Логотип
Татар гаиләсе

Салиховлар утарында

Бер көнне рус теле укытучысы Елизавета Ивановна көлә-көлә сөйли: «8 Мартка әниләргә котлау сүзе язарга кушкан идем. Синең Илгизең «Мама» дип түгел, «Дорогая Әни!» дип язган», – ди. «Улым дөрес язган, мин Әни бит!» – дидем...

 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Теләче районы Теләче авылында яшәүче Салиховлар гаиләсе)

Бу гаилә турында кыскача гына «Теләче» район газетасындагы коллегалардан ишеттек. «Салиховлар – бөтен Теләчегә атаклы нәсел. Белмәгән кеше юк аларны. Чып-чын татар гаиләсе!» – диделәр. Сөйләүләренә караганда, гаилә башлыгы Наис Хәйдәр улы, бөтенесен нульдән башлап, заманында районда үзе «Агропромснаб» оештырган кеше икән. Хатыны Зәйтүнә гомер буе хастаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән. Уңган-булган өч малай үстергәннәр. Хәзер оныклар белән мәш киләләр. Ә менә дәү әтиләре Хәйдәр ага – республикада даны таралган Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының алыштыргысыз баш инженеры булган. Бабайга 85 яшь тулган инде, ә ул һаман руль артында джипта җилдерә, ди! Гармунда сыздырып уйный, китаплар укый, Мишә елгасында моторлы көймәдә балыклар тотып йөри, ди! 
Шулай ымсындырдылар. Һәм без Теләчегә юл тоттык. Буыннар чылбыры ныклыгын, хезмәт яратып үскәннәрнең уңышлар яулавын, гаилә традицияләренең ничек саклануын бер гаилә мисалында күрсәтәсебез килде.Атасы кем – углы шул. Башта, әлбәттә, Наис Салиховка шалтыраттым. 
«Сез – дүрт буын Салиховлар – бер оя булып яшәп ятасыз икән, Наис Хәйдәрович, – дим. – Әби-ба-бай, уллар һәм киленнәр, оныклар һәм сез үзегез...
– Безнең кызларыбыз да бар әле! – ди ул, шаккаттырып. – Тәрбия-гә алган кызларыбыз... – дип, ачык-лык кертә.

...Теләчегә керү белән уң кулда – автомагазин. Ни генә юк анда! Фильтрлар, электрика, «дворник»лар, ковриклар, шөрепләр, майлар... Салиховлар кибете ул. Бүгенге көндә ирле-хатынлы шунда эшләп яталар. 
Наис гаилә белән таныштыруны әти-әнисеннән башларга булды. Һәм без болыннар, басу юллары аша элеккеге Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы булган Үзәккә җилдердек. Наис (ул Наис Хәйдә-рович дип эндәшүне кабул итеп бетермәде, безнең халык алай сөйләшми бит, ди – Э. З.) Үзәк, Сауш, Шармыш, Алга, Петровский авылларын берләштергән данлыклы совхоз, аның атаклы кешеләре турында сөйләп бара. «Бөтен Татарстанга билгеле хуҗалык иде заманында. Социалистик Хезмәт Геройлары Гөлбикә Кәримова, Габделхак Галиевлар безнеке бит!» – ди. Әтиләре Хәйдәр абый шушы хуҗалыкта баш инженер булып эшләгән. Чыгышы белән Иске Җөри-дән икән. Гаиләләре белән 1948 елда Үзәккә күчеп килгәннәр. Хәйдәр 16 яшеннән тракторга утырган. Техникага әвәс егет гел машиналарга тартылган. Армиядән кайткач, Мамадышта шоферлар әзерләү курсында укыган. Машина да йөрткән, механик та, гараж мөдире дә булып эшләгән. Энесе Миңнехаҗи белән Горькийда (хәзер Түбән Новгород – Э. З.) автомеханиклар техникумында укып кайткач, Хәйдәр Салиховны баш инженер итеп куйганнар. «Без өч малай үстек, өчебезгә дә машина җене кагылган иде. Әтидән күчкәндер инде, – ди Наис. – Ул безгә бәләкәй чакта ук «Урал» мотоцик-лы алып бирде дә, мин, Илдар, Ил-гиз – өчәүләп малларга печән ташып, урман-кырларга чыгып, дөнья гизеп йөри идек. Рәхәт чаклар... – дип сагынып куя ул. – Илдар юк инде арабызда...» – дип, юл һәлакәтендә һәлак булган энесен сагышланып искә ала.

Наис Салихов Чистай авыл хуҗалыгы техникумыннан соң, Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында инженер булып эшләп ала. Читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый. Җитәкчелек серләрен туган ягында эшләгәндә һәм армия сафларында хезмәт иткәндә үзләштергәндер. Кытай чиген саклаган егет армиядән старшина дәрәҗәсендә кайта. Оештыру сәләте, әлбәттә инде, әтисеннән дә киләдер. Яңадан торгызылган Теләче районында базар икътисадына күчү елларында «Агропромснаб» дигән оешма оештырып җибәрә. Механика өлкәсендә судагы балык кебек йөзә чөнки. Административ бина, складлар, ягулык саклау станциясе төзеп җибәрәләр, кибет ачалар, эшчеләргә фатирлар төзиләр. «Агропромснаб» хуҗалыкларны яңа техника, запас частьлар белән тәэмин итә. Ат арбасыннан башлап нәни шөрепчекләргә кадәр бар аларда, диләр. Бартерга да эшлиләр, товар кредитына да... 

Төп йортта
...Ул арада Хәйдәр абыйлар капка төбенә килеп туктадык. Өй каршында – яшел болын. Тәрәзәләрдән гөлләр елмая. Хуҗа кешегә 85 яшь дип кем әйтер! Мишәгә балыкка төшү турында сүз кузгата, хоккей уены җанатары буларак, Гагарин кубогына узган матчларга бәя бирә, дөнья хәлләренә күчә... «Эшләгән елларымны әле дә онытып бетермиләр, рәхмәт яугыры. Юбилеема бик күп котлаулар килде. Хакимият башлыгы үзе килеп Рәхмәт хаты тапшырды. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан да Мактау грамотасы җибәргәннәр иде», – дип, сөенече белән дә уртак-лашып ала.
Дания апа куе чия төсендәге камзулдан, аңа төстәш калфактан. Елмаеп сөйләшә. Ниндидер затлылык бөркелә үзеннән... 40 ел кибеттә эшләгән ул. Фотосы районның Мактау тактасыннан төшмәгән.
– Бабай белән мал-туар асрап, шушында яшәп ятабыз менә. Әле чебиләр алдык. Сарыклар, тавыклар, умарта бар. Кыяр, помидор үстерәбез. Илгизнең Илназы атна саен кайтып йөри. «Дәү әти, нишлибез?» дип кенә тора. Строительныйда да, аграрныйда да укый ул... Илгиз кызы идәннәр юып китә. Өй юганда килен килен-нәре төшә хәзер, – дип, ул җайлап кына тормышлары белән таныштыруга күчә.
– Эштән курыкмаска кирәк. Шулай булса тормыш бара, – дип, Хәйдәр ага да хатынын җөпләп куя.
– Минем әти-әни бик эшчән кеше иде. Оет авылыныкылар без. Шәлләр, җылы киемнәр бәйләп үстек. Балалар өстендә дә гел үзем бәйләп кидергән киемнәр иде. Ә болар ягы безне дә уздыра булып чыкты. Без йокыдан торганчы, кайнатам печән чабып кайта иде инде, – дип, көлә-көлә искә төшерә карчыгы. – 20 яшьтә Хәйдәргә кияүгә чыктым. Әти әйтә: «Алай-болай кырын карасалар, кире үзебезгә алып кайтам, кызым», – ди. Әни кырт кисте: «Беркая кайтмый! Бардымы – тора шунда! – ди. – Сыер сау! Су ташы! Артыңа кояш төшкәнче йоклап ятма!» – дип киртләп әйтте. 
Дания апа балалар үстергән елларын сагынып искә төшерә: 
– Өч малай үстердек. Өчесе дә техникага тартылып үсте. Алар кечкенәдән, 4-5 яшьтән аталары белән мотоцикл янында кайнашты. Үзләре күренми дә иде. Эшкә бик хирыс булдылар, үзләре белеп эшләде.
Наис сүзгә кушыла:
– Ашарга чиратлап пешердек инде. Так санлы көннәрдә – мин, җөп санлыларында – Илдар. Миңа чират ике тапкыр эләгә иде: 31 ендә һәм 1 ендә. Әти белән әни эштән соң гына кайталар. Савыт-сабаны да үзебез юабыз, маллар да карыйбыз...
Сүз үзеннән-үзе оныкларга күчә. Дания апаның һәркайсын мактап кына телгә аласы килә инде! 
 – Илдарның кызы Эльмираның Ясминә исемле кызы үсә, тиздән тагын бәби алып кайталар, малае Илнарның улы бар. Киленем, Илдарның хатыны – Дамира. Атна саен Казаннан кайтып йөриләр. Кече улым Илгиз Алабугада Идарә башлыгы булып эшли, аңа кадәр Алабуга районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары иде. Хатыны Алсу белән өч бала үстерәләр: Илназ, Альбина, Азалия. Илгизнең кызы 11 яшьлек Азалия фигуралы шуу буенча ярышларда катнаша. Алинә Заһитова кебек буламы инде... (Көлеп куя.) Конькиларымны йоклаганда да кочаклап ятар идем, ди. «Аллаһы Тәгалә белә, саклый. Бозга кергәндә бисмиллаңны әйтеп кер, кызым», – дим. «Әйтәм, әйтәм, дәү әни!» – ди. Илгиз үзе дә спортка һәвәс булды, гармуннарда да уйный иде...Киленнәрем Зәйтүнә – Буадан, Дамира – Шытсудан, Алсу – Теләчедән. Зәйтүнә белән Наис та өч җиткән егет үстереп, башлы-күзле иттеләр. Фларис, Фәнис, Фирдүс. Җитмәсә, ике кызны да алып үстерде бит әле алар. Гөлназ белән Ләйсәнне. Аларны да бик яраттым... Башта курыккан идем: ике кыз бала, нишләрсез, дип. Зәйтүнә бик тырыш, тәртипле, уңган-булган: ул аларны эшкә өйрәтте. 

Җизни абый, Чәчәк апа
Безнең кызларыбыз да бар әле, дигән сүзләр һич тынгы бирмәгән иде. Менә Наис шул хакта сөйли инде.
– 2005 елның 31 декабрендә Зәйтүнәнең энесе Сәгыйть Яңа ел алдыннан авариягә очрап һәлак булды. Буада милиция капитаны иде... Өйдә сөйләштек-киңәштек тә, кызларны үзебезгә алырга булдык. 1990, 1992 елгы балалар. Гөлназ җиденчедә, Ләйсән тугызда укый... Әниләренә ышаныч юк, тәртибе шундыйрак... Аңардан өметне өздек. Детдомга биреп булмый бит! РОНОга кереп хәлне аңлаттым да, кызларны Буадан Теләчегә алып кайттым. Бездә яши башладылар. Шулай итеп, биш балалыга әйләндек. Миңа – «Җизни абый», Зәйтүнәгә «Чәчәк апа», дип дәшәләр иде. Алар ягында шулай Туган апа, Алма апа, Чәчәк апа дип сөйләшүләр бар. Бездә – дәү әти, дәү әни, Зәйтүнәләр ягында әби, бабай, диләр. Үз балаларыма караган кебек карадым, берсен дә аермадым. Зәйтүнә генә кайчак әйтеп куя, малайларга да, кызларга да корырак булдың, ди. Ләйсән Россия Хокук академиясендә укыды, Гөлназ педагогика уку йортын сайлады. Үсеп җитеп, очты инде кызларыбыз, икесе дә кияүдә хәзер. Оныклар белән кунакка кайтып йөриләр. Оныклар дигәннән... исемнәрен хәзер буталмыйча саный да алмыйм, тугызау бит! Фаяз, Зәлия, Тимур, Регина, Роберт, Ранель, Гадел, Зилә, Солтан...
...Безнең халыкта гомер-гомергә шундый язылмаган кануннар булган бит. Карт әби-бабайларны – Картлар йортына, ятим калган балаларны Балалар йортларына тапшырмаганнар, туган-тумача һәрчак үз янына сыендырган. Наис белән Зәйтүнә дә шул юлны сайлаган. 

Без «папа», «мама» түгел!

Дания апа: «Малайларың русча начар белә, өйдә русча сөйләшегез», – ди бервакыт укытучылары. «Өйрәнерләр әле, алар кечкенә. Иң элек үз телләрен яхшы белсеннәр!» – дидем. Ә бер көнне рус теле укытучысы Елизавета Ивановна көлә-көлә сөйли: «8 Мартка әниләргә котлау сүзе язарга кушкан идем. Синең Илгизең «Мама» дип түгел, «Дорогая Әни!» дип язган», – ди. «Улым дөрес язган, мин Әни бит!» – дидем...»

Хәтер йомгагын сүткәндә кызык хәлләр дә искә төшә икән. Дания апа бер вакыйганы сөйләде. Наис, армия-гә киткәч, өйгә русча хат язып салган. «Папа», «мама» дигән сүзләрне укыган Дания апа утлы күмер тоткандай хис иткән үзен. 
– Берзаман әнидән хат килеп төште. «Сәлам совхоздан! Улым, без син киткәндә татар идек, хәзер дә руска әйләнмәдек. Без папа, мама түгел – әти, әни, дип, ул сүзләрнең астына кызыл каралар белән сызып язган! Оят булды инде! Армиядәге малайлардан күреп язганмындыр инде, – ди Наис уңайсызланып. – Шәп сабак булды ул!
– Шул сүзләрем өч балама да җитте! Ник берсе русча язсын! – ди Дания апа. – Малайларың русча начар белә, өйдә русча сөйләшегез, ди бервакыт укытучылары. Беренче, икенчедә генә укыган чаклары иде. Өйрәнерләр әле, алар кечкенә, дидем дә бетте-китте. Ата-аналарның балалары белән русча сөйләшеп утыруына эчем поша. Танышларга да әйтәм инде, нигә ул кызыгыз белән русча сөйләшәсез, дим. Татарча эндәшсәм, җавап бирми, ди берсе. Син дә эндәшмә аңа, дим. Бер оныгыбыз кайчак рус сүзләре ычкындыргалый. Дәү әтиләренә ошамаган, татарча сөйләшегез, ди икән. «Дәү әти, мин барысын да беләм. Әлхәм-колһуалла догасын да беләм», – дигәч, күңелгә рәхәт булып китте инде. Зилә әнә, кечкенә булса да, Фатиха, Кәүсәр сүрәләрен дә шартлатып укый. Әнисенә ияреп мәчеткә дә йөри икән бала. 

Бер түбә астында – өч гаилә
Теләчегә, Наис белән Зәйтүнә биләмәләренә кайтып керсәк... Анда әле уртанчы уллары Фәнис белән киленнәре Зөлфия, аларның балалары Зилә белән Солтан да, төпчек малай Фирдүс һәм яшь килен Алинә дә яши икән. Әйе, иркен, зур йорт. Бүлмәләр күп, җиһазлар – заманча. Ләкин хикмәт зурлыкта, байлыктамыни! Күңел киңлеге, бер-береңә хөрмәт кирәк! Гөл чәчәгеннән билгеле, диләр. Бу очракта мин Зәйтүнәне гөлгә тиңләр идем. Сабыр, кайгыртучан, киң күңелле, уңган, тырыш... Барысын җайлап, хәлләренә кереп, күңелләрен күреп йөрү үзе бер таланттыр. Уллары да, киленнәре дә «әни» дип өзелеп тора! Өйдәге тәртип тә, рәхәт халәт тә, тынычлык та күп вакыт хатын-кыз зирәклегеннән, кирәк вакытта юл куя белүеннән тора шул. Әле дә кызлар кебек сыгылмалы гәүдәле, йөзендә һаман тыенкы елмаю, тыйнаклык балкыган Зәйтүнә үзе моңарчы белмәгән-күрмәгән бу якларга килгәнгә дә озакламый 40 ел була икән инде! Яшел Үзәндә медучилище тәмамлаган Буа кызын Саба районына эшкә җибәрәләр. Иртүк Казма авылыннан чыгып китеп, көн буе килә ул. «Районның баш врачы мишәр иде, Буадан булгач, мине де мишәр кызы дип уйлап якын күрдеме, «Вәлиуллина, сине атаклы Ленин исемендәге сов-хозга эшкә җибәрәбез», – дип, фатихасын бирде», – дип искә төшерә Зәйтүнә. Наис белән шунда танышалар, кавышалар. Гаиләләре белән Теләчегә күчкәч, гинекология бүлегендә эшли, терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы, соңрак хастаханәнең баш шәфкать туташы була. Тырыш, чая кыз оештыру сәләтенә дә ия икән! Җырлый да, бии дә, КВНнарда да катнаша. Ягымлы, йомшак телле Зәйтү-нә ак халатлы фәрештәгә әйләнә. 
«Ул һәрчак без, киленнәре, ягында, – ди Зөлфия. – Шундый оста дипломат ул безнең! Тынычландыра да белә, киңәш тә бирә... Фәнис белән танышкач ук бу йортка килеп йөри башлаган идем. Гел ачык йөз белән каршы алдылар. Хәзер инде бөтенләй үзләренеке мин! Безнең хәтта табында да үз урыныбыз бар! Әтинеке –түрдә, әнинеке аның янында. Минеке холодильник янында. (Көлә.) Ялгыш берәрсе утырса, «монысы әти урыны!» – дип сиздереп куялар. Фәнис белән йөргәндә әниләренә күчтәнәчкә өчпочмаклар пешереп җибәрә идем. Ә ул кош тоткандай килеп сөенче ала: «Безнекеләр синең өчпочмакларны бик яраттылар!» – ди.
Фәнис күптән түгел үзенең юридик консультациясен ачкан. Россия Хокук академиясен тәмамлап, Сабада судта эшләгән еллары үзе бер тормыш, тәҗрибә мәктәбе булган. Зөлфия – Күкчә авылы кызы. Теләче мәктәбендә физкультура укыта. Сигезенчеләрнең класс җитәкчесе. Чаңгы ярышларында – ул гел беренче. Республика күләмендә үткәрелгән ярышларда да алдынгы урыннарны яулый. Хыялы: ире Фәнисне, кызы Зилә белән улы Солтанны чаңгыга бастырасы, чаңгычылар гаиләсе булдырасы, укучыларыннан чемпионнар тәрбиялисе килә. Үзен, яратып, җилдән җитез Зөлфия дип йөртәләр икән.
Салиховларның төпчеге Фирдүс технология университетын тәмамлаган. Автосервиста эшли. Дәү әтисенә, әтисенә охшап, аңа да «машина җене кагылган». Дуслары белән Теләчедә спортның автоузышлар төрен кертеп җибәрергә, Салават кубогына чыгарга да хыялланалар. 12 спорт машиналары бар икән инде хәзер. «Үзем дә сизмәстән әнигә охшаган кызны эзләгәнмен икән. Алинә дә эшчән, йомшак, җайлы минем. Ул да әнием шикелле озын чәчле. Тик аның чәчләре кояш кебек алтын төстә! – ди Фирдүс. – Без бер түбә астында өч гаилә яшибез. Бик күңелле! Туган-нар сүзгә килә башласа, гаилә бетә, дип әйтә иде дәү әти белән дәү әни. Шул сүз бәләкәйдән күңелгә сеңеп калган. Без бер сүздә булып, бер-беребезне тыңлап, юл куеп яшибез».
Яшь килен Алинә – «Лесной» бистәсе кызы. Казанда банк мәктәбендә укыган, аннары Югары икътисад мәктәбенә укырга кергән. Хәзер менә Теләчедә эшмәкәрләргә ярдәм итү фондында эшли. Фирдүс белән дуслары туенда танышканнар. Аннары социаль челтәрләрдә аралаша башлаганнар. «Фирдүс мине әти-әнисенә күрсәтергә алып кайтты башта. Шаян теллеләр, гадиләр, ихласлар – бик ошаттым! Аллага шөкер, бәхетем бар икән, дип сөендем, – ди Алинә. – Үз әнием исә сеңлем Зәринә белән миңа гаилә тормышы буенча гел киңәшләр бирә иде. Тыныч булырга, ирне узып баш булырга тырышмаска өйрәтте.  
Ике килен-килендәш – җилдәй җитез Зөлфия белән алтын чәчле Алинә менә шулай Салиховлар дөньясын ямьлиләр. Ата-бабалар көн күргәнчә, бер түбә астында өч гаилә дус һәм тату яшәп яталар. 

Ермаклар, Кораешлар нәселе
Төп йортта – Хәйдәр абый белән Дания апа өендә – түрдә эленеп торган нәсел шәҗәрәсенә сокланып карап торган идек. Шуны ук Наис-Зәйтүнәләр өендә дә күрдек. Гаиләсе белән Мәскәүдә яшәүче уллары Фларис фатиры диварын да шул нәсел агачы бизәп тора икән. Агач ябалдашларында йөзләгән исем! Алар, тармакланып китеп, җәелә, үсә бара: яңа исемнәр өстәлә. Салиховлар нәселенең бик кадерле гаилә ядкаре ул. ХVI гасырларда яшәгән ерак бабаларының бабалары, аларның бабалары... Ермак, Бәкер, Әкер, Кораеш, Туеш, Биккол дип, түбәннән – иң юан кәүсәдән укып китәм дә, йөзләгән исемнәр белән чуарланган вак язулар күз алдында бии башлый. 
12 буын теркәлгән бу агачны моннан ун еллар элек өлкән туганнары Тимербаева Сәлимә апа башлап җибәрә, Миңнехаҗи абый белән Нурия апаның улы Ренат Салихов исә ул эшне дәвам итә. 


«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – без тарихта эзлебез» дигән республика бәйгесенең тугыз район катнашында Теләчедә узган зона турында Салиховларның нәсел агачы II урынга лаек дип табыла.
Бассейннан кайтып кергән 9 яшьлек Зилә шәҗәрә янына килеп: «Монда минем исем дә бар!» – ди. Үрелеп, «Зилә» исеменә күрсәтә. Кечкенәләр – Солтан, Тимурлар теркәлмәгән әле. Тиздән аларның да, киләчәктә аваз салачак тагын бик күп балалар-ның да исеме урын алыр анда. «Без – Салиховлар нәселеннән!» – дип, горурланып үсәрләр.

Фото, видео: Аннар Арахамия
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар