Менә шушындый конкуренция шартларында Алсу Рафиковнаның 30 яшен тутырган кызына бәхет елмайган: үзе кебек ялгыз, өйләнә алмый аптырап йөргән егет белән танышкан...
Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-2
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-ocence-oles
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kunelena-yima-saxifasenda-minem-aerylgysyz-duslarymnyn-davamy
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-5-davamy
Бүлек җитәкчебез Алсу Рафиковнаның кызы күптән түгел генә кияүгә чыкты. 30 яшькә җитеп тә үзенә егет таба алмаган баласы өчен бик борчыла иде ул. Кызы ике институт бетергән, бик белемле шәһәр кызы. Әнисе белән икәү генә өч бүлмәле фатирда гомер итәләр. Кызын берьялгызы үстергән Алсу Рафиковна Луизаны парлы итәргә хыяллана, үзе җибәргән ялгышларның кабатлануын теләми. Җитәкчебезнең танышлары аша кызына егет эзләвен белә идек. Ана кешене аңларга була, һәркем үз баласының бәхетле булуын тели. Төшке ял вакытларында Алсу Рафиковна кызы Луизаның эштәге уңышлары турында горурланып сөйли, аның ялгыз йөрүен әйтеп уфтанып та куя. Безгә дә киңәшләрен бирә: «Вакытыгызны заяга уздырмагыз, яшь вакытта, яхшы егетләр очрап торганда, тизрәк кияүгә чыгып калыгыз», – ди.
Безгәме соң инде ир турында уйлау! 23–26 яшь тирәсендә генә әле без, яшьлегебезнең иң матур чоры! Тормышның тәмен тоеп, гөрләтеп яшисе: сәяхәт итәсе, ирекле буласы килә. Элекке заманнарда гына кызларны 16–19 яшьтә мәҗбүри рәвештә кияүгә биргәннәр. Хатын-кызның гомере ир көе көйләп, кайнана кубызына биеп, бала чүпрәкләренә батып узган. Гүзәл затлар үз-үзләрен карамаганнар: бар энергияләре ашарга пешерергә, өй җыештырырга, бала үстерүгә киткән. Кая инде аларга битләренә маска ясау, пилинг, маникюр-педикюр, лазер эпиляциясе, массаж курсларын алу! Башларына яулык бәйләп, өсләренә сырган фуфайка киеп, аякларына чабата урап гомер итәргә мәҗбүр булган әниләрнең әбиләре.
Замана яшьләренең максаты башка хәзер. Мин дә, Зөлфия дә, Ландыш та сәламәт яшәү рәвешен алга куябыз – шәһәрнең спорт үзәгенә фитнеска йөрибез, бассейнда йөзәбез. Һәрберебезнең үз косметологы, массажисты, теш табибы. Банкта алган хезмәт хакы үзебезне карауга, кредит процентларын ябарга гына җитә. Ярар, ашыгыч түгел, килер вакыт – кияүгә дә чыгарбыз, балалар да үстерербез...
Ләкин күңелем белән сизәм: Алсу Рафиковна юкка гына борчылмый бит. Гомер аккан судай уза. Кызы да кайчандыр, нәкъ безнең шикелле уйлагандыр. Ләкин яше 30 га җиткәч, поклонниклары кайсы кая таралып беткән, кияүгә чыгарга кандидат та калмаган. Алла сакласын, бәлки, безгә гашыйк егетләр дә өйләнеп бетәр? Хәзер генә яшь кызларга сүз кушарга теләүчеләр, әби әйтмешли, «буа буарлык», әнә юрист булып эшләүче Айрат көн саен очрашуга чакыра. Финанс бүлегендә эшләүче Илнур да күземә карарга кыенсынып узып китә. Бу оялчан егетнең миңа гашыйк булып йөргәнен бүлектәгеләр дә белә. Кызлар: «Нигә борыныңны күтәреп йөрисең, бик акыллы егет, нәрсәсе ошамый?» – дип сорыйлар. Белмим, нәрсәсе ошамаганын... Хыялымда йөрткән образым икенче шул: күзе камаштырырлык чибәр, җитди, акыллы, харизмалы. Ә бу егетләр әллә ниндирәк, сүз белән аңлатып бетереп булмый. Бәлки, үзләренең арттан йөрүләре ошамыйдыр. Алдагы көннәрдә көткән кешем каршыма үзе килеп чыгар сыман. Аның төс-кыяфәте күз алдыма килә, тавышы колагымда яңгырап тора сыман. Янымдагы егетләрне күрмим мин, ясалма образымны көтәм, сагынам... «Тиле хыялыңа ышанып, 30 яшьтә ялгыз калма инде», – дигән уйлар килә башка.
Без, дус кызлар җыелып, атнага бер тапкыр кафега барып утырабыз. Мондый җирләрдә егетләр белән танышып булмый – кызлар күп була. Спортзалда, кинотеатрда, кафе-рестораннарга килүчеләрнең 70–80 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Барысы да егет эзли сыман: як-якларына караналар, яннарыннан узып киткән егетләргә матур итеп елмаеп, күз сирпеп озатып калалар. Мегаполисларда кызлар арасында конкуренция югары ноктага җитте! Без үзебез дә шаккатабыз: кая киткән соң шәп егетләр, дибез. Интернет челтәрендә укыганым да бар: «100 кызга 40 егет туры килә», дигәнне. Дөрес язганнар булса кирәк. Банкта егетләр бар барын, ләкин аларны без булачак ирләребезгә кандидат итеп карамыйбыз шул: финанс оешмасында күбесенчә «ботаник» егетләр эшли: күзлекле, компьютер артында озак утырудан гәүдәләре көянтә кебек сузайган. Без аларны дуслар итеп кенә кабул итәбез: серләрне уртаклашабыз, кайвакытта зарланабыз, киңәшләр сорыйбыз.
Менә шушындый конкуренция шартларында Алсу Рафиковнаның 30 яшен тутырган кызына бәхет елмайган: үзе кебек ялгыз, өйләнә алмый аптырап йөргән егет белән танышкан. 30 яшь – яучылар әйтмешли, «кызыл линия», сайланыр чор түгел. «Эчмәсә, тартмаса, хәмер белән дус булмаса, тизрәк эләктереп алып, егетне ЗАГСка алып барырга кирәк», – дия иде минем әби. Гомер иткән кеше хак сүзләр әйтәдер. 30 яшьтән соң кызларга яхшы егетләр табу кыенлаша бугай, халык әйтмешли: «Хороших мужчин щенками забирают». Аннары кала: йә аерылган, йә хатын-кыз хисабына яшәргә өметләнүчеләр. Алар арасында хатын-кызлар белән кызыксынмаучы, «егет» исемен күтәреп йөрүчеләр дә шактый.
Безнең банкта 30 яшькә җитеп, кияүгә чыгарга уйламаучы кызлар да бар. Алар өчен карьера – беренче урында. Күп кызлар эшкә урнашу белән ипотека ала, аннары хезмәт хакын шушыкредитны түләү өчен тота. Егетләр ипотекалы, кредитлы кызлардан курка икән! Бу сүзләрне уйлап чыгармадым, эштәге егетләрдән ишеттем. Күрше бүлектә эшләүче Динар исемле егет, 33 яшькә җитсә дә өйләнмичә йөри. Танышкан кызлар ипотекалы, йә зур суммага рәсмиләштергән кредитлы булып чыга икән. «Минем бурычлы кызны кияүгә аласым килми, чөнки үзем дә фатирга ипотека түләп торам», – ди ул. Кызык инде бу тормыш! Кредит алмаучыларның күбесе фатир арендалап тора. Ай саен ярты хезмәт хакын йорт хуҗаларына биреп бара. Миңа калса, фатирга ай саен аренда акчасы түләп торганчы ипотека алуың хәерлерәк. Киләчәгеңә инвестиция була.
Алсу Рафиковна кызының туе вакытында отпускага китеп барды. Җитәкчебезнең ялга китүе – коллетивтагылар өчен зур шатлык. Бу чорда эштә ниндидер җылы атмосфера урнаша: коллективтагылар бер-берсенә ешрак елмая, шаярулар күзәтелә, хезмәткәрләрнең кәефе күтәренке була. Алсу Рафиковна бик кырыс җитәкче: отпуск вакытында беркемне тынычлыкта калдырмый, биремнәрне телефон аша тикшереп тора. Нишлисең инде, ялгыз кешене аңларга да була. Банк эше аның өчен шәхси тормышын алыштырган, яшәү мәгънәсенә әверелгән.
Аллага шөкер, Алсу Рафиковна бу юлы безне борчымады, туй эшләре белән йөреп, квартал хисап бирү вакытын да онытты. Без отчетны аңардан башка гына башкарып чыктык.
Эшкә килгәч, кәефе шәп иде, җитәкчебезнең. Кызының кияүгә чыгу вакыйгасы уңаеннан, роллыларга заказ биреп, коллективны сыйлады. Без шушы хөрмәткә акча җыеп, җитәкчебез кулына чәчәк бәйләме белән конверт тапшырдык.
Безнең коллективта төрле вакыйга уңаеннан акча җыела: йә туган көнгә, йә юбилейга, йә туйга. Соңгы арада мохтаҗларга, этләр приютларына да акча җыю модага керде. Алсу Рафиковна кырыс булса да, бик нечкә күңелле кеше: кемдер грипп белән авырып китсә дә, күңеле нечкәреп елый башлый. Кызлар-егетләр каршы булсалар да, телләрен тешләргә мәҗбүр... «Слова начальника не обсуждаются» – руслар әйтмешли. Банк терминологиясе дә бар андый очракта: «Непредвиденные расходы...»
(Дәвамы бар.)
Фото: Изображение от stockking на Freepik">Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк