Сез гел арыганлык хисе тоясыз һәм моның нидән килеп чыкканын аңламыйсызмы?
Башкага кая барасың, хәтта көндәлек эшләр дә сездән зур көч таләп итә һәм алардан соң сез хәлсезләнеп каласызмы? Мондый билгеләр физик кына түгел, ә эмоциональ яктан да проблемалар булуга ишарәли ала. Хроник арыганлыкка китерә торган шул психологик сәбәпләрне барлап чыгыйк әле.
Әлбәттә, еш кына моның төп сәбәбе – дөрес тукланмау, туйганчы йокламау, организмда су аз булу яки физик активлык түбән булу. Әмма сез сәламәтлегегезне кайгыртсагыз, җитәрлек йокласагыз һәм даими спорт белән шөгыльләнсәгез дә, арыганлык үтмәсә, бәлки, монда проблема чыганагы, чыннан да, психикададыр.
1. Тормышның «биек диварга» килеп бәрелеп туктаган чоры
Кайчак тормыш шартлары аңа шулкадәр басым ясый ки, кеше хәтта үзен сулыш ала алмагандай хис итә. Якын кешене югалту, аерылышу, яңа урынга күченү яки яңа эшкә урнашу – болар барысы да эмоциональ таушалуга китерергә мөмкин. Өстегезгә артык күп бурычлар өелгәндә, бер-бер артлы бик күп карарлар кабул итәргә туры килгәндә, эчке ресурслар әкренләп бетә, һәм сез үзегезне соңгы чиккә килеп җиткән кебек хис итәсез.
2. Сезне рәхәт түгел кешеләр һәм мохит әйләндереп алган
Әгәр гаиләдә даими конфликтлар булса, эштә басым һәм киеренкелек хөкем сөрсә, ә хезмәттәшләр сезнең белән начар мөнәсәбәттә булса – организм гел саклану хәлендә яши. Нәтиҗәсе билгеле – эмоциональ яну. Җаныңа рәхәт булмаган кешеләр арасында даими булу авыр физик эш башкарудан ким таушатмый, ардыртмый.
3. Үзең турында кайгыртмау
Кеше үзенең төп ихтыяҗларына – туклану, йокы, ял, мавыгуларга – игътибар бирүдән туктаганда, ул әкренләп үз-үзе белән элемтәсен югалта. Әгәр сез үзегезгә шатлык китергән нәрсәләргә вакыт тапмыйсыз һәм якыннарыгыз белән аралашудан кача башлыйсыз икән, бу борчулы сигнал булырга мөмкин. Уйлагыз әле: эмоциональ таушалу хисе кичермисезме икән?
4. Даими борчылу
Баш мие гел «көрәш яки кач» режимында эшләгәндә, тән, гәүдә бик тиз арый. Мондый борчылу тайпылышлары булган кешеләр еш кына физик активлык булмаса да арыганлык кичерә: даими уйланулар һәм эчке диалоглар аркасында килеп чыга ул. Бөтен булган энергия килеп туган проблемалар, тормыштагы киртәләр, уңышсызлыклар турында өзлексез уйлауга, аларның сәбәпләрен эзләүгә китә.
5. Депрессия
Депрессиянең төп билгеләренең берсе – хроник арыганлык. Бу халәттә хәтта гади эшләр дә бик авыр тоела, ә элек яраткан шөгыльләр рәхәтлек китерми. Мондый таушалу күпме генә ял итсәгез дә, йокласагыз да үтми – ул эчке бушлык һәм өметсезлек хисе белән бәйле.
6. Даими киеренкелек һәм стресс
Барысына да өлгерергә омтылу, иң яхшы нәтиҗәгә ирешү, башкалардан хуплау сүзләре ишетү теләге хроник стресска китерә. Кортизол һәм адреналин дәрәҗәсенең югары булуы организмны чиктән тыш эшләтә, һәм вакыт узу белән бу эмоциональ өзелүгә китерә.
Кайчак көчне кире кайтару өчен туйганчы йоклау яки дөрес туклану гына җитми. Сезне эчтән нәрсә борчыганын, көчләрегезне сиздерми генә нәрсә «ашаганын» аңлау мөһим. Шушының сәбәбен табу, аны аңлау – тернәкләнүгә беренче адым.
Әгәр сез арыганлыкның үтмәвен сизәсез һәм үзегез генә моны җиңә алмыйсыз икән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Психотерапия ару, йончылуның сәбәпләрен аңларга һәм эчке гармонияне кире кайтарырга ярдәм итәчәк. Бу исә кабат ниндидер бер җиңеллек тоярга һәм яңа эшләргә тотынырга теләк уянуга этәрми калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк