Логотип
Күңелеңә җыйма

Каргалган язмыш

Капкага беркетелгән почта тартмасын ачкан саен Кыямга кызлардан хатлар чыга торган булган. Кайберләре хәтта үз исемнәрен дә күрсәтмәгән. Бары тик: «Сине яратучы бер кыз» яки «Сине күреп йөрәге дулкынланучы берәү» дип кенә язганнар, хисләрен аңлатканнар.

Тирә-якта шундый кешеләр була: алар турында һәркем белә, соклана, хәтта аның исемен башкаларга үрнәк итеп куя. Алар авылның бертөрле бизәге кебек. Безнең авылда шундый егетләрнең берсе Кыям иде.
Аллаһы Тәгалә аңа матурлыкны да, буй-сынны да кызганмаган: уртача буйлы, төз гәүдәле, киң җилкәле егет. Уртадан бераз калку маңгае, шомырттай кара күзләре, кап-кара куе чәчләре аңа аерым бер күркәмлек өсти. Елмайганда энҗе кебек тезелеп киткән ап-ак тешләре балкып, йөзе нурлана.
Тышкы кыяфәте генә түгел, холкы белән дә ул кешеләрне үзенә җәлеп итә белә: ачык күңелле, сүзгә оста, җор телле. Ул кайда гына күренсә дә, тирә-яктагыларның кәефе күтәрелә, шаярулар, көлешеп сөйләшүләр башлана. Шуңа күрә авыл кызлары арасында Кыям һәрвакыт игътибар үзәгендә булды.
Ул вакытлар – сиксәненче еллар ахыры. Бүгенгедәй кесә телефоннары да, социаль челтәрләр дә юк. Кешеләрнең аралашуы да ихласрак, эчкерсез иде. Кызлар мәхәббәтләрен белдерергә теләсәләр, кулларына каләм алып, өчпочмаклы хатлар язалар. Кайчак ул хатларның сүзләре дә гади, хәтта бераз оялчан була, әмма алар ихласлык һәм саф хисләр белән сугарылган.
Капкага беркетелгән почта тартмасын ачкан саен Кыямга кызлардан хатлар чыга торган булган. Кайберләре хәтта үз исемнәрен дә күрсәтмәгән. Бары тик: «Сине яратучы бер кыз» яки «Сине күреп йөрәге дулкынланучы берәү» дип кенә язганнар, хисләрен аңлатканнар.
Кыям бу хатларны укый, елмая, ләкин җавап язмый. Аның холкында артык мактану да, кызлар белән уйнап йөрү теләге дә юк. Ул барысына да ихтирам белән карый, әмма берсенә дә өмет тә, ышаныч та бирми.
Авыл клубында кичке дискотека булса, кызларның күзе беренче чиратта Кыямны эзли. Кемдер нәкъ аның өчен иң матур күлмәген киеп килә, кемдер иреннәренә кып-кызыл кершән ягып чыга. Кич авыл кызлары көзге каршында бизәнә, егетнең игътибарын яулап алырга хыяллана...
Егет-кызларның биюләреннән авыл клубының идән такталары шыгырдый, музыка тавышы, кичке тынлыкны бозып, халыкка йокларга ирек бирми. Яшьләр көлешә, нәрсәдер турында бәхәсләшә.
Кыямның күршесе – сыйныфташы Рәмзия елмаеп, Кыям янына килеп, оялып кына сүз ката:
– Кыям, мине парлы биюгә чакырасыңмы? – дип сорый ул, күз карашын яшереп.
Кыям елмая.
– Чакырырмын, бәлки... – ди ул ярым шаярып.
– Бәлки түгел, чакыр инде, – дип көлеп җибәрә кыз.
Кыям Рәмзияне парлы биюгә чакырса да, үзенә артык якын китерми: бер кыз янында да озак бөтерелеп йөрми. Ул берсе белән бераз бии, икенчесе белән сөйләшә, өченчесе белән шаярып ала. Егет беркемгә дә ялган өмет бирми.
Кызлар арасында хәтта шаярып әйтә торган сүз бар иде:
– Кыямның йөрәгенә юл таба алган кыз әле тумаган бугай, – дип.
Чыннан да, авылдагы күп кызлар аңа сокланып караса да, Кыямның чынлап йөргән кызы, вәгъдәләшкән сөйгән яры юк иде. Ул бу турыда артык уйламый да кебек. Аның өчен яшьлек – дуслар, уен-көлке, клубтагы кичәләр, авыл урамнарындагы кызу бәхәсләр.
Әмма язмыш кешене кайвакыт көтмәгән борылышлар белән сынап карый.
Көзнең бер моңсу, салкынча иртәсендә авылга хәбәр таралды: Кыямга армиягә чакыру килгән. Бу яңалыкны ишетүгә үк авыл урамнары гүя бераз тын калды. Кайчандыр һәр кичне уйнап сөйләшкән, клубта биеп йөргән яшьләр бүген ниндидер уйчан халәткә чумган иде.
Кыямны озатырга бөтен авыл диярлек җыелды. Капка төбендә картлар да, күршеләр дә, дус-ишләр дә басып тора. Әмма иң күбе – кызлар иде. Кайберләре кулларына чигүле кулъяулыкларын тоткан, кайберләре башларына ап-ак яулык бәйләгән. Күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый.
Егетләр өчен армиягә китү – гадәти хәл кебек булса да, кызлар өчен бу аерылу мизгелләре бик авыр иде. Чөнки күпләрнең күңелендә Кыямга карата яшерен хисләре бар иде.
Авыл урамыннан машина кузгалгач, кызлар озак кына кул болгап калды. Кемдер елмайган булып кыланды, кемдер күз яшен яшерергә тырышты.
Район военкоматына кадәр баручы кызлар да байтак иде. Алар Кыям тирәсенә җыелышып басты. Һәркайсының әйтәсе сүзе бар кебек, әмма сүзләр табылмый.
Шулчак бер кыз, оялчан гына елмаеп, сүз башлады:
– Кыям, безгә хат язарсың бит?
Егет, гадәттәгечә, елмаеп җавап бирде:
– Язармын, язармын...
Бу сүзләрне ул җиңел генә әйтте, әмма кызлар өчен бу гади генә җавап түгел, ә зур өмет иде. Кемдер бу сүзләрне үзенә генә кагыла дип кабул итте, кемдер күңелендә яшерен хыяллар корып куйды.
Кыямны алып киткән машина кузгалгач, кызлар озак кына артыннан карап торды. Кем белә, бәлки, шул мизгелдә һәркайсысы күңелендә бер үк теләктә булгандыр: егет исән-сау әйләнеп кайтсын иде…
(Дәвамы бар.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар