Логотип
Проза

Бәхетле очрак-3

Повесть

Повесть

Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bkhetle-ochrak1
(Ахыры)


13 нче бүлек


Ял бүлмәсендә беркем дә юк иде. Талгын музыка җанга рәхәтлек бирсә дә, Динә аягын аякка атландырып, иреннәрен тешләп утыра бирде, эченнән генә үз-үзен битәрләде: «Зөфәр ни кыланганын үзе аңлыймы икән соң ул, ә? 
 Без бит әле өйләнешмәгән дә!.. Әлеге кичәгә минем нинди өметләр баглауны белсә иде ул... Димәк, Зөфәргә үзе теләгән кеше белән күңел ачарга ярый, ә миңа киртә куя... биергә дә ярамый хәтта!» Бильярд өстәле янында ясалма курчакны кочаклавын кабат күз алдына китерде, аның чәрелдәвек тавышы, ясалма елмаюы күңелен болгатты. Шул вакытта Динәнең Зөфәргә карата булган хисләре чәлпәрәмә килде. 
«Тормышны ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. Күпме хыялланырга була инде! Җир шарында меңләгән, миллионлаган хатын-кыз бәхет өмет итеп яши, шуларның меңнән беренә генә бәхетле очрак тәтергә мөмкин! Мине бу ялган никахка беркем дә мәҗбүр итмәде, килешүне үз теләгем белән имзаладым, Зөфәрнең үз тормышы, минем үземнеке…» дигән уйларга бирелеп, Динә якындагы диваннарның берсенә барып утырды. Шуны гына көткәндәй, Алия телгә килде:
– Син бик яхшы биисең икән! Бию мәктәбен тәмамладыңмы әллә? – дип кызыксынды.
- Әйе, мәктәптә укыганда профессиональ бию белән шөгыльләнгән идем.
Алия Динәнең күзенә туры карап:
– Мин сиңа карап-карап торам да, хәтта көнләшеп куям.
– Ни өчен?
– Зөфәр синең өчен таулар әйләндерергә әзер... Көлмә... Мин мондый Зөфәрне беренче тапкыр күрәм... Син дип башын югалткан, күзенә ак-кара күренми...
 «Мөгаен, чираттагы сөяркәседер инде бусы да. Кызык, монда аның белән йокламаган бер генә кыз булса да бармы икән?» – дип уйлап куйды Динә.
– Мин Зөфәрне бала чактан ук беләм. Без бер сыйныфта укыдык. Гомер буе дуслар булдык... Әйе, Зөфәр кызларның башын әйләндерү буенча мастер, ләкин аңа бу эштә Юнысны куып тотарга, ай-яй, ерак, – дип дәвам итте Алия, – Телисеңме, сиңа бер киңәш бирәм?
Динә ишетмәмешкә сабышты.
– Минем киңәшемә колак салу-салмау синең эш, ләкин гөнаһтан ераграк торасың килсә, Юныстан читтәрәк бул, юкса...
Ул арада каяндыр Зөфәр шампан шәрабы тутырган бокаллар белән пәйда булды:
– Ә менә сез кайда икән. Эзләмәгән җир калмады, – дип елмайды. – Әйдәгез, боулинг уйныйбыз.
Динә Алиягә күз салды, ул тырнакларына карап, сөйләшүгә кысылмаска тырышты.
– Алия, мин сине инде күпме беләм, кайчан карама, гел шул тырнакларыңа карап, ишетмәмешкә сабышасың. Ташла әле шул гадәтеңне, – дип көлде Зөфәр.
– Барыгыз, уйнагыз. Миңа бию ошый, – дип, музыка уйнаган якка юнәлде.
– Мин беркая да бармыйм, – дип киреләнде Динә.
– Мә, тот бокалны, – дип елмаюын дәвам итте Зөфәр, аннан бик кыйммәтле француз хушбуе исе килә иде.
– Алия хаклы, сиңа Юныстан читтәрәк булырга кирәк.
– Ник?
– Кызлар башын әйләндерүдән башка эше юк аның.
– Әйтерсең лә син андый түгел...
– Юнысның моңа кадәр бер кыз белән бер көннән дә артык очрашканы юк әле. Ул аларны пирчәткә урынына алыштыра. Аны бу эштә беркем дә куып тота алмастыр, мөгаен.
Динә Зөфәр хакында ни уйлавын әйтеп салмакчы иде дә, тыелып калуны хуп күрде. Үзен кулга алып елмайды да:
– Киңәшләрең өчен рәхмәт, әтием! Юныска ничә яшь соң ул? – дип кызыксынды.
Зөфәр мондый кискен борылышны көтмәгән булса кирәк, кашларын сикертә төшеп:
– Егерме җиде, сиңа аның яше нигә кирәк?
– Мин дә шулайдыр дип уйлаган идем, ул яшьрәк күренә. Аның белән күңелле! Без аның белән бер дулкында. Сине генә аңлавы кыен, синең кебек таләпчән кешене күргәнем юк иде әле… – дип, үпкәләгән кыяфәт ясап борылып ук басты да, – Беләсең килсә, минем инде өйгә кайтасым килә. Башым бик авырта... Вакытың булмаса, Юнысның кайтарып куюын сорармын.
Зөфәр кычкырып көлеп җибәрде дә:
– Кемнең – кемнең, менә Юнысның хәзер һичшиксез вакыты юк, ул җилбәзәк кызлар биюен карарга китте… Ә аннары... Аннары кемгә нинди уңыш елмая инде... Шуңа күрә минем белән канәгатьләнергә туры киләчәк сиңа бүген, кадерлем…
Ярты сәгать үттеме-юкмы, Динә һәм тагын берничә кыз өйгә таба юнәлделәр.
Баш авыртуга сылтап, Динә бүлмәсенә менеп китте. Карават өстәлчеге янында аны кабат сюрприз көтә иде: гөл савытына утыртылган бик матур чәчәк арасында кечкенә генә зәңгәр тартмачык күзенә чалынды. «Кемнең эше икән бу? Зөфәрдер... Ә бәлки Юныстыр?» Чәчәкнең ниндидер сирәк очрый торган төре... Күңелен алгысытканы, әлбәттә, тартмачык иде. Ул бәрхет тартмачыкны ачып җибәрде дә «аһ» итте. Моңа кадәр аңа мондый кыйммәтле бүләкне беркемнең дә бүләк иткәне юк иде әле. Тартмачык эчендә – асылташлар белән бизәлгән кул сәгате! Динә бераз һушын җыйгач, кабат тартмачыкка күз салды: анда «Булачак киленемә бүләк» дип язылган открытка ята иде. «Менә бу бүләк, ичмасам!» – дип гаҗәпләнде Динә. Зөфәрнең әтисе шулай тиз бүләк җибәрер дип һич көтмәгән иде ул. 
14 нче бүлек
– Динә – минем кәләш. Аның янында бөтерелмәсәң яхшырак булыр, – диде Зөфәр дустына. – Ишетәсеңме? Динәдән башка да кызлар җитәрлек сиңа!
– Әле кичә генә яратмыйм мин аны дип кем җикеренгән иде? Әти кушканга гына Динә белән яшәргә мәҗбүр мин дип кем зарланган иде соң?
Зөфәр ни әйтергә дә белми тынып торганнан соң:
    Ярар, җитте, кызма, – дип, Юнысны тынычландырырга тырышты. – Кыскасы, син мине ишеттең дип уйлыйм: Динәдән ераграк тор!
    Өйгә кайткач ул, үзен бик дөрес эшләдем дип уйлап, канәгатьлек тапты, йөрәген тырнап торган четерекле сорау чишелгәндәй булды. Тизрәк берәр нәрсә эчеп, киеренкелекне  басарга тырышты. Бассейн янындагы кызларның чакыруын күрмәмешкә сабышты. Нинди генә матур кызлар булмасын, берсе дә Динәгә җитми кебек тоелды аңа. Динәнең киребеткәнлеге генә бераз күңелен төшерде. «Ярар, иртәгә мин сине акылга утыртам әле. Башка кызлар янында чуалуымны күреп көнләшми калмассың... Үзең үк алдыма килеп тезләнәчәксең, кызый!» – дип, мәкерле елмаеп куйды.

***
Зөфәрнең иртәсе телефон шалтыраудан башланып китте.
Анда яхта капитаны борчулы тавыш белән:
– Зөфәр Мөдәррисович, хәерле иртә! Бүген кич шторм көтелә, сез елгада йөрергә чыгачаксызмы?
– Әйе, чыгабыз. Бик соңга калмый, кире кайтырбыз. Бер сәгать эчендә без яхта янында булырга тырышырбыз, – дип, Зөфәр телефонны куйды.
Ун минут та үтмәде – Зөфәр инде Динәнең ишеген шакыды. Кыз көттереп кенә ишекне ачты. 
– Бүген яхтада йөрергә чыгабыз. Җыенырга унбиш минут вакыт сиңа.. 
– Миңа ниләр алырга соң? Без озаккамы? – Динә югалып калды.
– Купальник һәм кояш яндырмасын өчен крем. Кич белән кайтабыз, – дип, Зөфәр кулларын кесәсенә тыгып, ниндидер көйгә сызгырып, китеп тә барды.
Билгеләнгән вакытка барлык кунаклар да җыелып беткән иде. Яхтаны күреп кызларның ушы китте. 
Зөфәр, капитан белән сөйләшкән атлы булып, читтән генә Динәне күзләде. Динә исә, берни булмагандай шезлонгка ятып, кояш ваннасы кабул итүен дәвам итте. Ак тәне күптән кояш күрмәгәнлеген ассызыклый иде. «Аһ, кояш тәмам яндырачак моны, дип борчылып куйды Зөфәр, тизрәк крем сөртсен иде». Ул арада каяндыр Юныс Зөфәрнең иңсәсеннән кагып:
– Нинди шәп һава бүген! Кая юл тотабыз? – дип уйларыннан бүлдерде.
Зөфәрнең күңелен кичке сөйләшү тырнап тора иде. Юныс үзе алдан килеп дәшкәч, җиңел сулап куйды.
– Яр буйлап әйләнеп килергә планлаштырган идем. Кичкә кайтып та җитәргә кирәк. Көчле җил чыгачак ди. Һава бозылырга тора...
– Ә кич белән нишлибез?
– Кич гадәти бәйрәм инде: өстәл, барбекю, салют...
Юныс, ярар дип, башын какты да, башка темага күчте:
– Кичә син юкка Марсны үпкәләттең. Лилияне котларга сүз бирдең дә качтың.
– Ярар, соң булса да уң булсын дигәндәй, бүген кич берәр нәрсә уйлап табасы булыр, – дип, Зөфәрсалкын лимонад эчеп куйды. Аның бөтен игътибары Динәдә генә иде,  Марс белән Лилия бар ни, юк ни аңа... 
15 нче бүлек
Динә тыныч кына кояш астында ята бирде. Кара күзлектән тирә-якны кыенсынмыйча күзәтергә дә була. Менә каршысында ике дус – Зөфәр белән Юныс басып тора. Сөйләшәләр, елмаешалар, ара-тирә бер-берсенең иңсәсеннән кагып та алгалыйлар. Әйтерсең кичә алар арасында берни дә булмаган. Икесенең дә буй-сыннары килешле. Спорт залын урап үтмәүләре ерактан ук күзгә ташлана. Ничек кенә чибәр булмасыннар, нигәдер, Динәнең күңелен берсе ныграк җилкетә иде. Әлбәттә, ул Зөфәр! Әнә кызыл майкасы ничек килешеп тора. Ул зәвыклы, ачык төсле киемнәр ярата шул. Тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә ниндидер аңлатып бетергесез сөйкемлелеге белән дә үзенә каратты ул Динәне. Зөфәрнең бер утлы карашыннан гына да һушын җуярга әзер, эчендә күбәләкләр оча башлый.
Ә төшләр... Алар барысы да чынбарлык кебек иде бит. Андагы Зөфәр чын тормышта да булсын иде дип һәммә хатын-кыз хыялланадыр.
Динә кабат Зөфәрнең карашын тойды. Нигәдер ул аның уйларын укыйдыр кебек тоелды.
Күп тә үтмәде, Зөфәрне берсеннән-берсе чибәр, кыска шортик кигән кызлар урап алды. Аларның Зөфәргә ошавы әллә каян күренеп тора. Ул алар белән юктан да кызык табып көлешеп, ара-тирә билләреннән кочып алып, Динәне үчекли төсле. 
«Фу, үз-үзенә гашыйк бәдбәхет! Ә мин аның турында хыялланып ятам!» – дип үз-үзен сүкте Динә. 
Бу күренешкә карап түзә алмагач, Динә яхта буйлап йөреп килергә булды. Ул арада яхтаның капитаны белән танышырга өлгерде. Палубадан акчарлакларны күзәтте. Көн кичкә авышуга җил көчәйгәннән-көчәя барды. 
Юныс Динә янында башка бөтерелмәде. Бу хәл Динәнең күңелен бераз тырмаса да, бар да яхшыга дип юрады. «Дөньяда егетләр бетмәгән әле, үземә язганы табылмый калмас», – дип үз-үзен тынычландырды.
Тыныч кына дулкыннарны күзәтеп басып торганда, Зөфәрнең, мыштым гына, мәче кебек янына килеүен сизми дә калды.
-– Кояшта кызынып булдымы? – дип сүз башлады ул.
Динә әйе дип башын какты да: «Кирәк бит, миңа да вакыт тапкан», – дип уйлап, үртәлүен сиздермәскә тырышып, берни булмагандай чәчләрен җыйган кебек булды. 
Кулында ялтыраган сәгатенә Зөфәр игътибар итми калмады:
– Синең элек мондый сәгатең юк иде бугай, бер дә күзгә ташланганы булмады.
Динә Зөфәрнең күзләренә карады, анда салкын караштан башка берни дә күрмәде. «Димәк, әтисе берни дә әйтмәгән», – дип, үз алдына елмайды Динә.
– Әйе, бу бүләк.
– Кемнән?
– Кемнән булса да сиңа барыбер түгелме? Минем дә ихтирам итүчеләрем бардыр, бәлки... – дип үртәде Динә.
– Әйдә, шаярмыйча гына дөресен әйт әле, – дип кулларын биленә куйды Зөфәр. – Син хәзер яшерсәң дә, мин аны барыбер ачыклаячакмын бит.
Башта Динә Юныстан дип шаярмакчы иде дә, сугышып китүләреннән куркып:
– Синең әтиеңнән, – дип, Динә дә кулларын биленә куйды. – Ул бит миңа бүләк вәгъдә иткән иде... Синнән аермалы буларак, әтиең әйткән сүзен тота белә икән. 
Әңгәмәне яхта гудогы бүлде. Алар юл буе бер-берсенә сүз әйтми генә кайттылар. Ярга кайтып туктауга, егетләр учак хәстәрли башлады, кызлар өс-башларын алыштырырга чапты. Динә барлык кызлардан да җитезрәк булып чыккан, ахры. Ул төшкәндә ишегалдында беркем дә юк иде. Әкрен генә бакча буйлап йөреп килергә булды. Тирә-якта шундый матур. Аллы-гөлле чәчәкләр дисеңме, яңа гына ясалган газон дисеңме, фигуралап киселгән агачлар, һәммәсе ниндидер әкияти дөньяны хәтерләтә иде. Алда күзенә виноград белән әйләндереп алынган павильон чалынды. Куаклар арасыннан Динәнең каршына бер ябык кына көчек сикереп чыкты. Башта Динә куркудан чак кына кычкырмый тыелып калган булса, этнең койрык болгап басып торуын күргәч, бераз тынычлана төште.
– Исәнме, – дип дәште ул, – әйдә танышабыз.
Эт бераз карап басып торганнан соң, никтер читкә тайпылды.
– Курыкма, мин сиңа тимим, – дип тынычландырды Динә. Ә үзенең башында «Бу кемнең эте икән?», «Монда каян килеп чыккан?» кебек сораулар әйләнде. 
– Ашыйсың киләме? Әйдә минем белән.
Эт койрыгын болгавын дәвам итсә дә, артыннан барырга ашыкмады.
– Әйдә, әйдә, – дип кыстады Динә. – Мин сиңа күп ит бирермен, – дип өйгә таба юнәлде. Эт тә аны аңлагандай артыннан иярде.
Ул арада каяндыр Зөфәрнең шоферы Ленар пәйда булды. Динә аны чакырып кулын изәде. Ленар йөгереп килеп этне куа башлагач, кыз аптырап калды.
– Нишлисез, кумагыз, – дип туктатырга тырышты, – аны ашатырга кирәк, әнә бит нинди ябык.
– Ул бит хуҗасыз эт, сезгә ташланмадымы? Бар да яхшымы?
Динә юк дип башын какты да, кабат этне янына чакырды.
Ленар Динәнең сүзенә каршы килә алмады, тизрәк этне ашату ягын карады. Динә, үз чиратында, хезмәткәрләргә сүз килмәсен дип, Зөфәр белән сөйләшергә булды. Бәлки, төн кунарга эткә урын да табарга булышыр. 
Зөфәрне эзләп табу авыр булмады: кунак бүлмәсендә ике чибәркәй белән кәрт уйный иде. Динәне күрүгә:
– Нишләп шулай бик соңладың, кадерлем? – дип дәште.
– Кая соңардым?
– Без инде уенны башладык.
– Ярар соң, мин ялынып тормам, – дип, чыгу ягына борылды.
– Тукта, – дип, кулындагы кәртләрне Марска сузды да, – мә, минем урынга уйный тор, – дип, Динә артыннан юнәлде.
– Кайда булдың соң син?
– Бакчада йөрдем, – дип елмайды Динә. – Анда бер ябык көчекне очраттым. Ленар белән икәү аны ашаттык... Приют тапканчы монда яшәп торса, син каршы түгел бит?
Зөфәр мондый борылышны көтмәгән, ахры. Аптыраудан кашларын сикертте дә:
– Син үз акылыңдамы? Ул бит йортсыз эт, бәлки, авырудыр... Хәзер Ленарга тиз арада куып чыгарырга кушам! – дип тыз-быз йөренде.
– Нинди каты бәгырьле икән син, Зөфәр, – дип, Динә бүлмәдән чыгып китте.
Зөфәр йөгерә-атлый аны куып кулыннан кысып тотты.
– Зөфәр, җибәр, кулымны авырттырасың.
Динә кычкырган саен, Зөфәр, үч иткәндәй, кулын кысыбрак тотты.
– Ярар, ачуланма миңа, – дип елмайды Зөфәр, – әйдә, кәрт уйныйбыз.
– Мин кәрт уйнарга яратмыйм.
– Миңа калса, теге юлы бик теләп җиңү яулаган идең, – дип төрттерде Зөфәр. – Әйдә инде, бер генә тапкыр.
– Нигә соң син мине шулкадәр үгетлисең? – дип гаҗәпләнде Динә. – Нәрсәгә уйныбыз соң?
- Әгәр дә мин җиңәм икән, син миңа стриптиз күрсәтәсең!
 Динәнең күзе шар булды. Аннары үзалдына елмаеп:
– Әгәр дә мин җиңәм икән, син көчеккә урын табасың! – дип ярып салды.
– Нәрсә? Бу бер дә кызык түгел. Мин этләрне бөтенләй яратмыйм...
– Димәк, ярата башларсың, – дип көлде Динә, – исеңдә тот: этләр кешеләргә караганда тугрырак.
– Ярар, син барыбер җиңеләчәксең, –  дип күз кысты Зөфәр, – син иң элек нинди көйгә биисеңне уйлап куя тор, – дип, кәртләрне кулында әйләндерде.


16 нчы бүлек
Динә җайлабрак өстәл артына утырды да: «Нишлисең син, кызый! Кара, ничек кәртләрне кулында әйләндерә», – дип үз-үзен ачуланды.
– Нәрсә уйныйбыз? Покермы яки преферансмы?
– Уйлыйм әле...
Ул арада Зөфәр кәртләрне җәһәт кенә икегә бүлеп астын өскә китерде.
– Матур әйләндерәсең, – дип кенә җавап бирә алды Динә. – Минем уйлавымча, җиңәргә шансларым юк диярлек...
– Дөрес уйлыйсың, – дип мәкерле елмайды Зөфәр.
– Бәлки, кәртләреңнең саны да дөрес түгелдер? – дип шикләнде Динә.
Зөфәр бу сүзләрдән кычкырып көлеп җибәрде.
– Матурым, син искиткеч! – дип бармагын шартлатты да, – Юныс, тартмадан яңа кәртләрне ыргыт әле монда, – дип әмер  бирде.
Динәнең күз алдында яңа тартманы ачып, кабат кәртләрне кулында әйләндерде. Аның кулында әйтерсең лә күбәләкләр очып уйный. Кәртләрне әйбәтләп болгатканнан соң:
– Мә, чибәркәй, тарат, – дип өстәлгә куйды.
Динә калтырый-калтырый гына кәртләрне кулына алды да: «Мескен көчек, бүген сине тәки куып чыгарырлар инде», – дип борчылды. Ул арада Юныс, Зөфәрнең артына шыпырт кына килеп басып, Динәгә күзен кысты. Бу аның Динәгә булышачагын аңлата иде. Динә бераз тын алды да:
– Әйдә, «дурак»ка уйныйбыз, – дип таратырга тотынды.
– Синеңчә булсын, – дип ризалашты Зөфәр.
– Ә менә монысы төп уен кәрте, – дип, буби тузын чыгарып салгач, Зөфәр сызгырып куйды да:
– Барлык бубиларны да үзеңә алдыңмы? – дип кызыксынды.
Динә, Зөфәрнең сүзләренә артык игътибар бирмичә, тизрәк үзенең кәртләрен ачарга ашыкты. Барысы да кара төстә булуын күргәч, күз аллары караңгыланып киткәндәй булды: «Монда Юныс кына берни дә эшли алмаячак, баш бетте», – дип коелып төште.
– Әйдә, чәбәркәй, башла, – дип, Зөфәр Динәгә юл куйды.
Динә тиз генә дүрт алтылы кәртләрен тезеп салды, Зөфәр җиңел генә каплап ташлады. Динә тагын да дулкынланды. Ул арада Зөфәрнең телефоны шалтырады. 
– Тыңлыйм, Руслан! Ни булды? – дип, Марска күзен ташлады да, –  Лилияң казинода акчаларыңны туздыра икән бит, син хәбәрдармы? Бар тизрәк казинога чап, юкса акчаларыңнан колак кагачаксың!
Марс белән Зөфәр сөйләшкән арада, Юнысның үз эшен бик чиста һәм сиздермичә башкарып куюы Динәне гаҗәпләндерде.
Зөфәр өстәл янына килеп утыруга, Динәнең хәлләре хутка китте. Берсе артыннан берсе саллы кәртләр өстәлгә очты. Зөфәр, отылганын сизеп, йодрыгы белән өстәлгә сукты да:
– Ышанмыйм! Син дөрес уйнамыйсың! – дип кычкырды.
Динә берни аңламагандай иңсәсен сикертте:
– Синең кәртләрең, минем монда гаебем юк.
Юныс бөтен көченә кул чапты да:
– Котлыйм, Динә! Булдырдың! – дип мактады.
Динә шатлыклы елмаю белән өстәл артыннан торды.
– Кая киттең? Без әле уенны тәмамламадык! Реванш игълан итәм!
– Бу хакта килешүдә бер сүз дә булмады. Мин кәрт уенын күралмыйм, Зөфәр, аңлыйсыңмы? – дип, Динә чыгу ягына юнәлде. Юныс булмаса, бүген аның җиңеләсе көн кебек ачык иде.
Зөфәр Динәне куып тотып үзенә борды да:
– Без әле тәмамладык, чибәркәй!
– Тәмамладык, Зөфәр! Минем белән сүз көрәштергәнче, көчеккә урын тапсаң яхшырак булыр, – дип ачуы кабарды Динәнең.
Зөфәр Динәне биленнән кочып алды да:
– Ярар, синеңчә булсың, көчеккә урын әзерләргә кушармын. Тынычлан, сиңа усал булу килешми, – дип, Динәнең бит очыннан үбеп алды. Ул арада каяндыр, үч иткәндәй, Юныс пәйда булды:
– Шашлыкларны кыздыра башласак та ярыйдыр инде? – дип кызыксынган атлы кыланды.
– Ярар, – дип, Зөфәр Динәне кулыннан җибәрде дә, – Әйдә, кадерлем, безгә булышырсың, – дип, үзләре янына дәште.
    Сез бара торыгыз, мин хәзер куып тотам, – дигән сәбәп белән артларыннан иярмәде Динә, йөгерә-атлый бүлмәсенә ашыкты.
Бүлмәдә аны тагын бер сюрприз көтә иде. Көзге алдында вазада бер кочак ак розалар каршы алды.  Сокланып, иснәргә дип иелүгә ак алтыннан чылбыр күреп «аһ» итте.
«Кемнән булырга мөмкин инде бу бүләк? Зөфәрдәнме, әллә Юныстанмы?» Чәчәкне әйләндереп-әйләндереп карады – бер язу да таба алмады.
Динә чылбырны муенына киде. Хуҗасы табылмый калмас дип, күлмәген джинс чалбар белән чәчәкле майкага алыштырып, шашлык кыздырган якка юнәлде. Бүлмәдән чыгуга каршында Юныс пәйда булды:
– Бик чибәр күренәсең... – дип, күзләрен ялтыратты. – Синең җиңүне ничегрәк бәйрәм итәбез?
– Синнән нинди тәкъдимнәр бар соң?
Юныс Динәне биленнән кочып:
– Син ни уйлыйсың... – дип, муеныннан үбәргә тотынды.
Динә Юныстан моны һич кенә дә көтмәгән иде. Аның кулыннан ычкынырга тырышып, бөтен көче белән этте:
– Җибәр мине! – дип кычкырды.
– Ник киреләнәсең соң син? – дип, Юныс Динәне ычкындырырга ашыкмады. – Синең рәхмәтең шундый булыр дип көтмәгән идем мин.
Динә җавап итеп Юнысның яңагына кундырды да:
– Мине тынычлыкта калдыр! – диде. Юныс, ирексездән, кулларын ычкындырды:
– Бигрәк кыргый икәнсең син!
Динә, нишләргә дә белмичә тизрәк баскыч буйлап аска юнәлде. Йөрәге күкрәк читлегеннән чыгып китәрдәй булып типте. «Ул үзен кем дип уйлый соң, нигә шулай кылана? Мин бит бер көнлек җилбәзәк кыз түгел... Моны болай гына калдырмаячакмын... Һичшиксез Зөфәргә сөйләргә кирәк...»
Зөфәрне күрүгә, уйларыннан кире  кайтты. Бераз тынычлана төшеп:
– Сиңа булышырга кирәкме? – дип, карлыккан тавышы белән сорады.
Зөфәр башын кагып:
– Юк, бар да әзер диярлек. Әйдә... – дип, Динәне кулыннан җитәкләде.
Кунак бүлмәсендәге диванга барып урнашкач, Зөфәр Динәнең нечкә генә бармакларыннан үбеп алып:
– Син шундый шәп кыз! Кайлардан гына юлымда очрадың икән ә? – дип елмайды. – Бераз гына янымда утырып тор әле.
– Минем китәргә исәбем юк иде әле, – дип, Динә җайлабрак утырды.
– Чибәркәй, бераз гаиләң турында сөйлә әле, – дип сүзен дәвам итте Зөфәр. – Синең бертуган апаң, абыең бармы яки энең, сеңлең?
– Апам бар... Ул минем өчен үлеп тора...
– Сез бер-берегезгә охшаганмы?
Динә ирексездән елмаеп:
– Юк, икебез ике төрле... Бер тамчы да охшамаган.
– Син беркемгә дә охшамаган бердәнбер экземпляр, – дип елмайды Зөфәр.
– Ялагайланасың дип кабул итәргәме?
– Ә тагын өстәп әйтә алам, син бик кире кеше.
Динә кулын тартып алып:
– Ә син үзеңне бел. Сиңа бер хатын-кыз да түзмәс.
– Шулай да мин бит сиңа ошыйм, – дип мәкерле елмайды Зөфәр.
Динә әкрен генә аның колагына пышылдап:
– Бик тә...
Зөфәр кабат кулларыннан үбеп:
– М-м-м, кулларыңа бал буядыңмы соң син? Синең кебек тәмле кызлар күргән юк иде әле минем.
– Миңа кадәр күпме кызга әлеге сүзләрне кабатладың инде син?
– Ышанасыңмы, юкмы... Синнән башка беркемгә дә әйткәнем булмады, – дип тынып торганнан соң, – Ә син беләсеңме соң... Без бит озакламый өйләнешәбез...
– Ул бит бары тик ясалма өйләнешү...
– Ә без чынын ясарбыз...
– Килешүдә алай язылмаган...
– Үзгәртербез..
– Ничек җайлы синең... Үзең бит безнең язылышу бары тик кәгазьдә генә була дип әйттең...
Зөфәр Динәнең биленнән кочып:
– Беләсеңме, вазгыять үзгәрде бит... Сине күргәннән бирле, мине башка хатын-кызлар кызыксындырмый башлады...
Динә Зөфәрдән моны көтмәгән иде. Күз аллары караңгыланды, йөрәге дөп-дөп типте: бу сүзләр мәхәббәт аңлату булдымы, әллә кабат Зөфәрнең көлүеме? Динә аңлап бетермәде. Өстәвенә:
– Үп әле мине, – дип соравы бөтенләй гаҗәпкә калдырды.
Динә, диванга таянып, әкрен генә иреннәренә кагылды. Зөфәр, корбанын көткән ерткыч кебек, әлеге мизгелдән файдаланып калырга тырышып, кызны куенына кысты. Динә өчен вакыт тукталгандай булды, эчендә күбәләкләр очты. Моңа кадәр беркемнең дә болай үпкәне юк иде аны... Моңа кадәр шундый очкын чыгарып караганнары юк иде... Мона кадәр беркайчан да йөрәгенең шундый тизлек белән типкәне булмады...
«Әллә безнең арада мәхәббәт инде?» – дип уйлап куйды Динә. Кызның йөрәге тынып торды. Аның тәненең һәр күзәнәге Зөфәргә тартылды кебек. Әлеге хисләр алдагыларыннан нык аерылып тора иде. Моңа кадәр бер генә егет тә анда мондый хис-тойгылар тудырмады! Зөфәр көтмәгәндә юлында очрап, җил-давыл уйнатып, күңеленә үтеп керде.
17 нче бүлек
Динә ниндидер матур төш күреп уянып китте. Тиз генә сәгатенә күз салды. Вакыт иртәнге 5 иде. Иртәнге ашка кадәр байтак вакыт булса да, торырга булды. Юынып, өстенә җиңел сарафанын элеп, беренче катка юнәлде. Өйдә тып-тын. Аш бүлмәсе чип-чиста. Әйтерсең лә монда кичә берни дә булмаган. «Зөфәрне ни әзерләп шаккатырырга соң? – дип уйга калды Динә. – Теге юлы өчпочмакларымны яраткан иде бугай». 
Ике сәгать тә үтмәде, иртәнге аш өстәле әзер иде. 
«Хәзер боларны ашарга йортның хуҗасын гына дәшәсе калды», – дигән якты уйлар белән Зөфәрнең бүлмәсенә юнәлде. Бүлмәгә керүгә, иң беренче эш итеп пәрдәләрне ачты, кояш нурлары күзләрен камаштырды. Аннары тәрәзәләрне ачуга бүлмәгә хуш ис таралды. Динә саф һаваны киң итеп сулап Зөфәргә борылды да, аның текәлеп карап торуыннан дерт итте. Зөфәр берни аңламыйча Динәнең хәрәкәтләрен тыныч кына күзәтә бирде. Аның кара чәче ап-ак мендәрдә тагын да матуррак күренде.
– Хәерле иртә, кадерлем! Син иртүк минем бүлмәдә нишлисең? – дип кызыксынды.
– Мин... теге... ни... –  дип югалып калды Динә, Зөфәр җавапны көтеп тормыйча кызны кочагына кысып бит очыннан үбеп алды, Динә җавап итеп, Зөфәрнең борын очыннан үпте:
– Мин сине иртәнге ашка чакырырга менгән идем... Әйдә, төш, өстәл әзер, – дип чыгып китте.
Зөфәр төшкәндә аш бүлмәсенә тәмле исләр таралган иде. Тәрәзә янында уйланып басып торган Динәгә сокланып: «Динә – минем бәхетемә очраган алтын бөртеге. Үзе чибәр, үзе уңган... Яшел күзләре зөбәрҗәт бөртекләре диярсең... Ничек шулай мине кыска арада әсир итә алды икән ул?» – дип уйлап куйды.
    Чибәркәй, ник уйга калдың?
    – Синең белән бөтен дөньямны онытканмын бит... Өйгә дә шалтыратырга онытканмын...
Зөфәр Динәнең иңсәсеннән үбеп алып:
– Мә, шалтырат, – дип кесәсеннән телефонын чыгарды.
– Рәхмәт, минем телефон йокы бүлмәсендә калган булса кирәк.
Зөфәр Динәгә комачауламаска тырышып кунак бүлмәсенә юл тотты, анда бераз уйланып утырганнан соң, кабат аш бүлмәсенә үтте. Динә һаман да апасы белән сөйләшә иде:
– ... теләсә нәрсә эшләсен! Мин аннан башка да бик яхшы вакытымны үткәрәм. Мине эзләп вакытын сарыф итмәсен. Ярар, пока. Иртәнге аш суына, – дип трубкасын куйды.
Зөфәр әлеге сүзләрдән әллә нишләп китте. «Димәк, Динә монда вакытлыча гына? Ул, димәк, егете белән араларын өзмәгән... Мине алдый микәнни? Бүген һичшиксез әлеге вазгыятькә нокта куясы булыр...»
Берни дә ишетмәгән кыяфәт ясап, аш бүлмәсенә узды да суынган каһвәдән авыз итте.
– Чибәркәй, әйдә, ашыйк та, күл буйлап йөреп килербез.
Динә елмаеп:
– Син, мин һәм көчек.
Зөфәрнең кәефе кырылды:
– Динә, сиңа ул көчек нигә кирәк, ә? Өйне саклап утырсын.
Динә бирешә торганнардан түгел:
– Юк, көчеккә дә прогулка кирәк, – дип үзенекендә торды.
Зөфәрнең Динә белән бер генә дә сүз көрәштерәсе килмәде.
Иртәнге ашны ашагач, Зөфәр Ленарга эшләр кушкан арада, Динә өс-киемен алыштырырга да өлгергән иде. Ул кызның җитезлегенә сокланып: «Этен дә калдырса шәп булыр иде», – дип уйлап та өлгермәде, Динә:
– Көчек тә әзер! – дип куандырды аны.
Чыннан да, көчек урамда түземсезлек белән Динәнең чыкканын көтә иде. Динә Зөфәрне янына чакырып:
– Әйдә инде, чык. Мин сезне таныштырам.
Зөфәр теләр-теләмәс кенә көчекнең төймә кебек кап-кара күзләренә карады. Әйтерсең лә анда: «Сыйпа инде мине! Колак артымнан кашып ал!» дип язылган иде.
Зөфәр этне жәлләп башыннан сыйпады, эт, ошаганын белдерергә теләп, күзләрен йомды, Динә шатлыгыннан кул чапты да:
– Менә дуслаштыгыз да! – дип сикергәләде.
– Эткә күл буенда эссе булыр инде, әнә нинди йөнтәс.
– Кайгырма, эссе булса, күлдә коенып чыгар, – дип бирешмәде Динә.
Зөфәрнең таныш түгел юл буйлап китүе бераз шикләндерсә дә, Динә аңа никтер ышана иде. Матур гына урман эченнән ниндидер ачыклыкка килеп чыккач, Динә аһ итте. Мондый матурлыкны моңа кадәр күргәне юк иде әле аның.
– Кая соң монда күл? – дип аптырады ул.
– Хәзер күрерсең! – дип сукмак буйлап юлын дәвам итте.
Сукмак ниндидер бакча аша күл буена илтә иде. Сап-сары комлы күл яры Динәне таң калдырды. Тизрәк аяк киемен салып, күл ягына йөгерде. Эт Динәдән калышмады. Зөфәр әлеге күренештән кычкырып көлеп җибәрде. Бу яр буе әтисенең бер дустыныкы иде. Монда кеше йөрми диярлек. 
Динә тал буена барып урнашты. Озын аякларын кояшка сузып, тирән итеп сулыш алды:
– Нинди шәп урын! Оҗмах бит бу!
– Күрәм, син матурлыкны яратасың икән, – дип, Зөфәр Динәне биленнән кочты. – Син тормыштан ләззәт алырга яратасыңмы, кадерлем?
– Мин әле һаман да ышанып бетә алмыйм, Зөфәр. Менә-менә уянырмын да, бөтен матурлык юкка чыгар төсле. Янымда син булу белән, тирә-якта шундый матурлык булу белән бәхетле мин.
Әлеге сүзләрдән Зөфәрнең йөрәге ярсып типсә дә, үзен борчыган сорауга җавап беләсе килде аның:
– Егетең белән аерылышу тарихын сөйлә әле миңа.
– О-о, ул бик озак тарих...
– Мин ашыкмыйм...
– Бар да артта калды! Мин аны оныттым инде, син дә оныт... – дип, Зөфәрнең бит очыннан үбеп алды.
Зөфәр Динәгә торырга булышты да күл буйлап йөреп килергә тәкъдим ясады, Динә бик теләп ризалашты. Бәхетлеләр вакытны санамый, диләр: алар дөньяларын онытып сөйләшеп бардылар, каяндыр килеп чыккан кара болытка игътибар да итмәделәр. Күк күкрәгәч кенә уянып киткәндәй булдылар. 
– Безгә тизрәк өйгә йөгерергә кирәк, – дип борчылды Зөфәр. – Яңгыр астында калуыбыз бар.
– Хәзер, хәзер, ике минут... Әнә нинди матур кабырчыклар бит... – дип, кайтырга ашыкмады Динә.
Зөфәр, Динәне култыклап, кайту ягына ашыктырды. Көчек тә алардан калышмады. Урман буена җитүгә, яңгыр коеп ява башалды. «Менә мин җүләр! Нишләп һава торышына күз салмадым икән»,  –  дип тиргәде үзен Зөфәр.
– Өйгә кадәр күп калмады... Хәзер кайтып җитәбез, – дип тынычландырырга тырышты Динәне.
Яңгыр шундый көчле иде, күз ачып йомганчы юпь-юеш булдылар. Өйгә кайтып җиткәндә икесенең дә теше-тешкә тими иде.
– Ө-ө-ө-ше-де-е-ем.... – дип сузды Динә.
– Хәзер җылытам мин сине... Биш секунд... Безне кайнар джакузи көтә, кадерлем... – дип, Зөфәр аны ванна бүлмәсенә күтәреп алып керде. Динә сарафанын салып, купальниктан тизрәк суга сикерде. Зөфәр дә озак уйлап тормыйча Динә янына сыенды.
– Җ-җ-җылы, – дип елмаерга тырышты Динә. Зөфәр, аның сүзләрен хуплап, битеннән үпте.
Җылынгач, ваннадан чыктылар. Аларны йокы бүлмәсендә сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл каршы алды. Динә аптыраулы караш ташлауга, Зөфәр:
– Ашыйсың киләдер дип уйладым, – дип елмайды.
– Кай арада барысына да өлгерәсең соң син? – дип кызыксынды Динә.
– Мин бит «алтын балык». Бөтен теләкләреңне дә тормышка ашыра алам, – дип елмайды Зөфәр. – Тагын нинди теләкләреңне үтим, кадерлем? 
«Синең хатының буласым килә», – дигән уй йөгерде Динәнең башыннан, ләкин кычкырып әйтергә кыймады. Сүзсез генә ашарга утырды.
Динә Зөфәргә үлеп гашыйк. Зөфәрне үзенеке итәр өчен җанын да жәлләмәс иде. Чыннан да, алар ир белән хатын булып куйсалар, ничек яхшы булыр иде! Тик алар башка мөнәсәбәттә шул... Зөфәр мәхәббәтен аңлатмады... Хәер, ул да аңа… Әй, анысы мөһиммени аның! Ул үзен Зөфәргә кирәк дип тойды... Гүя яңадан тудымыни... «Ходаем, мин сиңа рәхмәтле!» – дип эченнән генә кабатлады Динә. Ул үзендә гаҗәеп күңел күтәренкелеге тойды, бәхеттән башы әйләнде. «Мин аңа кирәк!» – дип типте йөрәге.
 
18 нче бүлек

Үзенең хисләренә үзе ышанмады Зөфәр. Моңа кадәр Зөфәрнең хатын-кызларга мәхәббәт аңлатканы булмады. Гомерендә беренче тапкыр аны аңлатып бетергесез хис биләп алган да, тыныч кына яшәргә ирек бирми. Әмма чын мәхәббәт җавапсыз булырга мөмкин түгел... Әгәр дә Динә аны яратмаса? Әлеге хистән ничек чыгарга соң? Бәлки, ул аны күңел ачу өчен генә кулланадыр? Ул шәһәргә элеккеге хисләрен онытырга килдем, диде бит, ә алдаган булса? Апасына ничек диде әле? «...теләсә нәрсә эшләсен! Мин аннан башка да бик яхшы вакытымны үткәрәм. Мине эзләп вакытын сарыф итмәсен...»
«Әгәр дә элеккеге егете миннән яхшырак, якынрак, кадерлерәк булса?» – дип борчылды ул. Моңа кадәр Зөфәрнең беркемнән дә шикләнгәне булмады. Аның үз-үзенә ышанычы кая китеп югалды соң? Ул һәрвакыт үзен җиңүче итеп тойды! Зөфәрең көнаралаш алыштырган хатын-кызлары аның кочагында акылдан язалар иде…
Ул беренче тапкыр җавапсыз мәхәббәт утында янудан курыкты, ул әлеге хисне аңлап бетерә алмады, билгесезлек аны шок хәленә китерде.  
Динә, никтер, серле елмаюын дәвам итте. Аның мәхәббәтен танырга ашыкмавы Зөфәрнең тынычлыгын бозды. Ничек кенә булса да үзенең юлында Динәне очратуга ул чиксез шат. Бары тик аның белән генә чын хисләр барлыгына төшенә алды... 
«Динә мине ярата, мин моңа һичшиксез ышанам», – дип кабатлады үз-үзенә Зөфәр.
 Тынычлыкны бозып, үзен борчыган сорауга кабат әйләнеп кайтты:
– Динә, мин синең йөргән егетең турында белергә телим, – дип, җитди кыяфәт белән сорау бирде.
– Нәрсәне?
– Син чынлап  та аның белән араларыңны өздеңме?
– Әйе. Нигә сорыйсың?
– Апаң белән сөйләшкәнне ишеткән идем. Аңлавымча, ул сине эзли?
– Миңа барыбер, Зөфәр, чөнки минем хәзер син бар!
Ул җиңел сулап куйды да:
– Мин көнчел күбәләкне гафу итәсеңме?
Динә бераз уйланып торганнан соң:
– Мин дә сине көнли идем. Башта Ләйләгә, аннары Миләүшәгә. Сине алар  белән берни дә бәйләми бит?
Ул башын чайкап:
– Ләйлә белән аерылыштык, ә Мила белән махсус уйнадым. Минем ничек көнчелек утларында янганны тоярга мәҗбүр итәсем килде.
– Ә мин сезнең арада мәхәббәт дип уйлап шундый курыктым.…
Зөфәр Динәнең иреннәренә бармагын куеп сөйләүдән туктатты да:
– Әйдә, бу хакта бүтән сөйләшмибез. Хәзер миңа синең мәхәббәтең кирәк.
Барыннан да бигрәк, Зөфәрнең Динәнең җылысыннан эреп югаласы килде, әйтерсең лә бу галәмдә алардан башка беркем дә юк…
Зөфәр Динәне куенына кочты да:
– Беләсеңме мин нәрсә телим?
Динә, юк дип, башын какты.
– Безнең никах чынга әйләнүен…
Динә үз колакларына ышанмады:
– Шаяртасыңмы?
– Мин сине яратам, җүләрем минем. – Аннары Зөфәр җитдиләнә төшеп – әгәр дә элеккеге егетең безнең арада торса, чаралар күрергә туры киләчәк.
– Миңа синнән башка беркем дә кирәкми. Мин сине яратам!
Зөфәрнең шатлыгы эченә сыймады:
– Мин моны күптән белә идем инде.
– Каян?
Кинәт Зөфәрнең телефоны шалтырады:
– Әйе, Руслан, – дип җавап бирде ул. – Нәрсә буды?
– Иптәш нәчәлник, син кайчан монда килергә уйлыйсың?
– Бу атнада көтмә. Минем урынга әти инспекция белән киләчәк.
Руслан гаҗәпләнү катыш:
– Менә сиңа мә! Сез нәрсә, дуслаштыгызмыни?
– Ә без талашмаган, Зөфәр Динәгә карап күзен кысты да, – Минем хәзер ресторанга гына бәйле буласым килми, күбрәк вакытны кәләшем белән уздырасым килә! – дип, телефонын диванга ташлады, Динә янына җайлабрак утырып:
– Минем тагын бер соравым бар... Мин синең турында берни дә белмим... Әйтик, һөнәрең буенча, син кем?
Динә кычкырып көлеп җибәрде:
– Менә бу кискен борылыш! Синең белән бик тә күңелле. Менә бит сине нәрсә борчый, төнлә тынычлап йокларга ирек бирми икән!
– Чынлап сорыйм мин... Синең турында күп әйберләр беләм, ә шулай да?
– Ярар, сиңа кызык икән сөйлим... – дип, Динә җитди караш ташлады, – мәктәптә француз теле укытучысы идем.
Зөфәрнең күзләре янды, моны көтмәгән булса кирәк:
– Искиткеч!
– Француз теленнән тыш, тагын инглиз, испан телләрен яхшы беләм.
– Искиткеч, кадерлем. Бу безгә эштә кирәк булачак. Әти киләсе айда чит ил партнерлары белән очраша. Алар безнең бизнеска күп кенә акча сарыф итәргә әзер.
– Борчылма, тиешле дәрәҗәдә каршы алырбыз! – дип елмайды Динә, – Без бит хәзер бер гаилә!
Зөфәр Динәне үзенә кыса төшеп:
– Берничә көннән безнең никах чынга әвереләчәк! Дөньядагы бернәрсә дә аңа комачаулый алмаячак, – дип, кулларыннан үпте.
– Тагын бер кат яратам дип әйт әле, – дип үтенде Динә. – Миңа болар барысы да төш кебек тоела!
– Кадерлем, мин үз бәхетемне таптым! Миңа башка беркем дә кирәкми. Сине тормышымнан күбрәк яратам…
–  Дусларыңны, шау-шулы кичәләреңне сагынмыйсыңмы? 
Зөфәр Динәнең күзләренә карап:
– Динә, мин чын гаилә корырга телим. Мине ул юләрлекләр күптән туйдырды инде. Чык миңа кияүгә!
Динәнең зур яшел күзләре балкыды:
– Мин риза! Мин дә сине яратам! Без бер-беребезгә туры киләбез дип уйлыйм. Син чын ир, үз өстеңә җаваплылык ала беләсең... Синең белән гаилә кору куркыныч түгел.
Ул бик канәгать кыяфәт ясап һәм шаярту катыш борынын өскә чөеп:
– Әйе, мин шундый! – дип елмайды да, аннары җитдиләнә төшеп, – беләсеңме, минем барыннан да ныграк ни теләгәнне...
– Тизрәк туй көне килеп җиткәннедер инде...
        – Минем үз балаларымны тәрбиялисем килә... Ышанасыңмы-юкмы, моңа кадәр балаларны яратмый идем. Сине күргәннән бирле, үземнең балалар турында хыялландым. Миңа малай алып кайтып бирәсеңме?
 – Ә кыз булса?
– Кыз булса – Алинә булачак. Минем әниемнең исеме шулай иде.

***
Туйлары чын әкиятне хәтерләтте.
Язылышу Зөфәрнең матур «хан бакчасында» булса, туй хөрмәтенә бәйрәм «ханның» күл ярында узды. Динә әкияттәге принцессаларны хәтерләтсә, Зөфәр чын мәгънәсендә принц иде.
Әкияттәге юллар белән әйтсәк: “Туйларында мин дә булдым, аш-суның чиге юк иде, бәлешләренең төбе юк иде, мичкә-мичкә бал куйганнар, үзләре чүмеч белән чүмерәләр, миңа сабы белән генә эләкте”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мондый романнарны куп укыдым,барысында да бар сюжет,монысы татарча версия?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чын экият булган бу эсэр)

      • аватар Без имени

        0

        0

        Экият инде )))

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мондый романнар яшь чакта куп укылды) барысында да бар сюжет, тик исемнер,хэм урыннар икенче. Монысы татарча версия) Язучы да булырга кирекми,берер романны алып, татарча исемнер куярга, э шехерне Казан диярге,и пожалуйста роман готов!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.

            Хәзер укыйлар