Логотип
Күңелеңә җыйма

Укытучы баласы 5

Мәктәптә тормыш үз көе белән дәвам итә. Ралияәнең әти-әнисе укыту эшенә чумган: иртә белән китәләр, дәресләрдән соң мәктәп эшләрен үзләре белән өйгә ияртеп кайта...

Ахыры. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy

                         http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy-2

                         http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy-3

                         https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy-4

Шушы хәлдән соң ике кыз арасына кара мәче узган кебек булды. Элек авыл идарәсе рәисе кызы Ралия янында бөтерелергә тырышса, хәзер күрмәмешкә салыша, узып киткәндә дә исәнләшми. Кадриянең шундый үпкәчел булуын белгән Ралиянең бу хәлгә исе китмәде, чөнки бу беренче тапкыр гына күзәтелми. Кадрия гаиләдә иркә бала булып үскәч, сыйныфташларыннан да үзенә карата аерым игътибар таләп итә, нәрсә дә булса ошамаса, дәшми йөри, үпкәли иде. Башкалардан үзен бер башка өстен санаган сыйныфташы Хафиз Дамировичның көндәлеккә куйган «ике»лесен авыр кичерде. Аның бар ачуы Ралиягә күчте. Әйтерсең әтисе өчен кызы гаепле! Ралия Кадриянең бу кыланышына игътибар бирмәскә булды. «Ярар, теләмәсә, аралашмасын, минем үземнең дусларым бар», – дип, үз-үзен тынычландырды. Сыйныфташ кызлар тәнәфесләрдә Кадрия янында түгел, күбрәк Ралия янында булырга тырышты. Укытучы кызына «байкот» оештырырга теләгән Кадриянең планнары барып чыкмады. 

Тарих дәресен Салих Сафович исемле пенсия яшендәге укытучы алып бара иде. Ул бик кырыс күренсә дә, йомшак күңелле мөгәллим. Бик укымышлы булса да, укучыларны кызыксындыру нигәдер аңа авыр бирелә. Тарих дәресендә балалар үзләрен бик тәртипсез тота, аеруча малайлар. Бу хәл Салих Сафовичны бик борчымый булса кирәк, ул шау-шуга игътибар бирмәскә тырыша. Ә бит Хафиз Дамирович бер күз карашы белән укучыларны тыңлата белә. Аның бер ишарәсе җитә, сыйныфта тынлык урнаша. 

Физика дәресендә үзләрен тыныч тоткан балалар тарих дәресенә кергәч шаулаша башлый. Ралия кызгана укытучыны, башкалар тыңламаганда да ул бар игьтибарын биреп тыңлый. Салих Сафович яңа теманы аңлатканда Ралиянең күзләренә карап сөйли кебек. Билгене дә кызганмый укытучы, укучыларга «дүрт», «биш» билгеләрен тезә. Әйтерсең сыйныфта барлык балалар да тарих фәнен тырышып үзләштерә. Укытучылар да, укучылар да төрле холыклы булалар икән.
Тарих дәресе барганда арткы партада утыручы Рәис Ралиянең җилкәсенә бармагы белән төртте. Бу хәл беренче тапкыр гына кабатланмый, кыз, ачу белән арткы якка борыды – кулындагы китап белән сыйныфташына берне кундырырга иде исәбе. Рәис аңа өчпочмаклап төргән хат суза икән. 
Мәктәптә бер-берсе белән записка аша аралашу күптәннән килгән гадәт. Элек малайлар үзләренең ошатып йөргән кызларына хисләрен хат аша белдергәннәр. Ралия кызыксынып кәгазъне сүтә башлады, хат... Кадриядән булып чыкты. Кыз кәгазьгә бары бер сүз язган иде: «Дуслашыйк»
Тәнәфестә Кадрия янына килеп басты, әйтерсең, арада берни булмаган. Ралия бу очракта да әтисе әйткән киңәшне искә төшерде «Бервакытта да кешегә ачу, үпкә саклама. Әгәр кеше синең турыда ниндидер начар фикер йөртә икән, бу аның үз эше. Кеше сүзенә карап, үз фикереңне үзгәртергә ашыкма».

Ралиянең әтисе бик горур кеше. Авылның идарә рәисе директор янына килеп шикаять җиткергәч, педсовет җыйганнар. Укытучылар Хафиз Дамировичны яклап чыккан, белем бирүгә кергән хезмәте әчен Мактау грамотасы тапшырырга дигән тәкъдим керткәннәр. Мәктәп директоры да укытучылар белән килешкән. Җитәкчесе укытучылар коллективы белән дә, авыл идәрәсе белән дә яхшы мәнәсәбәтне сакларга тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, килешкәннәр, аңлашканнар, конфликт уңай якка хәл ителгән.

Мәктәптә тормыш үз көе белән дәвам итә. Ралияәнең әти-әнисе укыту эшенә чумган: иртә белән китәләр, дәресләрдән соң мәктәп эшләрен үзләре белән өйгә ияртеп кайта. Абыйсы Ленарның гына янәшәдә булмавы күңелдә моңсулык уята. Элек кыз нәрсә эшләсә дә абыйсы белән киңәшләшә иде... Ленар канатларын ныгыткан күгәрчен шикелле оядан очты шул. Хәзер аның үз дөньясы, тормышы, дуслары... Студент уллары белән әти-әниләре телефоннан гына сөйләшә хәзер. Медицина вузында уку җиңелләрдән түгел. Төннәр буе лекцияләргә әзерләнәләр, йокы әсәре күрмиләр. Мәктәптә уку белән институтта укуны янәшә куеп булмый инде. 

Ралия әти-әнисенә ияреп абыйсы янына барып кайтты, ул яшәгән тулай торакта булды. Кызык икән студентлар тормышы: бер бүлмәдә өч студент яши. 20 квадрат метр мәйданда өч карават, кечкенә генә өстәл тора. Студентлар үзләренә үзләре ашарга пешерә. Әти-әниләренең җылы кочагында, бер проблема тоймый яшәгән яшьләргә яңа шартларга ияләшү җиңел түгел...

Ленарны институтка укырга озатканда әтисе әйткән сүзләр Раиләнең хәтерендә мәңгегә уелып калды: «Без дә студент вакытта тулай торакта тордык. Ач-ялангач идек, әти-әниләрнең булышырга мөмкинлекләре юк иде. Кайвакытларда икешәр көн авызга ризык капмаган чаклар булды. Бер ипи кисәген ике кешегә бүлә идек, сынмадык-сыгылмадык. Студент вакытлар гомернең иң кадерле мизгелләре булып истә калды. Әгәр дә бер генә көнгә студент елларына кайтырга мөмкинлек булса, бәхетле булыр идем. Белем алу чоры кешене чыныктыра, авырлыкларга бирешмәсә өйрәтә. Студент чакта гомерлек дуслар табыла. Сыйныфташлар онытылырга мөмкин, ә студент чорындагы дуслар – гомерлек. Мин әниең белән институтта укыган вакытта таныштым». 

Раиләнең әти-әнисе өйләнешкәч, әтисенең туган авылына яшәргә кайткан. Элек педагогика вузын тәмамлаган яшьләр шәһәрдә калырга ашкынмаган. Аларны эшкә авылларга җибәргәннәр. 

Укытучы балалары мәктәпне тәмамлагач, гадәттә югары уку йортларына укырга керә. Күпләре әти-әниләре сайлаган һөнәрен үзләштерә. Ралия дә студент булачак вакытны еш күз алдына китерә. Ул да киләсе елга Казанга китәчәк, документларын югары уку йортына илтеп тапшырачак. Әти-әнисенең эшен дәвам итәргә тиеш ул! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар