Эльмира үз күзләренә ышанмады – каршында Руслан басып тора иде...
Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-2
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-3
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-4
Эльмира утырган такси ресторан каршына килеп туктады. Машинадан чыккач, кыз кулындагы сәгатенә күз төшереп алды: циферблатлар кичке җиде тулырга ун минут калганын күрсәтә иде. Кыз затлы ресторанның пыяла ишекләрен ачып эчкә үтәргә кыймыйча, бер мәлгә баскан җирендә кузгалмыйча торды: күңеле шомланып, эче пошып куйганын сизде. Аның хыялы чынга ашты – тик нигә икеләнә?
Эльмира үз-үзен тынычландырырга тырышты, күкрәк тутырып сулыш алды, авыз эченнән генә позитив аффирмацияләр кабатлады: «Сөйгәнең белән очрашу мизгелләрен ничәмә-ничә тапкыр күз алдына китереп, җылы юрган астында йоклый алмыйча яткан вакытларыңны оныттыңмы әйдә оч, кызый, бәхетең каршына!».
Кырыкны узган «карт» кызга бала-чага булып кылану килешә торган гамәл түгел, Мәскәү егете дулкынланганын сизмәсен. Аңламас, каян килгән бу провинциалка, дияр...
Эльмира ниһаять тынычланды – җилкәсенә дулкын-дулкын булып таралып төшкән кара чәчләрен бармаклары белән аралады.
Кыяфәтеннән бик канәгать иде: яңа күлмәге сылу гәүдәсен тагын да зифа итеп күрсәтә, чәчләре килешле итеп таралган, ул бүген әкияттә сурәтләнгән ай кызы – Зөһрәдән бер дә ким түгел иде...
Кыз ресторанның калын пыяла ишекләрен ачып керергә көч тапты. Бинаның зәвыклылыгын, байлыгын чагылдыручы бер деталь – яңа килгән клиентларны каршы алып, озатып торучы швейцар булуы. Мондый вакансия тоту зур чыгымнар таләп итә. Вип клиентлар үзләренә кайда да зур игътибар ярата, алар азыкның төрлелегенә түгел, хезмәт күрсәтү сыйфатына да карый. Тыгыз конкуренция шартларында эшләү сервисны камилләштерергә мәҗбүр итә. Эльмира сайлаган «Кәеф» ресторанында да клиентларны швейцар каршы ала икән. Таможня хезмәткәрләре киемен хәтерләткән шәмәхә төстәге костюм кигән 55-60 яшьләрдәге абый түрдәге почмакта бик затлы киенгән бер хатын-кыз белән сөйләшеп тора иде. Ул Эльмираны күрүгә янәшәсендәге ханымга башын иде дә, лакированный кара туфлиләре белән паркет идәнгә шак-шок басып, яшен тизлегендә янына килеп җитте. Швейцар костюмы төсендәге фуражка кигән, изүенә алтын төсендәге беркетелгән төймәләр хрусталь люстра яктысында ялык-йолык итеп ялтырый.
– Добрый день, мадам, стол ранее забронировали? У нас сегодня полный зал, – дип дәште ул калын тавыш белән.
Шул мизгелдә Эльмира янына бер кочак роза чәчәкләре тоткан, озын буйлы ир кеше килеп басты.
– Да, она со мной.
Эльмира үз күзләренә ышанмады – каршында Руслан басып тора иде. Ул кайсы ягы беләндер Төркия эстрадасы йолдызы Тарканны хәтерләтте: төз гәүдә, шома итеп тараган кара чәч, елмайган иреннәр арасында ап-ак тешләр...
Бу сүзләрне ишеткәч, швейцарның йөзе тагын да нурланып, күзләре тагын да ялтырап китте. Ул төче елмаеп, башын түбән иде дә, кунакларны төп залга чакырды:
– Извините дорогие гости, пардон, мы вас очень ждали… Разрешите проводить вас в главный зал...
Руслан кып-кызыл розалардан торган букетны Эльмирага тапшырды да, кызның битләреннән үбеп алды, күптәнге якын кешеләр кебек, нечкә биленә кулын куеп залга үтәргә әйдәде. Мондый игътибардан Эльмираның башы әйләнде, барысы да төштәге сыман: менә алар парлашып талгын музыка астында өстәлләр арасыннан үтеп, йомшак диванга килеп утырдылар. Яннарына официант егет килеп җитте, Эльмираның кулларыннан чәчәкләрне алып сулы вазага урнаштырды. Бик итагатьле кыяфәт белән меню язылган папканы сузды.
– Җаның нинди ризык тели, шуны сайла, – диде аңа Руслан.
Төсле, ялтыравыкла битле менюда язылган ризык исемнәренә ничек кенә төбәлеп карамасын, Эльмира аларны танымады, хәрефләр төрле якка йөгереште.
– Балык ризыкларыннан нәрсә бар? – дип кенә сорый алды ул.
Руслан үзенә салат, ресторанның фирменный ризыгын китерергә кушты.
Очрашу хөрмәтенә Руслан кызга Италиядән кайтарылган вино татып карарга тәкъдим ясады. Эльмира спиртлы эчемлекләр эчеп караганы булмаса да, каршы сүз әйтерлек хәлдә түгел иде, ризалыгын белдереп баш какты.
Руслан официант белән сөйләшкән арада, кыз аннан күзен ала алмады: ул беренче секундтан ук шуны аңлады: Мәскәү егете – җитди. Аның тавышы, карашы, гәүдәсе тулаем бер гармония тудыра, магнит шикелле үзенә тартып тора. Ул – чибәр, карашы – ышандыра торган, киемнәре кыйммәтле, хушбуе – зәвыклы.
Өстәлдә яткан кечкенә генә ак тартманы Руслан Эльмирага сузды.
– Кунак бүләксез йөрми, – диде ул. – Беренче очрашу хатирәсе булсын.
Тартмадан Chanel исе Эльмираны һушландырды. Мәскәү егете телефон аша юкка гына яраткан маркасы турында сорамаган икән!
– Рәхмәт, – дип кенә әйтә алды ул.
Күңелдә туган хисләрне аңлатып бетерерлек түгел иде...
Очрашу киче озакка сузылды. Алар китаплар, юллар, ялгызлык турында сөйләште. Руслан кызга сокланып, аннан күзен алалмыйча тыңлады. Берничә сәгать эчендә Мәскәү егете Эльмираның күңеленә тагын да тирәнрәк үтеп керде.
Алар ресторан ябылышына кадәр утырды. Башына яхшы гына китеп, Италия эчемлегеннән Эльмира тәмам тугарылган иде, оялу, ятсыну хисләре дә юып тәшерелгән кебек иде.
– Әйдә, такси алып өеңә кадәр озатып куям, – дип тәкъдим итте Руслан, чыгу юлына таба атлаганда, кызның биленнән кочып...
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк