Эльмира елмайды. Руслан яңа фотосын да җибәргән: Мәскәү елгасы буенда йөзеп килүче ак пароход фонында ак чалбар, ак футболка киеп фотога төшкән...
Шәһәр шау-шуыннан, ыгы-зыгыдан туйган зыялылар китапханәдә күңелләренә тынычлык таба. Эльмира да тынлыкка сусап эшкә килә. Ул шәһәрнең иң борынгы китапханәсендә эшли. Иске бинаның өченче катындагы киң, биек түшәмле уку залында кыз үзен патшабикә кебек хис итә. Укучылар тын гына килә, шыпырт кына чыгып китә. Китап сорап килүчеләр кычкырып сөйләшми, күбесе нинди әсәрләр кирәген кәгазьгә язып, китапханәченең кулына тоттыра. Эльмира мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечләрен күз карашыннан ук аңлый башлады. Залда китап актарып утыручыларның күбесен таный, костюмнары да үзләре кебек бертигез таушалган, яше 80 нән узган профессорлар, дерматин тышлы дипломатларын күз карасыдай саклап, култык астына кыстырып йөрүче фән кандидатлары аңа иң якын туганнары кебек тоела. Әнә, залның беренче рәтендә парланган күзлеген шакмаклы кулъяулыгы белән тырыша-тырыша сөртеп утыручы Габделәхәт Мосафирович аңа «кызым» дип дәшә, китапханәгә килгән саен шоколад калдыра. Өлкән буын мәнле ул, рәхмәтле буын. Кызганыч, алар сафы сирәгәя бара шул. Китапханәне үз өе итеп күрүче берничә аксакал язучы монда килүен быел бөтенләй туктатты, сәламәтлекләре каушаган, дигән хәбәр килеп иреште. Ә бит аяклары авыртса да, таякларга таянып булса да киләләр иде узган елларда...
Яшь буын башкачарак, аларның карашы да икенче – интернет халыкка яңа мөмкинлекләр ачты. Борынгы, сирәк очрый торган китаплар белән онлайн танышырга була хәзер. Китап уку өчен китапханәләргә йөрисе юк, акча түләп телефонга кирәкле кушымтаны кушасың – дикторлар кирәкле әсәрне укып та бирә – ятагыңнан да торасы юк. Укып күз дә бетми, энергия дә сарыф итмисең. Прогресс мондый тизлектә барса, киләчәктә китапханәләргә йөреп укучылар калыр микән? Уку залларында утыручылар кимеми анысы – яңа укучылар өстәлә, күбрәк диплом эшләре, диссертация, фәнни хезмәтләр өстендә утыралар.
Китаплар актарып утыручылар арасында – күбрәк пенсионерлар. Алар авторларның яңа чыккан әсәрләрен уку залларына йөреп укый яисә өйгә яздырып ала – кибетләрдән сатып алырга акчалары җитми, күрәмсең. Китапханәләрдә урын җитәрлек, укучылар ихтыяҗына карап заллар бүленгән. Өлкән буын вәкилләренең сафлары сирәгәйсә дә, китап сөюче, яңалыклар белән танышып баручы тугры укучылар җитәрлек – кайберләре озаграк килми торса, китапханәче аларны сагына башлый, «исән-саумы, сәламәтлеге ничек икән», дип уйлый, алар өчен борчыла. Студентлар сафы гына үзгәреп тора – залларда күбрәк беренче, икенче, бишенче курстагылар утыра. Соңгылары диплом эше алдыннан китап актарып утырса, беренче, икенче курстагылар уку процессына кереп китәр өчен уңай мохит булганга килә. Тулай торакта яшәп укучылар өчен китапханәдә игътибар туплап, белем дөньясына чумарга бар мөмкинлекләр тудырылган.
Студентлар имтиханнарга әзерлек вакытында киләләр дә, семестр башлангач каядыр юкка чыгалар. Эльмирага рәхәт шуларны күзәтүе – ул үзе китапханәдәге уку процессын социологик яктан яктырткан бер фәнни эш яза алыр иде.
Тыныч кына ачылган китап битләренең шыбырдавы, кечкенә бүлмәдә радиодан агылган классик музыка фоны, калын ишекләрнең шып итеп ябылуы – болар барысы аның өчен сихри бер дөнья. Ул бу даирәдә яшәргә өйрәнде. Тормышта яра салып китүче кешеләр күп ул, ә китаплар йөрәкне җәрәхәтләми, алар, киресенчә, дәвалый...
Эльмира кешеләр белән артык сөйләшми. Нәфис әдәбият аның өчен уйлану, аралашу теленә әверелде. Ул китаплардагы һәр персонажны үз дөньясында яшәтә, алар өчен борчыла, шатлыкларына куана, реаль тормыштан качып, китаплар арасында адашкан үзе бер персонаж булып яши бирә. Тормыш үз көенә алга тәгәри – шау-шусыз, сак, проблемаларсыз... Ул башкача яши. Аны яшәми дип әйтү дөрес булмас иде. Китапханә – җан тынычлыгы эчендә кайнаучы бер галәм.
Бүген китапханәдә укучылар сирәк. Әллә бәйрәм көн булганга, уку заллары ачылуга ике сәгать вакыт узуга карамастан, урыннар буш. Эльмира картотеканы актарып, өйгә укырга алган китапларны китерәсе укучыларның исем-фамилияләрен барларга кереште. Шул вакытта кесә телефоны вацапка хәбәр килгәнне белдереп, сигнал бирде. Русланнан хәбәр килеп иреште: «Матур якшәмбе иртәсе белән, китапханәче кыз. Синең тормышыңда төп герой буласым килә. Хәерле көннәр телим!»
Эльмира елмайды. Руслан яңа фотосын да җибәргән: Мәскәү елгасы буенда йөзеп килүче ак пароход фонында ак чалбар, ак футболка киеп фотога төшкән. Сурәте төгәл: зыялы йөз, ачык караш, харизмалы ир-ат. Елмаюы ышанычлы, әмма тыйнак.
Уйлар өермәсе кузгалып, Эльмираның башын борауларга тотынды – мондый зирәк, сабыр һәм игътибарлы егет моңа кадәр кайда булган соң? Шәхси тормышын нигә җайламаган? 43 яшенә кадәр ялгыз булуның сәбәбе нидә? Руслан телефоннан аралашканда шәхси тормышы турындагы сораулардан кача, күбрәк сәясәт, икътисад, әдәбият турында сүз куерта. Эльмираны иң гаҗәпләндергәне – аның үзе яраткан китапларны укыган булуы, кайберләрен хәтта аңлатма белән искә алуы, мисаллар китерүе.
Телефоннан бер сөйләшүдә Руслан аңа болай диде: «Синең тавышыңны укытучы итеп күз алдына китерәм. Ләкин аның астында – кояш кебек сакланган наз бардыр дип ышанам».
Бу сүзләрдән соң Эльмираның күзләре дымланды. Аның күңел кылларын кабат мәхәббәт хисләре чиерткән кебек булды.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк