Бу юл – һәркемнең үзенеке. Монда берәү дә икенчесен кабатламый.
Кемдер аңа тормышының түгәрәклегенә, бөтенлегенә рәхмәт йөзеннән баса, икенчеләр – язмыш күтәрә алмастай булып тоелган сынауларын җибәргәч, өченчеләр... «Мин намазга ничек бастым» дигән яңа сәхифәгә хатларыгызны сез дә юллый аласыз. Бәлки, нәкъ менә сез язган юллар кемнеңдер күңеленә кагылыр, һәм ул беренче тапкыр кыйблага карап: «Илаһи ният кылдым...» – дип кабатлар...
Ике әбием дә, бабам да сугыш вакытында үлгәннәр. Әби тәрбиясе күргән кеше түгелмен дип йөри идем, беркөнне төшемдә күрше Рәхимәттәй миңа нидер әйтергә теләде.
Без кечкенә чакта авылда балалар бакчасы булмаган. Әни мине, имчәк баласы килеш, күрше әбигә карарга биргән. Хәтерлим: ике-өч яшьлек чагым, агач сәкедә тирә-юньне күзәтеп утырам. Ап-ак итеп акшарланган мичтә шарт-шорт килеп утын яна. Стенадагы сәгатьнең күкесе, оясыннан чыгып, әледән-әле кычкырып кереп китә. Кызыл бизәкле батист яулыклы, вак чәчәкле ситсы күлмәкле әби, кулын каш өстенә куеп, аны еш карый. Герләрен рәтли. Кызыл күмерләрне мичтән алып, җиз самавырын куеп җибәрә. Аны күн итек белән «фырлатканын» кызык итеп көлеп карап торам. Агач сәкедән шуам, казандагы суга сабын савытын салып, пароход йөздерәм, өйгә керткән кәҗә бәтиләре белән сөзешле уйныйм. Артыграк шуклансам: «И-и Алланың рәхмәте төшкере бала», – дип, башымнан сыйпый. Алдына утыртып, самавыр эчендә пешкән йомыркаларны ашата. Кәҗә сөте салып чәй эчәбез. Ашап бетергәч, әппәр итәбез. Аннары ул комганын тотып урамга чыгып керә дә, сандык өстендәге хәстәрләп төрелгән яшел чүпрәген идәнгә җәеп, сәгатьнең күкесе иң күп кычкырган вакытта аңа баса. Мин бу вакытта сәкедә тып-тын утырырга тиеш. Рәхимәттәй: «Бисмилла, бисмилла... Аллаһы әкбәр», – дип, бик еш кабатлый. Иелә-бөгелә, тагын торып баса. Әппәр итеп битен сыпырганда йөзеннән нур бөркелә кебек. Аның боларны шулкадәр ихластан, чын күңелдән ышанып башкаруын нәни йөрәгем белән дә тоям. Мыштым гына сәкедән үрмәләп төшеп, әби артына килеп басам, аның хәрәкәтләрен, сүзләрен кабатлыйм: «Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр...» Артыннан барып кочам, алдына менеп утырам. Хөрмә төшеннән ясалган дисбе төймәләрен тартканда, матур муенсасына кызыгып еш үрелә башлагач, миңа да шундыйны табып бирә. Сандыгыннан шау чәчәкле матур яулыгын алып яптыра... Тагын шул ук сүзләрен кабатлый: «И-и Алланың рәхмәте төшкере бала!»
Дин катгый тыелган 60 нчы еллар уртасы бу. Искә төште: тәүге аятьләрне, догаларны сабый чакта ук менә кемнән ишеткәнмен, өйрәнгәнмен бит! Ә балачакта алынган тәрбияне, аннан илләр дә тартып ала алмас, диләрме?! Хак икән. Бик рәхмәтле мин сиңа, Рәхимәттәй! Чын татар әбие нинди була дигәндә, күз алдыма килеп басасың. Догамнан калдырганым юк сине. Теләкләрең дә кабул булды: Алланың рәхмәте төште бит миңа. Тик моңа кадәр бик күп сынаулар үтәргә туры килде шул әле.
1998 елның 1 гыйнвар төне. Кемдер ишекне дөбердәтә. Сәгатькә карыйм: дүрт тулып килә.
Яңа елны каршылап, яттык кына лабаса, кем булыр бу? «Ачыгыз инде тизрәк, Миләүшәгез юл һәлакәтенә юлыкты. Район хастаханәсенә илттек. Хәле бик авыр!» – ди ишектәге кеше.
Бертуган сеңлемнең умыртка сөяге чәрдәкләнеп арка миенә кадалган. Операция арты операция ясыйлар, безне янына кертмиләр. Елап, хастаханә коридорында әрле-бирле йөрибез. Тагын нәрсә эшләп була мондый очракта? Аллаһы Тәгаләгә ялварырга кала! Кара, яттан бер дога да белмим бит... Гаиләгә бер афәт килсә, капкаңны киереп ач, диләрме? Сеңлем янында йөргән арада, өйдә калган ике баламның да температуралары күтәрелгән, «Ашыгыч ярдәм» белән алып килеп, аларын да йогышлы авырулар бүлегенә салып куйдылар. Иремнең үз хәле – хәл: энекәшенең башында яман шеш таптылар, операция ясатырга Мәскәү юлында йөри... Сындырып сынаучы сынаулар моның белән генә бетмәгән икән... Шул ук елны апабызның 10 яшьлек улын машина бәреп китте, шундук җан биргән...
Апаның улына кәфенлекне абыстай белән бергә кистек. Ул шунда миңа ныклап әйтте:
– Нәселегезгә дога беткән, Алсу. Дога укучыгыз юк. Әйдә, намаз укыйбыз, дога кылабыз.
Дингә өндәү бар, көчләү – юк. Мин әйттем, гамәл кылу – синнән. Бик укымышлы, акыллы кешегә охшагансың, Алланың рәхмәте төшкере. Әйдә!
Тукта, абыстай Рәхимәттәй сүзләрен кабатлады түгелме соң?! Ул мизгелдә мин абыстай кушкан-нарның барысын да кабатларга риза идем инде.
Намаз – һәр мөселманга фарыз гамәл. Аллаһы Тәгалә хозурына баргач, бәндәләрдән иң беренче соралган нәрсә – намаз булыр. Намазлыкка кереп баскан саен, ихлас күңелемнән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм: мине мөселман өммәтеннән итеп яратканы, туры вә хак юлны күрсәткәне, ислам динен таратуда Үзенең ярдәмчесе итеп сайлап алганы, матур тормыш итү өчен көч-дәрман биргәне өчен...
Һәр намаздан соң өстемнән таулар төшә, күңелем тынычланып кала, сабырланам, якты өметләр кузгала, яшәү дәртем арта... Бик тылсымлы һәм хикмәтле нәрсә бит ул НАМАЗ!
Алсу ДИЯР.
Мамадыш шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк