Куна тактасы да, өстәл өсте дә онга тулды. Тырыша-тырмаша торгач, беренче өчпочмак өчен камыр җәелде. Чәчеп-түгеп булса да камыр өстенә эчлеге дә кереп урнашты. Бер якны ябыштырган арада, өчпочмак буласы бичара камыр кисәгенең икенче ягы ачылып китә. 6 яшьлек кызым аның саен ныграк уфлый. Көч-хәл белән берне әвәләгәч, Мәрьям онлы өстәл өстенә сузылып ук ятты. – Булды, нәнә! Бүтән берне дә ясамыйм! «Татар кызчыгы» бәйгесенә әзерлек шулай башланды...