Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Әни, барысы өчен дә рәхмәт сиңа

Әниләр көне! Кара көзләргә үзгә бер ямь, җылылык, яктылык өсти бу бәйрәм.

Әниләр көне!
Кара көзләргә үзгә бер ямь, җылылык, яктылык өсти бу бәйрәм. Күңелләргә рәхәтлек бирә...
Матур сүзләргә нигәдер саранрак шул без. Сирәк әйтәбез. Бер сәбәпсез  тартынабыз. Аңламаслар дип куркабыз. Ясалма кебек килеп чыгар, кылану булып тоелыр дип шикләнәбез. Якын итүебезне, яратуыбызны эш белән, гамәл белән күрсәтү дөресрәк дип саныйбыз.  Юкка! Җылы сүзләрне дә әйтә белү кирәк! Вакытында әйтә белү... 
– Әни, син бит җирдә иң кадерле кешем!
– Син янәшәдә булгач, шундый рәхәт, әни!
– Әни, мин сине яратам!
– Сагындым, әни...
Ә татар эстрадасы артистлары бәйрәм уңаеннан бүген әниләрен ничек котлый? Иң кадерле кешеләренә ярату, хөрмәт, ихтирам хисләрен җиткерү өчен алар нинди сүзләр сайлый?
Инстаграм битләренә күз салабыз. 


 

@rishat_thv. Кадерле әниләребез! Сезне ихлас йөрәктән иң кирәкле һәм матур бәйрәм – 
Әниләр көне белән котлыйм.
Җәннәт – Әниләрнең аяк астында, диелә хәдисләрдә!
Әниләребез – дөньядагы иң хөрмәткә лаеклы, иң кадерле, иң якты һәм иң мөһим кешеләр!

 

@zaynabfarhetdinova. Әнкәйләрнең карашында һәрвакыт өмет, шатлык, ышаныч, яшәу дәрте! Нинди авыр булса да, куңелендә нәрсә ятканын, баласына сиздермәс,тәнендә җан булганда һәрвакыт карашы белән булса да ярдәм итәргә торучы зур йөрәкле, ӘНКӘЙ! Рәхмәт сиңа җылы карашың өчен. Һәрбер бала – анасына, хәрбер Ана баласына кирәк булсын! Кадердә, хөрмәттә, мәхәббәттә яшәргә язсын!

 

@guzelurazova. Бүген әниләр бәйрәме. Рәхмәт, әни җаным, барысы өчен дә.
Үз тормышыңны безгә багышлап яшәгәнең өчен. Барлык теләкләремне сүзләр белән генә язып бетереп булмый. Озак яшәгез, әниләрем, шатлык белән. Без сезне бик нык яратабыз.

 

@anvar_nurgaliev. Хәерле иртә, Дусларым! Әниләр бәйрәме бүген, иң изге Бәйрәм. 
Куеныңда гына үстердең,
Гомерем буе аермадың,
Ай кояштан алган кебек,
Сүрелмәслек нурлар алдым... 
Рәхмәәәт, Әнием!

 

@salavat_minnikhanov. Әни @zulkhiya_minnikhanova, барысы өчен дә рәхмәт сина. Без сине яратабыз.

 

@dilyanig. Безнең әниләребез булганда без һәрчак бала булып калабыз. Әниләр көне белән, дуслар! Әни мәхәбәтеннән дә көчлерәк хис юктыр бу дөньяда.
P.S. Әни кайвакыт бииик сагындыра шул. Еллар узган саен, ныграк сагындыра...

 

@javit_shakiro_official. Әниләр көне белән! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар шатлыгын күреп яшәргә язсын барлык Әниләргә дә! Чакмагыш районы Әхмәт авылында яшәп, күптән тугел генә 83 яшен тутырган Әнкәйгә сабырлык, сәламәтлек, төп нигезебезнең яме, йозагы, кояшы булып озак гомер итүен телибез.

Теги: Әнвәр Нургалиев Ришат Төхвәтуллин Зәйнәб Фәрхетдинова Гүзәл Уразова Дилә Нигъмәтуллина Салават Миңнеханов Җавид Шакиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар