Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлназ Асаева ник Ришат Төхвәтуллин концертында катнашмаган?

Кичә “Пирамида” концертлар залында Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллиның юбилей концертлары узды.


Кичә “Пирамида” концертлар залында Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллиның юбилей концертлары узды. Әлеге уңайдан узган матбугат очрашуында җырчы концертта Филүс Каһировның, Алия Карачуринаның, Чулпан Йосыпованың һәм Гөлназ Асаеваның катнашачагын әйткән иде. Тик Гөлназ юбилей концертында катнашмады. Моның сәбәбен Ришатның үзеннән сорадык.  
– Бу турыда аның үзеннән сорагыз. Аның башында нинди уйлардыр, белмим. Моннан соң минем авыздан аның турында бер сүз дә ишетмәссез. Аңа кагылышлы бер сорауга да җавап бирә алмыйм. Уфа концертында катнашты ул. Ә бүген концертыма килмәвендә минем бер гаебем дә юк. Аның булмавын үзем дә “Пирамида”га килгәч кенә белдем, – диде Ришат.
Гөлназ Асаеваның үзенә шалтыраткач, аның безнең белән сөйләшергә теләмәве аңлашылды. Шулай булгач, вәгъдә итеп тә, хезмәттәшенең концертында катнашмавы безгә сер булып кала.    

Теги: Ришат Төхвәтуллин Ришат Тухватуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигэ кирэк ул? Башы яшь эле.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Катнашасы килмэгэн, шуна катнашмаган

      • аватар Без имени

        0

        0

        дорес ..башы яшрэк шул эле.... каждый должен знать свое место.... если бы не мама и 2 папы , стала бы она такой, какая сейчас??????????????????? егылып китэрлек жырч тугел дэ инде... нинди генэ монлы балалар юк.... возможносте булмагач кутэрелээми лэр шул...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Голназ Асаева белән авыз чайкаган кешеләрне,мин бары көнчелектән дим.Ул яшь һәм бик талантлы җырчы.

          Хәзер укыйлар