Туганлык җепләре күзгә күренми. Әмма алар йөрәктән йөрәккә сузылган. Аларны өзәргә ярамый, чөнки нәкъ менә шул җепләр кайчак безне упкыннан тартып чыгара.
Ахыры, башы https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kuneldage-toer
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kuneldage-toer-1771756100
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kuneldage-toer-1772189950
Мин үз-үземне акларга остарып беткәнмен икән. Сәбәп табу җиңел. «Эштән арып кайткандыр…», «Иртәгә шалтыратырмын…», «Сөйләшергә вакыты юктыр...» Иртәгә килә дә үтә, ә бармак тагын экран өстендә туктап кала. Әйтерсең кечкенә генә төймә артында бөтен дөнья яшеренгән.
Бер кичне, тәрәзәгә яңгыр сибәләп торган чакта, барыбер сеңлемнең номерын җыйдым. Озын-озын гудоклар китте. Һәр гудок йөрәккә чүкеч кебек китереп суга. Өченчесендә үк тамакка нәрсәдер килеп терәлде, кулым тирләп чыкты. Тагын бер мизгел – һәм мин, куркып, гудок килүне өздем. Телефон экраны караңгыланып, бүлмәдә тынлык урнашты.
«Юк, әзер түгелмен икән әле», дидем үз-үземә.
Нәрсәдән әзер түгелмен икән? «Хәлең ничек» дип гади генә сорауданмы? Әллә соң аның тавышында салкынлык тоюдан куркаммы? Бәлки ул да нәрсәгәдер рәнҗегәндер. Балачакта минем дә аны үпкәләткән вакытларым булды. Бәлки ул да: «Нигә апам беренче шалтыратмый?» дип уйлыйдыр. Бу уй күңелгә көннән-көн сеңә барды, туганлык җепләрен өзгән сәбәпнең байлыкка кайтып калуына ышанасым килмәде. Бәлки тормыш мәшәкатьләренә чумып, безне уйларга вакыты калмыйдыр?
Яңадан телефонны кулга алдым. Бу юлы номер җыймыйча гына, әллә хәбәр язаргамы дип уйладым. Әмма хәбәр ул – сүзне үлчәп, аны бизәкләп, үзеңне саклап язу кебек. Ә тавыш ул – йөрәктән бәреп чыга.
Шунда үземә сорау бирдем: шалтыратырга теләмимме, әллә рәнҗүемне сакларга телимме? Чөнки рәнҗү – ул да бертөрле терәк бит. Мине кимсеттеләр дип уйлау җиңелрәк. Ә аңлашырга телим, дип, беренче адым ясау авыррак. Үпкә артында горурлык посып ята, ә горурлык һичкайчан тынычлык китерми.
Вакыт үз агымы белән ага торды: эш, өй мәшәкатьләре, бакча, мал-туар...
Шимбә иртәсе иде. Кинәт кенә берөзлексез телефон шалтырый башлады. Йөрәк нигәдер шундук кысылып куйды. Экранда таныш булмаган номер.
– Алло?..
Каршы якта ир-ат тавышы... Ашыгыч, рәсми рәвештә:
– Сез Гөлназ ханымның апасы буласызмы? Ул ире белән юл-транспорт һәлакәтенә эләкте…
Дөнья бер мизгелгә туктап калгандай булды. Колакта «һәлакәт», «хастаханә», «операция» дигән сүзләр генә яңгырады. Куллар калтырый башлады, әмма бу юлы мин телефонны өзмәдем. Киресенчә, һәр сүзне йотлыгып тыңладым.
– Хәлләре уртача дәрәҗәдә авыр. Туганнарына хәбәр итәргә иде.
Трубканы куйгач, бер мәлгә диварга сөялеп басып тордым. Әле күптән түгел генә горурлыгым аркасында шалтырата алмыйча интеккән идем. Ә хәзер башка бер генә уй башта бөтерелде: «Янында булырга кирәк».
«Туганлык җепләрен өзәргә ярамый», – дип пышылдадым үз-үземә. Алар нечкә була, әмма иң нык җепләрдән үрелә. Өзелсә – бәйләве авыр.
Юлга җыену озакка сузылмады. Сумкага кирәк-ярак кына салдык. Юл буе тәрәзәгә карап бардым, Фәнис дәшмәде. Кар өстендә пычрак эзләр, юл читендәге агачлар, еракта күренгән авыллар – барысы да томан артында кебек. Күңелдә бер генә теләк: өлгерергә...
Хастаханәнең үзенә бертөрле авыр һавасы – дару исе, тынлык, пышылдап кына сөйләшүләр. Палатага кергәндә йөрәк янә кысылып куйды. Сеңлем ак япма астында ята, йөзе агарып киткән, маңгаенда бәйләү. Күзләре йомык.
– Апа… – дип пышылдады ул, күзләрен ачып.
Шул сүз мине бөтенләй эретте. Аның кулын учыма алдым. Җылы... Димәк, яши. Димәк, барысы да әле алда...
Аның ире күрше палатада иде – аягына гипс салынган, әмма хәле тотрыклы диделәр. Табиблар: «Озак вакыт тернәкләнү көтә», – дип кисәттеләр.
Озак уйлап тормадым, хуҗалыкны иремә ышанып тапшырдым да берничә атнага сеңлем янында калдым. Көннәр бер-берсенә охшап үтте: дару вакыты, процедуралар, табиблар белән сөйләшү, палата тәрәзәсеннән зәңгәр күккә карап уйланулар...
Башта сеңлем сөйләшергә дә авырсына иде, әмма акрынлап көч-хәл керде. Без яңадан балачакны искә төшердек. Көлештек тә, елаштык та. Бервакыт ул, күзләрен читкә алып:
– Мәҗлескә сезне чакырмый калуым өчен үкендем, апа… Әллә нәрсә булды – күңелгә шайтан оялады, үземнең үзгәрүемне аңладым, әмма туктый алмадым. Аллаһы Тәгалә аңлатты – ярый исән калдык... Бай дуслар – акчаң булганда гына янда икән ул, авырсаң, кайсы кая тарала, син генә хәлемә кердең, ташламадың... Мин аның кулын кыстым.
– Безнең арада шайтан коткысы гына булган, шөкер. Син – минем яраткан сеңлем, мин сине бервакытта да ташламыйм.
Шул көннән соң күңелдәге соңгы төер дә юкка чыкты. Без бер-беребезгә терәк булдык. Мин ятакка калган туганымның чәчен тарап утырам, ул минем иңгә башын куя. Шунда аңлыйм: иң зур бәхет – якыныңның исән булуы.
Ай ярымнан соң сеңлем, таякка таянып булса да, беренче адымнарын ясады. Мин янәшәсендә идем.
– Куркам, – диде ул, сабый бала кебек.
– Бар, – дидем мин. Ул бер адым ясады... Аннары икенчесен... Күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады, әмма бу юлы алар кайгыдан түгел, өмет яшьләре иде.
Өенә кайткан көнне ишек төбендә без озак кына кочаклашып басып тордык.
Туганлык җепләре күзгә күренми. Әмма алар йөрәктән йөрәккә сузылган. Аларны өзәргә ярамый, чөнки нәкъ менә шул җепләр кайчак безне упкыннан тартып чыгара. Мин моны хәзер төгәл беләм: көчле булып күренү – үпкә саклау түгел, ә якыныңны саклау. Ә иң зур байлык – янәшәңдә «апа» дип дәшә торган кешең булу.
фото: Газинур Хафизов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк