Бүген Татарстан башкаласында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XVII «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы үз эшен башлап җибәрде. Быелгы чара рекордлы – анда 103 ил вәкилләре катнаша. Моннан тыш, форум Казанның «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы белән дә үзенчәлекле.