Светлана бераз эндәшми торды, әйтерсең, эчендә нидер өзелә иде. Аннары кинәт: – Мин монда яши алмыйм! – дип кычкырып җибәрде.
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kargalgan-iazmys-2-1774339470
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kargalgan-iazmys
Авыл тормышы үз көе белән дәвам итте: сыерлар савылды, төрлекләр көтүгә куылды, балалар мәктәпкә йөрде, ирләр эшкә чыкты... Әмма кешеләрнең күңелендә ниндидер үзгәреш барлыкка килде. Кыям белән булган вакыйга һәркемне бераз уйландырды, бераз саграк итте. Кайчак бер кешенең карары, бер адымы күпләрнең язмышына кагылганын авыл кешесе янә бер кат аңлады.
Хәдичә апа Светлананы тыныч кабул итте. Авылда һәр кыз аның килене булырга хыяллана иде: Кыямның әнисе бик сабыр, киң күңелле хатын. Хәдичә апа Светлананың чит диннән булуын, башка гореф-гадәтләрдә тәрбияләнгәнен аңлый, аны куркытмаска, кыерсытмаска тырыша иде.
– Кызым, курыкма, – диде ул беренче көнне үк, Светлананың кулын йомшак кына кысып. – Безнең авылда тормыш бераз башкача, ләкин син әкренләп барысына да күнегерсең, өйрәнерсең…
Светлана башын какса да, күзләрендә курку, икеләнү күренә иде.
Чыннан да, башта барысы да начар башланмады. Светлана тырышты. Иртән торгач, Хәдичә апа артыннан ияреп йөри, нәрсә эшләгәнен күзәтте. Кайчак, сүзсез генә аңлашып, савыт-сабаны юып куя, идән себерә, ишегалдында вак-төяк эшләр башкара.
Бер көнне ул мич ягарга да алынды. Хәдичә апа аңа утынны ничек дөрес итеп тезәргә, шырпыны кайсы яктан тотарга икәнен күрсәтте.
– Менә болай, кызым... ашыкма, – диде ул.
Светлана ут кабызды, ләкин төтене өйгә таралды. Ул ютәлли-ютәлли читкә тайпылды.
– Ай, булдыра алмыйм мин моны... – дип, көлеп тә, елап та җибәрде.
– Беренче тапкырдан гына булмый ул, – дип тыныч кына җавап бирде Хәдичә апа. – Икенче, өченче тапкырда барып чыгар.
Әмма көннәр узган саен, авыл тормышының авырлыгы ачыграк сизелә башлады.
Иртәнге биштә үк Хәдичә апа торып китә: сыер саварга, кош-кортка ашарга бирергә кирәк. Кыям да иртүк ишегалдына чыга. Ә Светлана өчен бу вакыт – төн уртасы кебек иде.
Бер иртәне Хәдичә апа аны да уятты:
– Кызым, тор әле, сыер савабыз. Билем бик каты сызлый, булыш, зинһар.
Светлана авырлык белән күзләрен ачты, өстенә җылы халатын киде дә ишегалдына чыкты. Салкын һава битен чеметеп алды. Сарай эчендә сыер мышнап тора, ә Хәдичә апа инде эшкә керешкән.
– Кил, утыр монда, – диде ул, чиләкне күрсәтеп.
Светлана курка-курка сыер янына килде. Кулларын кая куярга белмичә, аптырап калды.
– Болай... каты түгел, йомшак кына, – дип аңлатты Хәдичә апа.
Ләкин Светлананың куллары тыңламады. Сыер да чит кешене сизеп, тынычсызлана башлады.
– Юк... юк... мин булдыра алмыйм... –дип, шәһәр килене читкә тайпылды.
Көндезләрен бакчага чыгу да яшь киленгә зур сынау булды. Бәрәңге сабакларына уралып, берничә тапкыр таеп егыла язды.
Берсендә кулына тоткан чиләге кулыннан ычкынды да, суы түгелеп бетте.
Светлана басып калды, куллары дерелди, күзләренә яшь тулды.
– Нигә мин монда?.. – дип пышылдады ул, үз-үзенә.
Авыл кешесе башкарган эшләр: утын яру, кар көрәү, канау чистарту – боларның берсе дә аңа таныш түгел иде. Ул еш кына ишек төбендә басып кала, кулларын нишләтергә белмичә аптырый. Кайчак Хәдичә апа:
– Кызым, ял итеп тор, – дисә дә, бу сүзләр аны тагын да ныграк кыенсындыра иде.
Чөнки ул үзен артык, кирәксез кеше кебек хис итә башлады.
Кичләрен, барысы да эштән туктагач, Светлана тәрәзә янына килеп баса. Караңгы урамга, ерактагы утларга карап, озак кына уйланып тора иде. Аның күзләрендә сагыш, өзгәләнү бар иде.
Бер кичне ул түзмәде.
– Кыям... – диде ул, тавышы калтырап. – Мин булдыра алмыйм...
Кыям аңа борылып карады:
– Нәрсә булды?
– Мин... мин мондый тормышка әзер түгел идем... Мин тырышам, ләкин... кулымнан килми... – дип, Светлана елап җибәрде.
Кыям аның янына килеп, иңенә кулын салды:
– Өйрәнерсең, Света... сабыр ит... барысы да җайланыр…
Ләкин бу сүзләр инде аны тынычландыра алмады. Чөнки Светлана аңлый иде: бу – вакытлы авырлык кына түгел, бу – бөтенләй башка тормыш... һәм ул анда үз урынын таба алмый.
Көннәр узган саен, Светлананың күңеле сүрелә барды. Баштагы тырышлык, өмет, «өйрәнермен» дигән ышаныч әкренләп юкка чыкты. Ул элеккечә эш арасында йөрсә дә, хәзер аның күзләрендә яктылык калмаган иде.
Кичләрен, эшләр беткәч, ул тәрәзә янына килеп баса. Пыяла аша караңгыга текәлә. Еракта авыл утлары җемелди, ә аның күз алдына бөтенләй башка дөнья килә: якты урамнар, трамвайлар тавышы, кибетләр, кешеләрнең каядыр ашыгулары...
Кайчак ул тәрәзә пыяласына маңгаен терәп, пышылдап кына әйтә иде:
– Әни...
Аның тавышында сагыну гына түгел, ә өзгәләнү дә бар иде.
Бер кичне һава тагын да салкынайган иде. Җил тәрәзә кагып алды, өй эчендә тынлык урнашты. Хәдичә апа йокларга яткан, Кыям да дәшми генә утыра. Светлана исә, гадәттәгечә, тәрәзә янында.
Кинәт ул борылып карады. Күзләре кызарган, йокысыз төннәрдән арып беткән.
– Кыям... – диде ул, башта тыныч кына.
– Нәрсә, Света? – дип сорады Кыям, нидер сизенеп.
Светлана бераз эндәшми торды, әйтерсең, эчендә нидер өзелә иде. Аннары кинәт:
– Мин монда яши алмыйм! – дип кычкырып җибәрде.
Бу тавыш тынлыкны ярып чыкты. Кыям сискәнеп китте.
– Бу минем тормыш түгел! – дип дәвам итте Светлана, куллары дерелдәп. – Мин тырыштым! Күрдең бит – тырыштым! Ләкин... ләкин мин бүтән булдыра алмыйм!
Мөлдерәп, күзләреннән яшьләр агып төште.
Кыям бер мизгелгә сүзсез калды. Ул мондый сүзләрне ишетергә әзер түгел иде.
– Ә мин?.. – диде ул акрын гына. – Мин синең тормышың түгелмени?..
Бу сорауда үпкә дә, әрнү дә, соңгы өмет тә бар иде.
Светлана дәшмәде.
Ул бары тик Кыямга карап торды. Озын итеп, авыр итеп. Аның карашында җавап бар иде – сүзсез, әмма хакыйкать кебек ачы. Шул караштан Кыям барысын да аңлады.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк