Логотип
Белмәсәң бел

Талпан тешләгәндә нәрсә эшләргә ярый һәм нәрсә ярамый

Көннәр җылыту белән талпаннар турында сөйләшүләр ешрак ишетелә башлады. Барысы да кисәтә: «Сак булыгыз!» – диләр. Һәм бу юкка түгел.

Соңгы елларда аларның активлыгы чыннан да сизелерлек артты. Галимнәр моны берничә фактор белән бәйли: авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр, үләнне яндырудан баш тарту, шулай ук элек бу паразитларның үрчүен тоткарлап торган кайбер химик матдәләрне куллануны тыю. Нәтиҗәдә, талпаннар ешрак очрый башлады һәм алар хәзер куе урманнарда гына түгел, паркларда, бакчаларда, хәтта шәһәр эчендә дә бар.

Талпаннарның активлык чоры һава температурасы якынча +4 °C булганда ук башлана. Алар бигрәк тә яз уртасыннан җәй башына кадәр актив була, ә аннары көзен икенче, азрак сизелерлек активлык дулкыны күзәтелергә мөмкин. Шунысы мөһим: эсселек һәм туры кояш нурлары талпаннарга ошамый – алар күләгәлерәк урынны, дымлы җирләрне һәм биек үләнне өстен күрә. Талпаннар яфраклы һәм катнаш урманнарда, болыннарда, куаклыкларда яши. Күпләр күз алдына китергәнчә, алар кешене күрүгә каяндыр аның өстенә сикермиләр, агачлардан төшмиләр. Талпан үзенең корбанын үлән өстендә көтеп тора, җылылыкка һәм хәрәкәткә реакция ясый.

Куркыныч дип тасвирласалар да, һәр талпаннан да хәвеф янамый. Әмма кайберләре чыннан да җитди авырулар йөртүче булып тора, алар арасында иң билгелеләре – талпан энцефалиты һәм Лайм авыруы. Йогу куркынычы төбәккә һәм конкрет талпанга бәйле, ләкин ул тәндә озак торса, шунда ук күрмәсәң, хәвеф, әлбәттә, арта.

Талпан тирегә эләккәч тә шунда ук кадалмый – ул бер сәгатькә кадәр уңайлы урын эзләп йөререгә мөмкин. Еш кына ул юка тиреле урыннарны сайлый: муен, култык асты, колак арты, касык тирәсе. Шуңа күрә табигатьтә йөргәннән соң тәнне җентекләп карау бик мөһим. Талпан никадәр иртәрәк табылса, авыру йогу куркынычы шулкадәр түбәнрәк була.

Әгәр талпан барыбер кадалган икән, тыныч һәм дөрес эш итү мөһим. 
Табибка мөрәҗәгать итәргә мөмкин – анда аны сак кына алырлар һәм алга таба нәрсә эшләргә икәне турында киңәшләр бирерләр. Әмма талпанны мөстәкыйль рәвештә, өйдә  дә алырга ярый. Иң мөһиме, моны дөрес башкару: талпанның тәнен кысмаска һәм майлар яки кремнар кулланмаска. Чөнки алар селәгәй бүленеп чыгуга китерергә мөмкин, ә аның белән бергә инфекция китереп чыгаручы микроблар да эләгә ала.

Талпанны алганнан соң, күпләр аны анализга тапшырыргамы, әллә юкмы икән дип уйлый. Мәшәкатьле, әлбәттә. Әмма бу борчылуны киметергә ярдәм итә ала, ләкин һәрвакыт төгәл нәтиҗә бирми. Иң мөһиме – үз хәлеңне күзәтү һәм кирәк булганда табибка мөрәҗәгать итү. Кайбер очракларда табиб профилактика чаралары билгеләнергә мөмкин, мәсәлән, антибиотиклар курсы алырга.

Шулай да баштан ук саклану чараларын күрү турында онытмаска кирәк. Гап-гади чаралар талпан тешләү ихтималын шактый киметә: ябык кием, оек эченә кыстырылган чалбар кию, талпанны җиңелрәк күрергә мөмкин булган ачык төстәге тукымадан тегелгән кием-салым сайлау. 

Репеллентлар да файдалы булырга мөмкин, ләкин билгеле актив матдәләр булган чаралар аеруча нәтиҗәле, һәм аларны инструкция буенча гына куллану мөһим. Әмма аллергия булган кешеләргә алар белән сак булу кирәк.

Шулай ук биек үлән арасында йөрмәү һәм урманда яки паркта булганнан соң үзеңне, балаларны һәм йорт хайваннарын даими тикшерү.

Талпан энцефалиты йогуның тагын бер юлын әйтеп узарга кирәк, ул – кәҗә сөте аша. Шуңа күрә аны һичшиксез кайнатырга киңәш ителә. Ә талпан энцефалитыннан иң ышанычлы саклану чарасы булып вакцинация кала, ул югары дәрәҗәдә саклау тәэмин итә.

Талпаннар саф һавада, табигатьтә йөрүдән баш тарту өчен сәбәп түгел, билгеле. Әмма игътибарлырак булу өчен җитди сәбәп. Гади саклану чаралары һәм төп кагыйдәләрне белү сәламәтлекне сакларга һичшиксез ярдәм итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар