Машинадан иң элек Кыям үзе төште. Киң җилкәле, бераз каралган, әмма элеккечә үк горур карашлы. Аның артыннан, сак кына атлап, сары чәчле, зәңгәр күзле яшь хатын чыкты. Кулын корсагына куйган – ул йөкле иде.
Ә язмыш, үз чиратында, Кыям өчен бөтенләй башка юл әзерләп куйган иде…
Ике ел вакыт узып та китте. Беркөнне иртән, кояш әле яңа гына күтәрелгән чакта, авыл урамнарына яшен тизлегендә хәбәр таралды.
– Кыям кайткан! – дип кычкырып йөгерде кибетче Сания малае.
– Ничек кайткан, кайчан? – дип шау-шу килде көтүгә сыерларын куып кайтучы яулыклы хатыннар.
– Берүзе түгел… марҗа хатын белән кайткан, төнлә район станциясенә килеп туктаган Мәскәү поездыннан төшкәннәр, иртән машина юллап авылга кайтырга чыкканнар! – дип кычкырды малай, сулышы кабып.
Бу хәбәр авыл халкын һуштан яздырды. Кемнеңдер кулыннан чиләге төшеп китте, кемдер икмәк басып торган җиреннән тораташтай катып калды. Кызларның алсу битләреннән кайнар яшь тамчылары акты.
Кибетче Сания малае ялгышмаган булып чыкты.
Күп тә үтмәде, авыл башында машина күренде. Тузан күтәреп, ул акрын гына авылга килеп керде. Капка төпләренә чыгып баскан халык, күзләрен кысып, машинаның кемнеке икәнен танырга тырышты. Шофер егет таныш түгел иде.
Машинадан иң элек Кыям үзе төште. Киң җилкәле, бераз каралган, әмма элеккечә үк горур карашлы. Аның артыннан, сак кына атлап, сары чәчле, зәңгәр күзле яшь хатын чыкты. Кулын корсагына куйган – ул йөкле иде.
Халык чыш-пыш килде:
– Кара син аны…
– Безнең кызлар җитмәгәнмени?
– Күпме кыз аның өчен елап йөрде бит…
Авылның иң зәһәр, теле белән үгезне егып сала торган амбарда ашлык кабул итүче Зөлхәбирә исемле хатын, Кыям ишетсен өчен, махсус тавышын күтәребрәк:
– Кызым шуның өчен төн йокламый кулъяулык чикте, армиягә хатлар язды. Бу оятсыз, авылга башка милләт кызын алып кайткан, каһәр төшкере», – дип әйтеп куйды.
Кыям, бу сүзләрне ишетеп, башын аска иде, әмма Светлананың кулын катырак кысты.
– Курыкма, мин янәшә, – диде ул тыныч кына.
Светлана аңламады аның сүзләрен, ләкин тавышындагы ышанычны тойды, елмаерга тырышты.
Иң авыры әле алда иде – өй капкасы.
Капка төбендә Кыямның әнисе – Хәдичә апа басып тора иде. Улын күрүгә, ананың күзләренә яшь тулды, әмма карашы тиз генә Светланага күчте. Сынап карады. Салкын, авыр итеп.
– Кайттыңмы, улым?.. – диде ул, ниһаять, тавышы калтырап.
– Кайттым, әни, – диде Кыям, бер адым алга чыгып. – Менә… бу – минем хатын, Светлана...
Хәдичә апа дәшми торды. Җыелган халык, ерактан карап, сулышын тыеп көтте.
– Исәнме... – диде ана кеше авыр гына.
Светлана, аңламаса да, башын иеп:
– Здравствуйте... мама, – дип җавап кайтарды.
Бу сүз авылга ут кебек таралды.
– Ишеттеңме? Әнисе дип әйткән ди!
– Русча сөйләшә икән!
– Бала да тиздән туачак, диләр..
Кич җиткәндә, гайбәт тагын да куерды. Кемдер әйтте:
– Кыям армиядә үк танышкан ди.
– Юк, армиягә кадәр үк таныш булганнар ди.
– Мәхәббәт түгел бу, өйләнергә мәҗбүр булган.
Һәркем үз версиясен өстәде, һәр сүзгә яңа деталь өстәлде.
Ә өй эчендә тынлык иде.
Хәдичә апа мич янында утырып уйга чумган. Каршысында – килене. Чит, таныш түгел, әмма улының сайлавы.
– Ашыйсыңмы? – дип сорады ул, уянып киткәндәй каударланып мичкә ягып җибәрде, чәйнеккә кисмәктән чүмеч белән су сала башлады.
Светлана аңламады. Кыям тәрҗемә итте.
– Она спрашивает, будешь ли есть?
Светлана елмайды:
– Да… спасибо.
Хатын, тирән итеп көрсенеп, үз-үзенә сөйләнде
– Нишләсәң дә, язмышы шулдыр…– дип пышылдады ул.
Ана күңелендә яра бар иде. Улын югалту ачысы, шул ук вакытта кире дә тапкандай шикелле.
Авыл исә тынычланмады. Кыям белән Светлана турында сүзләр, җил кебек, өйдән өйгә күчеп йөрде. Иртәнге чәй өстәлендә дә, кичке самавыр янында да шул ук тема – кемдер пышылдап кына, кемдер тавышын күтәреп сөйләде. Берәүләр кызганып баш какты: «Күрәчәк…» – диде. Икенчеләр исә ачулы иде: «Болай да буламыни?» – дип, яшьләрне гаепләде.
Авылда гайбәт тиз тарала, ләкин бу юлы ул гадәттәгедән дә тирәнрәк үтеп керде. Һәр йортта диярлек Кыям исеме телгә алынды. Кемдер егетне акларга тырышты, кемдер киресенчә – гаебен арттырып күрсәтте. Светлана турында да фикерләр төрле иде: берәүләр аны читтән килгән, авыл гореф-гадәтләрен аңлап бетермәгән кыз дип санаса, икенчеләр аны бөтенләй кабул итә алмады.
Ә иң авыры – сүзләрдән дә катырак тынлык иде. Кичләрен тәрәзәләрдә утлар сүрән генә янганда, кайбер кызлар мендәрләренә капланып елап ятты. Кемдер үзенең әйтелмәгән хисләре өчен кара көйде, кемдер өметләренең җимерелүен авыр кичерде. .
Кыям үзе дә белмичә, авыл кызларының күңеленә пычак белән кадаган кебек итте – һәркайсының үзенчә авырткан яра калдырды. Бу яралар күзгә күренмәсә дә, озак вакытлар буе сызлап торыр кебек иде.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк