Элек балалардан «үскәч кем буласың» дип сорасалар күбесе космонавт, укытучы, табиб яки авыл хуҗалыгы рәисе булам, дип җавап бирәләр иде. Арада берничәсе артист яки танкист булырга хыяллангандыр. Хәзерге яшь буын күпчелек эшмәкәр, блогер, танылган, бай кеше булырга хыяллана. Хәер, ата-аналар да «безнең кебек газапланып, ватылып яшәмәгез, белем алыгыз, уңышлы булыгыз» дип тукып торганда, бала «кара эшкә» ыргылып тормаска мөмкин. Әмма тугызынчы, унберенче сыйныфларга җиткәндә «кая укырга керергә?», «кайсы фәннән имтихан тапшырырга», «нинди һөнәр сайларга» дигән сораулар күңелгә шом сала башлый кайвакыт. Югары уку йортында белем алыргамы, яисә урта һөнәри белем бирү оешмасындамы – һәркем теләгеннән һәм мөмкинлегеннән чыгып хәл итә.