Логотип
Күңелеңә җыйма

Күңелеңә җыйма сәхифәсендә – «Минем аерылгысыз дусларым»ның дәвамы

Шулай итеп көн артыннан көн үтте. Зөлфия бирешмәде. Иртә белән эшкә елмаеп килеп керә, һәрберебез белән исәнләшә, аннары эш өстәле янына килеп утыра да кәгазьләргә чума...

Башы:  http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym

            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-2

            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-ocence-oles

Гади хезмәткәрләргә ачык итеп белдермәсәләр дә, бүлек җитәкчесе күзлек аша гел безне күзәтеп утыра. Түшәмнәрдә урнаштырылган камералар астында эшләп утыруыбыз җитмәгән, Алсу Рафиковнаның һәрнәрсәгә бәйләнүе хәлне ала, үзеңне кол итеп хис итә башлыйсың. Эштән бушаган арада интернет аша кереп, сары матбугатны караштыргалыйм. Компьютер экранына интернет сайтларын шырпы хәтле кадәр генә ачып, үземә кирәкле информацияне алырга тырышам. Банкның соры диварларында кайнашып, дөньяда нәрсә булганын да белми калабыз. Кайвакытта форумнарда, гәпләшеп утырган чатларга үземнең фикеремне дә язып куям. Ләкин, бу шөгылем тиз арада бүлек җитәкчесенә барып җиткән! Көннәрдән бер көнне Алсу Рафиковна мине үз кабинетына чакырып кертте дә, компьютер экранына бармагы белән төртеп күрсәтмәсенме. Мин гаҗәпләнүдән авызымны ачып, бер сүз әйтә алмыйча, таштай катып калдым. Куркынычсызлык хезмәтеннән җитәкчебезгә эш хаты, русча әйтсәк – служебная записка килеп төшкән. Зур таблица төзеп җибәргәннәр, аерым графада идарә хезмәткәрләренең ничә сәгать интернетта утырулары, кайсы сайтка керүләре, кайсы форумда нинди сүзләр язганнары – барысы да күрсәтелгән иде. Интернет бит шундый нәрсә – эш сәгате башлану белән кушып куясың да, ачылган килеш эш сәгате тәмамланганчы ачык тора. Куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре бик тырышканнар (хезмәт хакларын юкка гына алып утырмыйлар, димәк), хезмәткәрләрнең әбәт вакытында нәрсә ашаганнарын күзәтеп торсалар да, гаҗәпләнмәбез.

Бүлек җитәкчесе исеменә хат килүнең икенче көнендә безнең өчен интернетка керү чикләнде – күңел теләгән аккаунтларга керү мөмкинлегеннән коры калдык. Банкта иртәдән кичкә кадәр ябылып утырырга мәҗбүр булган яшьләр танышу сайтлары аша үзләренә пар таба иде. Ләкин бу мөмкинлек тә бетте – танышу сайтлары, социаль челтәрләрне блокка куйдылар. Хәзер рөхсәт ителгән сайтларга гына керә алабыз. 

Без, яшьләр, бу чикләүләргә дә күндек – бер-беребез белән эш чатында аралаша башладык. Банк хезмәткәрләренә аралашу мөмкинлеге биргән бу чат «аська» дип атала. 

Зөлфиягә эш урынын кирәкле әсбаплар белән тиз арада тәэмин иттеләр: элемтә бүлеге хезмәткәрләре телефон чыбыгын ялгап, аппарат урнаштырып китте, айтишниклар яңа компьютер алып килеп, тиешле программаларны куштылар.Завхоз булып эшләүче Гөлсинә Шайдулловна да клиеп җитте: бик җитди кыяфәт белән катыргы тартмадан карандаш, ручка, линейка алып Зөлфия кулына тоттырды. Эшләр өчен банк барлык тиешле шартларны тудыра, башыңны күтәрми эшлә генә...

Яңа хезмәткәр безнең оешмага килү алдыннан бер кредит учреждениесендә эшләп алган булган, шуңа эш алгоритмнары, банк программалары белән таныш булып чыкты. Без иркен сулап куйдык: чөнки яңа хезмәткәрне эш барышы белән таныштыру һәркемнең бурычы булып исәпләнә. Зөлфиягә кадәр бездә ничә хезмәткәр килеп китте, күпме тырышлыгыбыз юкка чыкты. Безнең оешмада төп эшеңнән бүленеп яңа хезмәткәр белән уздырган вакытың өчен өстәмә акча түләнми, ә биремнәрең үтәлми кала. Без һәр көнне җитәкчебез каршында хисап тотабыз: премиябез дә алга куйган бурычларны ни дәрәҗәдә үтәвебезгә бәйләнгән...

Алсу Рафиковна бик коры җитәкче: беренче көннәрдә үк Зөлфияне ут урынына биетә башлады. Эш сәгате тәмамланып, без өйләребезгә кайтырга кузгалганда яңа хезмәткәр компьютерга капланып эшләп кала. «Әллә инде бу кыз Алсу Рафиковнаның күңеленә хуш килмәде, эшкә урнашмаган көе, бирем өстенә бирем кушып, банктан кысрыклап чыгарырга исәбе бар ахрысы», – дип пышылдаштык без кызлар белән үзара сөйләшкәндә.

Безнең шәһәрдә яхшы эш табу – яшьләргә зур проблема. Институтлар дипломлы белгечләрне ел саен чыгарып тора, эшкә урнашуга гарантия бирми. Кичәге студентлар дипломнарын күтәреп төрледән-төрле оешмалар буенча собеседованиегә йөрергә мәҗбүр. Ләкин зур хезмәт хакы түләнгән эш урыны табу җиңел түгел: банклар, кредит оешмаларын эш тәҗрибәсе булуны таләп итә. Кызык инде: эшкә килүче хезмәткәрләр яшь, югары белемле, тәҗрибәле булырга тиешләр. Әби әйтмешли: «Кыз да булсын, буаз да...»

Яшь кызларны эшкә алганда җитәкчеләр тагын бер рискны уйлый: туташлар эшкә урнашалар да, кияүгә чыгып, декрет ялына китеп баралар. Шуңа банкка урнашыр алдыннан кандидатның кияүдәме, түгелме, бала табарга исәбе бармы – шушы сораулар да ачыклана.

Алсу Рафиковнаның Зөлфияне нинди басым астында эшләткәнен күреп борчылдым. Их, нинди акыллы, нәзакәтле күренә безнең яңа хезмәткәребез. Басымга түзә алмас, бер көнне гаризасын алыр да китеп барыр инде... 

Шулай итеп көн артыннан көн үтте. Зөлфия бирешмәде. Иртә белән эшкә елмаеп килеп керә, һәрберебез белән исәнләшә, аннары эш өстәле янына килеп утыра да кәгазьләргә чума. 

Беренче эш атнасы сизелми дә үтеп китте. Җомга көнне, эш сәгате бетәр алдыннан «аська» аша Зөлфиягә хәбәр язарга уйладым. «Зөлфия, ничек сиңа беренче эш атнасы, бездә сиңа ошыймы?» – дип сорадым.

«Эшкә кергәндә бик курыккан идем, хәзер борчылуым узды. Әкренләп ияләшә барам бугай. Рәхмәт сезгә, мине коллективта җылы кабул иттегез», – дип җавап бирде ул.

Зөлфия эшкә һәрвакыт пөхтә киенеп килә. Озын, ябык гәүдәсенә бар нәрсә дә килешә: күлмәк, костюм кигәндә аны матур брошь яисә яулык белән баета. Кара озын чәчләрен һәрвакыт җыеп йөри. Безнең департамент клиентлар белән турыдан-туры эш алып бармагач, катгый дресс-код каралмаган. Ә башка бүлекләргә караган кызлар ак кофталардан, кара юбкалардан йөрергә мәҗбүрләр.

Без юкка борчылганбыз: Зөлфия кыска вакыт эчендә коллективыбызның аерылгысыз бер кешесенә әйләнде дә куйды. Әйтерсең, без гомер буе бергә эшләгән. Алсу Рафиковна да яшь хезмәткәргә мөнәсәбәтен үзгәртте, төнгә калып эшләрлек биремнәр белән газапламый. 

Әкренләп яңа хезмәткәр белән якын дусларга әйләндек. Ландыш, Зөлфия, мин көндезге ашны тиз-тиз генә ашханәдә ашап алабыз да һава суларга урамга чыгабыз. 45 минут бирелгән төшке ял вакытында без мондый хокукка ия. Әгәр ялгыш кына, шушы билгеләнгән вакытка соңга калып кайтасың икән, аңлатма язасың, хезмәт хакың да киселә.

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/minem-aerylgysyz-duslarym-5-davamy)

Фото: Изображение от stockking на Freepik">Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар