Логотип
Проза

Ике көзге 3

Айсылуны шау-шулы шәһәр тормышы тиз бөтереп алды: әллә кайдан яңадан-яңа дуслар барлыкка килде. Кыз: «Миңа озын чәч килешми», – дип, чәчтарашка барып биленә җиткән озын толымнарын кистереп атты, гардеробын алыштырды.

  Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1767079382

Шәһәрдә синең барлыгыңны беркем белми, монда һәркем үз тормышында кайный, үз гаме белән яши. Ташкаланың ак кирпеч йортлары, урамда ишетелгән таныш булмаган тавышлар арасында ике кызның да йөрәге бер үк сүзләрне кабатлады: «Мин шәһәрдә үз урынымны табармын. Мин бәхетле булырмын!»

Кызлар шәфкать туташы әзерли торган колледжга укырга керде. Айгөл ак халат киеп хастаханәдә эшләргә балачактан хыялланды: «Кеше өчен файдалы булу – бәхетнең бер өлеше», – дия иде ул. Кечкенә чактан ук курчакларын авырулар итеп уйнарга ярата иде: аларга укол «кадый», дару төймәләрен «каптыра», температураларын «үлчи». Әбисенә ияреп җәй көннәрендә Шушма елгасы буендагы тау битләрендә дару үләннәре җыярга чыга иде ул. Игезәк сыңары гына бу шөгыльне яратмады, мең сәбәп табып бармый кала иде.

Табигатьтә Айгөл үзен әйләнә-тирә белән бер бөтен итеп хис итә: йөзьяшәр агачлар, хуш ис бөркеп торган чәчәкләр әйтерсең аңа ерактан сәлам бирә, беркем белмәгән серләре белән уртаклаша, энергияләре белән бүлешә.

Изезәк кызларның әбисе – 70 яшен тутырган Хәлимә карчыкны авылда «Имче карчык» дип йөртәләр, аңа тирә-як авыллардан дәваланырга киләләр. Ул киндер тукымадан тегелгән махсус капчыкларда сакланган хуш исле үләннәрдән тәнәтмәләр кайната, авыруларны үзе генә белгән догаларны укып өшкерә. Хәлимә карчыкның әбисе дә заманында дару үләннәре белән дәвалаган, үзе исән вакытта бар белгәнен оныгына өйрәтеп калдырган. Хәзер карчык үзенә алмашка оныгы Айгөлне әзерли.

– Мин өйрәткәннәрне хәтереңә сеңдереп бар. Дәвалау синең кулыңнан килә, мин үлгәч эшемне дәвам итәрсең, – ди.

Хәлимә карчык замана кешеләренә аптырый: «Кеше бераз гына башы авыртса да тизрәк табибка чаба, дарулар сатып алып эчә. Ә бит Аллаһы Тәгалә һәр чиргә дәва итеп дару үләннәрен биргән, аларны белеп кулланганда аптекаларда сатылган кыйммәтле даруларның кирәге дә булмас иде», – ди.

Хәлимә абыстай җирдә үскән үләннәрне кул белән тартып алмый, үзе белән махсус кайчы йөртә.

– Бервакытта да үсемлекләрне төбе-тамыры белән кубармагыз, сак кына кайчы белән кисегез. Үләннең тамыры корымасын, киләсе елда да җыярлык булсын, – дип өйрәтә.

Һәр дару үләненең үз җыю вакыты булганын Айгөл әбисеннән белде. Аларның үз җыю вакыты бар: берничә көнгә алдан яки бер атнага соңга калып җыйсаң файдалы үзлекләре кими, сихәте югалырга мөмкин икән. Үләннәрне киптерү, саклау ысулларын да бозмаска кирәк.

Киләчәктә медик булгач, Айгөл авыруларга дару гына билгеләмәс, әбисе өйрәткәнчә, төнәтмәләр белән дә дәвалар. Ул Шушма елгасы буенда үскән һәр үләннең исемен, дәвалау сыйфатларын белә. Мунча ишегалдында урман, болыннардан җыеп кайткан файдалы үсемлекләрне киптерә торган махсус киштәләр бар.

Урман-болыннарда йөргәндә Айгөл әбисеннән күп нәрсә белде. Аяк астында үсеп утырган энҗе чәчәк (ландыш)ның йөрәк авыруларыннан файдасы зур, аланнарда, дымсу урыннарда үскән валериана дип аталучы үлән тынычландыру үзлекләренә ия, болында үскән сары мәтрүшкә үләненең 95 төрле авырулардан файдасы бар.

Айгөл дәү әнисе белән дару үләннәрен яз җиткәч – чык кипкәч җыялар. Күп үсемлекләр агулы матдәләр бүлеп чыгара, шуның өчен аларны авызга кабарга, җыйган чакта күзгә кагылырга ярамый. Эш беткәч, кулларны яхшылап сабын белән юарга кирәк. Пычранган һәм авыру үсемлекләрне җыю хупланмый. Дару үләннәре җыйганда, бу кыйммәтле үсемлекләр киләчәктә дә саклансын өчен, аларның бераз өлешен калдыру шарт.

Игезәк кызларның әбиләре чәйне дә үләннәр кушып эчә. «Аллаһы Тәгалә һәр авыруга шифа биргән. Алар барысы да аяк астында – үләннәрдә», – дип кабатлый ул чәен йотканда.

Айгөлнең игезәк сыңары Айсылуның һөнәр сайлаганда ул хәтле зур хыялы булмады. Документларын медиклар әзерли торган вузга тапшырганда да үз фикерен белдермәде, ул моны күңеле кушканга түгел, бары үзенең хыялы, планнары булмаганга гына эшләде.

Айгөл имтиханнарны бик җиңел тапшырды, укытучылар анардан канәгать калды. Айсылуның гына җавап биргәндә тавышы калтырады, теманы дәвам итә алмыйча буталып бетте. Ләкин Айсылуга бәхет елмайды: ул елны абитуриентлар саны бик аз булды, баллары зур булмаса да, укырга кабул ителүчеләр арасында аның да исеме бар иде.

Кызларны студентлар тулай торагында 20 квадрат метр зурлыктагы бүлмәгә урнаштырдылар, анда алардан кала тагын ике кыз яшәргә керде: берсе – Актаныштан, икенчесе – Саба ягыннан.

Кызлар башлары белән укуга чумды – өстәлдә китаплар белән янәшәдә аш кәстрүле, чәйнек, сабыт-саба урнашты. Айгөл гөлләр ярата иде, тәрәзә төбенә авылдан алып килгән яран гөле утыртылган балчык чүлмәкне урнаштырды.

– Әни гөле, безгә авылны хәтерләтеп торсын, – диде.

Айгөлгә шәһәргә ияләшү бик кыен булды: һавасыз тулай торак бүлмәсендә ул төннәрен йоклый алмый боргаланып чыкты. Урамда узып киткән троллейбус, трамвай тавышлары кызның башын авырттырды, төшләрендә Шушма елгасы буйларын, Борхан тавы калкулыкларын күреп, саташып уянды, туган авылын сагынудан күңеле тулып еш кына елый торган булды.

Айсылуны шау-шулы шәһәр тормышы тиз бөтереп алды: әллә кайдан яңадан-яңа дуслар барлыкка килде. Кыз: «Миңа озын чәч килешми», – дип, чәчтарашка барып биленә җиткән озын толымнарын кистереп атты, гардеробын алыштырды. Кибеткә барып кыска итәкләр, күлмәкләр сатып алды, Айгөлне дә шәһәр тормышы белән яшәргә өндәде:

– Авылдан килүеңә ярты ел вакыт узды, шәһәр тормышына өйрәнергә вакыт. Көзгегә ешрак кара: син һаман шул «авыл гыйбады». Болай йөрсәң егетләр дә карамас үзеңә, кияүгә чыга алмассың!

(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1768292372)

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Медсестраларны вузда укытмыйлар бит, колледж да. Вузда булачак врачлар укый.

    Хәзер укыйлар