Логотип
Күңелеңә җыйма

Каргалган язмыш 4

Кыямның дәрәҗәсе, чынлап та, шартлаган куык кебек юкка чыкты. Ул еш кына ялгыз йөри башлады. Аннан әкренләп эчүгә сабышты. Хәдичә апа улы өчен борчылып: – Улым, тукта инде... бу юл яхшыга илтми, – дип, улын эчүдән ташларга үгетләде.

Ахыры.башы:http://: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kargalgan-iazmys-2-1774339470

                        https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kargalgan-iazmys

                        https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kargalgan-iazmys-3

Өй эчендә тагын тынлык урнашты. Кыямның аркасына әйтерсең, очлы хәнҗәр кададылар: ул тынсыз калды, нәрсәдер әйтәсе килеп, авызын ачты, ләкин сүзләр чыкмады. Кулын күтәреп ниндидер ишарәләр ясагандай булды, гәүдәсе тыңламады. Күтәрелгән кулы кискән агач ботагы шикелле аска ишелде.

Кухня ягына нәрсәдер эшләп маташкан Хәдичә апа тирән көрсенеп, мич янында торган агач эскәмиягә килеп утырды. Ул күзләреннән агып төшкән яшьләрен өйдәгеләргә күрсәтмәскә тырыршып, яулык очы белән йөзен каплады. Йортның агач бүрәнәләре әйтерсең тирә-якка урнашкан шомлы тынлыкны үзенә сеңдереп, авыраеп калган иде. Өйдәге һәр әйбер – өстәл, урындыклар, тәрәзә пәрдәләре – барысы да бу киеренке халәтне сизә кебек.
Шул сөйләшүдән соң ир белән хатын арасында күзгә күренмәс дивар барлыкка килде. Элек алар бер-берсен сүзсез дә аңлый иде, ә хәзер алар үзләрен чит кешеләр кебек тотты. 

Кыям еш кына тәрәзә янына килеп баса, карашын еракка төбәп, авыр уйларга чума. Урамга карый, әмма күзләре берни күрми. Аның уйлары әллә кайда – әйтелми калган сүзләрдә, кире кайтарып булмас мизгелләрдә адаша иде. Ул күп тапкырлар Светлана белән барысын да яңадан уртага салып сөйләшергә тели, ләкин ниндидер көч аны туктата иде. Горурлыкмы бу, әллә куркумы – Кыям үзе дә аңламый.

Ир белә: Светлана аны үзе белән шәһәргә алып китәргә хыяллана. «Баштан әниләрдә торырбыз. Аннары берәр бүлмә арендалаларбыз, син эшкә урнашырсың... Ачка үлмәбез, балабыз русча сөйләшер, садикка йөрер», – дип күндерергә тырышты хатыны аны ничә тапкыр. Тик Кыям авылны, әнисен ташларга җыенмый. Хәдичә апа сәламәтлегеннән зарланмаса да, хәле шәптән түгел: аяк-куллары сызлый, биле авырта. Ире Габдулла үлгәч, Кыямны аякка бастыр өчен ал-ялны белми эшләргә туры килде шул аңа. Ә хәзер картайган көндә анасы авылда ялгыз утырып калсынмы? Юк, тормышы шушы туфракта Кыямның. Нәрсә генә булмасын, әби-бабасы нигезен ташлап китмәячәк ул. Ярата икән, ире янында калсын Светлана.

Ләкин яшь хатын авылда калырга уйламый иде, тавыш-тынсыз гына әйберләрен җыя башлады. Хатын башка сораулар бирмәде, һәр хәрәкәте сак, карары нык иде. Чемодан төбенә киемнәрен салганда куллары барыбер калтырады хатынның. Кайбер вакытта ул туктап кала, кулында берәр әйберне озак тотып тора, әйтерсең хәтерендә нидер яңара.

Кыям ишек янына басып, юлга җыенган хатынын күзәтте. Ирнең күкрәгендә нидер кыса.
– Кал… – дип әйтәсе килә иде аның.

Бу сүз шулкадәр гади, әмма шул ук вакытта бик авыр иде Кыямга. Әйтсә – барысы да үзгәрер кебек, әйтмәсә – барысы да бетәр кебек.

Хәдичә апа гына, авыр тынлыкны өзәргә теләгәндәй, акрын гына сүз башлады. Аның тавышында ялвару да, өмет тә бар иде:

– Кызым... уйла әле тагын бер кат… Ашыкма… – дип, күзләрен тутырып килененә карады.

Светлана бер мизгелгә генә эшеннән туктады. Аның куллары чемодан өстендә катып калды. Бәлки, ул да иреннән ялыну сүзләрен көткәндер. Бәлки, кабат туктатуын теләгәндер.

Әмма ул бары тик башын гына селкеде.
Акрын, әмма катгый.

– Гафу итегез… – Мин әниләремә китәм. Авыл – минем өчен түгел, – диде ул пышылдауга күчеп.
Аннары хатын ишеккә таба атлады. Кыям һаман да урыныннан кузгалмады. Ул бары тик карап торды. Ишек ачылды, салкын һава керде. Һәм шул мизгелдә ул аңлады – кайбер тынлыклар гомер буе өзелми икән.

Ишек ябылды.
Өйдә тагын тынлык урнашты.

Урамда иртәнге томан әле таралып та бетмәгән иде. Авыл өстендә тынлык хөкем сөрә, бары тик ерактарак эт өргәне генә ишетелеп куя. Шул иртәдә кемдер Светлананы капка төбендә күреп калган, кемдер юк. Кемдер аның кулында кечкенә генә сумка булганын әйтте, икенчеләр – зур чемодан белән чыккан, диделәр.

Кемдер:
– Атасы килеп алды, – дип сөйләде, имеш, төнлә үк килгән дә, кызын алып киткән.
Икенчеләр исә баш чайкап:
– Юк, юк… үзе китеп барган... Түзмәгән… – дип каршы төште.

Һәркемнең үз хакыйкате бар иде, әмма дөресен беркем дә төгәл белмәде. Авыл халкы озак кына бу хәл турында гәп сатты. Капка төбендә, кибет янында, су буена төшкәндә – кая гына барма, шул ук сүзләр кабатланды. Һәркем үзенчә фараз кылды, һәркем үзенчә хөкем итте.

Көннәр узган саен, гайбәт сүзләр сүрелә барды. Кешенең үз мәшәкате күбәйде, яңа хәбәрләр искеләрен кысрыклап чыгарды.

Ничек кенә булмасын, Светлана ирен ташлап китте, кире авылга әйләнеп кайтмады.

Кыямның гына эчендәге бушлык үзгәрмәде. Ул эшкә йөри, кешеләр белән исәнләшә, аралаша, хәтта елмаеп та куя әле. Әмма ул элеккеге Кыям түгел иде инде, йөрәгендә – яра, күңелендә әйтелми калган сүзләр белән яши.

Берничә айдан соң авылга яңа хәбәр килеп иреште.

Башта ул пышылдап кына таралды. Кемдер кемнәндер ишеткән, кемдер аны тагын да «матурлап» сөйләгән. Һәм беркөнне, гадәттәгечә, кибет янында җыелган хатын-кызлар арасында сүз кузгалды:

– Ишеттегезме?.. Светлананың баласы туган икән… – диде берсе, тавышын бераз акрынайтып, кызыктыруын яшерә алмыйча.
– Чыннанмы? – дип аптырады икенчесе, күзләрен елтыратып.
– Әйе… малай, диләр… – дип дәвам итте беренчесе. – Исемен Иван дип кушканнар икән…

Бу сүзләр, җил кебек, тиз генә бөтен авылга таралды. Кемдер гаҗәпләнде, кемдер баш чайкады, кемдер эчтән генә кызганды.

Кыямга да барып җитте бу хәбәр. Һәрбер сүзе йөрәгенә пычак булып кадалды. Улын күрергә теләсә дә, ниндидер көч аны җибәрмәде. Ул алдагыча яшәргә тырышты. Элек аны кызлар күрсә, елмаеп сәлам бирә иде. Хәзер исә күзләрен читкә борып, узып китәләр.

– Исәнме... – дип сүз кушса да, сәламе җавапсыз кала.

Кыямның дәрәҗәсе, чынлап та, шартлаган куык кебек юкка чыкты. Ул еш кына ялгыз йөри башлады. Аннан әкренләп эчүгә сабышты.
Хәдичә апа улы өчен борчылып:

– Улым, тукта инде... бу юл яхшыга илтми, – дип, улын эчүдән ташларга үгетләде.

Ләкин Кыям үз-үзен җиңәргә көч тапмады. Вакыт узу белән матурлыгы да тиз сүнде: матур кара чәчәләре чаларды, йөзен җыерчык басты. Ул узып киткән чакта кайбер авылдашлары башларын читкә борып кала торган булды. «Их, нинди егет әрәм булды, әллә язмышы каргалган булды микән», дип сөйләнде халык...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар