Татар эстрада артистлары коронавирус инфекциясенә таралуга юл куймас өчен, халыкка өйдән торып кына җанлы концерт карау мөмкинлеге бирә. Әлеге кешелеклелек акциясен 25 март көнне Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов башлап җибәргән иде, кичә эстафетаны Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин дәвам итте.