Кунаклар кабул иткән көнне мәктәптә эшләүчеләр үзара бүлешеп, өйләрендә татар халкының милли ризыкларын пешереп килә. Укытучылар дәрәҗәле кунакларның күңелен күреп, официант кебек ризык ташып йөрүләренә күнекте инде Раилә. Әнисе шушындый бер чарадан соң салкын тидереп, ике атна температура белән дә ятты. Укытучы эше – балалар гына укыту түгел шул...
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy-2
Укытучы баласы булып яшәү җиңел түгел авылда. Ралия белән Ленарга моны үз җилкәләрендә татырга туры килде. Алар мәктәптән өйгә кайтып киемнәрен алыштырылар да, ашап-эчкәч, тизрәк дәрес әзерләргә утыралар. Яңа теманы кабатлау, өй эше итеп бирелгән биремнәрне чишү ике сәгатькә якын вакытны ала.
Тормыш, көнкүрешләре башкаларныкыннан аерылмый укытучыларның: абзар тутырып мал-туар асрыйлар, бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Хезмәт хаклары «аяк тибеп» тормыш алып барырга мөмкинлек тудырмаса да, ашарга, киенергә, йортны карап, төзекләндереп торырга җитә. Авыл укытучыларының эшләре мәктәп белән генә тәмамланмый. Алар – иҗтимагый, мәдәни-агарту эшләрендә башлап йөрүчеләр. Казаннан, район үзәгеннән мәртәбәле кунаклар килгәндә укытучыларга тынгылык юк.
Раилә яшәгән авылга төрле дәрәҗәдәге түрәләр, журналистлар килеп тора. Кунаклар килер алдыннан клуб хезмәткәрләрен, укытучыларны җыелышка җыялар. Һәр чара уңаеннан махсус программа әзерләнә: балаларга шигырьләр ятлаттыралар, концерт оештыралар. Ралия мәктәп каршына эшләп килгән «Каз канаты» исемле бию түгәрәгенә йөри. Ул мәктәп, авыл советы оештырган мәдәни чараларда бии дә, җырлый да. Сәхнә ошый Ралиягә, күңелендә артист булу хыялы да яшәп килә. «Укытучы була алмасам, театр училищесына укырга керәм. Артистлар тормышы тоташ бәйрәм. Әти-әниемнең план язудан, дәфтәр тикшерү эшеннән башы чыкмый. Балалар тәртибенә укытучы җаваплы, ата-аналарга берәр нәрсә ошамаса, алар каршына килә. Дөреслекне исбатлап укытучыларның чәче агара», – дип уйлый ул.
Кунаклар кабул иткән көнне мәктәптә эшләүчеләр үзара бүлешеп, өйләрендә татар халкының милли ризыкларын пешереп килә. Укытучылар дәрәҗәле кунакларның күңелен күреп, официант кебек ризык ташып йөрүләренә күнекте инде Раилә. Әнисе шушындый бер чарадан соң салкын тидереп, ике атна температура белән дә ятты. Укытучы эше – балалар гына укыту түгел шул... Сайлау вакытларында агитация эше дә алар җилкәсенә төшә.
Ничек кенә эшләре җаваплы булмасын, Ралия белән Ленарның әти-әниләре зарланмый. Мәктәптә укыту белән бергә, хуҗалык эшләрен башкарырга да вакыт таба. Тик төннәрен авыл халкы рәхәтләнеп йоклаганда, мөгаллимнәр яшәгән йорт тәрәзәсендә ут сүнми. Мәктәптән төялеп кайткан эш төнгелеккә кала. Укучылар язган контроль эшләр, диктантларны тикшереп утыралар, отчет төзиләр, план тутыралар...
Балалары да дустанә мөнәсәбәттә бу гаиләдә. Ралия аңлап җиткермәгән сорауларга абыйсы җавап таба. Шундый туганың булу – бәхет. Ленар физика-математика фәннәрен яратып үзләштерде. Ә Ралия – иҗади кеше: шигырьләр яза, әдәби китаплар укый. Аларның өйләрендә беркемдә булмаган зур китапханә бар. Өйләренә биш-алты төрле газета-журналлар алдыра әтисе. Район үзәгенә урнашкан китап кибетенә махсус бара Хафиз Дамирович. Яңа гына нәшер ителеп сатуга чыккан әдәби әсәрләрне иң беренчеләрдән булып сатып алып кайта. Китапларны гаиләдә чиратлап укыйлар, соңыннан фикерләр алышалар.
Авыл балалары урамнарда «чытыр» чабып, тузан туздырып уйнаганда, велосипедларда җилдергәндә Ралия белән абыйсына өстәл артында дәрес әзерләп утырырга туры килә иде. Кулдагы алгебра, геометрия китапларын алып атып, урамга чыгып чабасы, башка балалар белән бергә онытылып уйныйсы килгән чаклар еш була иде аларның. Ләкин әти-әни укуны алгы планга куя – уйнарга аз вакыт бирелә, гамьсез уздырган вакыт өчен төнгә калып өстәмә рәвештә әдәбият укырга, параграфларны кабатларга туры килә. Әтисе буш вакытларны дөрес һәм файдалы итеп уздырырга тырыша: кыш көннәрендә гаилә белән чаңгыларда чыгалар, чанага утырып таудан шуалар. Җәй көннәрен түземсезләнеп көтеп алалар: отпуск вакытында әтисе башка шәһәрләргә сәяхәтләргә алып бара, тарихи урыннар белән таныштыра. Ләкин җәйге каникуллар бик тиз узып китә: теләгәнчә су кереп, ял итеп тә өлгереп булмый, 1 сентябрь килеп җитә.
Ралия белем алган сыйныфта 20 бала укый. Шуларның икесе отличник, алтысы ударник. Ралия 11 нче сыйныфка хәтле алдынгылыкны бирмәде: һәр фәнне тырышып үзләштерде, аның көндәлегендә «5»ле билгеләре генә көлеп торды! Аның фотосурәте башка отличниклар белән беррәттән, мәктәпнең Мактау тактасында урнаштырылган. Тәртибе дә «биш». Дәрес барышында башка балалар кебек боргаланып-сыргаланып, игътибарсызлык күрсәтеп утыру мөгаллим баласына килешми, чөнки синең һәр хәрәкәтең, һәр адымың сыйныф күз алдында.
Партадашы Роза да «алтын медаль»гә баручы завуч кызы. Шулай туры килделәр, әниләре дә бик дус булганга, алар да ахирәтләргә әйләнделәр. Кызлар бер-берсеннән үрнәк алып, ярышып укыйлар. Ә калган балаларның укуга бик исләре китми сыман. Кайвакытта Ралияне сыйныфташ малайлар үртәп куя, кушаматы да «укытучы баласы».
Әллә укытучысы кырыс булганга, әллә фәне авыр бирелгәнгә физика дәресен яратып бетерми балалар. Физика физика инде. Лаборатор эшләре кызык булса да, чишеләсе мәсьәләләре, биремнәре катлаулы. Фәнне тирәнтен үзләштерү өчен дәресләргә җиңелчә карарга ярамый, тырыша-тырыша яңа темаларны үзләштерергә, биремнәрне төгәл чишәргә кирәк. Кайбер укучылар: «нигә кирәк миңа физика, мин барыбер шофер яисә повар булам. Укысыннар укытучы балалары», – ди...
Кайвакытта коры холыклы булган Хафиз Дамирович дәресен әзерләп килмәгән балаларга көндәлекләренә кара итеп, калын гына «ике»ле чәпи. Шундый билге алгач, бик усал телле Камилә Ралия белән сөйләшмичә бер атна йөрде. Әйтерсең аның начар укуына Ралия гаепле! Ул бит әтисенә «минем классташларыма «ике»ле куйма», – дип боера да, әйтә дә алмый.
Хафиз Дамирович өйдә йомшак булса, мәктәптә 180 градуска үзгәрә. Ул Ралиягә дә үз баласы итеп түгел, укыткан укучысы итеп карый.
(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy-4)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Котеп алабыз!
0
0