Авылларда элек-электән йортларда капкалар тыгылмаган, ишекләр бикләнмәгән. Гамбәрия әбине кирпеч йортка бикләп куеп, этләр белән сакларга нигә кирәк булган? Бу күренешне гади авыл кешесе түгел, укытучылар да аңлый алмый...
Ралиянең әти-әнисе – укытучылар. Әтисе Хафиз – мәктәптә физика фәнен укыта, әнисе Исламия биологиядән дәресләр бирә. Ралиянең Ленар исемле абыйсы бар. Ул мәктәпне алтын медаль белән тәмамлады, документларын медиклар әзерләүче вузга илтеп тапшырды. 1 нче сыйныфтан ук «яхшы» билгеләргә генә укыгангадыр, институтка керү кыен булмады абыйсына. «Дәрәҗәле югары уку йортларына гади авыл баласына укырга керү бик кыен, зур түрәләр белән танышлык кирәк», – дип куркытканнар иде авылдашлары әти-әнисен. Авыл мәктәбендә эшләүче гади укытучыларның административ ресурслары юк. Хафиз абый белән Исламия апа да улларының белеменә, фортунага, Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә таянды. – «Аллаһ теләмәгән эш булмас, насыйп булса керер», – диде әтисе. Ата кеше күңеленнән борчылса да, тыштан сиздермәде. Медицина институтына керергә теләүчеләр ул елны байтак булды, бер урынга егерме абитуриент теркәлгән иде. Араларында авыл, районнардан юллама белән килүчеләр дә бар, диделәр. Андыйлар институтка проблемасыз укырга керә. Әти-әнисе бик теләсә, барып баш иеп сорарлык авторитетлы кешене тапкан булырлар иде. Хафиз абый, Исламия апа Советлар Союзында тәрбия алган кешеләр – ришвәтчелек, ялагайлану дигән төшенчәләр алар өчен ят нәрсә. Намус белән гомер кичергән укытучылар үз балаларына, мәктәп укучыларына да дөрес тәрбия бирергә тырышты.
Замана үзгәреп, рухи кыйммәтләр алышынса да, үз принципларына тугрылык саклый укытучылар. Тормышта килеп туган проблемаларны әшнәлек, таныш-белешләр аша хәл итеп булганын инкарь итәләр. Ә бит алар укыткан укучылар арасында зур урынга күтәрелгән кешеләр дә аз түгел! Нурислам исемлесе мәктәптә укыган вакытта белеме белән мактана алмаса да, югары үрләргә күтәрелде! Бу егет вузга укырга кергәч, Хафиз абый гаҗәпләнеп тә куйган иде. «Ничек укып бетерер бу бала, белем ягыннан бик аксый», – дип әйткән иде. Ләкин Нурислам укып та бетерде, аспирантураны да тәмамлады. Хәзер бик зур түрә, депутат булып сайланган, телевизордан еш чыгыш ясый. Авылга зур кара машинада утырып кайта, завод директорының бердәнбер кызына өйләнгән, дип сөйләделәр.
Авылдагы төп йортта Нурисламның әнисе – 80 яшьлек Гамбәрия апа гомер кичерә. Улы иске йортны сүттереп, кызыл кирпечтән ике катлы зур йорт төзеткәч, авыл халкы «аһ» итте. Йорт тирәләрен кирпечтән өеп, ике метр озынлыктагы коймалар белән уратып алдырды, тимерчеләр ике атна буе челтәрләп капка эшләде. Хәзер Гамбәрия апа яшәгән йортка тимер капканы ачып кына керә алмыйсың: ишек кыңгыравына басып, көтәргә кирәк. Йорт янында төзелгән кечкенә генә бинада утыручы сакчы-хезмәтче экраннан карагач кына кнопкага басып капканы ача. Әле алай гынамы, шәһәрдәге махсус питомниктан өйрәтелгән немец овчаркасын кайтарып, богауга бәйләп куйганнар: йортка якынлашкан кешене ерактан сизеп, өрә башлый.
Авылларда элек-электән йортларда капкалар тыгылмаган, ишекләр бикләнмәгән. Гамбәрия әбине кирпеч йортка бикләп куеп, этләр белән сакларга нигә кирәк булган? Бу күренешне гади авыл кешесе түгел, укытучылар да аңлый алмый...
Шулай итеп, авыл уртасында төзелгән патша сараенда депутатның әнисе тимер богаулар астында гомер кичерә. Гамбәрия апа янына район үзәгеннән махсус табиблар килә. Айга бер тапкыр клининг оешмасыннан чиләкләр, чүпрәкләр, чистарта торган порошоклар тотып бер төркем хатын кызлар машинага төялеп кайталар: әби яшәгән йортны «ялт» иттереп юып, чистартып китәләр.
Элек кешеләр белән аралашып яшәгән әби урамга чыгып йөрми, өйдә генә тора. Авыл кешеләре бик кызыксынучан: сәдака керткән булып, Гамбәрия апа янына килүче кордашларының саны кимеми, арта гына бара. Аларны эт белән генә куркыта алмыйсың. «Тау Мөхәммәд янына килмәсә, Мәхәммәд тау янына килә», дигән шикелле, Гамбәрия апа янына авыл хатыннары үзләре килә. Әбиләр бергәләп депутат төзеткән саунада җылына, бассейнда йөзә, дип сөйлиләр. Ярар, картайган көннәрендә рәхәтләнеп калсыннар. Авыл әбиләре мунча кереп, джакузида ята дип кенә, Нурисламның акчасы кимемәс, Гамбәрия апага да күңеллерәк булыр!
Депутат үзе авылдашлары белән ачык йөзле. Ирләр белән кул бирешеп исәнләшә, әбиләр белән туктап сөйләшеп тора. Сабан туйларына артистлар чакырырга спонсорлык итә. Авыл урамнарына асфальт җәйдерде. Ленарны укырга кертү мәсьәләсен хәл итәргә дә булышкан булыр иде. Ләкин горур укытучылар малайларын укырга керергә ярдәм итүне сорап депутат янына баруны түбәнчелек итеп санадылар.
Элек-электән табиб белән укытучы һөнәре яшьләр арасында популяр булган. Ленар үзе дә кечкенәдән хирург булырга хыялланды. Сеңлесе белән табиб– пациент уеннары оештыралар иде.
Бер елны көзге салкын көннәрнең берсендә Ралиянең абыйсы урамнан канаты яраланган күгәрчен табып алып өйгә алып кайтты. Ул аны мәктәптә кайтып барышлый юл читендә күреп алган. Канаты яраланып оча алмаган күгәрченгә каргалар һөҗүм иткән. Алар кошны уратып алганнар да, әле берсе, әле икенчесе очып килеп башын чукый башлаган. Каргаларның ерткыч кошлар булганын ишетсә дә, бу күренешкә тап булу Ленарны шок халәтенә китергән. Ул күгәрченнәргә һөҗүм итүче каргаларны куып җибәргән дә, кошны тотып алып, куртка астына яшереп, өенә алып кайтып киткән. Каргалар очып китәргә ашыкмаган, алар «кар-кар» дип каркылдашып, Ленарны өенә хәтле озатып очып барганнар. Малайның хәлсез кошны ташлап калдырасына өметләнгәннәрдер. Ленарның әтисеннән ишеткәне бар: «Кешеләр арасында да каргалар кебек башны чукучылар бар. Алар коллективка ярамаган, яраклаша алмаган кешене, камап алып, чукый башлый. Сүз белән, гамәлләре белән. Әгәр коллектив вожагы – бу очракта бер төркем өчен авторитет казанган кешенең юлына каршы төшәсең икән – ул сине үз юлыннан алып ташлар өчен барысын да эшли: әйләнә-тирәдәге кешеләрне сиңа каршы куя, эшләгән эшеңдә кимчелекләр күрә. Мондый хәлләр зур кешеләр арасында да, балалар арасында да очрый. Мәктәптә, аерым сыйныфларда да коллективтан читкә тибәрелгәннәр очрый. Андыйларның дуслары юк, коллективтан аерым йөри, үзләрен кара каргалар арасындагы ак карга итеп хис итә.
Әтисе Ленарга да, Ралиягә дә киңәшләрен бирде: «Бервакытта да кешеләрне байга, ярлыга, яхшыга, начарга аермагыз, яхшы сыйфатларын күрергә тырышыгыз. Дуслар сайлаганда да: «Бу бай баласы, моның белән дус булсам, файдасы булыр, дип, шәхси мәнфәгатьләрне өскә куймагыз. Көчсезләрне яклагыз, мохтаҗларга булышыгыз. Онытмагыз, сез укытучы баласы!»
(дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy-2.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк