Логотип
Күңелеңә җыйма

Укытучы баласы 4

Ралия классташларыннан читтә йөргән Сәрияне кызгана. Тәнәфес вакытларында аның янына килеп сөйләшеп тора, хәл-әхвәлен сораша...

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy-2

                          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ukytucy-balasy-3

Ралия мәктәптә дә Хафиз Дамировичка өйдәге гадәт буенча «әти» дип эндәшә иде. Ләкин бу педагогика таләпләренә туры килми икән. Көннәрдән бер көнне физика дәресенә мәктәп директоры кереп утырды. Галия Фатыйховна – пенсия яшенә җитеп килүче, калын линзалы күзлекле бик җитди кыяфәтле җитәкче. Ул мәктәпкә һәрвакыт зәңгәр төстәге костюмнан йөри. Директор ханымның гардеробын алыштырырлык мөмкинлеге булса да, Галия Фатыйховна өс-киеменә игьтибар итүче кеше түгел иде. Укучыларның директорны башка киемнән күргәне булмады да диярлек. Мәктәп директорының чәче кыска итеп киселгән, атлап йөрүләре дә ир-атларныкы шикелле – кыска табанлы туфлиләре белән идәнгә «дык-дык» басып йөри. Галия Фатыйховнаның мәктәптә елмаеп сөйләшкәнен, шаярганын укучылар гына түгел, укытучыларның да күргәне юк. Директор эш кабинетыннан коридорга чыкканда чытыр чабып йөрүче балалар сөрлеккән тай шикелле бер урында туктап кала, кычкырып сөйләшүләр бетә, бар җирдә авыр тынлык урнаша. Галия Фатыйховна укытучыларны, класс җитәкчеләрен шәхси контрольдә тота, эшләренә зур таләпләр куя. Уку процессына, укучыларның өлгерешләренә зур игътибар бирә. 

Мәктәп директоры физика дәресенә кереп утырган көнне сыйныфтагы укытучыларның яртысы дәрескә әзерлексез килгән иде. Хафиз Дамирович иң элек өйгә бирелгән биремнәрен тикшерә башлады. Сыйныфтагы 20 укучының дүртесе генә такта янына чыгарга теләк белдереп, кул күтәрде. Алар арасында Ралия дә бар иде. Ул кичә төнге унбергә кадәр яңа теманы үзләштерде, биремнәр чиште. Кызның такта янына чыгып белемен күрсәтәсе, сорауларга җавап бирәсе килде. Ләкин әтисе генә Ралияне «күрмәде», кул күтәргән  укучылардан Салаватны гына такта янына чакырды. Укучы узган дәрестә үзләштергән параграфны сөйләде, укытучының өстәмә рәвештә биргән сорауларына җавап биреп, «биш»ле билгесе алды. Салават – класста яхшы укучыларның берсе. Мәктәпне бетергәч, ул Казанга китеп юристлар әзерләүче вузга укырга керергә хыяллана.

– Тагын кемнең такта янына чыгып җавап бирәсе килә?

– Әти, мин чыгам, мин! – Ралия кабаттан уң кулын өскә күтәрде.

– Ралия, мәктәптә мин синең өчен әти түгел! Синең өчен, сыйныфта белем алучы башка укучылар өчен мин – физика фәненнән белем бирүче мөгаллим Хафиз Дамирович!

Бу сүзләр балаларга кызык тоелды ахрысы, укучылар арасында «пых, пых» килеп, көлеп җибәрүчеләр табылды. Хафиз Дамировичның йөзе тагын да кырысланды, каш астыннан укучыларны күздән кичерде.

– Минем сүзләр кемгә кызык тоелды? Бәлки алар такта янына чыгып җавап бирер?

Сыйныфта кабаттан авыр тынлык урнашты, малайлар-кызлар башларын аска иде. Хафиз Дамирович өстәлдә яткан журналга иелде. Бу вакытта класста чебен очкан тавыш кына ишетелә иде, кебек. Аһ, бу мизгелләр! Дәресен әзерләп килмәгән укучылар өчен бу минутлар бик озак уза шул... «Ике»ле капчык»ларының башларында бер генә уй бөтерелде:  «Мине генә чакырмасын, мине генә чакырмасын!» Йорт эшеннән башлары чыкмаган, буш вакытларын урамда уздырган малайларның йөрәкләре табаннарына төште, маңгайларына кайнар тир тамчылары бәреп чыкты. Узган дәрестә җавап биреп, көндәлекләренә билге куелган балалар гына борчылмады, чөнки укытучы гадәттә күптән җавап бирмәгән, журналда билгеләре артта калган укучыларны такта янына чакыра.

– Такта янына Кадрия Сабитова чыга! 

Укытучының сүзләрен кызыкка алып елмаеп утырган Кадрия үз фамилиясен ишеткәч, кызарып чыкты. Ул торып басып, теләр-теләмәс кенә такта янына чыкты.
Кадрия дәресен әзерләп килмәгән иде булса кирәк. Сүзен әйтә алмыйча ыкы-мыкы килеп торды. Хафиз Дамирович сорауларга җавап алмагач, кулындагы указкасын кыз утырган парта ягына ымлап, аңа утырырга кушты:

– Утыр, «ике»ле сиңа!

Кадрия Ралияләрнең күршеләре. Кызның әтисе – авыл Идарәсе рәисе, әнисе –ашханә директоры. Кадрия – гаиләдә бердәнбер бала. Озак вакыт балалары булмагач, аның әти-әнисе Мәскәүгә барып табибләрдә тикшеренгәннәр, озак вакыт дәваланганнар, дигән сүзләр йөри авылда. Шуңадыр, кызларын бик кадерлиләр, башкаларда булмаган киемнәр кидерәләр, кыйммәтле ташлы алка, йөзекләр тактыралар.


Сыйныфташлары арасында Кадрия үзен башкалардан бер баш өстен тота. Укучылар да аңа күбрәк елышалар кебек. Кадрия Ралия белән үзен бик яхшы тота, өйдән күчтәнәчләр алып килгәндә аның белән бүлешә, ләкин кызның бер сыйфаты ошап бетми Ралиягә. Ул классташларны «укытучы, колхозчы» балаларына аера. Аны бервакытта да әтисе көтүче булган Сәрия янында күрмәссең. Кадрия ул кыз белән сөйләшми, тегесе нәрсә дә булса сорап килсә, ишетмәмешкә салыша. Авыл Идарәсе рәисе кызы сыйныфта балалар арасында «каста»га бүленү тудырды. Ралиянең күңеле бу хәлне берничек тә кабул итә алмый. Әтисе балаларына кешеләрне байга-ярлыга, яхшыга - начарга аермаска куша. «Бер кеше дә дөньяда 100 процент идеаль түгел. Һәркемнең бар яхшы ягы, начар ягы», – ди.

Ралия классташларыннан читтә йөргән Сәрияне кызгана. Тәнәфес вакытларында аның янына килеп сөйләшеп тора, хәл-әхвәлен сораша. Сәриянең гаиләсе мохтаҗлардан санала. Әтисен эчәргә ярата, дип сөйлиләр. Исергәч, хатынын кыйный, балаларына да кул күтәрә, дигән имеш-мимешләр йөри. Сәрия яшәгән йортка район үзәгеннән Опека хезмәткәрләре дә килгән. «Балаларыгызны интернатка тапшырабыз», – дип кисәткәннәр. Авыл идарәсе, мәктәп администрациясе тарафыннан бүгенге көндә контрольдә тора Сәрияләр гаиләсе... 

Икенче көнне Ралиянең әтисе кәефсез кайтты. Баксаң, Хафиз Дамировичны директор эш кабинетына чакырган. Кадриянең әтисе директорга килгән, Хафиз Дамировичны кызына карата хаксыз түбәнсетүдә гаепләгән, Прокуратура белән янаган. Кызына карата да: «Мин сиңа әти түгел, укытучы» дип әйтелгән сүзен педсоветта каралуын таләп иткән.

(Дәвамы бар.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар