"Илдар Юзеев шигыренең язмышы мондый фаҗигале булыр дип уйламагандыр"

Ришат Төхвәтуллинның продюсеры Рифат Фәттахов белән ызгышуы җырчының иҗатын яратучыларга күптән мәгълүм. Бәхәс башлыча җырчының иң популяр җыры – “Тыңлачы, сандугач”ны бүлешүгә бәйле. Җырның хокуклары продюсерында булгач, Ришат Төхвәтуллин бу җырның сүзләрен үзгәртеп җырлый.

Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында җыр текстының сүзләре үзенеке булуын белдергән иде. Продюсер әйтүенчә, ул җырның хокуклары юридик компаниядә, җырчының бу җырны башкаруын шушы оешма күзәтә. Татарстан Арбитраж суды Ришат Төхвәтуллин авторлык хокукларын боза, штраф түләргә тиеш дигән карар да чыгарган. Рифат Фәттахов бәхәсне үзара килешү юлы белән хәл итүгә чакыруын белдерде. “Ришат Төхвәтуллинның ул җырны җырларга теләге бармы икән дигән сорау туа. Хәзер ул интеллектуаль милек буларак җырның хуҗасы кем икәнлеген белә. Бу сорауның күтәреләсен чамалап, әлеге юридик фирма җитәкчесеннән: «Сезгә Ришат мәсьәләне уртага салып сөйләшик, хәл итик дип ничә тапкыр мөрәҗәгать итте», дип махсус сорадым. Бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән. Ел ярым бәхәс бара. Ул шул җыр белән бәйле бәхәсне матур итеп, цивилизацияле юл белән хәл итү турында бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән. Бу нәрсә дигән сүз? Бәлки, аңа шул җыр тирәсендә бәхәс куерту, кара пиар оештыру кызыктыр”, - диде продюсер.

Рифат Фәттахов "Бездә шигырьгә тулы хокук бар... Ә көе буенча тулы булмаган хокуклар", - дип белдерде. Ришат җырның көен көйләп йөри ала, әмма җырлый алмый булып чыга. Шул сәбәпле, Ришат Төхвәтуллин да проблемадан чыгу юлын тапкан. Ул “Тыңлачы, сандугач”ны үзгәртеп җырлый. Күрәсең, җыр тексты үзенә таныш булмау сәбәпле, ул кәгазьгә карап җырлый. 

 

Җырның оригиналь вариантын тәкъдим итә алмыйбыз - теләгәннәр аны YouTube каналыннан үзләре таба ала.

Җырчының директоры Эмиль яңа җыр текстының авторы Рәис Ханнанов икәнен әйтте. Укучыларга җыр текстларын чагыштырып карарга тәкъдим итәбез.

Илдар Юзеев шигыре, Рәис Ханнанов көе

 

Тыңлачы, сандугач

 

Тын калыйк, сөйләшмик,

Бу матур таңнарда.

Ни сөйли тибрәлеп,

Асыл кош талларда.

 

Кушымта.

Тыңлачы, сандугач

Серләрен көйли ич.

Ул минем хисләрне

Өздереп сөйли ич.

 

Тибрәлә йөрәгем,

Сандугач шикелле.

Оныт яр, кайгыңны,

Зарыңны, шигеңне.

 

Колак сал, асыл яр,

Илаһи бу моңга.

Мин шушы таңнарда

Әйләндем былбылга.

 

Йөрәккә асыл кош

Тик мәңге кунмастыр.

Шуннан да ак уйлар,

Саф хисләр булмастыр.

Рәис Ханнанов шигыре, Рәис Ханнанов көе

 

Тыңлачы, сандугач

 

Күл буе сандугач

Сайрыйдыр талларда.

Шуңа да яшь күңлем

Йокламый таңнарда.

 

Кушымта.

Тыңлачы, сандугач,

Үзәкне өзә ич.

Ул минем яшьлекне

Моңнарга күмә ич.

 

Ишет син, сөйгән яр,

Күзең ач, йоклама.

Шундый да эчкерсез

Татлы көй буламы?

 

Моңнарым язларда

Үрелеп назларга,

Былбылга әйләнеп

Ачылды таңнарда.

 

Күл буе сандугач

Син бит яшьлегем.

Күңелемә моң салып

Булдың киләчәгем.

 

Ришат Төхвәтуллинның концерт директоры Эмиль белән шул хакта сөйләштек.

- Тамашачыларга яңа вариант ошыймы?

- Тамашачының күбесе җырның көен тыңлый. Яңа вариантның сүзләрендә дә “сандугач” сүзе булгач, текстка артык игътибар итми. Ошый дип уйламыйм. Нәрсә диләр әле? “Беренче тәэсир һәрвакыт озакка хәтердә кала”. Әлбәттә, тамашачы җырның беренче сүзләрен көтә.

- Нигә Ришат Төхвәтуллин Илдар Юзеев язган сүзләр белән җырлый алмый?

- Рифат Фәттахов Илдар Юзеевның улы белән килешү төзегән. Сүзләре Ришатның үзендә булмагач, ул җырлый алмый.

- Белүебезчә, Рифат Фәттахов бу җырның сүзләрен юридик яктан сатып алырга тәкъдим иткән. Каян килеп чыкты бу бәхәс?

- Конфликт дип әйтмәс идем, күпсанлы сорауларны һәм проблемаларны суд хәл итә. Ә, гомумән, җыр популярлык казангач кына Рифат Фәттахов сүзләрен сатып алды. Баштан ук композитор Рәис абый Ханнанов бу җырны Ваһапов фондына (Рифат Фәттахов бу фондның җитәкчесе - ИТ) түгел, ә Ришатка бирде. Рәис абыйның Ваһапов фондында документлары бар дип уйламыйм. Ришат Төхвәтуллин Ваһапов фондына барганчы ук, ул җырны яздырып, эшкәртеп чыккан иде.

- Ришатның Илдар Юзеевның сүзләренә хокукларны сатып аласы килмиме?

- Җыр Ваһапов фондына кадәр яздырылган, тиешенчә эшкәртелгән иде. Хәзер сатып алу гадел булмас иде, минемчә. Һәр җырның үз гомере дигәндәй, хәзер инде аның вакыты үтте. Ришатның инде хәзер табадан төшкән яңа җырлары бар. Ришат “Тыңлачы, сандугач” җырын гомере буе җырлый алмый бит инде. 

Әлеге җырның шундый язмышы булуы бик аяныч. Илдар Юзеев та шигыренең мондый фаҗигале язмышы булыр дип уйламагандыр. Бу бәхәсне аңлашылмаучанлык дип әйтер идем. Әлбәттә, шагыйрьнең беренче сүзләре белән җырлый башлагач, Ришатка җырның төп нөсхәсе ошый. Әйтергә кирәк, соңгы өч елда “Тыңлачы, сандугач” җыры программага кермәде. Әбиләр: “Улым, соңгы тапкыр килдем концертыңа, җырла инде”, – дип елый. Ришат: “Апа, җырлый алмыйм”, дип әйтә алмый бит, “юк” дип тә әйтеп караганы булды, ләкин олы апалар тезләнергә тотына, елый башлыйлар. Шуңа күрә дә, ул җырларга мәҗбүр.

- “Тыңлачы, сандугач” татарның классик шагыйре – Илдар Юзеевның шигыре. Аны үзгәртеп җырлау әхлакый кануннарны бозуга, караклыкка керә дип санамыйсызмы?

- Үзгәртеп дип... Бу бит ирексездән эшләнгән чара. Композитор җырны язган икән, ул да бит тамашачыларның тыңлауларын тели. Рәис Ханнанов бик матур сүзләр язды, хәтта ул иҗат иткән сүзләр җырга күбрәк туры килә, минемчә. Җырны икенче, өченче кеше җырлап караса да, тамашачының күңелендә иң беренче булып башкарган җырчы исендә кала. Рәис абый баштан ук сүзләрен язган булса, бәлки, әйбәтрәк тә булган булыр иде. Халык ялварып сораганга күрә, ул, Бәләбәйдә әбиләрнең елаганнарын күрде дә, аптыраганнан Ришатка үзе яңа сүзләрне язып бирде. Кабатлап әйтәм, Ришат Төхвәтуллин Ваһапов фондыннан киткәннән соң, концерт программасына “Тыңлачы, сандугач” җыры беркайчан да кермәде. Хәзер инде суд процессы бара.

 

Рифат Фәттахов исә бу җырны башка җырчылар да башкарырга мөмкин дип саный. 

- Җырның киләчәге бар дип уйлыйм. Әлбәттә, суд процесслары матур эш түгел. Күңелне дә төшерә, безнең татар мохите дә аңа әзер түгел. Әмма бу инде бөтен дөньяда кабул ителгән принцип. Цивилизацияле хәл итү юлы. Америкада «Зачем ругаться, если есть суд», дигән әйтем бар. Нишләп куркырга безгә судтан?! Мин куркырга кирәк, дип уйламыйм. «Тыңлачы, сандугач» җыры ни өчен җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә - чөнки җыры бик популяр иде, Ришат үзе дә популяр башкаручы. Бу мисалда без авторлар хокукларын сакларга кирәклеген күрсәтә алдык. Җыр бит ул – сүземе аның, музыкасымы – теге яки бу шәхеснең интеллектуаль милке. Мәсәлән, бу ручка минем милкем. Син бит аны тартып ала алмыйсың. Тартып алсаң, мин: «Бир, бу минеке!» дип әйтә алам. Кайберәүләр: «Ничек инде җырның хуҗасы булсын?» диләр. Ничек булмасын?! Ул бит кемнеңдер шәхси милке, интеллектуаль милке. Бу - безнең җәмгыятьтә хокукый культураның әле бик үк югары дәрәҗәдә булмавы белән бәйле.

чыганак: http://intertat.ru
 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7629
    1
    53
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5156
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2051
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3834
    0
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату