Логотип
Күңелеңә җыйма

Минем аерылгысыз дусларым

Безнең конторага эшкә килүчеләр күбрәк югары катлам даирәләрнең балалары. Алар яхшы брендлы киемнәрдән киенәләр, затлы машиналарда йөриләр. Банк алар өчен югары үрләргә күтәрелү өчен бер трамплин булып хезмәт итә. Аларның күбесе юридик яисә аналитика бүлегендә ике-өч ел утыралар да, аннан карьера баскычы буйлап өскә үрмәлиләр.

Тормышта сине аңлаган, чын дусларың булу, ярты бәхет, диләр. Кайвакытта туганнарыңа караганда да дуслар яхшылыкны күбрәк эшли. Авыр вакытларыңда хәлеңә керә, ярдәм кулы суза. Чын дуслары булган кеше тормыш сынаулары каршында югалып калмый. Гомер сукмагыннан атлап барганда янәшәңдә таяныр кешеләрең булу үз-үзенә ышанычны арттыра, яшәргә көч бирә. 

Миңа тормышта бик күп кешеләр белән очрашырга, аралашырга насыйп булды. Балачакта бергә уйнап үскән дусларым гел янәшәмдә булыр кебек тоела иде. Мәктәптә уку чорында аерылгысыз булган сыйныфташларым диңгез киңлекләрендәге кораблар шикелле үз юллары белән китте, тормыш дулкыннары арасына кереп югалды. Күз яшьләрен агызып, бер-беребезгә шигырьләр язган вакытлар артта калды, соңгы кыңгырау чыңлаганда «мәңге югалышмабыз, һәрвакыт аралашып торырбыз» дигән вәгъдәләр дә онытылды. Хәзер телефоннарда оешкан вацап группаларда сирәк-мирәк котлаулар язышып, кемнеңдер якыннары үлеп киткән очракта акча җыюдан тыш, аралашу да юк дәрәҗәсендә. Мәктәпне тәмамлау очрашуына да күпләребез кайтмады, очрашмас өчен җитди сәбәпләр таптылар. 

Мин чын дусларымны университет тәмамлап, финанс учреждениесендә эшләгән вакытта таптым. Банк системасы – ул аерым тәртиптә барган, норматив таләпләр буенча эшләүче юнәлеш. Монда эш барышы башыннан ахырына хәтле регламент таләпләргә буйсына. Бу системада эшләүчеләрнең эш тәртипләре алдан язылган, расланган. Хезмәткәрнең көн барышында нинди эшләр башкарачагы, эш компьютеры каршында ничә сәгать вакыт сарыф ителәчәге дә алдан хәл ителеп куелган, документларда төркәлгән. Гади сүз белән әйткәндә: син бүлек җитәкчесеннән узып, башка җитәкчеләргә бик теләсәң дә, гозереңне җиткерә алмыйсың. Бу таләпләр хезмәткәрләрнең дә үз-үзләрен тотышына йогынты ясый. Алар һәр адымына хисап тота, теләгән вакытта чәй табыны корып, рәхәтләнеп гәпләшеп тә утыра алмый, моның өчен җитди кисәтү алырга, премиядән колак кагарга мөмкинсең. Банктан чыгып, шифаханәгә табибка барып күренергә телисең икән, алдан электрон рәвештә гариза язып, өстеңдә торган җитәкчеләреңнән рөхсәт алырга кирәк. Офистан югалып торганың өчен сиңа финанс учреждениесе бер тиен дә акча түләми. Менә шушындый капитализм кайтавазында без, кызлар, чәчәк кебек гомеребезне банкта уздырабыз. Коридорларда «Хәерле көн, исәнмесез», – дип дәшүдән кала, бер-беребезгә күтәрелеп тә карарга кыймыйбыз. Чөнки синең һәр адымыңны түшәмнәргә бөркетелеп куелган кызыл лампочкалы камералар күзәтә, компьютер артларына урнаштырылган тавыш яздыру аппаратлары һәр әйткән сүзеңне яздырып бара. 

Көннәрдән бер көнне безнең бүлеккә зифа буйлы, озын кара чәчле кызны эшкә алдылар. Банкка эшкә алганда персоналларны эшкә кабул итү бүлеге кандидатны энә күзлегеннән карап кабул итә: тестлар, биремнәр чиштерә, хәтта кай очракларда ялганны ачыклаучы детектор аша да уздыралар икән, дип сөйлиләр. Бу дөресме, түгелме, белмим, чөнки мин эшкә урнашкан вакытта катгый таләпләр юк иде. Эре финанс оешмаларына эшкә килүчеләр бу турыда дәшмәүне хуп күрә, бәлки, аларга бу турыда сөйләмәскә кушалардыр. 

Банкка эшкә килүчеләрнең финанс белеме, тәҗрибәле булулары гына җитми, буй-сын, төс-кыяфәтләре дә стандартларга туры килергә тиеш. «Клиентлар күз белән ярата», дигән гыйбарәдән чыгып, безгә чибәр, зифа буйлы, сөйләү осталыгы булган кандидатларны гына кабул итәргә тырышалар. 

Зөлфия ишекне ачып керүгә, барыбызны да таң калдырды. Аның матурлыгы гади матурлык кына түгел, аның йөзеннән сүз белән аңлатып бетермәслек эчке бер яктылык бөркелә иде. 

Безнең конторага эшкә килүчеләр күбрәк югары катлам даирәләрнең балалары. Алар яхшы брендлы киемнәрдән киенәләр, затлы машиналарда йөриләр. Банк алар өчен югары үрләргә күтәрелү өчен бер трамплин булып хезмәт итә. Аларның күбесе юридик яисә аналитика бүлегендә ике-өч ел утыралар да, аннан карьера баскычы буйлап өскә үрмәлиләр. Бу «мажорик»ларны әти-әниләре берәр фирманың җитәкчесе итеп урнаштыра яисә Мәскәү, Питер якларына озата. Без тир түгеп эшләгән финанс оешмасы эшкә өйрәтү, тәҗрибә туплау өчен бер мәктәп булып тора аларга. Безгә – гади хезмәткәрләргә югары даирәгә кагылышы булган коллегалар белән эшләргә кыен, чөнки алар үзләрен һәрвакыт хаклы саныйлар, мин-минлекләре белән аерылып торалар. 

Безнең бүлек буйсынган идарә җитәкчесе – яһүд егете Антон Абрамович. Бу кешенең хезмәт хакы гади хезмәткәрләрдән ун тапкыр күбрәк булса да, бик саран ул. Һәрвакыт соры бер костюмнан йөри, калын пыялалы күзлек кия. Антон Абрамовичның гаиләсе Израильдә яши, диләр. Ул акчасын җыеп бара, кирәкле капитал туплагач, үзенең эшен башларга уйлый дип сөйлиләр. Бу җитәкчене банкта бик хөрмәт итәләр: бик акыллы, тирән белеме булган экономист – юрист булгангадыр. Антон Абрамовичның фикеренә Идарә рәисе Станислав Петрович та колак сала дип әйтәләр. Стратегик фикерли белүче, үз сүзен курыкмыйча белдерә торган хезмәткәрләрнең кадерен беләләр безнең финанс оешмаларында. Безнең җитәкче «мажор» хезмәткәрләр белән үзен бик коры, эшлекле тота. Аларга юл куймый. Аның өчен беренче чиратта – ай саен үтәлергә тиешле эш планы, күрсәткечләр, хисап мөһим. Ул папкаларын култык астына кыстарып, атнага бер тапкыр Идарә җитәкчеләре уздырган җыелышка йөри. Ул киткәч, без иркен сулап куябыз. Кухняга барып, чәй эчеп алырга да вакыт табабыз. Эшли-эшли түшәмнәргә бөркетелгән камераларга да игътибар итми башладык, куркынычсызлык хезмәтендә эшләүчеләр дә безнең кебек кешеләр. Алар да, кайвакытны безнең янга килеп, тормыштан, аз хезмәт хакларыннан зарланып китәләр әле. 

Антон Абрамович җыелышлардан төрле кәефтә кайта: кайвакытта мыек астыннан гына «аллилуйя» дип җыр сузып килеп керә, кайбер көннәрдә кәефе бөтенләй беткән була. Мондый вакытта җитәкчебезнең ап-ак , кояш күрмәгән йөзе кызыл чөгендергә охшап кала. Аны күргәч, компьютер каршында тын алырга куркып утырабыз, башларыбызны борырга да кыймыйбыз. Офиста чебен очкан ишетелерлек тынлык урнаша. Антон Абрамович җитди кыяфәт белән бүлек җитәкчебез Алсу Рафиковнага кулы белән ымлап, кабинетына керергә куша. Тегесе өстәленнән калын көндәлеген алып, биек үкчәле туфлиләре белән идәндәге кафельгә каты басып, «шык-шык» иткән тавышлар чыгарып, идарә җитәкчесенең кабинетына таба ашыга. Алар берәр сәгать нәрсәдер турында кычкыра-кычкыра сөйләшәләр, бәхәсләшәләр. Алсу Рафиковна безгә кушасы күрсәтмәләрне дәфтәренә теркәп, безнең янга чыга, җыелыш буласын әйтә...

(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-2.)

Фото: Изображение от stockking на Freepik">Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар