Логотип
Күңелеңә җыйма

Минем аерылгысыз дусларым-2

(дәвамы)

башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym

Яңа хезмәткәрне Антон Абрамович коллективка шәхсән үзе тәкъдим итте:

– Хөрмәтле коллегалар, таныш булыгыз – бүгеннән безнең департаментта яңа хезмәткәр эшли башлый. Зөлфия коллективта үз кеше булып китәр дип ышанам. Ул югары икътисадый белемле, эш тәҗрибәсе бар, инглиз, татар телләрен тиешле дәрәҗәдә белә, стресска каршы торучанлыгы көчле дип уйлыйм!

Антон Абрамович янында басып торган бүлек җитәкчесенә борылып, нотыгын дәвам итте:

– Алсу Рафиковна, яңа хезмәткәрне кирәкле эш техникасы белән тиз арада тәэмин итүне контрольгә алыгыз. Компьютерга банк программаларын урнаштыруга электрон заявканы хәзер үк җибәрегез, кул куярмын. Зөлфиягә банкта эшләү ошар дип ышанабыз! Прошу любить и жаловать!

Антон Абрамович, сөйләвеннән туктап, карашын эш өстәлләре янында басып торган хезмәткәрләргә күчерде. Һәрберебезгә сынап карады да, «эшләгез, эшләгез», – дип мыгырданып, кабинетына таба юл алды.

Зөлфиянең урыны минем өстәл янәшәсенә туры килде. Ул утырасы урын ярты ел саен хуҗаларын алыштырып тора. Без бу өстәлгә «Неверная» дигән исем куштык. Чөнки монда утырган хезмәткәрләр кайсы нинди сәбәп белән эштән китәләр: кемдер башка шәһәргә күчеп китә, кемнәрдер яңа эш таба, кайсыларын кыскарталар. Соңгы тапкыр бу өстәл артында Ксюша исемле кыз утырды. «Эшләде» дип әйтү зурдан булыр, бер көн эшкә килсә, бер атнага «больничный» ала иде. Аның авырмаганын, бары эшкә килмәс өчен сәбәп табып, үз эше белән йөргәнен бүлек җитәкчесе дә, Антон Абрамович та аңлый иде бугай. Ксюшаның эшкә салкын каравы ачуыбызны чыгарса да, үз иттек без аны. Әтисе завод директоры булып эшли икән, Ксюша гаиләдә төпчек кыз. Безнең шәһәргә укырга килүенә үк, әти-әнисе кадерле кызларына үзәктән өч бүлмәле фатир алып биргәннәр, ремонт ясатканнар, Италиядән махсус жиһазлар кайтартканнар.

Әйбәт кыз иде Ксюша. Кайсы илләрдә булганын, нинди маҗараларга юлыкканын көндезге ял вакытларында безгә мавыгып сөйли, без авыз ачып тыңлый идек. Банкта ярты еллап эшләгәч, тагын бер-ике атнага югалып торды ул. Баксаң, апалары белән Куршавельдә ял итеп яткан. Эшкә килгән иртәне Антон Абрамович кызны үз кабинетына чакырып алды, эштән китәргә гариза яздыртты. Ксюшаның бу хәлгә исе китмәде, икенче көнне үк күршедә урнашкан грузин ресторанында банкет залын арендага алып, хезмәттәшләре белән саубуллашу кичәсе уздырды. Без аңа бүләккә дип 500 әр сумнан акча җыйдык, чәчәк букетына заказ бирдек.

Банкетка Антон Абрамович үзе килде. Чакырган җирләргә барудан бер дә баш тартмый җитәкчеләр. Шундый инде бездә халык – коммуникабельныйлар, беркемгә ачу сакламыйлар. Бу сыйфатларга без банк түләп оештырган тренингларда өйрәнәбез. Җитәкче кабинетына чакырып безне ачуланса да, кычкырса да, йөрәккә якын алмыйбыз. Без җитәкчеләр кабинетыннан позитив хисләр белән чыгарга тиеш. Банк терминологиясендә бу «стрессоустойчивость» дип атала.

Ксюша да җитәкчеләргә үпкәләмәде, аларны банкет залының иң түр ягына утыртты. Таңга хәтле биеп, караоке җырлап, завод директоры кызының эштән китүен шулай билгеләп үттек.

Ксюша киткәч, аның өстәле моңаеп калды: чит илләрдән алып кайткан сувенирларын да алып китәргә иренгән ул, өстәл түренә тезеп калдырган. Хуҗаларының кайтканын көтеп моңаеп ята алар хәзер. Шушы сувенир уенчыкларга карап моңсуланып эшләп утырам хәзер, Ксюшаны сагынып... Йөри иде безнең каршыда брендлы киемнәрен җилфердәтеп, кара бөдрә чәчләрен туздырып... Хәзер аның социаль челтәрләрдәге аккаунтларын гына күзәтергә калды. Әлегә яңа эшкә урнашырга ашыкмый ул: сәяхәтләрдән башы чыкмый, Италиядән кайтуга, Франциягә юл тоткан. Молодец! Әти-әнием бай булса, мин дә рәхәтләнеп сәяхәт итәр идем, чит илләрдән кайтып кермәс идем. Эшләп баеган кеше юк. «Колхозда иң күп эшләүче ат булган, ләкин ничек кенә тырышмасын, колхоз рәисе итеп сайлап куймаганнар», – дип сөйли иде минем әби.

«Зөлфия дә Ксюша шикелле аз гына эшләр дә, гариза язып китәр инде», – дигән уй узды башымнан. Их, янәшәдәге кешегә ияләшәсе була, уйламастан, юллар аерыла. Кеше киткәч, күңелсез булып кала. Зөлфия башкалар кебек «мажор» кызларга охшамаган. Киемнәре гади булса да, зәвык белән сайланган, үзенә бик килешә. Борынын да югары күтәрми, һәрберебез белән ачык, тәртипле, яхшы гаиләдә тәрбияләнгәне күренеп тора. Мин янәшәмдә татар кызы утырачагын белеп шатланып куйдым, рәхәтләнеп аралашырга, үз телемдә сөйләшергә мөмкинлек тууга куандым.

Алсу Рафиковна тимер шкафлардан калын-калын кәгазь папкаларны алды да, Зөлфия утырасы өстәл өстенә китереп өйде.

– Айтишниклар компьютер урнаштырган арада, эш регламенты, банк кагыйдәләр белән таныша торыгыз. Телефон, банк программаларын кушар өчен служебкаларны үзем яздым. Кызларның эше тыгыз, яртыеллыкка эш нәтиҗәләре чыгарабыз. Сиңа тизрәк эш барышын аңларга, хисап таблицаларын тутырырга өйрәнергә кирәк. Бүлеккә куелган бурычлар арта, җитәкчелек алдыбызга яңа планнар куя. Безнең квартал премиясе эш нәтиҗәләренә бәйле, тынычланырга иртә. Кызлар, Зөлфиягә бар нәрсәне дә аңлатыгыз, булышыгыз, бер атнадан ул сезнең белән беррәттән эшләргә тиеш, вакыт көтми!

Мин эш компьютерында программада саннар тутырам, икенче күзем белән яңа килгән кызны күзлим. Коллективка яңа хезмәткәр килү – зур вакыйга ул. Электрон коллыкта яшәп, без офиста үзебезне төрмәдә кебек хис итәбез, баш күтәрми эшлибез. Бер-беребез белән әбәт вакытында, эш сәгатьләреннән соң гына аралаша алабыз. Һәр көнне оешмаларга шаблон хатлар китә, программаларда яңа саннар урнаша, графаларда клиентларның исем-фамилияләре генә үзгәрә. Бертөрле, кызыксыз эш башкарып, үзебез дә җитдиләнә барабыз бугай, хәтта эш арасында рәхәтләнеп интернетка кереп, бераз күңел күтәрердәй мәгълүмат та туплый алмыйбыз. Чөнки синең кайсы сайтта утыруың, кемнәр белән язышуың куркынычсызлык хезмәте аша үтеп, бүлек җитәкчесенә килеп ирешә.

Күңелсез, бертөрле эштән туеп, кайвакыт үз-үземә юаныч табам, үземә кызык тоелган клиент фамилияләрен көндәлеккә язып барам. Нинди генә фамилияләр очрамый! «Тараканов, Хилов, Безденежный, Бестолковый, Бесноватый… Җай чыкканда, шушы фамилияләрне кызларга кычкырып укыйм, бүлмәне тутырып көлешеп алабыз… Шулай көн артыннан көн, атналар, айлар уза...

(Дәвамы бар.)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар