Логотип
Күңелеңә җыйма

Күңелдәге төер

Кайчак кеше күңеле дә камыр кебек була икән: тыштан йомшак, күндәм күренә, ә эчендә күпме уй, күпме әйтелмәгән сүз яшеренеп ята.

Кышкы кич. Авыл өстенә эңгер-меңгер иңгән мәл. Безнең өй тәрәзәләреннән сарысу ут агыла, заманча итеп эшләнгән мичтәге утыннар тыныч кына шартлап яна, өй эченә җылы ис тарала. Мин камыр басам. Куллар эштә булса да, уйлар әллә кайда – шәһәр утлары арасында адашып калган хатирәләр янында йөри. Ирем Фәнис ишек кашагасына сөялеп баскан да, миңа карап тора. Ул сүз дәшми торганда да күңел халәтен сизә белә торган кешеләрдән.

– Нигә тынып калдың әле? — ди ул, тыныч кына. – Камырың да уйга баткан бугай.

Мин, сискәнеп киткәндәй, баш күтәрәм дә елмайган булам.

– Юк ла… Болай гына.

Тик икебез дә белә идек: бу «болай гына» түгел. Күңелдәге төернең авырлыгы сүзсез дә сизелә иде. Мичтәге утын шартлавы гына тынлыкны бүлә, әйтерсең лә ул да күңелдәге яшерен сагышны аңлап, үзенчә җавап кайтара.

Кайчак кеше күңеле дә камыр кебек була икән: тыштан йомшак, күндәм күренә, ә эчендә күпме уй, күпме әйтелмәгән сүз яшеренеп ята. Минем күңелдәге төер дә шундый – кулың белән тотып булмый, әмма йөрәкне тартып тора.

Без гаиләдә ике кыз үстек. Холкыбыз, язмышыбыз, хәтта карашларыбыз да бер-берсенә капма-каршы иде. Сеңелем Рәйсә кечкенәдән үк ут кебек – күз явын алырлык чибәр, кыю, үз дигәнен эшләтергә өйрәнгән. Ул кергән җир яктырып киткәндәй була, сүз башласа – барысы да тын калып тыңлый. Мин исә киресенчә идем: басынкы, сүзгә саран, кеше күңелен кыерсытудан куркып үскән бала. Әни безгә карап еш кына елмая да болай ди торган иде:

– Кече кызым –ут, олы кызым – су, икегез дә миңа бертигез кадерле.

Чыннан да, әни безне тигез яратты. Әмма тормыш кадерне тигез өләшмәде шул. Сеңелем мәктәпне тәмамлау белән шәһәргә чыгып китте. Аның тормышы кинәт киңәеп киткәндәй булды: институт, матур киемнәр, яңа танышлар, яңа мөмкинлекләр. Озак та үтми ул бай егеткә кияүгә чыкты, һәм шул көннән башлап аның язмыш юлы бөтенләй башка юнәлеш алды. Хәзер алар ире белән уртак эш алып баралар, тормышлары муллыкта үтә. Ә мин авылда калдым – хуҗалык эше, бакча мәшәкате, тавык-чебеш тавышы, гади көнкүреш шатлыклары белән.

Сеңелемнең холкы балачактан ук үзен сиздерә иде. Ул һәрвакыт беренче булырга, игътибар үзәгендә торырга яратты. Гаилә мәҗлесләрендә, коръән ашларында, туган көннәрдә дә ул үзен хуҗабикәдәй тота: кем кая утырырга тиеш, табынга нәрсә куярга, кем кайчан сүз башларга – барысын да ул хәл итә. Аңа каршы сүз әйтергә базган кеше сирәк булды. Әгәр кем дә булса фикерен белдерергә җөрьәт итсә, ул шунда ук үпкәләп, иреннәрен турсайта да, берничә көн буе сөйләшмичә йөри.

Без инде моңа күнеккән идек, шуңа күрә еш кына юл куя идек. Әни дә, үзе сизмичәдер бәлки, аны күбрәк иркәләде: акча бирде, матур күлмәкләр алып киде, теләгәнен юк димәде.

Кайчак көзге каршында туктап, үземә дә затлы киемнәр килешер иде дип хыялланып куя идем, әмма бу теләкләрне эчтә генә сакладым. Чөнки мин кечкенәдән үк шуны аңлап үстем: уйларны кычкырып әйтү һәркемгә дә килешеп бетми, кайчак тыйнаклык – кешенең иң зур бизәге була.

Ярты ел элек сеңелемнең кызы кияүгә чыкты. Чакыру алгач, без ирем белән чын күңелдән сөендек. Туган туе бит – мондый чакыруны кеше гомерендә ничә тапкыр ала соң әле? Мин бу вакыйганы үзебезнеке кебек кабул иттем: иң тәмле казларыбызны сайлап какладым, майда пешкән хуш исле бавырсаклар әзерләдем, конвертка хәер-фатихабызны салып куйдык. Күңелдә ниндидер сабыйларча дулкынлану бар иде – туганнар белән күрешү, уртак шатлыкны бүлешү өметеннән йөрәк җылынып тора.

Ресторан ишеген ачып керүгә үк күзләр камашты. Биек түшәмнәрдән асылынып торган зур люстралар меңләгән ут бөртегендәй балкый, ялтыравык идән көзгедәй чагылдыра, һавада затлы хушбуй исе эленеп калган. Безне каршы алган кыз исемлеккә күз йөртеп чыкты да, рәсми елмаюын саклап, кулын читкәрәк сузды. Безгә ишек төбендәге өстәлне күрсәттеләр.

Фәнис, миңа таба иелеп, пышылдап кына нидер сорады. Аның тавышында гаҗәпләнү дә, үпкә дә бар иде. Мин җавап кайтармадым. Йөрәк кенә чеметеп куйды – нәкъ салкын энә кагылгандай.

Туй үзе искиткеч дәрәҗәдә узды. Тамадасы да сүзгә оста, тел чарлаган кеше булып чыкты – бер мәзәк сөйләп көлдерә, бер матур теләк әйтеп күзләрне дымландыра.

Тостлар бер-бер артлы яңгырады. Кунаклар апамнарны мактап, аларга озын гомер, бәхет, муллык теләделәр, исемнәрен кабат-кабат телгә алдылар. Әмма безнең якка карап сүз бирүче булмады. Без, әйтерсең, табын артында түгел, читтән генә күзәтүче күләгәләр идек.

Шунда Фәнис, түзмичә, миңа таба тагын иелде. Бу юлы аның карашында инде сорау түгел, ә ачы хакыйкать бар иде. Минем тамакка төер тыгылды. Бер сүз дә әйтә алмадым. Тавыш чыкмасын дип, иреннәремне кысып куйдым. Конвертыбызны тыныч кына бүләк тартмасына салдым да, эчтән генә нидер өзелгәнен тоеп, кайтырга кирәклеген аңладым.

Өйгә кайтып кергәч, безне гадәттә каршы ала торган җылы мохит тә бу юлы ничектер чит, салкын тоелды. Ишек шапылдап ябылуга өй эченә авыр тынлык иңде. Гадәттә юлдан кайткач, Фәнис йә шаярып сүз ката, йә күргәннәрен сөйли башлый торган иде. Бу юлы ул дәшмәде. Өстендәге пиджагын акрын гына салып, урындык артына элде дә, өстәл янына килеп утырды. Кулларын тезләренә куеп, идәнгә карап катып калды. Аның бу халәтен күргәч, минем йөрәк тагын да ныграк кысылды.

Мин, үземне гадәти итеп күрсәтергә тырышып, мич янына киттем, чәйнеккә су салдым, чынаякларны рәтләдем. Чәйнек капкачы шалтырап куйды, утыннар мич эчендә әкрен генә шартлады – шул тавышлар гына тынлыкны бераз җиңеләйткәндәй булды. Әмма Фәнис һаман сүз башламады.

– Чәй ясыйммы? – дип сорадым мин сак кына.

– Яса… — диде ул, күзләрен күтәрмичә генә.

Тавышында гадәттәге йомшаклык бар иде, әмма аның астында авыр уйлар ятканын сизми калу мөмкин түгел иде. Мин чынаякка чәй агыздым, аның алдына куйдым. Ул кулына алды да, ирененә дә тидермичә, бераз карап торды.

Беркавым шулай узды. Мин түзмәдем:

– Әллә арыдыңмы?

Ул җавап бирмәде. Тик бераздан гына, авыр уйларыннан арынырга теләгәндәй, тирән итеп сулап куйды да башын күтәрде. Карашы туры миңа төбәлде. Ул кычкырмады, ачуланмады – киресенчә, артык тыныч иде.

– Башка апаңның исемен минем алда телгә аласы булма, – диде ул салмак кына.

Бу сүзләр, әйтерсең, акрын гына әйтелсә дә, йөрәккә туры килеп кадалды. Мин, аптырап, аңа карап тордым.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар