Без стереотиплар җәмгыятендә яшибез. Тормышның барлык өлкәсендә дә кагыйдәләр, кысалар хөкем сөрә. Менә шуларга килешеп, әле бәхетле дә булып яшәсәң, уңыш елмайды дип сана. Әгәр дә бәхетең өчен көрәштә шул кысаларны, тәртәләрне җимерергә туры килсә?! Бу хатын-кызларга башларын горур күтәреп яшәр өчен икеләтә көчле булырга кирәк. Гаиләләргә кагылышлы стереотипларның берсе – ир үзенең хатыныннан берничә яшькә зуррак булырга тиеш, чөнки ир ул – гаиләне яклаучы, ул – табучы. Ирең үзеңнән яшь икән, тирә-яктагылар сиңа шикләнеп, көлемсерәп тә карый.