Логотип
Татар гаиләсе

Көндәлек

Бу көндәлекләр Шәфыйковлар гаиләсенең генә түгел, алар яшәгән бөтен Үчәлле авылының байлыгы. Аларны икенче төрле «Үчәлле тарихы» дип тә атарга буладыр. Көндәлекләргә барысы да теркәлеп барылган: авылда кайсы көнне кайсы нигезгә килен төшкән, кемнәр кайчан бәби бишеге элгән, кемне соңгы юлга озатканнар... 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Азнакай районыннан Шәфыйковлар гаиләсе)

– Безнең әни гаҗәеп төгәл кеше ул. Мин менә аш-су тирәсендә кайнашканда бөтен нәрсәне дә чама белән генә эшлим. Әни андый түгел, ул хәтта өйдәге һәр кастрүлнең авырлыгына кадәр хәтерли – шуларны әйтеп сөйләшә...

– Мине кечерәк чакта, беләсезме, нәрсә шаккатыра иде? – дип безнең сүзгә кушыла Миләүшә. – Әби коймак пешергәндә, камырны табага сала иде дә, йөзгә хәтле чутлый иде, аннары икенче ягын әйләндерә. Безнең кебек: «Асты килдеме икән әле?» – дип, әллә ничә тапкыр күтәреп карамый. «Йөзгә кадәр санасаң, таман гына була ул», – дия иде. Тәмле була иде әбинең коймаклары! Матур да!
Мине исә Мөнирә апаның гомер буе язган көндәлекләре шаккатыра. Бер көн калмыйча! Менә чынлап та кемнән өйрәнергә кирәк төгәллеккә! Хәер, бу көндәлекләр Шәфыйковлар гаиләсенең генә түгел, алар яшәгән бөтен Үчәлле авылының байлыгы. Аларны икенче төрле «Үчәлле тарихы» дип тә атарга буладыр. Көндәлекләргә барысы да теркәлеп барылган: авылда кайсы көнне кайсы нигезгә килен төшкән, кемнәр кайчан бәби бишеге элгән, кемне соңгы юлга озатканнар... 
Ул көндәлекләрдә – аның үзенең гомер юлы, балаларының балачагы, яшьлеге, шатлыгы-куанычлары, оныклары...

«1953 ел, 5 декабрь. Бүген конституция көнен бәйрәм иттек. Мин бүген Рәфкатьләр йортына килен булып төштем...»
Чынлыкта, көндәлекләр шактый соңрак языла башлаган әле. Монысы – күңелендәгесе. Ярты гына ел очрашып йөреп, Рәфкате белән кушылганда аңа унсигезе яңа тулган була. Икесе дә шушы авылныкы – Үчәлленекеләр алар. Рәфкате – шофер, ул чакта авылның иң дәрәҗәле, хөрмәтле кешесе. Көн туса, аңа берәр ялыныч белән килмәгән кеше юк: берсен дә кире бормый. 
– Хәзер менә Миләүшәгә карыйм да, гел үземне уйлыйм. «Әни белән безнең ара 19 ел гына бит», – дип йөри иде олы кызым Гөлзәрия. Яшьли чыгылды шул тормышка... Бианам мине үз баласыдай каршы алды. Балалары унау иде аның. Буйга миннән дә кечерәк иде үзе. Ә күргәннәре... «Башта бардым малайга, аннан бардым бабайга, аннан – самайга», – дип сөйли иде уенын-чынын кушып. Яшьлегендә Азнакайга үзе кебек егеткә кияүгә чыга, әмма тора алмыйлар – аерылышалар. Аннан әтиләре 60 яшьлек картка бирә. Биш балалары туа. Тол калгач, кабат кияүгә чыга, тагын биш бала таба. Минем Рәфкать – шул икенче оядан… Ә аннан әтиләре аларны ташлап чыгып китә. Дөрес, ул хатында да озак тукталмый, читкә китеп югала. Шул китүдән бүтән авылга кайтмады ул, оныкларын түгел, үз балаларының да буй җиткәнен күрмәде. Ә әнкәй, көндәш дип тормый, авылдагы теге хатын белән аралаша иде. Рәфкать белән кушылгач, ул апа безне чәйгә дә алды әле...
Яшь идем бит – әнкәй мине бар эшкә дә ипләп үзе өйрәтте. Ипи салырга да. Аңарчы инәй салган ипиләрне мичтән алганым гына бар иде. «Ипиең тәмле иде», – дип хәзергә кадәр әйтәләр... 

Миләүшә Шәфыйкова: «Мин башта Азнакайда лицейда укыдым, әлбәттә, аралашу гел татарча гына иде. Унынчы сыйныфка җиткәч 4 нче мәктәпкә күчәргә туры килде. Анда башка милләт балалары да шактый. Шуңа күрә классташлар белән үзара күбрәк русча сөйләшергә туры килде. Әмма өйдә аралашу татарча гына бездә. Әти-әни белән дә, абыйлар белән дә. Бу – язылмаган закон!»

Кайнанасына бүләккә баш-башлары чигелгән намазлык, сөлгеләр, өйне ямьләргә – тәрәзә челтәрләре... Яшь булса да, бирнә сандыгы башкаларныкыннан ким булмый Мөнирәнең. Бәйләүне аннан соң да гомер буе кулыннан төшерми. Биш бала әнисе моңа ничекләр өлгергән, белмим. Колхоз эшеннән кайтып кермәгән: тавык фермасында, колхоз складында эшләгән.
– Балаларны карашырга бианам булышты. Мин килгәндә аңа алтмыш яшь кенә иде әле – без бергә картайдык... Нәрсә өчендер ачуланышканыбызны хәтерләмим. Матур яшәү өчен сабырлык кирәк. Олы кеше эндәшмәсә, яшь кеше аннан узып дәшми. Әнкәй гел минем яклы иде. Барасы җирләребезгә дә җибәрмичә калмады. Балалар бик кечкенә чакта да. «Елады, күкрәгемне каптырдым», – дигәне дә булды... 

«1959 ел, март. Яңа өебезгә күчендек...»
Ире ташлап чыгып киткәч, төп нигездән кайнанасын ун бала белән өчкә дүрт зурлыгындагы иске бер өйгә башка чыгаралар. Бер кышлык иген биреп. Мөнирә әлеге нигезгә килен булып төшә. Шул тормышка риза булып... «Киленеңә сүз әйтмә, ул сезгә бәхет китерде», – диләр Гөлчирә апага туганнары. Яңа йорт җиткезүләрен күз алдында тотып әйткәннәрдер инде. 
– Эшләгәндә эшләдек, Аллага шөкер. Егылдык, тордык, йөгердек... Монысы – ир-атныкы, монысы – хатын-кызныкы дип бүлеп тору булмады. Рәфкать колхоз эшеннән бушамады. Бакчаны, йорттагы малларны карау балалар белән минем өстә иде. «Барасым, эшлисем килми», – дигән сүз ишетмәдем кызларымнан да, улларымнан да. Колхоз гектар-гектар чөгендер бирә, шуны утыйлар иде. Печән әзерләшергә дә катнаштылар: тырма тартырга көчләре җитә башлауга. Балаларны эш белән үстерергә кирәк...
Яңа салган йортта килендәш белән бергә яшәгән еллары да була әле. Тавыш-тыннары чыкмый – сыялар. Сабыр, акыллы кайнанасы Үчилленең абыстаена әйләнә: аш-су үткәрергә теләүчеләр иң элек аңа чиратка языла. Бер дистә баласы арасыннан улы Рифкатьне, килене Мөнирәне якынрак күрә ул: «Мин сездән калмыйм, сезнең белән яшим», – ди. Улларына, кызларына да: «Кайтып йөрегез, төп нигезне ташламагыз – Мөнирә сезне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алачак», – ди. Хак әйтә. 

«1983 ел. 22 ноябрь. Иртәнгә кадәр буран дулады...» 
Рәфкатен соңгы юлга озаткан көн бу. Кырык сигез яшендә тол кала ул. Бер-берсенә «карт-карчык» дип әйтерлек озак яшәргә язмаган була аларга... Кечкенә кызы Гөлшатка 10 яшь тулган, Илшаты армиягә киткән ел. Бөтен дөнья мәшәкате берүзенә өелеп калган ел. Аз гына алдарак, шул елның мартында бианасы да мәңгелеккә күчкән ел. Тагын... көндәлек дәфтәргә көн саен яза башлаган ел. Язгач, күңелдәге борчуларның меңнән бер өлешен генә кәгазьгә төшергәч тә – җиңелрәк булып китә. 

«1990 ел, 25 август. Илшатым башлы-күзле булды. Ишкәйдән Фәнүзәне алды». 
Инде сүзебезгә эштән кайткан Фәнүзә дә кушыла.
– Казан төзелеш институтында югары белем алдым. Колхоз стипендиаты идем, диплом яклагач, өч еллык бурычымны үтим дип авылга экономист булып кайттым. Язмышым исә инде язылып куелган булган икән... Сигез ел бер мәктәптә укысак та, Илшат белән бер-бербезне күрмәгән булганбыз, кайткач өр-яңадан таныштык. Бер елдан соң инде аларга килен булып төштем. Төп йортта яшисемне белеп бардым. Шулай тиеш кебек кабул иттем. Үз әнием дә гомер буе биана белән яшәде. Әйе, төп йортка кайтучы-китүче күп! Бездә дә шулай булды. Туганнарның балалары җәй буе да тордылар. Хәзер дә кайтып йөриләр. 
Әнинең «килен» дип мине какканын хәтерләмим. Килен белән кайнана уртак тел тапсалар гына тормыш барадыр ул... Кирәк чакта төпле киңәшен бирә белде, эшне белмәсәм – өйрәтте. Ипи салырга, мәсәлән. Иң беренче ипиемә тоз салырга оныткан идем. Тозсыз камыр күперә бит ул, «Бигрәк уңган!» – дип ашадылар. 
Туктагыз, тукта, миңа гына нәрсәдер кабатлана кебек тоеламы соң ул, әллә чынлап та шулаймы?! 

«1998 ел, 10 июнь. Көн чалт аяз. Йортны, ниһаять, өлгерттек».
«Уразман» – Азнакай районындагы ике миллионер колхозның берсе була. Аягында нык басып торган хәлле хуҗалык. Киләчәге дә матур тоела. Шәфыйковларның кече уллары Илшат шуңа да туган авылында төпләнергә ниятли. «Шәһәргә китү турындагы уй башыма да кермәде, – ди ул. – Югыйсә, андый мөмкинлек булды: Азнакайда да, Чаллыда да эш бар иде». Ике егет атасы булырга өлгергән ир яңа йорт күтәрергә тотына. Туганнары, Фәнүзәсенең якыннары «булышабыз» дип торганда нигә тәвәккәлләмәскә?! Ул елларда күп итеп мал асрыйлар, сыер тоталар, сыр ясыйлар... Төп нигезгә салынган йорт бүген аларны авылга бәйләп тора. Бөтен җирдәге кебек аларда да колхоз таралган, эш урыннары беткән. Иң аянычы – мәктәп ябылган. Бала-чага 12 чакрымдагы Тымытыкка йөреп укый. Аз инде алар, быел әнә Үчәлледә әлегә бер бәби чәе дә узмаган. Илшатлар һәм тагын өч гаилә балаларын Азнакайда укыткан: чиратлашып озатканнар, каршы алганнар. Колхоз яртышар ел хезмәт хакы түли алмагач, үзләре дә Азнакайга чыгып киткәннәр. Илшат «Азнакайнефтемаш»та эшли, Фәнүзә – «Азнакай җылылык челтәре»ндә инженер. Көн саен иртән 22 чакрым узып эшкә баралар, кичен шуның кадәр юл узып кире кайталар. 

«2003 ел, 25 август. Илшатларның кызлары туды. Иртәгә бездә сарык көтүе...»
– Бала тудыру йортыннан кайтканда әни безне шундый матур итеп каршы алган иде. Ашлар салып... Кайнана белән яшәүнең рәхәт яклары күп аның. Абыйлары Миләүшәнең тууын бик көттеләр. Елак булды ул. Ринат гармун сузып җибәргәч кенә тына иде... Ринат та, Салават та Азнакайда музыка мәктәбен тәмамладылар. Әтиләрендәге сәләт аларда да бар. Илшатка бу юнәлештә укырга туры килмәгән, шуңа күрә малайларга музыкаль белем бирү өчен бик тырыштык. Мәктәптән соң көн дә Азнакайга кадәр музыка мәктәбенә йөртү бик җиңел булмады инде. 22 чакрым бит ул! «Башка бармыйм, ташлыйм», – дигән чакларында кулларыннан җитәкләп кире илткән вакытлар да булды. Берсендә «попуткага» утыртып озаттым гына, карыйм – сумкалары кулымда калган! Икенче «попутка» белән артларыннан юлга чыгарга туры килде... Бераз үскәч, матай белән йөри башладылар. Уразайга апаларга кадәр баралар да, аннан «попутка»га күчәләр. Икесе дә баян классында укыды, Ринатны ансамбльгә дә алдылар, ул курайда уйнарга да өйрәнде. Салаватның тавышы барлыгын да баянда уйнарга өйрәнергә йөри башлагач ишетеп алдылар. 

Энергияләре ташып торгач, икесен дә спортка да бирдек. Авылда физкультура укытучыбыз Мәҗит абый бик көчле иде – волейбол уйнарга ул өйрәтте малайларны. Ринат шулай итеп Азнакайның җыелма командасына да эләкте. Буе безгә охшаган – кыска аның. «Мин чыгып баскач, көләргә тотындылар, ә уйный башлагач инде бик тиз туктадылар», – дип сөйләгән иде ул беренче көнне кайткач... Малайлар мәктәптә укыган елларда гаилә ансамблебез нинди генә конкурсларда чыгыш ясамадык?! Казанда, «Корстон» сәхнәсенә дә чыкканыбыз булды. Әтисе белән Салават ике тавышка җырлыйлар, Ринат баянда уйный иде... Салават шушы юлдан китте: башта Әлмәттә музыка колледжын тәмамлады, аннары Оренбургта институтта белем алды. Бүгенге көндә Татарстан дәүләт камера хорында җырлый... 

Илшат белән Фәнүзәнең зур хыялы бар: Казанга, Салават катнашкан концертка барып, улларын зур сәхнәдән күрәселәре килә. Нишләтәсең, тиз генә җыенып чыгып китеп булмый – якын ара түгел. Әлегә Салаватның җырларын язмада гына тыңлап сөенәләр. 
 Һәр баскан җирен сәхнә итә белүче Миләүшә дә бар бит әле. Азнакай сәнгать мәктәбендә, хореография классында укыган. Коеп куйган биюче! Быел урта мәктәпне тәмамлый. Табиб булырга җыена. «Мине озаграк яшәтергә тели ул!» – дип сөенә Мөнирә әбисе. 
Миләүшә – әнисенең иң зур булышчысы. Аш-суга кулы ятып тора. Әтисе белән абыйлары үз куллары белән теплица төзеп куйган әнә, ә алар әниле-кызлы кыяр-помидор үстерәләр. Миләүшә әйткәнчә – яратып! 

«2011 ел, 22 март. Кар кичкә кадәр яуды. Нашат үлгән инде...»
Илшатның Чаллыда яшәүче олы абыйсы бу. Биш туганнан дүртәү генә калганнар. Аңа нибары 50 яшь була. Мөнирә апа көндәлекне бу көнне дә кулына ала. Ана кеше өчен иң ачы хәсрәтле көнне дә... «Мин дәфтәрне беркайчан кулдан төшермәдем. Кунакка барганда да үзем белән алып барам, 5–6 юл язып куярга мөмкинлек таба идем... Күзләрем начарланганчы яздым». 

«2014 ел, 12 июнь. Иртәнгә көн аязды. Бүген авылда Сабантуй». 
Мөнирә апаның авыл Сабантуен калдырганы юк икән әле. Бер елны да! Урам бәйрәмнәрен дә. Илшатын, оныкларын тыңларга чыга, билгеле. 
– Бер елны урам бәйрәмендә утырам шулай. Арттагы хатыннар үзара сөйләшәләр. Берсе: «Мин шушы Илшатның җырлаганын тыңлар өчен генә чыгам бәйрәмгә», – ди. Әни кешегә бик рәхәт, күңелле инде бу сүзләрне ишетү. Үземнең әтәем Әхмәдулла матур җырлый иде, Илшат та, аның уллары да аңа охшаган...
Авыл, аннары район сәхнәсенә күтәрелгәнче, башта һәр көнне өйдә концерт әле аларда. Кинәнәләр әтиләрен тыңлап! Репетицияләрне Миләүшә дә яратам ди – Шафыйковларсыз Үчәлледә бер концерт, бер бәйрәм дә узмый. Һәммәсе беравыздан авыл клубын, аның мөдире Айгөлне мактый: «Эшен оештыра белә – авылыбызны яшәтә! Барыбызны да уятып җибәрә», – диләр. Мәктәпне ябып, бинасын сүткәннән соң, клуб авылдагы бердәнбер мәдәни учак булып калган. Хәер, сүтелмичә калган спортзал бар әле тагын – яшьләр анда да җыела. 
«Илшат башкарган кайсы җырны күбрәк яратасың?» – дим Фәнүзәгә. Озак кына уйлап тора да: «Барысын да!» – дип елмая ул. Калган сүзләре күзләрендә – яратуы, якын итүе, соклануы...

«2021 ел, апрель. Ринатның кызы туган. Әтисенең туган көнендә өйгә алып кайтканнар».
Көндәлеккә языласы бу юллар инде Мөнирә апаның күңелендә генә: нишләтәсең, күзләрнең җетелеге киткән. «Без хәзер Фәнүзә белән килен белән кайнана түгел, ике бианай», – ди ул. 
– Ринат белән Салават бергәрәк үсте. Мин нигәдер гел кечкенәдән үк алар турында: «Улларым бит булачак әтиләр», – дип уйлый идем. Әтиләренә охшауларын теләдем. Бөтен эшкә курыкмыйча тотына алуларын, эш рәтен белүләрен, үз сүзләрен кистереп әйтә белүләрен... Ринатыбыз башлы-күзле булды менә. Киленебез Лилия – Азнакай кызы. Яңа гына онык белән сөендерделәр. «Миңа әби дип дәшәрсең», – дип колагына пышылдадым инде. Илшат: «Оныкны балдан татлы дип әйтәләр иде, тик моның кадәр үк булыр дип уйламаган идем», – ди... Әйе, мин дә хәзер бианай... Килен белән кайнанага һәрвакыт бер сүздә булу кирәк. Әмма матур яшәү өчен иң элек барыңда да шундый теләк булуы кирәк... Өйдә олы кеше булу бәхет ул. Йортка, балаларга һәрвакыт күз-колак бар дигән сүз. Кайткан җиребезгә чәй кайнаган, аш пешкән иде. Хәер, 86 га җиттем, ял итим дими, хәзер дә хәленнән килгәнчә булышырга тырыша әле ул. Ашны булса да куя тора...
Утыз беренче ел кайнана белән торуымны белгәч, кайберәүләр: «Сиңа инде орден бирергә кирәк», – диләр. Андый чакта гел көләм: «Миңа түгел, әнигә бирергә кирәк аны дим: башта 30 ел бианай белән яшәгән, инде менә тагын 30 елдан артык килен белән – минем белән яши...»
Йортлары авылның уртасында, мәчет белән янәшә аларның: көнгә биш тапкыр азан моңына күмелә. Ә капка төбендә эскәмия. Мөнирә апа еш кына шунда чыгып утыра. Авылдагы матур гадәт буенча, урам буйлап узган һәркем тукталып сәлам бирә, хәл белешә. «Бәхетле карчык син. Ул-кызларың әйбәт», – дип китәләр. «Картайгач бәхет күбрәк кирәк, диләр иде, дөрес икән ул сүз. Балаларыма да шуны телим: миннән дә озаграк яшәсеннәр. Минем кебек кадер-хөрмәттә яшәсеннәр...»
Ә күңелдәге көндәлеккә янә бер сөенечле юл өстәлә. Онытканчы! 

«Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында Салаватыбыз лауреат булган!»

Фото, видео: Анна Арахамия


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп! Мин яратам Сезне!!????

    Хәзер укыйлар