Логотип
Проза

Бәхетле очрак

Повесть

Повесть

Кереш

Бүлмәдә караңгылык. Өстәл өстендәге лампа яктысы гына олы яшьләрдәге абзыйның йөзен яктырта. Ул менә-менә хөкем карарын яңгыратыр төсле. Каршында аягын-аякка куеп яшь егет утыра. Күптән түгел генә диңгез ярыннан кайтканын шоколад төсендә каралган тәненнән аңлап була. Ул әтисенең юкка гына чакырмаганлыгын чамалый, ләкин сүзнең нәрсә турында барасын аңлап бетерми. Тынлыкны бозып, әтисе: 
– Йә, сөйләп бир... Мин синнән кылган гамәлләреңә аңлатма көтәм... – дип сүз башлады.
– Ә мин сиңа ни өчен аңлатма бирергә тиеш соң? – дип кулларын җәйде Зөфәр. – Синең каршыңда минем бер генә дә гаебем юк...
– Гаебем юк дисеңме?! – дип ачудан өстәлгә сугып алды әтисе. –  Гел типтереп йөреп тормыш бармый ул, гаилә бюджетын бушатудан кайчан туктыйсың инде, малай актыгы. Берни турында уйламыйча әтәй җилкәсендә утыру рәхәттер инде ул!
– Әти, мин үзем эшләп алган акчаларга гына күңел ачам бит...
– Зөфәр, исеңдә тот, әлеге фирма – гаиләнеке, эшләп табылган барлык акчалар да гаилә өчен... 30 яшең тулуга минем уң кулым булырсың дип өметләнгән идем. Ышанычымны акламыйсың…
– Ни булды? Нәрсә белән ярамадым? Аңлатыбрак сөйлә әле...
– Синең бер көнлек, байлык артыннан аулаучы кызларың ярамады, – дип ырлавын дәвам итте әтисе. – Синнән акча савалар, ә син шуны да аңламыйсың. Ләйләңне нәрсәгә дип, сәркәтип итеп алдың? Күтен боргалаудан башканы белми, минем бөтен кәгазьләрне бутап бетергән, чүпрәк баш!
– Эшеннән азат ит, ошамагач...
– Инде азат иттем, синнән сорап тормам бит... – Бераз тынычлана төшкәч, Зөфәргә ниндидер кәгазь сузып: – Мә, башта игътибар белән укып чык, аннары үз карарыңны әйтерсең.

1 бүлек
Көн кичкә авышып килә. Юл күреме начарайганнан-начарая бара. Машина селкенүеннән Динәнең бөтен мускуллары ыңгыраша иде. Кечкенә генә машинасының тәгәрмәче таш тисә дә селкенергә генә тора. Тәмам арып күз яшләре тыгыла башлагач:
– Елама, күпме еларга була! – дип үз-үзен ачуланып куйды. 
Урамда давыл купса да, таш яуса да бүтән еламаска сүз куйганы исенә төште. Үз-үзен көчле булырга өйрәтте. Динә Сәетова бүтән беркемгә дә ышанмаска, бүтән беркемне дә йөрәгенә якын китермәскә үз-үзенә сүз бирде. 
Әлеге «сәяхәткә» бик ашыгыч рәвештә җыенды ул. Моңа йөргән егете сәбәпче иде. Алмазның тугры түгеллеген элегрәк тә сизсә дә, яратуы хакына дәшмәде. Алмаз Динәгә хыянәт иткән дип күршеләр сөйли башлагач түзмәде, чемоданын җыеп юлга кузгалды. Алмаздан башка да менә дигән итеп яши алачагын исбатлыйсы килде аның. Ә юл билгесез, караңгы. Җитмәсә, яннан үткән зур фургон машинасы аны пычрак суга коендырды. Динә тизрәк юл читенә чыгып туктау ягын карады. Таныш түгел юлда берүзе барырга шүрләсә дә, сер бирмәде. Ишеген ачып пычрак суга баскач, кәефе бөтенләй кырылды. Тизрәк багажниктан су алып, алгы тәрәзәсен сөртергә тотынды. Эченнән кортлары кимерә башлады: «Әйттеләр сиңа автобус белән бар дип, тыңламадың... Менә хәзер азапланасың инде...»
Динә тырышып-тырышып пыяласын сөртте, ә күз алдыннан Алмазның шәүләсе китмәде. Кабат кибет каршында Алмаз бер чибәркәйне кочып торганын исенә төшерде... Күп тә үтмәде, алар таксига утырып китеп бардылар. Динә Алмазга әлеге хәлне сөйләп биргәч: «Булмасны сөйләмә әле, берәрсе белән бутагансыңдыр...» – дип, акланырга тырышты. Динә үзенең уйларыннан кире кайтмагач: «Без дуслар гына», – дигән булды. Озак та үтмәде әлеге чәчби Динәне эзләп табып: «Алмаз – минеке, ул минем туачак баламның атасы...» – дигәч, Динәнең аяк астыннан җир убылгандай булды... 
    Зөфәр җилдән җитез джип машинасында җилдерде. Дустының туеннан кайтып килүе иде. Һаман да әтисенең сүзләре башыннан чыкмады. «Ничек инде әти миңа шундый шарт куя ала...» – дип ачуы кабарды аның. – «Өч атна эчендә өйләнсәң, ресторан – синеке, диде бит ә! Теләсә кайсы җилбәзәк кызга да түгел, ә әнигә охшаган, акыллы, тыйнак, ашарга әзерли белә торган кыз кирәк... Хе, мин каян шундый кыз табыйм икән соң аңа…»
Әтисенең чираттагы әмеренә кул селтәр иде дә, бәясе бик шәп шул. Аңа тагын кем шәһәрдәге иң зур күңел ачу урыннарының берсен бүләк итәр иде! 
Бер яктан, әтисенең сүзләрендә хаклык бар, чибәркәйләрне бары тик аның калын кесәсе генә кызыктыра, ләкин шундый җилбәзәкләр чират торганда, нигә дип акыллы тыйнак кызлар эзләп йөрсен ди ул… Икенче яктан, бәлки, акыллы кызлар белән дә кызыктыр, ләкин ул аларны кайдан эзләргә кирәклеген белми иде.
«Менә каршыма берәр тыйнак авыл кызы килеп чыксын иде әле, хәзер үк өйләнәм, әтигә ярмаган тагы, иң мөһиме – кәтлит, өчпочмак пешерсә, әтигә онык алып кайтып бирсә, ресторан минем кулда дигән сүз» – дип уйлады Зөфәр. Аннары таза гәүдәле, плитә янында басып торучы хатынны күз алдына китерде, ул арада тәгәрмәче пычрак суга килеп кергәч, уянып киткәндәй булды. Юл читенә килеп туктап, машинасыннан чыгуга аптырап китте. «Каршымда гына машина булган, әле ярый өстенә барып менмәдем», – дип шатланып куярга да өлгермәде, ул арада машинадан бер кыз төште.

2 бүлек
Динә, кая барырга да аңламыйча машинасында утырганда, арттан җилдереп килгән машинага игътибар итте. «И Ходаем, өстемә килеп менмәсә генә ярар иде», – дип уйлап бетермәде, әлеге машина чыжлап килеп тә туктады. Динә куркуыннан: «Яшәүдән туйган диярсең, нигә шулай куарга!» – дип сукранды да машинасыннан чыкты.
Зөфәр кызны күрүгә «ура!» кычкырмый тыелып калды. 
– Монда якынрак кил әле! – дип әмер бирде.
– Мин белмәгән ирләр янына бармыйм, үзегез килегез, – диде Динә.
Егет янына килеп җитүгә, Динә:
-–Сез акылыгыздан яздыгызмы әллә? – дип әйтеп тә салды.
Егет аны әллә ишетмәде, әллә ишетергә теләмәде, никтер Динәне җентекләп каравын дәвам итте дә:
– Сиңа ничә яшь, – дип сорап куйды.
– Сезнең анда ни эшегез бар?
– Сорыйм икән, димәк, кирәк!
Динә ачулы караш ташлауга, егет, ниһаять, елмаеп куйды.
– Минем таныш түгел ирләргә яшемне сөйләп йөргәнем юк. Аннары таныш түгел кешеләргә «сез» дип дәшәргә өйрәтмәделәрме әллә сезне?
– Әйдә «син» дип дәшик, каршы түгел бит? – диде, җавабын да көтмичә, – Төнгә каршы син нишлисең монда? – дип төпченде.
Динә чарасыздан елмаеп куйды да:
– Үзем дә белмәгән якка...
– Тәвәккәл кыз икәнсең... Ник берүзең?
– Чөнки берүзем һәм нокта...
– Синең ирең кая соң?
«Ирем балалар белән өйдә калды», дип әйтмәкче иде дә:
– Без аерылыштык, – дип әйтеп салды да, җиңел сулап куйды.
– Димәк, яңасын табарга вакыт!
– Сез кем соң шулкадәр минем шәхси тормышыма сораусыз кагылырга!
– Мин - Зөфәр Латыйпов булам. Әйдә әле үзең турында сөйлә. Аннары мин сиңа кая барырга икәнлеген әйтермен.
Динә ни әйтергә дә белмәде, бу кадәр оятсыз эгоистны беренче күрүе иде.
– Начар гадәтләрең бармы?
– Юк, эчмим-тартмыйм... Нинди сорау алу соң бу,  берни аңламыйм?
– Үзең турында сөйләсәң, бер минут та монда тормаячаксың.
– Сезгә миннән ни кирәк?
Зөфәр бармакларын бөгә-бөгә санап китте:
– Исемең ничек? Ничә яшь? Белемең? Ашарга әзерли беләсеңме? Киләчәктә балалар табарга исәбең бармы?
Динә күзләрен шар итеп ачып ни әйтергә дә белмәде, аннары:
– Һәр нормаль  хатын-кыз ашарга әзерли белергә тиеш... Минем исемем Динә...
Зөфәр шатлыгыннан кулларын чәбәкләде. Динә, бу күренешкә аптырап, артка чигенде. 
– Курыкма, Динә. Нормальный кеше мин. Сиңа бер эшлекле тәкъдимем бар...
– Нинди?
– Син минем хатыным булырга ризамы?
Динә берни аңлый алмады. Зөфәр бер адым аңа атласа, Динә ике адым артка чигенде. 
– Исәп-хисап буенча никах турында ишеткәнең бармы? Елга йөз мең доллар бирәм.
– Юк...
– Ике йөз мең...
– Миңа синең акчаларың кирәкми! Кияүгә дә чыгарга җыенмыйм! Берсе качты инде, икенчесе кирәкми... – дип, күңеле тулды Динәнең.
– Иң яхшы диңгез буе яллары, ел әйләнәсе рестораннар, бренд әйберләре, алтыннар... барысы да синеке булачак!
Динә юк дип башын гына чайкады. 
– Кара әле миңа! Мин акылдан язган кешегә охшаганмы?
  Зәп-зәнгәр күзләренә карауга: «Бер дә начар кешегә охшамаган»,  – дип уйлап куйды Динә. Кыйммәтле хушбуй исе аңкып тора үзеннән...  Динә ачуланып машинасына утырып китәм дигәндә генә:
– Динә, мине дөрес аңла! Минем өйләнергә исәбем юк иде... Әти туйдырды инде кайчан өйләнәсең дип... Кыскасы, без синең белән өйләнешәбез дә, әтине чакырып кунак итәбез дә, аннары холыкларыбыз туры килмәде дип аерылышабыз. 
– Шула-а-а-аймыни-иии... – дип сузды Динә, – шулкадәр җиңел дип уйламаган идем, әле ярый юлымда син очрадың, – дип үртәде Зөфәрне.
– Сиңа ялынып торырга теләгем дә, вакытым да юк... Утыр шунда караңгы төшкәнче... – дип машинасына юнәлде. «Чибәр дип әйтеп булмаса да, бераз киендереп кеше ясап була булуын, киреләнә әле тагы!» – дип ачуы кабарды Зөфәрнең.
«Мин күз алдына китергән егет заты түгелме соң бу? Алмазның борынына чиртер өчен булса да ризалашырга кирәктер», – дип елмайды Динә. 
– Эээ...  ни... тукта әле, – дип борылды Динә.
– Ни уйладың?
– Минем бер-ике шартым бар.
– Бер шарт... Тыңлыйм...
– Мин хатын ролен уйнасам, син ир ролен уйнаячаксың. Мин сине барлык туганнарыма һәм дусларыма ирем буларак таныштырырга тиеш.
– Мин риза. Ләкин башта минем әти белән танышабыз...
Зөфәр тиз генә Динәнең чемоданын үзенең машинасына күчерде дә, Динәгә утырырга ишеген ачты.
– Утыр, киттек!
– Ә минем машина?
– Ул тимер кисәге сиңа нигә? Яңасын алабыз.
– Юк, ул минем әтием бүләге..
– Ярар, кайгырма, дустым белән килеп алырбыз әле.
Кузгалып киткәч, Зөфәр шикләнеп куйды: «Динә чыннан да аның кагыйдәсе буенча уйный торган кеше микән соң? Бәлки, вакытны бераз сузарга кирәк буландыр?» Көтәргә һич вакыты юк иде аның.

3 бүлек
Зөфәр машинасын кабызып өенә юнәлде. Динә, килеп чыккан паузда нишләргә белмичә, күлмәк итәкләрен сыпырып куйды да:
– Без кая барабыз инде? – дип тынлыкны бозды.
– Казанга.
– Ярый, рәхмәт! Мине берәр кунакханә янында төшереп калдырырсың, яме... – диде дә, эченнән генә:  «Өнемме бу, төшемме...» – дип кабатлады.
Зөфәр исә ризалашкан кыяфәт чыгарып «әйе» дип баш какты да:
– Минем өемдә, үзеңне кыйммәтле кунакханә номерында кебек хис итәрсең, яме. Иртәгә әти Мәскәүдән кайта. Безгә әзерләнергә бик аз вакыт калып килә.
– Син үз йортың белән торасыңмы?
– Әйе, табигате бик матур, тирә-якта урман, зәп-зәңгәр күл... – дип сөйләп тә бетермәде, Зөфәрнең телефоны шалтырады, ул машина рулендәге кнопка гына басып сөйләшергә тотынды:
– Тыңлыйм...
– Зөфәәәр, син ник телефон трубкасын алмыйсың? Күптән сине эзлим, – дип, хатын-кыз тавышы бөтен машина салонына яңгырады.
– Үзең гаепле... Башка эш эзлә...
– Эзлим бит инде...
– Ләйлә, вакытым юк, сау бул... – дип, Зөфәр сөйләшүгә нокта куйды да, бармаклары белән рулен барабанлагач, Динәгә борылды:
– Шәһәргә озакка килүеңме?
– Үзем дә белмим әле...
– Ә мин беләм... Озакка, – дип елмайды Зөфәр. – Эшеңне ташлап, миңа күченеп килергә туры киләчәк!
-– Ә мин эшемнән киттем инде. Йөргән егетем белән бер сукмактан  атлыйсым килмәде.
– Бик дөрес эшләгәнсең, – дип хуплады Зөфәр.
Динә гәүдәсе белән диярлек тәрәзәгә борылып, уйларына бирелде: «Урамда караңгы төшеп килә. Апам борчыладыр инде. Ярый, кунакханәгә барып урнашкач иркенләп сөйләшербез әле». 
Зөфәр дә башка сорау алмады. Динә бераз йокымсырап китте.
Машина бик текә зур йорт янына сызгырып килеп туктагач кына, Динә күзләрен ачты. Зур хан сарайларындагы кебек капка үзеннән-үзе ачылды.  Каршыда чәчәкләргә төренгән зур йорт пәйда булды. Чәчәкләрдән тәмле хуш ис бөркелде. Динә машинадан төшүгә, аллеяны яктыртып утлар балкады. Тирә-якта әкияттәгедәй күренеш: берсеннән-берсе матур итеп киселгән куаклар төрле төскә күмелеп балкый, берсеннән-берсе матур аллы-гөлле чәчәкләр, ниндиләре генә юк.
– Мондый матурлыкка күнегеп булырмы икән, – дип гаҗәпләнде Динә.
– Яшәгәч күз күрер, – дип кырт кисте Зөфәр.
– Бер дә романтик түгел икәнсең, – дип канәгатьсезлеген белдерде дә кыз: «Бәлки, өйләнү теләге дә беткәндер, аңламассың байларны», – дип уйлап куйды. Ул арада Зөфәр ишекне ачып:
– Рәхим итегез! – дип, Динәне уйларыннан бүлдерде, ул нишләгәнен әле дә булса аңлап бетерми иде булса кирәк. Әле иртән генә кыза-кыза чемодан җыеп билгесезлеккә чыгып киткән булса, кичен инде язмыш яңа бүләк әзерләп куйган түгелме? 
– Әйдә, әйдә, – дип, Зөфәр тартып диярлек Динәне өйгә алып керде.
– Чемодан машинада калды бит...
– Бүлмәңә барысын да алып кереп бирерләр, кайгырма.
Динә барысын да үз куллары белән эшләргә күнеккән булу сәбәпле, болар барысы да кыргый тоелды. Өйгә килеп керү белән, гөлләргә күмелгән бик зур холл каршы алды. Өйнең пыяла түшәме әллә кая билгесезлеккә алып менеп китә. Гөлләр арасында диваннар дисеңме, төрле төсле утлар дисеңме... Бер як диварны тулысы белән аквариум биләп торуы Динәгә бик гаҗәп тоелды. Ул үзен бөтенләй башка дөньда итеп хис итте.
– Менә бу йорт ичмасам! – дип гаҗәпләнүен дәвам итте Динә, – сүз юк...
– Әйдә, иртәгә гаҗәпләнүеңне дәвам итәрсең, ә хәзер сиңа бүлмәңне күрсәтәм, – дип, кара мәрмәр баскыч буйлап алып менеп китте.
Картиналар белән бизәлгән озын коридор каршы алды. Коридорның нәкъ уртасында зур тәрәзә урнашкан, анда искиткеч картина – урман эчендә урнашкан зәп-зәңгәр күл күренеп тора. Зөфәр Динәгә сокланырга ирек бирмичә, коридор буйлап өстерәвен дәвам итте.
– Бүгенгә шушы бүлмәдә йокларсың, калганын иртәгә күз күрер.
Ишек ачылуга, бүлмәдә үзеннән-үзе ут балкыды. Бүлмәнең зурлыгыннан Динә «Аһ» итте. Мондый матур картинаны аның бүтән беркайда да күргәне юк иде. Аланлыкта түгәрәк күл, күл өстендә түп-түгәрәк ай балкый.
– Диңгез ярына охшаганмы? – дип елмайды Зөфәр.
– Диңгез ярыннан да матуррак, - дип елмайды Динә. Шулчак Зөфәрнең бик якын басып торуын аңлап алды да, куркудан йөрәге дөп-дөп тибә башлады: «Әллә мине җилбәзәк кыз дип уйлады инде», – дип уйларга да өлгермәде, Зөфәр арткарак чигеп:
– Курыкма! Безнең йокы бүлмәләре – аерым. Минеке өстәге катта, – дип тынычландырды да, – ялган никахта бергә йоклау каралмаган, – дип өстәде.
– Бик яхшы, – дип коры гына җавап кайтарды Динә. – Кайчан килешүгә кул куябыз соң?
– Син нидер пешереп күрсәткәч тә! Синнән кәтлит, өчпочмак һәм берәр баллы десерт!
Зөфәр каршы якта да ишек барлыгын ымлап күрсәтте дә ишекне ачып ук куйды. Ул ишек артында зәп-зәңгәр күл кебек зур йокы бүлмәсе ачылды. 
– Биш йолдызлы кунакханәләрдән ким түгел дип саныйм. Иртәгә иртәнге ашка кереп алырмын. Миннән алданрак уянсаң, өй эчен өйрәнә аласың, яисә бакчада саф һава суларга мөмкин. Хәзер синең әйберләреңне алып менерләр, соңрак кичке аш кертерләр. Тагын нинди сорауларың бар?
Динә Зөфәрне баштанаяк карап чыкты, бик кырыс, дорфа кеше булып тоелды ул аңа. 
– Әлегә сорауларым юк, – дип, Динә кабат тәрәзәгә текәлде. – Бүген бик авыр көн булды минем өчен. Бөтен уйларым тизрәк йокларга яту турында гына. 
Зөфәр тыныч йокы теләп бүлмәдән чыгып китүгә, Динә ванна бүлмәсенә юнәлде. Монда көзгеләр иле диярсең... Ачык ал төстәге идән, диварларда зур-зур көзгеләр... Бар да искиткеч матур бу йортта! Динә үзен төш күргән кебек хис итте. Менә-менә уяныр да бар да юкка чыгар төсле тоелды. «Соңыннан әлеге адымың өчен үкенә күрмә, кызый!» – дип үз-үзен шелтәләп тә алды.  «Иң мөһиме –Зөфәргә гашыйк булмаска, юкса ахыры нинди буласын көт тә тор. Әнә Алмаз белән ничек матур башланган иде, бәллүр кебек уалды да юкка чыкты», – дип үз-үзенә акыл да өйрәтеп алды Динә.
...Зөфәр караваты яныннан тәрәзәгә таба юнәлде. Никтер йоклыйсы килми иде. «Күптән ял иткән юк, шуңа күрә дә тән күңел ачуны сорый күрәсең», – дип уйлады ул. Чыннан да соңгы арада эше бик тыгыз иде: йә ресторанда нидер килеп чыккан, йә дустының проблемаларын чишәргә кирәк, хәзер бөтен борчулар өстенә өйләнү проблемасы да килеп өстәлде. Өйләнү сүзен ишетүгә, никтер Зөфәрнең бөтен тәне чымырдый, ачуы кабара иде. «Ярар! Әтине әйбәтләп төп башына утырта алсам, калганы пүчтәк, – дип фикер йөртте ул. – Эшләр шулай гына барса, ялган никахтан бернинди дә проблемалар килеп чыкмаска тиеш, –  дип куанды. – Динә бер дә акылсыз кызга охшамаган. Әнә ничек тиз генә эләктереп алды бит... Әти каршында гына артыгын сөйләп ташламаса ярый инде, аның өчен миннән бик зур бүләк алачак ул». 
«Әти мине «өйләндереп» тынычланачак та миңа күңел ачу ресторанын бүләк итәчәк. Исеме дә нинди бит әле аның – «Хыял»! Ул бер минем генә түгел, күпләрнең хыялы, – дип елмайды Зөфәр – Шул көннән башлап минем өчен бөтенләй башка тормыш башланачак. Үзем теләгән кешеләрне генә эшкә алып, үзем теләгәнчә генә идарә итәчәкмен мин анда…» Шундый якты хыялларга чумып, Зөфәр пульт төймәсенә басты, бөтен бүлмәне тыныч музыка биләп алды. Дусты Юныска шалтыратты да, стаканга хәмер салып, массаж креслосына барып утырды... 

4 бүлек

Зөфәрнең иртәсе әтисенең звоногыннан башланып китте.
– Улым, безнең килешүне онытмадыңмы?
– Юк ла, – дип маңгаен җыерды Зөфәр. – Ник шулай бик иртә, бер-бер хәл булдымы әллә?
– Безнең килешүне оныткансың бугай, малай актыгы, – дип, ачу-катыш әйтеп салды әтисе. -–Акылың булса, дуслар җыеп яту турында уйламас идең, ә килен эзләү өстендә эш алып барыр идең.
 «Бер куштаны әтигә сөйләп тә өлгергән», – дип гаҗәпләнде Зөфәр.
– Әти, юкка ачуланасың мине. Сиңа килен табып куйдым. Ошар дип ышанам. 
– Чынлапмы? – дип куанды әтисе.
– Чынлап. Очраклы рәвештә таныштык. Бик әйбәт кыз, ничек тәмле ашарга пешергәнен белсәң, телеңне йотарлык.
– Иртәгә үк танышырга киләм, көтегез, – дип, әтисе трубкасын куйды.
Зөфәр эченнән генә сүгенеп алды да Динә бүлмәсенә юнәлде.
– Тор! Иртәгә кичкә әти килә, әзерләнергә вакыт аз! – дип ишеген шакыды.
Ишекнең икенче ягында Динә:
– Хәзер, хәзер! Үземне генә тәртипкә китерәм, – диде.
– Сиңа ун минут вакыт бирәм, – дип сәгатенә карады Зөфәр. – Әти килүгә бизәнерсең, хәзергә аның кирәге юк!
Динә әзерләнгән арада Зөфәр телефонындагы кабул итмәгән звонокларны барлады, электрон почтасына күз салды. Ашыгыч эшләр булмавына бераз сөенеп куйды. Ун минуттан кабат ишекне шакырга тотынды.
– Чыгам, чыгам, – дип җавап кайтарды Динә. Ишек ачылуга, озын зәңгәр сарафаннан басып торган чибәркәйне күргәч, Зөфәр бераз сүзсез калды: «Матур итеп киенә дә белә икән әле бу, – дип эченнән генә гаҗәпләнде дә,  – иртәгә кичкә кияргә берәр бренд әйберсе алмый булмас», – дип уйлап куйды. 
–  Иртә таңнан нәрсә дип бизәнеп-төзәнеп вакыт үткәрдең инде син. Әти килүгә шулай кыланырсың, әлегә сиңа беркем дә карамый.
– Син карыйсың бит! – дип канәгатьсезлеген белдерде Динә.
«Кара әле, телләшә дә белә икән, ярар төзәтү эшләре алып бармый булмас», – дип уйлап куйды Зөфәр. Үзе:
– Бүгенгә сиңа эш тәртибе болай булачак: беренче эш итеп сиңа өйне һәм бакчаны күрсәтәм, кайда нәрсә икәнлеген истә калдырырга тырыш, аннары аш бүлмәсендә кайда нәрсә икәнен өйрәтермен. Соңыннан кәтлит, өчпочмак пешереп күрсәтерсең, – дип санап китте. Сөйләп бетергәч, үзе янына якынрак тартып китереп:
– Иң мөһиме – беркемгә бернәрсә дә сөйләмә, аңлашылдымы? Бөтенесе өчен дә без – бер-берсен үлеп яратучы кияү белән кәләш, – дип бит очыннан үбеп тә алды, – юкса икебезне дә күңелсезлек көтәчәк.
Өй буйлап экскурсия бер сәгатькә якын дәвам итте. Әлеге йортта ни генә юк иде: спорт бүлмәсе, бассейн, сауна, гөлләр бакчасы, кунак бүлмәсе... Динәнең башлары әйләнеп бетте. Әле ярый Зөфәрнең дусты Юныс шалтыратып, экскурсияне бүлдерде. Шул сәбәпле бакча буйлап сәяхәт кичектерелде. Юныс әлбәттә кич буласы күңел ачу турында сүз алып барачак, Зөфәрнең башка кызлар турында Динә янында сүз куертасы килмәде, вакыты җиткәч үзе белер дип фикер йөртте ул. 
 – Динә, миңа бераз эшләп алырга кирәк, син аш бүлмәсенә кереп капкалап ала тор, холодильникта бутербродлар булырга тиеш, телисең икән кофе эчә аласың. Бер ярты сәгатьтән мин дә кушылырмын.
Динә баш кагып аш бүлмәсенә юнәлде. 
Зөфәр ашыга-ашыга Юнысның номерын җыйды:
– Ни булды?
– Күрдеңме, мин сиңа ниниди шәп кызлар таптым? Марсның йөргән кызының дуслары. Болары да модель булып эшли икән. Барысы да синең зәвыкта.
–  Шәп! Кайчан килеп төшәргә уйлыйсыз инде?
– Җомга көнне башларбыз инде. Әзерләнеп тор!
– Нәрсәгә әзерләнеп торырга соң? Кунак йортында кызлар кунса, син Марс белән – кунак бүлмәсендә.
– Синең кәефең юк дип әйтимме соң?
– Бар да яхшы, сиңа тоеладыр гына. Җомга көнне очрашкач сөйләшербез, – дип, Зөфәр трубкасын куйды.
Тиз генә кабат электрон почтасына күз салды. Берничә хатка җавап язганнан соң: «Теге кыз ниләр майтара икән? Барып карарга кирәк. Иртәнге ашка пицца китертми булмас, эчтә бүреләр улый», – дип уйлауга, бүлмәнең ишеге ачылып китте дә:
– Иртәнге аш әзер! Әйдә ашарга, – дип, Динә пәйда булды. 
Зөфәр Динәдән моны көтмәгән иде. Аш бүлмәсеннән тәмле ис борынын кытыклады, йөгерә-атлый өстәл янына ашыкты. Өстәл тулы сыйны күргәч «аһ» итте.
– Боларның барысын да син үзең әзерләдеңме?
– Юк, шеф-повар чакырдым, – дип үртәде Динә.
– Менә сиңа мә! Син шеф-поварны да уздыргансың, ахры, – дип елмаеп, Зөфәр йомырка тәбәсенә охшаган тәлинкәне үзенә тартты. – Тәмен татып карыйк әле, ничек икән?
– М-м-м… Тәмле-е-е! – дип сузды Зөфәр.
«Менә бит, ир-ат йөрәгенә юл ашказаны аша ята дип юкка гына әйтмәгән борынгылар», – дип куанды Динә.
– Чынлап үзең әзерләдеңме? – дип кабат сорады Зөфәр.
Динәнең тәмам ачуы чыкты:
– Ышанмыйсың икән, әнә җыештыручыңнан сора, ул әле генә монда идәннәрне юды. Суыткычыңда сэндвич белән ике пирожкидан башка берни дә юк.
– Ярар-ярар, кызма, – дип елмайды Зөфәр. Динә җавап итеп авыр сулады да:
– Сиңа нәрсә ошаганын белмим бит мин. Үземә ошаган ризыкны әзләп-әзләп кенә ясадым... Әле генә син ашаганы – яшелчәләр белән йомырка тәбәсе, монысы камыр эчендә колбаса белән cыр. Бу тәлинкәдә коймак, телисең икән менә сгущенка, телисең икән джем... Ник тынып калдың? Нәрсә бирим?
– Барысы да бик тәмле күренә. Ресторан бер читтә торсын монда... Молодец! – дип мактап куйды Зөфәр. 
– Мин синең кофе машинасы белән генә дуслык тапмадым. Бик күп төймәләр арасында адашып беттем.
– Хәзер үзем ясыйм. Сиңа нинди: капучино? эспрессо?
– Әлбәттә, капучино.
Кофе китереп куйгач, Зөфәр ашавын дәвам итте. Динә эченнән генә куанып бетә алмады. Ул ашарга бик тәмле пешерә, ләкин көн саен мондый табын әзерләргә ул әзер түгел.
 – Иртәнге аш бик тәмле булды дип әйтү – ул берни дә әйтмәү кебек. Динә, рәхмәт, мин синең алда баш иям. Әтигә бик тә ошаячаксың син!, – дип Зөфәр Динәнең күзләренә карады, шул мизгелдә Динә үзен ниндидер сихри көч биләп алганын тойды. «Ә-ә, эш менә нәрсәдә икән бит, менә ни өчен куана икән, шундый рәхмәт сүзләреннән соң биттән булса да үбеп алыр дип өметләнгән идем», – дип уйлап куйды Динә, аның бераз кәефе кырылды.  Аннары «Динә, акылыңа кил, ул сиңа беркем түгел», – дип үзен урынына утыртты.
– Син чын тылсымчы, Динә, – дип, Зөфәр өстәл артыннан торды да савыт-сабаны раковинага тутырды. – Савыт-саба юып азапланма, хәзер алып куярлар. Син әйт әле, иртәгә әбәд әзерләргә нинди әйберләр кирәк булачак? Әти минем ашауга талымсыз. Кәтлит ясап бәрәңге пешерсәң дә күңеле була. Аның өчен иң мөһиме – ризык өйдә әзерләнгән булырга тиеш.
– Беләсеңме, мин алай әзергә өйрәнмәгән шул. Азык-төлекне үзем сайлап алырга яратам... Тиешле сыйфатта булмаган азык-төлектән ис китәрлек ризык чыкмаска да мөмкин... Миңа бары тик пакетларны ташырга ир-ат кулы һәм акча кирәк булачак. 
Зөфәр бераз уйланып торганнан соң:
– Ярар, минем машина йөртүчем Ленар белән барырсыз. Кайтуыңа чиста аш бүлмәсе һәм берәр булышчы булыр... 
Ниһаять, очы-кырые күренмәгән көн дә тәмам. Көн дәвамында Зөфәр Динәгә әтисе алдында ничек үз-үзеңне тотарга, нәрсә хакында сөйләшергә, әтисеннән нәрсә көтәргә мөмкин кебек темаларга бик күп кирәкле киңәшләр бирде. Әлеге мәгълүматлар Динәнең башында бер боткага әверелеп бетә язды. Аннары эченнән генә: «Аның каршында яхшы булып күренү нигә кирәк? Иң мөһиме – үзең булып калырга», – дигән нәтиҗә ясап, күл буена юл тотты. Аяк киемен салып комлык буйлап барды, су дулкыннары ярга бәрүен күзәтте. Кереп баручы кояш нурларында сикерешкән дулкыннарга сокланды. Кичке саф һава белән ләззәтләнде Динә. Күлдә бик коенасы килсә дә, керергә кыймады. Зөфәр белән ялган никахка ризалашканы өчен бер генә дә үкенмәде, әлеге очраклы мөнәсәбәт Алмазны тизрәк онытырга булышачагына инанды. 
...Динә төне буе юньләп йоклый алмады, үч иткәндәй төне буе Алмазны төшендә күреп саташып чыкты. Инде йоклап киттем дигәндә генә будильник йокысын бүлдерде. Иң беренче эш итеп бассейнга юнәлде. Шунда басып торган Зөфәрне күреп аптыраса да, сиздермәскә тырышып:
– Сәлам! – дип елмайды.
– Әйдә ярышабыз?
– Нәрсә?
– Хәзер секундомерны кушабыз да – алга!
– Юк, үзең генә ярыш, мин әкрен йөзәм.
– Суы бик шәп. Әйдә алайса теләккә ярышабыз.
Динә бала чагында йөзү буенча беренчелекне алган кеше буларак, бу юлы да Зөфәрне уза алырмын дип ышанды булса кирәк, ярышырга ризалык биреп суга сикерде.
– Әзерме? – дип сорады Зөфәр. – Өч дигәч башлыйбыз, биш тапкыр әйләнәбез.
Динә тиз генә этелеп китеп: «Өч!» – дип кычкырды да алга ыргылды. Күп тә үтмәде Зөфәр куып тотып, иңгә-иң көрәштеләр. Инде соңгы тапкыр әйләнгәндә Динәнең көче җитеп бетмәде, Зөфәр беренчелекне яулады. Ул шатланып: «Минем теләгем – сине үбү!» – дип белдерде.
– Без алай сөйләш... – кыз сүзен әйтеп тә бетермәде, Зөфәр аның иреннәреннән үбеп алды.  Динәгә бик ошады булса кирәк, куеныннан чыгарга ыргылмады. Кинәт кемнеңдер каты итеп кул чабуына сискәнеп киттеләр. 
– Эләктегезме, пар күгәрченнәр? Иртәләрегез бик матур башлана икән!
Ишектә олы яшьләрдәге, озын буйлы, юка гына гәүдәле бер абый басып тора иде.
«Иртә таңнан кем булырга мөмкин икән? – дип аптырады Динә. – Бу йорттагы хезмәтчеләр санап бетергесез», – дип уйлап судан чыкты да тизрәк халатына төренде.
– Чибәркәй, әйдә танышып узыйк, мин Мөдәррис Саматович булам. «Мөдәррис абый» дип дәшсәң дә каршы килмәм.
– Исәнмесез! Минем исемем Динә.
– Исемең дә үзең кебек матур икән!
– Әтием шулай кушкан.
– Бик яхшы йөзә дә беләсең икән әле...
– Рәхмәт, – дип башын иде Динә. – Зөфәрне генә узып китеп булмады.
    Әти! Ник шулай иртә! – дип Зөфәр бассейн кырыеннан шуышып менде дә Динәнең биленә кулын куеп: – Булачак киленең шушы кыз була инде, – дип елмайды.

 

дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bkhetle-ochrak1.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле иртәләр! Дәвамын кайдан укырга була икән?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч шәп, дәвамын көтәбез

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дәвамын көтәбез.

        Хәзер укыйлар