– Туганлык җепләрен өзмәгез, – ди. – Туганнар – адәм баласына Аллаһ биргән иң зур нигъмәтләрнең берсе. Кешенең малы югалыр, даны сүнәр, әмма туганы булса – ул ялгыз түгел.
Дәвамы, башы https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kuneldage-toer
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kuneldage-toer-1771756100
Өйгә кергәч тә шул уй баштан китмәде. Ишекне ябып, аркам белән шуңа сөялеп бер мәл басып тордым. Өй эче тып-тын. Стена сәгатенең бары тик тигез генә текелдәве ишетелә.
Үз-үземне кулга алырга тырышып, эшкә тотындым. Өстәл өстен сөрттем, савыт-сабаны юдым, киштәләрдәге китапларны рәтләп тездем. Эш беткән саен, уйлар көчәйде. Башта тагын бертөрле уйлар туды.
Ни өчен безне Коръән ашына чакырмадылар икән? Оныттылармы? Юк, онытырлык түгел бит. Әллә… чакырырга кирәк дип тә санамадылармы? «Үз тормышлары, үз даирәләре бар, алар монда артык» дип уйладылармы? Шушы сораулар бер-берсен куып килде. Җавап юк. Ә җавап булмау – иң авыры.
Күз алдыма апамнарның яңа йорты килеп басты: якты тәрәзәләр, киң ишегалды, кунаклар белән тулган өстәл арты… Көлешүләр, котлаулар, матур сүзләр. Һәм шул күренешләрдә мин дә, Фәнис тә юк. Бу уй йөрәккә энә кебек кадалды. Үпкә белән сагыш бергә буталды. Рәнҗү дә бар, әмма якын кешегә тартылу хисе барыбер көчлерәк.
Шул уйлардан качарга теләгәндәй, телевизор кабызып җибәрдем. Өйдә тавыш булсын, күңелне башка нәрсәгә юнәлтим, ичмасам. Экран кабынды, бүлмәгә зәңгәрсу яктылык таралды. Анда ап-ак сакаллы, нурлы йөзле, күз карашы тыныч бер хәзрәт сөйли. Тавышы йомшак, әмма үтемле.
Ул, кулын күкрәгенә куеп, салмак кына вәгазь сөйли иде:
– Туганлык җепләрен өзмәгез, – ди. – Туганнар – адәм баласына Аллаһ биргән иң зур нигъмәтләрнең берсе. Кешенең малы югалыр, даны сүнәр, әмма туганы булса – ул ялгыз түгел. Туганнарның кадерен белегез, бер-берегезне рәнҗетмәгез. Рәнҗеш йөрәктә кара тап булып кала…
Аның һәр сүзе әйтерсең күңелемә үк барып тиде. Мин диван читенә утырдым да экраннан күземне алмыйча тыңлый башладым. Бүлмәдәге сүрән яктылык тәрәзә артында караңгы төшкәнен сиздерде.
Хәзрәт сөйли дә сөйли:
– Кешегә бирелгән иң зур сынау – якын кешесе белән ара бозылу. Әмма кем беренче адым ясый – шул көчлерәк.
Хәзрәтнең сөйләгән сүзләре күңелемдәге төерне кабаттан кузгатты, күзләрем дымланды. «Юк, еламыйм», дип кабатладым үз-үземә. Әмма күз яшьләрем мине ишетмәде шул, битемнән үзеннән-үзе тәгәрәп төште. Мин аларны сөртеп тә өлгермәдем... Яшь бөртекләре җылы булып яңак буйлап тәгәрәде дә ирен читенә җитте.
Шунда үз-үземә сорау бирдем: бәлки чыннан да горурлык кирәкмидер? Бәлки бер шалтырату җитәр? «Хәлең ничек?» дип кенә сорау да яраны йомшарта алыр иде бит. Әмма шул ук вакытта күңелдә икенче тавыш каршы чыкты: «Нигә мин беренче булырга тиеш? Апа кеше буларак, нигә мин ялынырга тиеш? Нигә алар безне искә алмый?»
Шулай ике ут арасында адашып калган шикелле утырдым. Телевизордагы хәзрәт һаман туганлык, сабырлык, кичерү турында сөйли. Аның тавышы әйтерсең өй эчен генә түгел, күңелнең иң тирән почмагын яктырта. Көзгегә карадым – анда күзләре кызарган, елаудан битләре шешенеп киткән үзем карап торам.
Шул мизгелдә аңладым: рәнҗү йөрәкне каты итә, ә сагыну аны йомшарта. Мин рәнҗим, әмма шул ук вакытта якын кешемне югалтасым килми. Туганлык җепләре нәзек булса да, аларны өзү җиңел, ә яңадан бәйләү – күпкә авыррак.
Телевизор тавышын әкренәйттем. Өйдә яңадан тынлык урнашты, әмма ул инде бераз башкача иде – элеккечә авыр түгел. Күңелдәге төер тулысынча чишелмәсә дә, аңа кагылган кул табылган кебек тоелды. Бәлки, бу кичтә җавап табылмагандыр, әмма бер нәрсә төгәл ачыкланды: туганлык кадерен югалтмас өчен, кемдер беренче адым ясарга тиеш.
Телевизорны сүндергәч, өй эче тагын да тынрак булып китте. Стена сәгатенең текелдәве хәзер аеруча ачык ишетелә, әйтерсең һәр секунд йөрәк тибеше белән ярыша. Өстәл янына килеп утырдым. Кулым үзеннән-үзе диярлек телефонга үрелде.
Экран яктырып китте. Сеңлемнең исеме – иң өстә. Күптән шалтыраткан юк. Соңгы сөйләшүнең көне исемә төште. Телефон номерын күрсәткән саннар да нигәдер үпкә белән карап торган кебек тоелды.
Бармагым «шалтырат» төймәсе өстендә туктап калды.
«Әйдә, шалтырат. Нәрсә югалтасың бар», – диде эчке бер йомшак тавыш.
«Юк. Тукта. Нигә син беренче? Алар бит чакырмады. Димәк, син туганыңа кирәк түгелсең», – дип каршы төште икенче – корырак тавыш.
Телефонымны кире өстәлгә куйдым. Тора-бара янә кулга алдым. Тагын шул ук хәл: исемгә текәлеп карыйм да, йөрәк дөп-дөп тибә башлый. Әйтерсең бу гади шалтырату түгел, ә әллә нинди зур сынау.
Беренче тапкыр түгел иде бу. Кичә дә шулай иткән идем. Аннан алдагы көнне дә. Һәр кич саен йоклар алдыннан, телефонны кулга алам, экранны ачам һәм… батырчылык җитми. Горурлыкмы бу? Әллә куркумы? Бәлки, икесе бергәдер.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк