Логотип
Проза

Ике көзге 4

– Балам бу китаплар, дәфтәрләр әбиемнән калган, монда үләннәр турында бик файдалы гыйлемнәр бар. Бу китаплар иске имля хәрефләре белән язылган, ничек булса да укып чыгарга тырыш. Син аларда дару үләннәре буенча үзеңә бик кирәкле мәгълүмат алырсың.

 Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1767079382

                        https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1767082954

 

Тормыш үз җае белән дәвам итте. Кызлар ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә авылга кайтырга ашыкты. Әти-әниләре аларны сагынып көтеп торды: кайткан җирләренә мунча ягылган, тәмле бәлеш, пироглар пешеп өлгергән.

Айгөл аш өстәле артында, дулкынланып, шәһәр тормышын, уку барышын сөйли. Ата-ана, туган-тумача кызларның уңышларына шатланып кызларының сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлап тора. Айсылу гына күп очракта дәшми, биргән сорауларга да «бар да яхшы», «әйе», «юк» дип кенә җавап бирә.

Айгөлнең авылга кайтуын түземсезләнеп көтүче – Хәлимә карчык. Ул соңгы арада бик еш авырый, вакытын күбрәк ятагында уздыра, дәваланырга теләп килгән кешеләрне дә кабул итми. «Кешене савыктырыр өчен иң беренче чиратта үзең бар яктан сау-сәламәт, җаның чиста, уйларың якты булырга тиеш», – ди ул.

Яңа ел каникулларында сессияләрен ябып авылга кунакка кайткач, Хәлимә карчык Айгөлне үз бүлмәсенә чакырып кертте, артыннан ишекне ябарга кушты. Әбисенең йөзе бик җитди иде.

– Утыр, балам, сиңа әйтеп калдырасы гозерем бар, – диде карчык.

Айгөл әбисенә томырылып карады, дәү әнисенең җитдилеге бераз куркытты аны.

– Кызым, кеше якты дөньяга сынар-сыналыр өчен килә. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән вакыты чыккач, кабаттан Раббысы янына күчә. Күңелем сизә – минем вакытым чикле.

Әбисеннән бу сүзләрне ишеткәч, Айгөл аптырап калды, йөрәк тибеше тукталгандай булды, ике күзеннән дә яшь бөртекләре бәреп чыкты.

– Әбием, юкны сөйләмә. Аллаһы кушса, озак яшисең әле, син безгә бик кирәк. Дәваларың беренче чиратта халыкка кирәк, авыру кешеләргә. Башка андый куркыныч сүзләрне телеңә дә алма, – диде ул.

Хәлимә карчык дәшмәде. Ул бер ноктага караган килеш тирән уйга чумды. Айгөл сизде: әбисе шушы берничә минут эчендә үзенең узган тормышына әйләнеп кайткандай булды, ялгышларын, югалтуларын барлады кебек. Ниһаять карчык телгә килде:

– Әбием әйтә иде: кеше туган көнненән алып Ахирәт тормышына әзерләнә башларга тиеш, дип. Аллага шөкер, соңгы көнемә үлемтекләрем, кәфенлекләрем, бирәсе сәдакаларым барысы да әзер. Мин аларны 30–40 ел элек җыя башладым, үлемтекләремне җәй һәм көз көннәрендә күгәрмәсеннәр өчен урамга алып чыгып сахра җилендә киптерәм. Үлемне мин күптән көтәм. Халыкта юкка гына әйтмиләрдер – озак яшисең килсә, кәфенлегеңне әзерлә, дип. Үлемтек кешегә гомер теләп торыр, диләр. Тик әҗәлем генә килергә ашыкмый, бу карчык халыкка хезмәт итсен, авыруларны терелтсен, монда килергә өлгерер, дигәндер. Сәдакага дип җыйган тиеннәрем акча алмашынган саен юкка чыкты. Мин гомер буе кешеләргә авырлык китерергә куркып яшәдем, бакыйлыкка да җиңел күчәсем килә. Мин үлгәч, эшемне син дәвам итәргә тиеш.

Сөйләнә-сөйләнә Хәлимә карчык шифоньердан крепдешин яулыкка төргән төргәк тартып чыгарды, чияләп бәйләнгән төенен сүтә башлады. Яулык эчендә тышлары каралган, битләре саргайган берничә иске китап, дәфтәрләр килеп чыкты.

– Балам бу китаплар, дәфтәрләр әбиемнән калган, монда үләннәр турында бик файдалы гыйлемнәр бар. Бу китаплар иске имля хәрефләре белән язылган, ничек булса да укып чыгарга тырыш. Син аларда дару үләннәре буенча үзеңә бик кирәкле мәгълүмат алырсың. Кулдан язылган дәфтәрләрдә өшкерү догалары язылган, аларны ятларга тырыш. Бу китапларны кеше кулына бирмә, югалтма, күз карасыдай сакла. Килер вакыт, оныгыңа бүләк итәрсең, аны үзеңә алмаш итеп әзерләрсең. Киләсе җәйгә, бик теләсәм дә, урман-кырларга чыга алмам инде, аякларым бик сызлый. Үземне дәваларлык та көчем сүрелә бара… Кабатлап әйтәм: син минем эшемне дәвам итәргә тиеш, үләннәр белән дәвалавыңны ташлама, белемеңне арттыр, – диде.

Айгөл әби биргән китап-дәфтәрләрне сак кына кулына алды. Кызганыч, ләкин бик теләсә дә, таныш булмаган хәрефләрне укый алмады ул, моның өчен тарихчыларга, укый белгән кешеләргә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Мәктәптә балаларга күп дәресләр укыттылар, тик әби-бабайлар файдаланган иске имляны гына өйрәтмәделәр...

Айгөл тарихны белә, заманында иске имля – татар телендәге язу кагыйдәләренең берсе булып саналган. IХ йөзләрдә ислам дине тарала башлагач, Х гасырда рәсми татар язу системасына әверелгән. Шул вакыттан бирле 1000 еллык тарихы бар аның. Кызганыч, хәзер замана яшьләре бик теләсә дә, әби-бабалардан калган язмаларны, китапларны укый алмый... Шулай итеп, бер зур тарих, әдәби мирас юкка чыккан, тарихыбызның бер өлеше сызып ташланган...

Хәлимә карчык белән Айгөл арасында сөйләшү сер булып калды, кыз әби әйткәннәрне игезәк сыңарына да, әти-әнисенә дә белгертмәде. Әбинең үлем турында сүз кузгатуы барысын да борчуга салачак иде. Хәлимә карчык гомер буе кешегә авырлык китерми яшәде, үлеме дә атылган йолдыз кебек якты, көтмәгәндә булырга тиеш дип уйлады кыз...

...Айгөлне мәхәббәт көтмәгәндә эзләп тапты. Ринат белән алар очраклы рәвештә урамда таныштылар. Кыз тулай торак каршындагы мәйданчыкта ризык тутырылган зур пакет күтәреп тора иде.

– Ярдәм кирәкме? – дип сорады таныш булмаган егет, Айгөл янына килеп.

– Кирәк булыр иде, – дип җавап кайтарды аңа кыз, кыяр-кыймас кына.

– Минем исемем Ринат, бу матур кызның исеме бар микән? – дип елмайды егет.

– Минем исемем Айгөл, – дип җавап бирде кыз оялып кына.

– Минем күрәзәлек сәләтем бар. Синең кайда укыганыңны әйтә алам, – дип елмайды Ринат.

– Әйдә, әйтеп кара, – диде кыз.

– Бу тулай торакта булачак шәфкать туташлары яши, димәк син дә – шәфкать туташы!

Икесе дә кычкырып көлеп җибәрделәр. Ринат бик аралашучан егет булып чыкты. Айгөл яшәгән 5 нче катка күтәрелгән арада үзе турында сөйләде: ул Казан егете, юристлар әзерли торган университетта белем ала. Монда танышы янына килгән.

Айгөлгә Ринат күптәнге танышы булып тоелды. «Күз карашында ниндидер яктылык бар», – дип уйлады ул.

 

(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-5)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар