Логотип
Татар гаиләсе

Төпчек малай

Аларның ихатасында ике йорт тора. Күршеләр аша гына тагын бер йорт – өченчесе өлгереп килә. «Монысы тарих, – диләр, иске йортка күрсәтеп, – ә анысы – киләчәк буын өчен, монда исә бергә яшибез», – ди Гәрәевләр гаиләсе. Яшьләр әти-әнидән аерылып башка чыгуны күз алдына да китерми. «Бергә яшәүгә ни җитә!» – ди, өлкәннәр дә, яшьләр дә. Без Буа районы Адав Толымбай авылында кунакта.

 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Буа районы Адав Толымбай авылында яшәүче Гәрәевләр гаиләсе)

Аларның ихатасында ике йорт тора. Күрше аша гына тагын бер йорт өлгереп килә. «Монысы тарих, – диләр, иске йортка күрсәтеп, – ә анысы – киләчәк буын өчен, ә монда без бергә яшибез», – ди Гәрәевләр гаиләсе. Яшьләр әти-әнидән аерылып башка чыгуны күз алдына да китерми. «Бергә яшәүгә ни җитә!» – диләр, өлкәннәр дә, яшьләр дә. Без кунакта Буа районы Адав Толымбай авылында.  

Америкада да аны сагындым
Моннан кырык ел элек буш ихата була монда. Ике өй аша гына Гөлфирә үсеп килә. Сугыштан соңгы еллар авыр булса да, балачакның, яшьлекнең үз матурлыгы. Авыл зур, балалар күп. Толымбайның бер башында татарлар, икенче башында чуашлар яши. Мәктәптә дә балаларны икегә бүлеп укыталар: татар һәм чуаш сыйныфлары. Дус-тату яшиләр чуашлар белән татарлар. Әмма бер аермалары бар. Толымбайда яшәүче татарлар читтән кеше кертми, үзләренекен ятларга бирми. Бер-берсенең нәсел-нәсәбен белгән зур авылда әнә шулай табышалар, кавышалар. Шуңа да гаиләләр дә ныклы. Шомырттай кара күзле кечкенә Гөлфирә мәктәпкә баргач коңгырт күзле Илсунга игътибар иттте микән? Юктыр, мөгаен. Ул яшьтә малайлар белән түгел, кызлар белән дус буласың. Үсмерлек чорына җитеп, күңелдә күбәләкләр оча башлагач, беренче сыйныфтан ук бергә укыган Гөлфирә белән Илсун арасында мәхәббәт уты кабына. Беренче мәхәббәт хисләре гомер буена сузыла аларның. Мәктәпне тәмамлагач, Гөлфирә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Илсунны армиягә озатып кала, көтеп ала. Көтеп алмаслык егет түгелмени?! Сабантуйларда мәйдан тоткан көрәшче, кулына гармун алса, тирә-яктагы кошлар моңлана башлый. Илсун үзе дә җыр-моңга гашыйк. 

– Илсун армиядән кайтуга комбайнга утырды. Мин «Энергосбыт»ка учетчик булып эшкә кердем. Озакка сузмый өйләнештек, – дип искә ала ул елларны Гөлфирә апа. – Күп балалы гаиләдән түгел үзем: абый белән икәү генә үстек, Илсуннарга тугызынчы кашык булып төштем. Кайнана белән озак яшәмәдем. Менә шушында буш милек бар иде – иске ызба китереп салдык. Әнигә дә якынайдым. Ул балаларны үстереште. 
Хәзер музей урынына калган ул йортта 15 ел гомер кичерә алар. Шунда ике балалары – Гөлнара белән Илнур туа. Бишьеллык планнар, социалистик ярышлар чоры, хезмәт алдынгыларын зурлау... Комсомол, партия рухы көчле. Илсун – алдынгы комбайнчы. Почет билгесе ордены, медальләр ала ул. Районда гына түгел, республикада беренчелекне бирми. Хезмәт кешесен хөрмәтләгән чор. Мәскәүдә ВЛКСМның съездында делегат булып катнаша. Аңа анда Америкага барырга юллама тапшыралар. Армиядән кала, авылдан ерак китмәгән хезмәт кешесе өчен бу мәртәбәле бүләк була. 
– Курыкмадыгызмы Америкага кадәр үк җибәрергә? – дим Гөлфирә апага. 
– Яшь чак. Уйлый да белмәгәнмендер. Ул бит эшендә алдынгы булды. Хезмәте булгач, хөрмәте дип кабул иткәнмендер. Америкадан балаларга ул вакытта без күрмәгән әйберләр – сагыз, наклейкалар алып кайткан иде. 

Сүзгә тыныч кына утыручы Илсун абый кушыла. Бик тыныч, төпле кеше. 48 ел бергә яшәгән Гөлфирә апа да: «Ул шыпырт инде безнең, ә мин күп сөйлим. Хатын-кыз инде, нишлисең...» – дип елмая. 
– Әле дә хәтерлим, путевка бәясе 27 мең сум иде. 13 тәүлеккә киттек. Беренче тапкыр шулай озакка гаиләдән аерылдым. Сагынып киттем, сагынып кайттым. Америкада да уемда гел Гөлфирә иде, – ди Илсун абый. 

Америкада башка дөнья, ә монда тормыш көтәсе бар. Ят кыйтгага барып кайта да кабат эшкә чума гаилә башлыгы. Ир-ат эштә генә алдынгы түгел, өйдә дә терәк булырга тиеш. Ишәйгән гаиләсенә яңа йорт салырга керешә. Урманга барып үзе агач әзерләп, өй бурасы күтәрәләр. 
Әнә шулай зур йорт тергезәләр. Кырыкның теге ягына чыккан Гөлфирә апа, яңа йортын котлап, ир бала алып кайта. «Шулай язылган булгандыр. Олы кызыбызга – 15, улыбызга 12 яшь иде Булатны тапканда. Алла артыгын бирми ул, тиешлесен генә бирә», – ди. Аның төпчек бала икәнен, шушы йортка хуҗа буласын Булат карында яралганда ук белә Гөлфирә белән Илсун. Төпчек бала – терәк бала. Татарда язылмаган канун шундый. 

Өйне төзүен төзиләр, әмма үз көчләре белән салынган, яшьлек хатирәләре белән сугарылган, беренче балалары тәпи киткән иске йортларын ятим итәселәре килми. Ишегалдындагы яңа йортка күченә алмый озак җәфаланалар. 
– Бик кадерле иде. Калдырып чыгып китәсе килмәде шул. Югыйсә яңасы зур да, күпкә уңайлы да. Илсун базадан сөйләшеп мебельләр кайтарып тутырды. Бер ел җылытып тордык, әмма яшәмәдек. Икенче кышка кергәндә бер кичне Раилнең әтисе (Буа театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Раил Садриевның исемен бу өйдә сәгать саен телгә алалар. Булатның өченче буын абыйсы гына түгел, аның язмышын кискен үзгәрткән кеше дә әле ул. – Ч. Г.) килеп керде дә, безне әрли-әрли, иң элек малайның бишеген яңа өйгә чыгарып элде. Аннары дырылдатып ашау өстәлен чыгарып куйдылар. Соңыннан үзебез кереп утырдык. Ул килмәсә, кайчанга кадәр күченә алмый йөрер идек, белмим. Кадерле, бик кадерле ызба шул. Шуңа да сүттерәсем дә килми», – дип, иске йорт ягына карап сөйли Гөлфирә апа. Яшьлекне саклаучы бер ядкарь итеп кабул итәләр бу йортны гаиләдә. Эш дип яшәгән гаиләдә хатирәләргә бирелеп утыру гадәте юк. Ихатадагы әнә шул кыеклары челтәрләп ясалган йортка бер күз салып алу да җитә, күрәсең. 
– 48 ел бергә яшәгәнсез. «Уф туйдым» дигән вакытларыгыз булдымы? – дип сорыйм йорт хатирәләреннән арынып, бер-берсенең җылысын тоеп утырган Гөлфирә апа белән Илсун абыйдан. 
– Ю-у-у-ук, беркайчан юк! «Кит әле», дип тә әйткәне юк аның, – ди Гөлфирә апа. – Соң сүзгә килешү булгалый инде. Ярты гасыр буе күзгә-күз генә карашып утырмадык. Балалар киләчәге өчен дип күпме эшләр башкардык. Буш кара җиргә килеп утырган кешеләр бит без. «Син андый, син мондый», – дип яшәргә вакыт булмады. Әрләшергә, гомумән, вакытым юк. «Брат, минем иртән үк эшкә чыгып китәсем бар. Синең белән сүз көрәштереп торырга вакытым юк әле», – дип кенә әйтә идем. 
– Шулай да, тату яшәүнең сере нәрсәдә?
– Су капсаң була. Әмма ир су капканыңны аңлый торган кеше булырга тиеш. Ишектән аны атып, моны тондырып, сүгенеп килеп кергән иргә су кабып торып булмый, әлбәттә. Илсун колхоз эшендә бригадир булып та эшләде. Соң кайта. Безнең малайлар елак булды. «Шаулама, малайлар йоклады», – дип каршы ала идем аны гадәттә. Тәртипсез кеше булса, малай йоклаганны белмәс тә иде ул. 
– Дус-тату яшәүнең сере бер-береңне хөрмәт итү инде ул, – дип, җайлап кына сүзгә кушыла Илсун абый. – Ярату ул бер-береңне хөрмәт итү инде. Зур гаиләдә татулык булырга тиеш. Күп күрмә, күп белмә. Хәзер картайдык инде. Элек бик күңелле яшәдек. Кулдан гармун төшмәде. Уен-көлке булды. Авылда спектакль-концертлардан калмадым. Хорда да җырладым әле. 
– Мәҗлесләрдә парлап җырлаучы матур парларның берсе сез, димәк.
– Юк, мин җырламыйм, – ди Гөлфирә апа. – Биергә яратам. Ут яндырып бии идек. Хәзер дә биер идем әле, аякларның гына рәте китте...
Гөлназ түгел мин – җимешем...
Без өлкәннәр белән сөйләшеп утырган арада яшьләр кухняда табын әзерли. Икәүләп. 
– Нәрсә эшлим, нәрсә кирәк, дип, өйдә булганда янымда йөгереп кенә йөри Булат, – дип көлә Гөлназ.

Булат кечкенәдән төпчек икәнен белеп үсә. Төп йортта каласын да, әти-әнисенә терәк буласын да. Аны яратып, апасы белән абыйсы да «Йомырканың сарысы бит син», – дип әйтә торган була. 
– Яшьләр авылдан качу ягын карый. Ә син артист башың белән авылда.
– Авылның һавасы рәхәт. Сулыш алулары да икенче инде. Яратмыйм шәһәрләрен. Укып кайттым, җитте. Монда минем нигезем, – ди япь-яшь Булат, картларча фәлсәфә йөртеп. 
 
Булат беренче сыйныфтан гарәп алфавиты өйрәнә башлый. Үзе теләп. Өйдә дини кануннар тотучы юк. Хәзер уйлый: әби тәрбиясе шулай тәэсир итмәде микән? «Мин бәхетле, балалар бакчасына йөрмәдем, әби белән үстем», – ди үзе дә. Унынчыда укыганда, әбисе үлә. Булат аңа үзе Йәсин чыга. Гөлнара апасы, энесенең киләчәген уйлап, Россия Ислам университетына укырга керергә әзерли башлый. Әмма мәктәпне тәмамлаганда Булатны алыштырып куялармыни. Өзми дә куймый: «Артист булам», – ди. 
– Унынчыда укыганда әти үз янына комбайнчы ярдәмчесе итеп алды. Көне буе иген кырында нишлим? Җырлыйм! Шуннан сәнгатькә тартылып китмәдем микән? Мәктәптә спектакльләрдә, КВНнарда катнаштым. Шул вакытларда Раил абый: «Мәктәптән соң кая барасың?» – дип сорады. «Өйдәгеләр, укытучы булырсың, диләр», – дим. «Синнән укытучы чыкмый инде. Әйдә, театр училищесына, аннан безгә эшкә кайтырсың», – ди. Миңа шул җитә калды, укырга керергә әзерләнә башладым. Гармунда уйнарга өйрәндем. Училищеда башны бәрә-бәрә укыдым. Вакытны заяга әрәм итмәдем. Укуны бетергәндә курс җитәкчебез Ринат Әюпов үзенә чакырды. Калада каласым килмәде. Мин бит әби белән үскән кеше, тынычлык яратам. Аннан соң кайда тудың, шунда файдага ярарга тиешсең дип уйлыйм. Буага кайттым да театрга эшкә кердем. Казан дәүләт мәдәният институтының режиссура бүлеген кызыл дипломга тәмамладым. Ләкин театрга килгәннән бирле өйдә торганым юк. Әлегә әти-әниләр нык, квартирант булып кына яшим. Без әле әти-әни кочагында яшәүче балалар. 

Елмаеп кына торган хатыны Гөлназны да ике малай әнисе димәссең, яшь кызлар кебек. Ул да, ире белән килешеп, баш кагып тора. 
– Узган ел коронавирус аркасында гына өйдә булды ул. Айлар буе гастрольләрдән кайтып керми. 
– Нигә артистка кияүгә чыктым икән дигән уйлар килмиме соң? – дим Гөлназга, икебез генә калып серләшкәндә.
– Юрап китердем бу тормышымны, – ди тыйнак кына көлеп Гөлназ. – Укытучым Лилия апаның күршесендә Раил абыйлар фатир арендалап яшәде. Шуларга карап: «Эх, танылган кеше белән яшәргә иде», – дип уйлый идем. Менә хәзер үзем артист хатыны. Кемгә кияүгә чыкканымны белеп бардым. Яраттым. Җимешем генә дип торган кешене ничек яратмыйсың инде?! Гөлназ дип эндәшә икән, сискәнеп китәм. «Мин Гөлназ түгел – җимешем», – дип төзәтәм.
– Хәзер яшьләр кайнана белән яшәргә талпынып тормый...
– Ә мин башка тормышны күз алдыма да китерә алмыйм. Монда килен булып төштем. Инде үзем әни булсам да, һаман бала булып яшәвемне дәвам итәм. Әни белән әти янында рәхәт инде барыбер. Балалар караулы, тормышны буш җирдән башламадык. Әни дә, әти дә бик әйбәт кешеләр. Бала дип яшәүчеләр. Әти – минем яклаучым. Булат белән кайчак чак кына сүзгә килсәк тә (тормыш булгач, табак-савыт бераз булса да шалтырамый калмый), әти: «Минем кызга сүз әйтмә», – генә ди. Абый да бик яхшы иде. 
– Төпчек мин дип әйттем бит, – ди, яныбызга килеп утырып, сүзне шаянга борган Булат. – Миңа бит хатынны да абый мәрхүм табып бирде. Әйе, чын әйтәм! Абый күрше авылда мәктәптә физкультура укытучысы иде. Укучыларны районга кросска алып барырга бил-геләнгән машиналары килмәгән. Театрда ял көнем иде. Абый шалтыратты. Абый сүзен ничек тыңламыйсың. Чыгып киттем. Укучыларны машинага утырттык та киттек районга. Яшь егет бит, көзгегә карыйм: артта бер чибәр кыз утыра. Күз кысам. Ул елмая. «Әһә, – мин әйтәм. – Булды бу». Юл буе шулай күз кысышып, елмаешып бардык. Районга барып җиткәч, абый: «Машина бар, син кайтып кит», – дигән иде. «Юк, – дим. – Алып килдем, кайтарып куям». Күңелгә ятты бит таныш түгел кызның елмаюы. Кайтарып куйдым. Кичен абыйдан телефон номерын сорап алдым. Шалтыраттым. Шулай очраша башладык. Өйдән дә чыгармый минем өчен саклаганнар Гөлназны. Ярты елдан соң өйләнештек тә. Төпчек малайның бер миссиясен үтәдем инде. Нәсел дәвам итәчәк, Гәрәевләр фамилиясе яши!

Гөлфирә апа: «Татар телендә укып үскәннәр генә туган теленең чып-чын мәгънәсен аңлый. Өч сыйныф булса да чиста татарча укытырга кирәк, – ди тормыш тәҗрибәсе зур булган гап-гади авыл хатыны Гөлфирә апа. – Мәктәбебез русча укыта. Туган телдә укырга-язарга үзем өйрәтәм малайларны. Кулымнан килгәнчә телне саклап калырга ярдәм итәсе иде. Әле гарәпчәсен дә өйрәтермен дип торам. Тел белү зыян итми ул. Ә менә туган телне онытырга ярамый. Ата-баба теле ул. Буыннар өзелә аннары». 

Малайларны үзем укытам!
Гөлназ белән Булатның бер-бер артлы ике малайлары Хәйдәр белән Илфат туа. Бала үстергән вакытта Гөлназ техникумны читтән торып тәмамлаган. Хәзер институтта укый. Балаларны карашырга Гөлнара апалары ярдәм итә. «Апа мине укытты, хатынымны укытты, малайларыбызны да укытачак әле ул», – ди Булат. 

Әлегә малайларны әби укыта. Хәзерге вазгыять аркасында татар телен укыту әби җилкәсенә төшкән. Элекке кебек мәктәптә аерым класслар юк. Татар белән чуаш балаларын бергә кушканнар да, русча белем бирәләр. Балалар бакчасында да, нигездә, русча. Җаны-тәне белән татар хатыны булган Гөлфирә апа кул кушырып утыра алмаган. Татарча әлифба кайтарткан. «Ә», «ө», «ү», «җ», «ң», «һ» хәрефләренең мәгънәсен, татар сүзләренең асылын өйрәтергә үзе алынган. 
– Татар телендә укып үскәннәр генә туган теленең чып-чын мәгънәсен аңлый. Өч сыйныф булса да чиста татарча укытырга кирәк, – ди тормыш тәҗрибәсе зур булган гап-гади авыл хатыны Гөлфирә апа. – Мәктәбебез русча укыта. Туган телдә укырга-язарга үзем өйрәтәм малайларны. Кулымнан килгәнчә телне саклап калырга ярдәм итәсе иде. Әле гарәпчәсен дә өйрәтермен дип торам. Тел белү зыян итми ул. Ә менә туган телне онытырга ярамый. Ата-баба теле ул. Буыннар өзелә аннары. 
– Ә мин малайларны гармун уйнарга өйрәтәм, – ди Булат, гармунын кулына ала-ала. – Татар егетләре гармунда уйный белергә тиеш. 

Аннан сыздыртып уйнап җибәрә. Малайлар әтисе тирәсендә сикерешә башлый. Әти кулга гармун алгач, өйдә бәйрәм! Бәйрәм итәселәре алда әле. Бабай да кулына гармун алачак. Әлегә инсульттан соң тернәкләнеп килә. «Гөлназга рәхмәт инде, ул карый. Бабайның кан басымын, шикәрен тикшереп кенә тора, укол ясарга да өйрәнде», – ди Гөлфирә апа. 

Бергәләп табын янына утырышабыз. Өстәл тирәсендә кайнашкан Гөлназны Гөлфирә апа кат-кат табынга чакыра. «Ашамаган бит син!» «Ярар, өлгерермен», – ди тыйнак кына итеп Гөлназ. Гаиләдә бер-береңә булган хөрмәт әнә шундый игътибардан башланадыр, мөгаен. Кайтыртып торучы булганга да яшьләрнең чыгып китәсе килмидер. Күрше өй аркылы гына абыйсы сала башлаган йорт тора. Эше беткән диярлек, аңа да ягып торалар. «Анда күчү башка да килгәне юк», – ди яшьләр беравыздан. «Ул малайларга калыр. Бу йортны зурайттык. Әле гараж төзергә исәпләп торабыз. Яшәр өчен бар шартлар да бар», – ди Булат.

Килен белән кайнана һәрберсе үз урынын белә бу өйдә. Дилбегә өлкәннәр кулында. Яшьләр шуны танып яши. «Мин – оптимист. Килен төшкәч тә бернинди кагыйдәләр булмады. Ничек яшәсәк, шулай яшәвебезне дәвам иттек. Гөлназның нәсел-нәсәбен белә идем. Ул авылда да учетчик булып эшләдем. Килен түгел ул, үз кызыбыз. Нәрсә кушсак, шуны үтиләр. Аларны беркая чыгарып җибәрәсе килми. «Син акыллы булганга тавыш чыкмый сездә», – диләр авылда. «Юк, – мин әйтәм, – тату яшәр өчен бер генә кешенең акылы җитми, барысы да акыллы булырга тиеш». Аллага шөкер, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Тәтием дип кенә үстергән бердәнбер улыбызның яраткан хатыны бит ул Гөлназ. Илнурыбыз менә гаилә корырга да өлгермичә якты дөньялардан китеп барды шул... 

Без китәр вакыт җиткәч, Булат та рюкзагын җыя башлады. «Мин репетициягә, кич спектакль, соң кайтам. Кичке ашка мине көтмәгез». «Ярар, балам», – диде ана, улына иркә караш ташлап. Гөлназ да бу сүзләргә күптән күнгән инде. Озата чыккач, безгә дә, иренә дә хәерле юллар теләде. Әкрен генә зирәклек туплаган Гөлназ белә: бар юллар да өйгә, төп нигезгә алып кайта. Исән-сау гына йөрсен җаные. 

Фото, видео: Анна Арахамия
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар