Логотип
Күңелеңә җыйма

Минем аерылгысыз дусларым (өченче өлеш)

Хезмәткәрләр арасында «доносчиклар» да бар, диләр. Алар сине һәрвакыт күзәтеп йөри, берәр ялгышың булса, җитәкчегә синең өстеңнән сөйләп тора...

Башы:  http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym

            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-2

Зөлфия өстәлдә таралып яткан калын-калын папкаларны актарып, игътибар белән законнар, эш регламенты, банк кагыйдәләре белән танышып утыра. Без, бу оешмада дистә елга якын, әби әйтмешли, «ыштан төбен туздырып утыручылар», бер-беребезгә күз кысышып, елмаешып алдык. Зөлфиягә карап һәрберебез үзенең беренче эш көнен күз алдына китергәндер. Хәзер яңа хезмәткәргә җиңел түгел, бик җитди кыяфәт белән утырса да, йөзеннән борчылганы, нәрсәдәндер курыкканы сизелеп тора. Баштан үтте инде: барыбыз да беренче эш көнендә законнар, кагыйдәләр белән танышып утырдык. Аңлыйм Зөлфияне. Аның башында мең төрле уй бөтерелә: эшли алырмынмы? Коллективта үз урынымны табармынмы? Җитәкчем эшемне килештерерме?

Мин дә беренче эш көнемне яхшы хәтерлим. Үзем кәгазьләр актарам, үзем күз чите белән тирә-якны күзәтәм. Йөрәгем дөп-дөп кага, башымда мең төрле уй: «Их, нигә бу эшкә килдем, нигә тагын бераз гына эшсез утырмадым?» Каршыда утырган ханымнар бик hавалы, тәкәббер күренде. Астан гына сөзеп, сынап карыйлар кебек. Бер караш белән очып барган чебенне үтерә алырдай, азу ярган хатын-кызлар 6елән ничек эшләрмен дип уйлыйм. Күңелемнән генә ярты сәгать тә эшләп өлгермәгән яңа эш урыным белән саубуллашам. «Хәзер кадрлар бүлегенә керәм дә гаризамны кире алам», – дип тәвәккәллим... Вакыт та үзмый, ичмасам, минутлар сәгать булып тоела. Эш өстәле әзер булып, компьютер урнаштырылгач, тиешле программалар куелгач, стресс халәте узды узуын. Усал күренгән күзлекле ханымнар да әйбәт кешеләр булып тоела башлады. Коллегалар елмаеп эндәшә, ярдәмгә килергә әзер икәннәрен сиздерә. Кайсы шкафта нинди папкалар ятканын аңлаталар, сорауларга җавап бирәләр. Елмаеп, ярдәмгә килергә ашкынган коллегаларыма карап, «Аллага шөкер, яхшы коллективка эләккәнмен», – дип әйткәнемне сизми дә калдым.

Хезмәткәрләр белән танышып, коллегаларым белән төшке ашны ашагач, тынычланып калдым. Бер-ике көннән эшемә баш-аягым белән чумган идем инде. Күңелдәге борчулар да эреп юкка чыкты. Бер-ике айдан коллективта үз кешегә әйләнгәнемне сизми дә калдым.

Безнең Дирекциядә барысы да фәрештәләр дип әйтә алмыйм. Төрле кеше бар. Кемнәрдер үзләрен хаклы саный, җитәкчеләргә гел нәрсәдер исбатларга тырыша. Андыйларны өнәмиләр. Җае чыкканда эштән кысрыклап чыгарырга тырышалар. Җитәкчелек үзләренә каршы төшкәнне яратмый. Күбрәк башларын иеп, кушканны дәшмичә генә башкара торган «телсез» хезмәткәрләрне яннарында тотарга тырышалар. Ялагайларга килгәндә, андыйлар җитәрлек коллективта. Лиана дигәне башкалардан бер башка уздыра: бәйрәм саен бүлек җитәкчесенә күчтәнәч ташый. Маринаны мин эчтән генә «елан» дип атыйм. Ул гел кара киемнән йөри. Аның бар хыялы – карьера буенча өскә күтәрелү. Ул үз хыялына ирешү өчен бар нәрсәгә дә бара. «Андыйлар турында «кеше башыннан атлап йөрүче», диләр. Ул да Лианадан калышмый. Гел Алсу Рафиковна янында бөтерелә. Тегесе яңа күлмәк киеп килсә, комплиментлар яудыра, һәрьяклап ярарга тырыша. Шул вакытта башка коллегалар артыннан күзәтә, кешеләрнең ялгышларын, хаталарын эзли. Алсу Рафиковна Маринаны үзенең урынбасары итеп билгеләч, тегесе бәйдән ычкынды. Иртә-кич коллегаларның биремнәренең ничек үтәлешен тикшерә, хаталарны таблицаларга теркәп, җитәкчелеккә почта аша җибәреп бара. 

Коллегалар арасында тормыштан канәгать булмыйча, гел зарланып йөрүчеләр дә бар. Алар күбрәк пенсия яшендәге кешеләр. Безнең оешмада йөзәрләгән кеше эшли. Көненә дистәләгән кеше белән эш буенча аралашырга туры килә. Зарланырга яратучылар бернәрсәдән ямь тапмый – хезмәт хакы да аз, ирләре дә хыянәт итә, сәламәтлекләре дә аксый. Үзләренең социаль статусларыннан да канәгать түгел – аларны күрмиләр, үстермиләр. Пенсиягә хәтле зарланып, елап-сыктап уздыра андыйлар гомерләрен. 

Хезмәткәрләр арасында «доносчиклар» да бар, диләр. Алар сине һәрвакыт күзәтеп йөри, берәр ялгышың булса, җитәкчегә синең өстеңнән сөйләп тора. Үзләре бер – алдыңа, бер артыңа төшә, елмая. Ләкин уңайлы вакытны туры китереп, һәрбер адымыңны җиткереп тора. Коллективта сөйләгән сүзләреңне бик уйлап сөйләргә кирәк. Кайвакытта шундый хәлләр була: сүзең үзеңнән алда иясенә килеп ирешә. Шуңа аралашыр, дуслашыр кешеләреңне бик сайлап алырга кирәк. 

Коллективта минем иң якын аралашкан кешем –  Ландыш. Ачык йөзле, бик акыллы, институтны кызыл дипломга тәмамлаган. Мин аңа шаккатам: һәрвакыт тиз эшли, тәртип ярата. Өстәлендә `кайчан карама тәртип, чисталык. Һәр служебка компьютердагы файлларда электрон форматта номерлаштырылып саклана. Ландыш янына күрше департамент хезмәткәрләре еш керә. «Ландыш, бу таблицаны гына тутырып бир», «Шушы елның хисап саннарын гына әйт»... Ландыш беркемне кире бормый, һәр кешенең гозерен үти. Рәхмәтле хезмәткәрләр аңа шоколад калдыралар. Без Ландышка бүләк ителгән күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчәбез. Безнең оешмада эшләүчеләр өчен иң рәхәт вакыт – 45 минутка сузылган төшке ял вакыты. 

Офисыбызда хезмәткәрләр өчен аерым кухня зонасы эшләнгән. Монда барлык шартлар да булдырылган: өстәлләр, диваннар, суыткычлар, микроволновка... Күпләр төшке ашны өйдән контейнерларга салып алып килә. Шуңа күрә микроволновкаларда ашарга җылытыр өчен чират җыела. 
Кухня зонасы бик матур стильдә, дизайнерлар тырышкан: өстәлләр, диваннар бик затлы итеп эшләнгән. Бездә 23 февраль, 8 Март, Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле уза. Диваннарны читкә этеп, фуршет өстәлләре сузалар. Ир-егетләр концерт номерлары, викторина биремнәре әзерли. Креатив фикерле яшьләр эшли бездә. 

Быел 23 февральдә егетләргә бүләк итеп биюче кызларны чакырган идек. 8 Март бәйрәменә егетләр биюче егетләрне чакырганнар. Аларга кушылып барлык хезмәткәрләр биеде. Бәйрәмнәрдә безнең оешма шау-гөр килеп тора. Банк оешмасы димәссең дә... Яңа ел алдыннан коридорларда Кыш бабай, Кар кызы булып киенгән артистлар йөри, бүләкләр тарата... Бүлмәләргә кереп хезмәткәрләрне җырлаталар, биетәләр, шигырьләр сөйләтәләр. Җитәкчелек бәйрәм белән котлый. Бәйрәм көннәрендә өйләргә иртәрәк кайтарып җибәрәләр.

Менә шундый коллективка килеп керде эшкә Зөлфия...

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kunelena-yima-saxifasenda-minem-aerylgysyz-duslarymnyn-davamy)

Фото: Изображение от stockking на Freepik">Изображение от freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар