакта, нишли икән дип уйлап куйды ул...
Яныннан үтеп баручы официант кызга:
– Динә кайда утыра? – дип кашларын җыерды, усаллыгы тышка бәреп чыкты.
– Кем?
– Динә дидем бит, колагың ишетмиме әллә?
– Гафу итегез, хәзер әзләп киләм, – дип, официант кыз өстәлләр янына йөгерде.
– Ә мин аларның кайда икәнлеген белә-ә-әм... – дип сырпаланды Мила, – әлеге информация өчен берникадәр түләргә кирәк бу-лача-а-ак... – дип, иреннәрен үбешергә җайлап куйды.
Зөфәр кызның күзләренә карап:
– Кызыкай, минем сабырлыгымны сынарга кирәкми, яме. Минем белән чамалап уйна! Аңладыңмы! Монда мин хуҗа, бу хакта онытма.
– Ярар-ярар, шаярдым гына бит инде, – дип, Динә белән Юныс утырган якка күрсәтте.
Бәлане сизеп, Зөфәр башкаларны этә-төртә алга китте. Сәхнәгә якынрак булган саен, гитара тавышы ныграк яңгырады.
Сәхнә каршысына килеп басуга, Зөфәр ачуыннан агарды. Юныс ниндидер испан көйләрен уйый, ә Динә әлеге көйгә дәртле бию башкара!
Динәнең шулай ачык, салмак һәм дәртле биюен күреп, Зөфәрнең йөрәге ярыла язды. Шундый матур бии, ләкин ул биюнең аның өчен булмавы күңелен тырнады. Кыз шулкадәр биюгә бирелгәнлектән, каршысында Зөфәр басып торганын сизмәде дә. 
Зөфәр Юныс янына килеп, иңсәсеннән какты, көй шунда ук тынды. 
– Кем килгән монда... – дип гитарасын читкә куйды Юныс. – Сине нинди җилләр ташлады соң? Сиңа бит тыныч көйләр ошамый, шатыр-дөбер көйләрне хуш күрәсең.
– Нинди испан бию көне оештырдыгыз монда?
– Ярар инде, кызма. Динәгә шатыр-дөбер көйләр ошамау сәбәпле, без монда мендек. Ә мин исә бераз яшьлеккә кайтып килдем... Исеңдәме, гитара дәресләренә йөргән идем...
– Исемдә, ничек онытыйм ди... – Зөфәр елмаерга тырышты. – Бар, аска төш, анда Марс көтә, минем урынга син Лилияне котла, яме. 
Зөфәрнең Юныс белән һич тә ачуланышасы килми иде. Юныс Зөфәрнең Динәгә булган хисләрен аңлап бетерми, ул аның чираттагы курчагы дип уйлый, күрәсең. Динә – җилбәзәк кыз түгел, ул башкалардан аерылып тора...
(Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/bkhetle-ochrak-3.)


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мавыктыргыч эсэр! БИК ошый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      нигэ озакка сузасыз инде дэвамын

      • аватар Без имени

        0

        0

        Огромное спасибо за информацию. Крурсы валют

        Хәзер укыйлар