(дәвамы)
башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy
Ленар яралы күгәрчен белән өйгә кайтып кергәндә сеңлесе Ралия өстәл каршында дәрес әзерләп утыра иде. Ул куртка эченә яшерелгән кошны чыгаргач, кыз утырган җиреннән сикереп торып, абыйсы янына йөгереп килде. Канатлары асылынган, каргалар чукудан башында җәрәхәт барлыкка килгән күгәрчен кызда кызгану хисе уятты. Ул үзе дә сизмәстән елап җибәрде – күзләреннән яшь тамчылары атылып чыгып, алсу битләре буйлап аска тәгәрәде.
Абый белән сеңел кошны урнаштырырга катыргы тартма эзләп өйдәге шкафларны, почмакларны актара башлады. Аяк киемнәре салынган коробкалар күгәрчен өчен тар да, кечкенә дә булып чыкты. Ленар кирәкле тартманы чоланнан табып алып керде.
Алар дөньяларын онытып, эшкә кереште: күгәрченгә суларга hава булсын өчен катыргы читләрен пычак белән кисеп «тәрәзә» ясадылар, аска йомшак сөлге җәйделәр. Яралы күгәрченне аякка бастыра алачагына иманы камил иде булачак табибның: ул шкафтан «зеленка» сыекчасын табып алып, әнисенең коймак майлау өчен әзерләп куйган каз каурыйларыннан эшләнгән пумала белән кошның җәрәхәтен сөртте.
Әтисе бер ай элек райондагы фермер хуҗалыгыннан кош-корт өчен ике капчык бодай кайтарткан иде. Ралия келәткә чыгып бодай капчыгының башын чишәргә кереште. Аңа бик зур көч куярга туры килде, җепне тартканда кызның нечкә бармаклары суелып чыкты. Ниһаять капчык башы чишелде: Ралия кабаланып, тәлинкәгә бодай тутырырга кереште. Бу вакытта өйдә абыйсы пыяла банка капкачына су салып күгәрченне эчерергә маташа иде. Тик алар күпме генә тырышмасыннар, кош томшыгын ачарга ашыкмады – мескенкәйне каргалар куркытып, хәлсезләндергән иде булса кирәк.
«Эч, эч. Ашамасаң, эчмәсәң ачка үләчәксең», – дип кабатлап, Ралия су салынган савытны күгәрченнең томшыгына төртүен дәвам итте. Ләкин аларның тырышуы юкка булды, күгәрчен ашамады, эчмәде.
Ленар марляны кисеп, тартманың өстен каплап куйды. «Бераз хәл алсын, ияләшә төшкәч тамагына капкалар», – диде ул.
Чыннан да, бер сәгатьләп вакыт узгач, яралы күгәрчен каршына сипкән бодайны чүпләштерә башлады, савыттагы суны эчте. «Ашый башлады, тиздән аякка басачак», – диде абыйсы.
Әти-әнисе мәктәптән өйгә кайтып кергәндә, балалар күгәрчен урнаштырылган тартма янында кайнашалар иде. Ата-ана аларны ачуланмады, киресенчә Ленарның бу адымын хуплады гына.
– Җанварларга, кошларга изгелек эшләргә кирәк. Аларның да җаннары бар. Кошларны, эт-мәчеләрне рәнҗеткән балалар үскәч кансызга әйләнә. Андыйлар җинаятьче булып китәргә мөмкиннәр. Кансызлык явызлык тудыра, яхшылык – яхшылыкны.
Яралы күгәрчен Ралияләрдә бер айлап яшәде. Каргалар чукыган яралар әкренләп төзәлде, тиредәге җәрәхәт урынына мамык үсеп чыкты. Күгәрченнең канатлары да ныгыды. Ленар да, Ралия дә кошчыкның сәламәтләнә башлавын күреп шатландылар. Коточкыч үлемнән бер гомерне саклап калдылар бит! Нинди аянычлы язмыш көтәчәк иде мескенкәйне...
Көн артыннан көн узды. Катыргы тартмада яшәргә мәҗбүр булган күгәрчен иреккә сусады. Канатлары да ныгыды. Ул үзен төрмәдә кебек хис иткәндер: канатларын кагып бәргәләнә, иреккә омтыла башлады. Кем белә, бәлки, аның да каядыр корган оясы, тормыш иптәше, балалары калгандыр? Күгәрченне иреккә җибәрергә кирәк иде.
Кояшлы көннәрнең берсендә күгәрчен салынган катыргы тартманы Ленар урамга күтәреп чыкты. Аның артыннан әтисе белән әнисе, сеңлесе иярде.
Тартма өстенә ябылган марляны алуга күгәрчен яшен тизлегендә иреккә атылды. Ул иң элек йорт түбәсенә кунды, аннары канатларын җәеп урам аша гына булган мәктәп паркына таба очып китте. Аның артыннан Ленар: «Хәерле юл, башка каргалар арасына эләкмә!» – дип кычкырып калды.
Ралиянең әти-әнисе Ленарны хирург итеп күрергә теләсәләр, Ралияне исә үз эшләрен дәвам иттерүче – укытучы итәргә хыялланалар.
Мөгаллим баласы булып яшәү җиңел түгел... Алар кайда гына булмасыннар: мәктәптә, гаиләдә, халык арасында эш-гамәлләре белән башкаларга үрнәк булырга тиешләр.
Классташлары алдында Ралия «Укытучы баласы» дигән кушамат астында йөрде. Ата-анасы мөгаллимнәр булган кеше белә: аларга мәктәптә «поблажка» юк. Мондый балалар барысының да күз алдында, «сугыш чукмары» булган малайларга кичерелгән тәртипсезлекләр аларга кичерелми. Син һәрьяклап та дөрес кеше булырга тиешсең. Тәртибең дә, укуың да бары «биш»ле билгесенә торырга тиеш.
Ралиянең әтисе кырыс холыклы. Укучылар аны хөрмәт итә, ләкин бераз шүрлиләр дә. Дәресен әзерләп килмәгән, сорауларга җавап бирә алмаган укучыларны Хафиз Дамирович кичерми, көндәлекләрен алып «ике»ле билгесен чәпи, әти-әниләрен мәктәпкә чакырта. Шуңа да физика дәресендә тынлык хөкем сөрә, чебен очкан тавыш кына ишетелә.
Физика – җиңел фән түгел. Фикерли белгән, тырыш укучылар гына бу фәнне яхшы үзләштерә. Ә авыл баласының игътибарын тупларга, ныклап хәзерләнеп килергә күп очракта түземлеге, мөмкинчелеге җитми. Күп балаларның озаклап дәрес хәзерләп утырырга, өстәмә материаллар өйрәнергә вакыт яклары чамалы. Мәктәптән соң тавык чүпләп бетерә алмаслык эш көтеп тора аларны: зурлар белән беррәттән терлек карыйсы, абзар чистартасы, тавык-чебешләрне ашатасылары бар. Кухня эшләре кызлар җилкәсенә ята: ашарга пешерү, өй җыештыру, эне-сеңелләрне карау... «Эшләмә, син бары дәрес өстендә генә утырырга тиеш», дип, ата-аналар әйтми шул авыл балаларына. Алар дәрес әзерләргә дә, өй эшләренә дә җитешергә тиеш.
Шәһәр балаларына рәхәт: аларга йорт эшләрен җигелеп тартасы юк, тырышып укы гына. Дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөриләр: бассейнда йөзәләр, музыка мәктәпләрендә шөгыльләнәләр. Ралиянең балачак хыялы – пианинода уйнарга әйрәнү. Ләкин, кызганыч, авылда мондый мөмкинлек юк... Аллаһ кушса, кайчан да булса хыялын тормышка ашырачак әле ул...
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy-3)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк