Логотип
Актуаль тема

Киләчәктә нинди һөнәрләр кирәк булачак?!

Элек балалардан «үскәч кем буласың» дип сорасалар күбесе космонавт, укытучы, табиб яки авыл хуҗалыгы рәисе булам, дип җавап бирәләр иде. Арада берничәсе артист яки танкист булырга хыяллангандыр. Хәзерге яшь буын күпчелек эшмәкәр, блогер, танылган, бай кеше булырга хыяллана. Хәер, ата-аналар да «безнең кебек газапланып, ватылып яшәмәгез, белем алыгыз, уңышлы булыгыз» дип тукып торганда, бала «кара эшкә» ыргылып тормаска мөмкин. Әмма тугызынчы, унберенче сыйныфларга җиткәндә «кая укырга керергә?», «кайсы фәннән имтихан тапшырырга», «нинди һөнәр сайларга» дигән сораулар күңелгә шом сала башлый кайвакыт. Югары уку йортында белем алыргамы, яисә урта һөнәри белем бирү оешмасындамы – һәркем теләгеннән һәм мөмкинлегеннән чыгып хәл итә.

  • Ничек ялгышмаска?! 
  • Кайсы уку йортында бюджет урыннар җитәрлек?
  • Нинди һөнәр мактаулы һәм популяр?
  • Кайда хезмәт хакы күбрәк? 

Олы тормыш юлына беренче адымнарын атларга әзер үсмерләр һәм ата-аналар тынычлыгын ала торган сайлау. Кая укырга керергә, нинди һөнәр сайларга? Бу карар – тормыштагы иң мөһим адымнарның берсе. Дөрес сайланган һөнәр сезнең хыялларны чынга ашырырга һәм тотрыклы керем алырга ярдәм итәчәк. Ялгыш адым, алган дипломнарны тузанлы киштәгә атып, өстәмә белем алырга яки белем һәм тәҗрибә таләп итмәгән, уртача керемле төрле эшкә алынырга дучар итәчәк.

Бүгенге көндә хезмәт базары тиз үзгәрүчән. «Нинди уку йортын сайларга» дигән сорауга җавап эзләгәндә, киләчәккә карап фикер йөртә белү мөһим.

Һөнәр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Әлбәттә югары хезмәт хакына һәм престиж, яшьләр арасында популяр булган һөнәрләргә генрә алданырга ярамый. Хата-ялгышлардан саклап калырга ярдәм итәчәк төп факторлар:

– Сезнең кызыксынулар һәм хыяллар.

– Белем алу мөмкинлекләре (бюджет урыннары бармы?).

– Үзегез яшәгән урыннан читкә китәргә туры килсә, торак мәсьәләсе дә актуальләшә, уку йортының тулай торагы бармы?

– Нинди белгечләргә ихтыяҗ зур.

– Үсеш перспективалары.

Хыял һәм мөмкинлекләр арасында баланс табу – иң дөрес юл.

2026 елда популяр һәм керемле булып исәпләнгән 10 һөнәргә игътибар итик.

1. IT-белгеч (программист)

IT – иң тиз үсә торган өлкәләрнең берсе.

Хезмәт хакы: югары, тәҗрибә арткан саен үсә.

Кая укырга:

– Казан федераль университеты.

– КНИТУ-КАИ.

2. Табиб (врач)

Медицина һәрвакыт кирәк булачак.

Хезмәт хакы: уртача + тәҗрибә белән үсә.

Кая укырга: 

– Казан дәүләт медицина университеты.

3. Инженер

Заводлар, төзелеш, нефть тармагы – инженерларсыз мөмкин түгел.

Хезмәт хакы: тотрыклы, кайбер өлкәләрдә югары.

Кая укырга:

– КНИТУ.

– КГАСУ.

4. Маркетолог / SMM-белгеч

Социаль челтәрләр үсеше белән бу һөнәр бик популяр.

Хезмәт хакы: проектка бәйле, югары булырга мөмкин.

Кая укырга:

– КФУ.

– Бизнес мәктәпләре.

5. Юрист

Хокук өлкәсендә белгечләр һәрвакыт кирәк.

Хезмәт хакы: тәҗрибәгә, эш урынына бәйле.

Кая укырга:

– КФУ (юридик факультет).

6. Педагог (укытучы)

Яңа буын тәрбияләү – иң җаваплы һөнәрләрнең берсе.

Хезмәт хакы: уртача, ләкин дәүләт ярдәме бар.

Кая укырга:

– КФУ (педагогика институты).

7. Дизайнер (график, UI/UX)

Иҗади кешеләр өчен менә дигән юнәлеш.

Хезмәт хакы: проектларга бәйле.

Кая укырга:

– КХТИ.

– Онлайн курслар.

8. Нефть-газ тармагы белгече

Татарстан өчен бик актуаль өлкә.

Хезмәт хакы: югары.

Кая укырга:

– Әлмәт дәүләт нефть институты.

9. Финансист / бухгалтер

Акча белән эшләүче белгечләр һәр компаниядә кирәк.

Хезмәт хакы: тотрыклы, эш урынына бәйле.

Кая укырга:

– КФУ.

– Икътисад институтлары.

10. Психолог

Кешеләргә ярдәм итү, социаль проектларда катнашу популярлаша бара.

Хезмәт хакы: тәҗрибәгә бәйле.

Кая укырга:

– КФУ.

– Педагогик вузлар.

Күп уку йортларында бюджет урыннар бар, ләкин аларга эләгү өчен БДИ нәтиҗәләре югары булырга тиеш. Татарстан вузлары арасында КФУ, КНИТУ, КАИ кебек уку йортларында бюджет урыннары шактый, тулай тораклар да бар. Уку йортын сайлаган вакытта шулай ук аның рейтингына, практика үтү мөмкинлекләренә, дипломның абруена да игътибар итегез. 

Дөрес анализ ясап, мөмкинлекләрне дөрес бәяләп, һәркем үзенә туры килгән юлны таба ала.

Иң мөһиме – хыял белән тормыш таләпәре арасында алтын урталыкны таба белү. Шул чакта сайлаган һөнәр дә, студентның киләчәк тормыш юлы да уңышлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар